Уртанчылар төркемендә танып белү (математика) буенча "Казлар-аккошлар" әкиятенә нигезләнеп уенлы ачык эшчәнлек
план-конспект занятия по математике (средняя группа)

Шакирова Эльвира Альфредовна

Балаларда математик күзаллауны формалаштыру максатыннан ачык эшчәнлек эшкәртмәсе уртанчылар төркеме тәрбиячеләре өчен тәкъдим ителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kazlar-akkoshlar_kiyaten_nigezlnep_matematika1.docx21.81 КБ

Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркемендә танып белү үсеше (математика) буенча “Казлар-аккошлар” әкиятенә нигезләнеп уенлы ачык эшчәнлек

Максат: балаларда математик күзаллауны формалаштыру.

Бурычлар:

- 5 кә кадәр санауны кулланып ике төркем предметны чагыштыра белүне формалаштыру;

- 5 саны эчендә санны исәп белән туры китерә белүне ныгыту (закрепить умение соотносить число с количеством в пределах 5);

- квадрат, түгәрәк,  өчпочмак, овал, турыпочмакны аера, дөрес әйтә белүне ныгыту;

- уң, сул төшенчәләрен ныгыту;

- тәүлек өлешләрендә ориентлаша белүне ныгыту;

- геометрик фигуралардан предмет рәсемен җыя белүне ныгыту;

- хәтерне, логик фикерләүне үстерү;

- игътибарлылык, түземлелек, ярдәмгә килергә теләк тәрбияләү.

Методик алымнар: уен алымы, күрсәтү, аңлату, сорау-җавап, карау, мөстәкыйль эшчәнлек, нәтиҗә ясау.

Ярдәмлек: слайдлар, ноутбук; санау җыелмасы (счётный набор), ике полоскалы карточкалар, кәгазьдән киселгән кызыл һәм яшел түгәрәкләр (алмалар), кәгазьдән киселеп сан (1-5) язылган түгәрәкләр  (тәлинкәләр), кәгазьдән киселгән оваллар (пирожки), ике полоска (кыска һәм озын),  геометрик фигуралардан ясалган предмет рәсемнәре (күрсәтмәлек), тәүлек өлешләре һәм ел фасыллары ясалган рәсемнәр, мольберт.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: - Исәнмесез балалар!

Балалар: - Исәнмесез!

Т: - Балалар безгә бүген кунаклар килгән, әйдәгез алар белән исәнләшик.

Б: - Исәнмесез! Хәерле көн!

 Оештыру.

Т: - Балалар, сез әкиятләр  яратасызмы?

Б: - Әйе.

Т: - Хәзер без сезнең белән әкият иленә сәяхәткә барырбыз. Әкият иленә без ковёр-самолётта барырбыз. Барыгыз да җайлап утырыгыз, күзләрне йомыгыз, киттек!  Аудиоязмада тавыш куела.

Т: - Күзләрегезне ачыгыз.  Әкият иленә килеп җиттек. Игътибар экранга.                                    Слайдлар (әкиятләрдән рәсемнәр) күрсәтелә.

Т: - Бу рәсемнәр кайсы әкияттән?

“Йомры икмәк” (“Колобок”) – 2 слайд

“Маша һәм аю” (“Маша и медведь”)  - 3 слайд

“Чуар тавык” (“Курочка Ряба”) – 4 слайд

“Өч аю” (“Три медведя”)  - 5 слайд

“Теремкәй” (“Теремок”)  - 6 слайд

“Шалкан” (“Репка”)  - 7 слайд

“Өч  дуңгыз баласы” (“Три поросёнка”)  - 8 слайд

Т.: - Безнең каршыга бик борчылган бер кыз килеп чыкты  - 9 слайд                                

- Нәрсәгә борчылды икән ул?

Алёнушка: - Исәнмесез, балалар, минем исемем Алёнушка. Минем энем Иванушканы казлар-аккошлар алып китте, хәзер миңа нишләргә, аны ничек табарга икән?

Т.: - Балалар, Алёнушка кайсы әкияттән соң ул?  “Казлар-аккошлар” әкиятеннән.

Т.: - Дөрес. Әйдәгез, Алёнушкага энесен табарга ярдәм итик!

Балалар һәм Алёнушка  белән энесе Иванушканы эзләргә юлга чыгабыз. Слайд – 10. Юлда алмагач тора. Слайд - 12

Т.: - Алмагач, алмагач, әйтче зинһар, казлар-аккошлар Иванушканы кая алып киттеләр?  

Алмагач: - Әйтермен. Ләкин башта сез миңа ярдәм итегез. Убырлы карчык алмаларны бутап бетергән!  Минем ничә кызыл алма, ничә яшел икәнен белмим дә. Балалар саныйлар, 5 кә кадәр тигезлиләр.

Т.: - Алмагач, балалар дөрес эшләделәрме икән?

Алмагач: - Дөрес! Ә казлар-аккошлар әәәнә теге якка очтылар. Слайд 13

Т.: - Яхшы, алга таба барыйк, Иванушканы эзлик. Күрегез, юлыбызда мич тора!  Слайд 14 

- Мич, мич, әйтче зинһар, казлар-аккошлар кая очтылар?

Мич: - Миңа ярдәм итсәгез, әйтәм. Убырлы карчык минем яннан очып барганда пирожкиларымны таратып ташлады. Балалар тәлинкәдәге санга карап  пирожкиларны салалар. 

Мич:  - Булдырдыгыз! Ә казлар-аккошлар әәәнә теге якка очтылар. Слайд 15

Балалар янә  эзләп китәләр. Юлларында елга агып тора.                                                   Слайд 16

 -  Елга, елга! Син казлар-аккошларның Иванушканы кая алып киткәннәрен күрмәдеңме?

Елга: - Кая алып киткәннәрен күрсәтермен, башта  елга аша басма салырга кирәк. Убырлы карчык басманың такталарын таратып ташлаган.  

Балалар ике полосканы озынлыгы буенча чагыштыралар.    

Елга: Рәхмәт, балалар. Ә казлар-аккошлар әәәнә теге якка очтылар. Слайд 17

Т.: - Алга таба барабыз, Иванушканы эзлибез...

Слайд 18

Т.: - Күрегез, Убырлы карчыкның өе! Сак булыгыз, хәзер ул Иванушка белән өйдә. Иванушканы алып китәр өчен безгә Убырлының әйткәнен эшләргә кирәк булачак.  Мольбертта рәсемнәр белән эш.

Гимнастиканы кайсы вакытта ясыйсыз? Рәсемен табыгыз!

Көндезге ашны кайсы вакытта ашыйсыз?

Әти-әниләр сезне балалар бакчасыннан алып кайтырга кайсы вакытта киләләр?

Кайсы вакытта йоклыйсыз?

  • Тәүлек өлешләрен билгеләдегез. Ә ел фасылларын беләсезме икән?

                     

                             Уен  «Кайсы ел фасылы югалды?»

/мольбертка рәсемнәр куела, балалар кайсы ел фасылы юкка чыкканын әйтәләр/

- Булдырдыгыз, молодцы!  Ә хәзер геометрик фигуралардан рәсемнәр җыярга кирәк: убырлының яраткан песиен һәм тавык аягында торучы өен.

Мольбертка күрсәтмә рәсемнәр куела. Балалар эшчәнлеге.

Т.: - Шулай итеп, без Иванушканы Убырлы карчыктан коткардык! Слайд 19

- Т.: - Безгә кайтырга вакыт җитте. Әкиятләр белән саубуллашып, ковёр-самолётка утырыйк. Күзләрен йомалар, аудиоязма куела.

Т.: - Булдырдыгыз, балалар! Барлык биремнәрне үтәп, Алёнушкага энесен табарга ярдәм итеп кайтып та җиттек!

- Әкият илендә сезгә нәрсәләр эшләү авыр булды?  Ә нәрсәләр  эшләү ошады? Әкият иле турында сез кемнәргә сөйләрсез?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Танып белү үсеше (ИГМКФ) (4-5яшь) (иң гади математик күзаллаулар формалаштыру) буенча уртанчылар төркемендәге балаларга перспектив план.

Танып белү үсеше  (ИГМКФ)  (4-5яшь)(иң гади математик күзаллаулар    формалаштыру) буенча уртанчылар   төркемендәге балаларга  перспектив  план....

Мирзасалихова Л.В. "Язгы урманга сәяхәт" уртанчылар төркемендә танып белү үсеше эшчәнлеге конспекты.

Уртанчылар төркемендә танып белү үсеше-нәфис-нәфасәти үсеше эшчәнлеге конспекты.Тема:”Язгы урманга сәяхәт”Максат:балаларның язгы табигать турындагы күзаллауларын формалаштыру.Бурычлары:-сюжетлы картин...

"Әкият уйныйбыз" (2-нче кечкенәләр төркемендә танып белү (математика) эшчәнлеге).

  Эшчәнлектә “өстә”, “аста”, “өстендә”, “астында”  тирәлек (пространство) төшенчәләре формалаштырыла;-         геометрик  фигураларны...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык эшчәнлек

Тәҗрибә үткәрү: Ни өчен орлыкларны, үсемлекләрне балчыкка утырталар? "Бүлмә гөле"...

Уртанчылар төркемндә ачык эшчәнлек "ЯЗ"

Конспект занятия в средней группе на тему "Весна"....

Уртанчылар төркемендә әйләнә - тирәне танып белү буенча эшчәнлек . Тема: Йорт һәм кыргый хайваннар

Максат:1. Балаларның йорт һәм кыргый җәнлекләр турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, тышкы билгеләре, үзенчәлекләре, һәм файдалары турында белем бирү ....