КВН с родителями на тему "Если хочешь быть здоровым"
план-конспект по теме

Игра-соревнование с родителями. Затрагиваются вопросы о здоровом образе жизни.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon slamt_bulyym_disen.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет

мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе (катнаш төрдәге

 6 нчы балалар бакчасы)

1 квалификаион категорияле тәрбияче Вахитова Гүзәлия Харисовна

“Сәламәт булыйм дисәң”

(ата-аналар белән уздырылган КВН программасы)

Максат: ата-аналарның балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту чаралары турындагы белемнәрен ныгыту, спортка мәхәббәт уяту, сәламәт яшәү рәвешенә һәм рациональ туклануга ихтыяҗ булдыру.Витаминнарның кеше сәламәтлегенә тәэсире турында белемнәрне тирәнәйтү.

Материал: кәрзиннәр, туплар, “Ромашка” уены, табышмаклар.

КВН барышы:

Алып баручы. “Сәламәтлек – зур байлык” – халкыбызның бу мәкале барыбызга да таныш. Ләкин безнең халыкта тагын бер мәкаль бар. “Сәламәтлек – җәүһәр, ләкин тиз югала”. Дөрестән дә, әгәр кайгыртып тормасаң, сакламасаң, сәламәтлекне югалтырга да мөмкин. Балаларыбызны кечкенәдән үк сәламәт итеп тәрбияләү – ата-аналарның да, тәрбиячеләрнең дә уртак бурычы. Бүгенге кичәдә без сезнең белән сәламәтлекне саклау һәм ныгыту юллары турында сөйләшербез. Ә хәзер командаларны бирегә чакырабыз. Рәхим итегез! Хөрмәтле жюриның да үз урыннарын алуын сорыйбыз.

1 конкурс. “Танышу”.

Командалар исем сайлыйлар, бер-берсен сәламлиләр.

2 конкурс. “Витаминлы викторина”.

Командалар чиратлап сорауларга җавап бирәләр.

Алып баручы. Рациональ туклану – сәламәт яшәү рәвешенең бер өлеше. Дөрес туклануның иң әһәмиятле компоненты – витаминнар. Хәзер без сезнең белән витаминнар турында сөйләшербез, аларның кеше тормышында ролен ачыкларбыз.

  1. Кояш нурлары тәэсирендә безнең организмда нинди витамин барлыкка килә? Ул җитәрлек булмаса, нинди авыру килеп чыгарга мөмкин(“Д” витамины, рахит авыруы)
  2. Нинди витамин күз күрүен яхшырта, үсәргә ярдәм итә, авыруларга каршы торучанлыкны үстерә, тирене сәламәтләндерә. (“А” витамины).
  3. Аптекада сатылучы нинди витамин препаратларны беләсез?
  4. Кара карлыган, гөлҗимеш, апельсин, кызыл борыч, помидор, кәбестә, яшел суган. Бу ризыкларда нинди витамин бар? ( “С”  витамины).
  5. Кайсы витамин суда эри? “А”, “В”, “Д”, “К” витаминымы? (“В” витамины).
  6. “С” витамины саклансын өчен бәрәңгене ничек пешерергә? ( кабыгы белән духовкада пешерергә)

3 конкурс. “Зирәкләр һәм тапкырлар”.(табышмаклар әйтү)

Алып баручы. Гигиена кагыйдәләрен үтәү, балаларда культура – гигиена күнекмәләре тәрбияләү – сәламтәлекнең алшарты. Хәзер сузебез – шул турыда.

Командаларга чиратлап табышмаклар әйтелә.

  1. Болыт мин һавада,

Яңгыр мин яуганда,

Җылынсам, пар булам,

Туңганда, кар булам.

                                     (су)

  1. Хуш исле, шома,

Үзе чисталап юа.

                                     (сабын)

  1. Һәркөн авызына каба,

Яратса аны кеше,

Беркайчан да сызламас

Һәм ялтырап торыр теше

                                      ( теш щёткасы)

  1. Аккош кебек ак кына,

Йомшак кына, пакъ кына.

Көн дә сыйпый битемнән,

Элеп куям читеннән.

                                        (сөлге)

  1. Озын тешләрем белән

Чәч буенча йөгерәм

                                        (тарак)

  1. Кызмы ул, малаймы ул,

Кәҗәме ул, таймы ул,

Нәкъ булганча күрсәтер,

Нәрсә соң бу, кем әйтер?

                                         (көзге)

    4 конкурс. “Могҗизалар кыры”

    Алып баручы. Иң кирәкле, иң шифалы даруларны без табигатьтән алабыз. Ул – дару үләннәре. Хәзер сузебез шулар хакында булыр.

(Һәр командага дару үләне исемен белергә тәкъдим ителә. Аларның 3әр хәреф әйтергә хаклары бар).

1 нче командага :

к

ы

ч

ы

т

к

а

н

 

2 нче командага:

м

ә

т

р

ү

ш

к

ә

5 конкурс. “Ромашка” уены.

Әти-әниләргә сораулар тәкъдим ителә.

  1. Нәрсә ул сәламәт яшәү рәвеше?
  2. Сез нинди туклану төрләрен беләсез?
  3. Алкогольнең кеше организмына нинди зарары бар?
  4. Тәмәке тартуның зарарлы икәнен балагызга ничек аңлатасыз?
  5. Сез гаиләдә спорт белән шөгыльләнәсезме??
  6. Өйдә гигиена таләпләре үтәлүгә игътибар итәсезме?

6 конкурс. “Хәрәкәттә - бәрәкәт”(спорт ярышы)

1. Кәрзингә туп кертү.

2. Скакалкада сикерү.

КВНга йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү.

Алып баручы. Галимнәр фикеренчә, кеше сәламәтлеге 50% ка яшәү рәвешенә бәйле. Нәкъ мәктәпкәчә яшьтә балаларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруның нигезләре салына, үз сәламәтлегең өчен җаваплылык хисе тудырыла, сәламәт булу теләге уятыла. Хөрмәтле әти-әниләр! Бүгенге кичәдән соң, сез сәламәт яшәү рәвешен гаилә тормышының нигезе итеп алырга кирәклегенә тагын бер кат инангансыздыр дип ышанабыз. Сау-сәламәт булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Если хочешь быть здоровым - спортом занимайся, если хочешь счастлив быть больше улыбайся!»

Физкультурное  мероприятие с детьми подготовительной группы и родителями...

Совместное мероприятие родители и дети "Если хочешь - быть здоровым"

Муниципальное дошкольное образовательное учреждение...

Консультация для родителей "Хочешь быть здоровым?!"

Советы для родителей для развития интереса к физкультуре и здоровому образу жизни...

Консультация для родителей «Если хочешь быть здоровым!»

 Как укрепить здоровье детей, избежать болезней? Эти вопросы волнуют и вас, родителей, и нас, педагогов....

Рекомендации для родителей по лексической теме: "Если хочешь быть здоровым"

Здоровые дети-заслуга в первую очередь родителей...

Работа с родителями. Сценарий спортивного праздника «Папа, мама, я – спортивная семья» в рамках проекта «Если хочешь быть здоровым».

Работа с родителями. Сценарий спортивного праздника«Папа, мама, я – спортивная семья»в рамках проекта «Если хочешь быть здоровым»....