Консультация "Творчество Гульшат Зайнашева"
статья (средняя группа) на тему

Мязитова Зульфия Саитовна

Консультация "Творчество Гульшат Зайняшева"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konsultaciya_tvorchestvo_gulshata_zaynyasheva.doc34.5 КБ

Предварительный просмотр:

Гөлшат Зәйнашева — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, җөмһүриятебездә генә түгел, аннан читтә дә танылган драматург, шигырьләре иң күп җырга әйләнгән шагыйрә. 2013 елда аңа 85 яшь тулган булыр иде. Шагыйрә буларак, Г.Зәйнашеваның татар балалар поэзия- сен үстерүгә керткән өлеше дә зур. Аның мәктәп яшендәге балаларга һәм нәниләргә адресланган җыршигырьләре «Асия» (1973), «Кояш гомере» (1975), «Бөҗәкләр концерты» (1984), «Гимназиядә дуслаштык» (1996), «Әбиемне яратам» (1997) исемле китапларында урын алган. Рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләре «Цветы КамАЗа» дигән җыентыкта (1996) туп- ланган . «Г.Зәйнашеваның иң зур иҗат казанышлары җыр жанры өлкәсенә туры килә. Татарстанның халык язучысы Г. Ахунов сүзләре белән әйтсәк, «Гөлшат Зәйнашева, нигездә, җыр иҗат итүче автор буларак танылды һәм шул жанрда Язучылар союзына член итеп кабул ителде. Аның халык үз җыры итеп кабул иткән «Менәргә иде Урал тауларына», «Китмә, сандугач» кебек рухи бай, романтик җыр текстлары дистәләп. Сүзләренә тәңгәл килә торган киң колачлы музыка белән кушылу сәбәпле, халыкның һәм заманның таләбен канәгатьләндереп, бу җырлар зур дөньяга чыгып киттеләр».

Ярты гасырдан артык дәвам иткән иҗат гомерендә Г.Зәйнашеваның егермеләп китабы дөнья күрә. Шулардай уннан артыгы — шигырь-җыр җыентыклары.

Ул балаларга табигать турында, саннарны өйрәнү, салават күпере төсләре белән танышу, Яңа ел җырлары язган. Табигать темасына мөрәҗәгать итү, әйләнә-тирә мохиткә соклану, аны зурлау балаларда бары тик уңай сыйфатлар гына тәрбияли, гүзәллекне күрә белергә өйрәтә, ә бу, үз чиратында, әти-әниләргә, туган телеңә, газиз халкына да мәхәббәт уята, дуслык бәйләнешләрен ныгыта. Барлык текстлар да балаларга аңлаешлы, җиңел тел белән язылган. Шигырьләрдә әдәби телнең образлылыгы үзенә тартып тора, шагыйрәнең баланың эчке дөньясын тоемлавы сокландыра. Гөлшат Зәйнашеваның балалар өчен язылган шигырьләрендә балалар белән уйнау юк, барысы җитди, ул шигырьләр баланы үз итеп, шәхес буларак хөрмәт итеп язылган. Шуңа да аларны укыган саен укыйсы килеп тора. Нәни җырчыларга шигырьләр дә һәм заманча интонацияләр, ритмлы музыка да ошар дип уйлыйбыз. Гөлнара Беляева бик күп җырларга көй язган композитор буларак билгеле. Аның җырлары үзенчәлекле һәм кабатланмас булуы белән аерылып тора. Аларны балалар бакчаларьшда да һәм мәктәпләрдә дә җырлыйлар. Гөлнара Беляева җырлары көй аһәңлелеге белән үзенә җәлеп итә, ә бай гармоник теле, балаларның табигый тавышына тәңгәлләшүе белән җырлар күңелгә үтеп керә.

Г.Зәйнашеваның бишек җырларның беренче иң гүзәл үрнәкләрен безгә Тукай, Дәрдемәнд кебек классикларыбыз бирде. Алар исә фольклордагы ифрат бай традицияләргә таянып эш иттеләр. Татар халык иҗатында бишек җырлары бик күптәннән гамәли-тәрбияви роль уйныйлар. Аларның моңлы салмак көе сабый күңеленә тынычлану, рәхәтлек китерә, көй ананың гади, матур, назлы сүзләре белән тулы гармония тудыра. Бала туган теленең эчке аһәңен тәүге кат бишектә ишетә. Нәкъ Тукай язганча: «Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән». Әйе, «кеше тормышында бишек җырларының урыны дәрәҗәле. Аны һәркем сабый чакның якты истәлеге итеп гомеренең соңгы көннәренә кадәр күңел түрендә саклый. Ул җырлар «газиз ана», «туган ил», «туган тел» кебек изге төшенчәләр белән бергә йөри» Г.Зәйнашева бишек җырларының шәхесне кече яшьтән үк үз милләтенең, үз туган иленең чын патриоты итеп тәрбияләүдә, аның күңелен югары рухи-әхлакый сыйфатлар белән баетуда уйнаган зур ролен тирәнтен аңлый. Ул да, халык көенә нигезләнеп һәм халыкчан сурәтләрдән файдаланып, «Бишек җыры»н яза:

Бакчада кошлар тынган,

Гөлләр керфеген йомган

Син дә, кызым, йом күзең,

 Йокла, нәни йолдызым

Ак күгәрчен чаклы син,

Бал-шикәрдән татлы син

Йоклый тәти курчагың,

Син дә йокла, йомшагым

Яңа туган аем син,

Бер йомарлам маем син

Йокласаң; дәү үсәрсең,

Үскәч, илләр гизәрсең » 

«Г.Тукайның «Авыл хатынының бала тирбәткәндәге өметлә- ре» куплетларындагыча, Г.Зәйнашеваның лирик герое да үз баласына матур киләчәк тели, сабые күңелендә актив тормышка, зур эшләргә омтылу хисләрен бөреләндерә. Шагыйрәнең «Асия» җыр-такмагында да шушы ук мотив яңгыраш таба:

Син әле кечкенә, кечкенә,

Чикләвек эчендә теш кенә

Үсәрсең, үсеп буй җитәрсең,

Туган илгә хезмәт итәрсең

Карап үтелгән җырлар өлкәннәрнең нәниләргә мөрәҗәгате рәвешендә язылганнар. Шуңа күрә дә алардагы киңәш, теләк, үгет-нәсихәт сүзләре бик табигый яңгырый. Күп кенә текстлар исә балалар сөйләмен тәшкил итә, шул сәбәпле аларга аеруча самимилек, ихласлык хас. Автор үзенең игелекле, ми- һербанлы, кешелекле нәни геройлары авызыннан өлкәннәргә һәм беренче чиратта ата-анага зур хөрмәт, ярату, рәхмәт сүз- ләрен әйттерә:

Сабый күңелем никтер ашкына

Айга үрелә, йолдызга менә.

Үссәм иде мин әткәй-әнкәйгә

Кайгы-хәсрәт китерми генә.

Рәхмәт, әнкәем, рәхмәт, әткәем,

Миңа бик матур исем тапкансыз

Айлы төннәрдә, керфек какмыйча,

Бишек тирбәтеп, мине баккансыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект «Путешествие по книгам Гульшат Зайнашевой» в средней группе.

Проект «Путешествие по книгам Гульшат Зайнашевой»в средней группе....

Консультация "За что читаем Гульшат Зайнашева?"

Консультация "За что читаем Гульшат Зайняшева"...

Конкурс ИКТ Асылаева Гульшат Шарифьяновна

Участвовала на районном конкурсе ИКТ...