“Балаларның математик күзаллауларын бергәләп үстерик” дигән темага ата-аналар өчен консультация.
материал на тему

Консультация для родителей о закреплении элементарных математических знаний в семье.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word_2.docx17.73 КБ

Предварительный просмотр:

“Балаларның математик күзаллауларын бергәләп үстерик” дигән темага ата-аналар өчен консультация.

Соңгы елларда үткәргән статистика мәгълүмәтләреннән күренгәнчә, ата-аналар балалары белән аралашуга көненә 15-20 минут вакыт сарыф итәләр. Балалар бакчасы, нинди генә әйбәт булмасын, бала белән ата-ананың аралашуында булган җитмәүчәнлекне тутыра алмый. Әлбәттә алар балаларының һәръяклап үсешле, акыл ягыннан алга киткән булуын телиләр. Билгеле, өлкәннәр балаларының кечкенә яшьтә күп нәрсәләр белән кызыксынуларына, белергә омтылуларына сокланалар. Мәктәпкәчә яшь, кеше гомеренең кечкенә генә өлешен алып тора. Шулай булуга  карамастан, бу яшьтә үзләштергән белем, тәҗрибә, гаять бай күләмдә истә кала. Һәр яңа көн, балага нинди дә булса яңалык алып килә, ачык булмаган күренешләр аңлаешлы һәм якын була башлый.

Безнең балалар бакчасы балаларның аңын тирәнтен үстерү өстендә эшли. Минем карашка, балаларның интеллектауль үсүендә беренче урынны математика алып тора. Математик күзаллау, баланы уйларга, логик фикер йөртергә, чагыштырырга, анализларга төрле ситуацияләрне чишү юлын эзли һәм таба белергә йөрәтә.

Математик күзаллауны үзләштерүнең күрсәткече булып, балаларның: сан,санау,үлчәү, зурлык, геометрик фигуралар, вакытта һәм тирә-юньдә ориентлаша белү сыйфаты тора. Моннан күренгәнчә, өйрәтүнең эчтәлеге, балаларда шушы математик күзаллауның нигезләрен: логик фикер йөртү, чагыштыру, гоммумиләштерү, нәтиҗә ясау, формалаштырырга юнәлгән булырга тиеш.

Күп кенә программаларда үзәк урынны, “сан” төшенчәсенең мәгьнәсен аңлау тота. Баланың математика белән танышуы, шушы төп төшенчәләрнең берсе булган, “сан” төшенчәсен үзләштерүдән башлана.

Бу төшенчәне үзләштерү 3 этаптан тора.

1нче этап(3-4,5 яшь) – “сан” төшенчәсен үзләштерүгә кадәр эш. Бу этапта куелган максат: җисемнең зурлыгын билгеләп, аны сүз бел-    

ән (озын, кыска, зур,кечкенә, авыр, җиңел һ.б.), өстенә, янәшә куеп чагыштыру ысулларын куллану, нәтиҗәне шулай ук сүз белән (озынрак, кыскарак, зурырак, кыскарак һ.б.) билгеләү; җисемнәрне үсә һәм кими бару тәртибендә тезә белү; җисемнәрне зурлык буенча төркемнәргә бүлү тора.

2 нче этап (4,5 – 5,5 яшь) – балаларны саннар дөньясына алып керү. Моның нигезендә зурлыклар белән эш итү ята. Бу этапта балалар зурлыкны шартлы үлчәм белән чагыштырырга, сыек һәм чәчелүчән җисемнәрнең күләмен үлчәргә өйрәнәләр.

3 нче этапта (5,5 – 6,5 яшь) – санны аңлауны камилләштерү. Бу этапның максаты: балаларга саннар арасындагы бәйләнешне аңлату (мәсәлән: 5 саны 6 дан 1 гә ким һ.б.),үлчәнәсе зурлык, шартлы үлчәм һәм сан бер-берсенә бәйле булуын аңлату.

Алга таба, мәктәпкә әзерлек төркемендә (6,5 – 7 яшь) балалар арифметик гамәлләр башкаруны үзләштерәләр. Башта мәсьәләләр чишү, аннан мисаллар чишә белү, арифметик гамәлләрне үзләштерүнең нәтиҗә күрсәткече булып тора. Педагог алдына куелган шушы максатлар баланың математикага өйрәнүен тулы һәм системалы итә, аны мәктәптә математиканы уңышлы үзләштерүгә әзерли.

Баланың балалар бакчасында алган белемнәрен гаиләдә дә ныгытып барсалар, бала өчен моның әһәмияте аеруча зур булачак.

Алдан әйтелеп иткәнчә, ата-аналарның вакытлары санаулы булуын, балалар белән шөгыльләнергә бик аз вакыт калуын искә алып, ата-аналарга бер-ничә киңәш бирәсе килә.

Өйдә,урамда, бакчада эшләгән вакытта балалар белән вакытны , бала өчен файдалы, кызыклы итеп  үткәреп була.

Әни кеше кухняда эшләгән вакытта бүлмә гөлләре аша, балада күзәтүчәнлек, чагыштыра, күргәнне аңлатып бирә белү тәрбияли ала.

 Балага гөлләрнең кайсысы биегрәк үскән булуын ачыкларга тәкъдим итәргә. Бала аны янәшә куеп чагыштыра ала. Яфрак формаларын ачыклау, нинди геометрик фигураны хәтерләтүен аңлатуын сорарга мөмкин. Әгәр сез баланың игьтибарын өстәге һәм астагы яфракларны чагыштыруга юнәлдерсәгез, һәм нигә алар төрле зурлыкта дигән сорау куйсагыз, сез балагызны фикер йөртергә этәрәсез. Ул күзәтергә, яңалыкны аңларга ,ачыкларга омтылачак.

Әгәр сез кул эше белән мәшгүль икән, балагыз белән табышмаклар әйтеп уйнарга мөмкин. Әзер табышмаклар белмәсәгез, тирә-юнегездә булган җисемнәр турында үзегез уйлап чыгарырга мөмкин. Мәсәлән, “ дүрт туган, бер түбә астында яшиләр” яки “дүрт аяклы,кухняда тора”. Табышмакның җавабы, балага яхшы таныш күренеш, яисә җисем булуы шарт.

Бакчада эшләгәндә, шулай ук элементар математик белем бирүне дәвам итеп була. Мәсәлән: түтәлләр ясаганда, түтәл киңлеген үлчәргә булышырга сорарга, бу очракта бала шартлы үлчәмнең кулланылышын тормышта күрәчәк. Сез балагыз белән киңәшләшсәгез, ул үзенең гаиләдәге урынын уңай якка билгеләячәк, анда сезгә булышу теләге уяначак.

Үсемлекләр утыртканда орлыкны нинди тирәнлеккә утыртыугызны күрсәтегез, әгәр тирән яки сай чәчсәгез ни буласын аңлатыгыз.

Баланы нәтиҗә ясарга этәрү максатыннан, ни өчен бер помидор куагы туры булып үскән, ә икенчесе җиргә егылганын ачыкларга тәкьдим итегез. Бала помидор бәйләгән таякның кыска булуын ачыклар һәм нәтиҗә ясар. Мондый мисалларны күп китереп була. Теләк булганда вакытның табылуы көн кебек ачык. Бары тик ата-аналарга шуны истә тотарга кирәк, баланы өйрәтү уен формасында, аны ялыктырмыйча үтсен. Сезнең сораулар һәм биремнәр аның өчен кызыклы, мавыктыргыч булсын. Әгәр балагызның игьтибары башка нәрсәгә күчә икән, аны шөгыльләнергә мәҗбүр итмәгез.

Баланың яшенә карап,биремнәр төрле була, нинди максат куярга кирәклеген балагыз йөргән төркем тәрбиячесеннән сорап белә аласыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әни кирәк!" дигән темага ата- аналар җыелышы

1 кечкенәләр төркемендә ата- аналар юыелышы үткәрү өчен материал...

Чыгыш “Балаларның математик күзаллауларын үстерүдә уеннар куллану.”

Балачак – кеше тормышында иң бәхетле чор. Мәктәпкәчә яшьтәге бала бик хәрәкәтчән һәм актив. Аны тирә-юньдәге бар нәрсә кызыксындыра, ул олыларга бик күп сораулар яудыра, аның бөтен нәрсәне беләсе, аңл...

"Балаларның математик күзаллауларын формалаштыруда үстерешле уеннар (уртанчылар төркеме)"

игры для дошкольников средней группы  по математике на татарском языке....

Әти-әниләргә консультация: Балаларны урамда йөргәндә тәртипкә өйрәтү (ата-аналар өчен консультация)

Балаларны урамда йөргәндә тәртипкә өйрәтү (ата-аналар өчен консультация)...