Әти-әниләр өчен консультация «Татар сөлгесе – күңел көзгесе»
консультация по теме

консультация

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_solgese_-_kunel_kozgese.docx21.42 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән муниципаль районы Башкарма

комитетының «Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе муниципаль учреждениясе»

«Татар сөлгесе – күңел көзгесе»

                                                                 Мәктәпкәчә мәгариф муниципаль

                                                              бюджет учреждениясе «Гомуми                                                                  

                                                              үстерешле 13нче балалар бакчасы

                                                                  татар теле тәрбиячесе Миндубаева Г.С.

                        РТ, Түбән Кама

Һәр милләт узенә генә хас узенчәлекләргә ия. Менә шуңа курә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә узенең сизерлек өлеш кертә, баета. Күпьеллык бай тарихы, мәдәнияте, әдәбияте, гореф- гәдәтләре, иолалары булган татар халкы дөнья куьтурасын кабатланмас үрнәкләр белән тулыландыра бара.

Кызганычка бай  мирасызыбны, мили мәдәни байлыгыбызны тулысынча саклый алмаганбыз. Яшь буынны тәрбияләүдә гаять әһәмият ия булган гореф- гадәһәмият ия булган гореф- гадәтәрне, традицияләрне торгызу – яңарту чары килеп җитте. Чөнки алар татар халык педагогикасының тәшкил итәләр, милләтебезнең көчен, хисен чагылдыралар. Буыннан – буынга күчеп килә торган шушы матур гадәт, халыкларны узара дус, тату яшәргә өйрәткән.

Татар халкының башка милләтләргә дустанә мөнәсәбәттә булуын без узебезнең респубикабызның район, авылларды төрле милләт вәкиләре бердәм гаилә булып, дус – тату яшәүләрендә күрәбез.

Халык авыз иҗатында шәхеснең һәръяклан үсәргә, халыкның бәхетле булырга тиешлеге турында сүзләр кешенең гармонияле үсеше хакында иделләр белән аваздаш. Менә шуңа күрә бүгенге көндә яшь буынны халкыбыз традицияләре үрнәгендә тәрбияләү мөхим бурычарның берсе.

Тарихыбызны һәм һәм көнкүрештә куланыла торган аерым милли бәйрәмнәрне өйрәнүгә зур әһәмият бирелә. Балалар әбиләрнең саргайган сөлге, тастымалларын сандыклардын алалар, аларның кайчан, ничек тукылуы,чигелуе, бу әйберләргә бизәкләр төшерелүе белән кызыксынаар. Әбиләрнең сөлге, тастымалларны ни өчен кадерләп саклауларын беләәр. Әбиләре аларны кыз вакытта ук чиккәннәр икән. Алар бу әйберләргә карап үзләренең яшьлеген, беренче мәхәббәтен искә төшерәләр. Әйтерсең анда кешенең тормыш мизгелләре язылган, өлкәннәр аларга карап, әнә шулар турындагы сүзләрне укыйлар кебек. Әбиләрнең һәрберсе узенең сөлгесенә карап, бөтен кешенең күңелен күзгатырлык итеп, күңеленнән генә түбәндәге сүзләрне әйтә: «Их сөлгем, кадерле сөлгем, йөрәгем минем. Санык төбендә күп еллар яткырган өчен үпкәләмә миңа, мин синең белән бервакытта да аерылырга теләмәдем. Шуңа күрә сине Сабан туй батырына да бирергә теләмәдем, кеше күзе төшә торган урынгада әлмәдем. Ләкин мин картайдым инде, сәләмәтлегемдә какшады… Әммә синең гөмерең озын әле. Сиңа васыйть итеп әйтәм. Син минем яшьлегем, минем яшьлек матурлыгым, яшьлек шатлыгым, минем җаным да син».

Балаларга халкыбызның культурысын, милли сәнгатен өйрәтү, балаларда матурлыкны тою, игътибарлы буллу хисе тәрбияләү, аларның иҗади эшчәнлекләрен киң җәелдерергә булышу – безнең төн бурычыбыз. Шуны өстәп әйтергә кирәк, төрле милләт балаларның узара, бердәм, дус яшәүләре, төрле милләтләрнең тарихын өйрәтергә, аларның шуннан рухи азык табуары безне кызыксындыра.