Эти - энилэр очен кинэшлэр.Тэрбия гаилэдэн башлана.
консультация (младшая группа)

консультация

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Тэрбия гаилэдэн башлана.34 КБ

Предварительный просмотр:

Тәрбия гаиләдән башлана

Һәр тәрбияче һәм ата- ана үзенең баласының сәламәт һәм бәхетле булуын тели һәм шуңа ирешүне максат итеп куя. Әмма барыбыз да балаларны ничек итеп әдәпле, тирә - як мөхиткә, табигатькә игьтибарлы итеп тәрбияләү турында уйланабыз микән?

    Әлбәттә, моның сере бик гади – без балаларны сәламәт яшәү рәвешенә күнектерергә тиешбез. Балаларны дөрес тукланырга, кешеләргә карата эчкерсез мөнәсәбәттә булырга, мохтаҗларга ярдәмгә килергә, яман гадәтләрдән арынырга өйрәтергә тиешбез. Бүген җәмгыятьтә барлыкка килгән күренешләр гаиләнең әхлакый нигезе урнашуына да кире йогынты ясый: балалар һәм ата- аналар бер- берсеннән читләшә, каршылыклар көчәя һәм шуңа бәйле акыл үсешендә дә һәм үз- үзен тотышында да проблемалары барлыкка килгән балалар саны арта бара.

    Психологлар һәм педагог – галимнәр әйтүенчә, файдалы гадәтләр булдыру өчен иң уңай вакыт – мәктәпкәчә тәрбия алу чоры. Мәгълүм булуынча, бала күп вакытын гаиләдә үткәрә. Шуңа күрә тәрбияви эшне ата- аналардан башлау дөресрәк булыр. Моның өчен гаиләдәге кешеләр сәламәтлеге турында кайгырту кебек сыйфатлар зарур. Бала шәхес буларак тулысынча ачылсын өчен, аның янында аны аңлаган, ягымлы сүзләр белән җылыткан, кирәк чакта яклый белгән ата- анасы булырга тиеш. Гаилә - баланың иң төп тәрбиячесе, тотрыклы гаилә традицияләре булмаган өйдә балага дөрес тәрбия биреп, аны әхлаклы итеп үстерү дә бик авыр була.

    Безнең 25 нче балалар бакчасында баланың шәхси сәләтен үстерүгә уңайлы шартлар тудыру өчен бакча һәм гаилә арасында уңай мөнәсәбәтләр булдыру – тәрбия һәм белем бирү эшенең төп максаты булып тора. Ата – аналар белән очрашулар, әңгәмәләр кору, гаиләләр белән спорт уеннары оештыру да тәрбия бирүнең төп юшәлешләреннән берсе.

    Бакчабызда “Гаилә бәйрәме”, “Әти, әни һәм  мин – спортчылар гаиләсе” кебек матур чараларны үткәрү гадәткә керде. Гаилә әгъзалары белән бергәлектә оештырылган чаралар балада әдәп тәрбияләү мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә. Безгә шуны онытмаска кирәк: бары тик бердәм, мәдәниятле милләт кенә җинаятҗчелек, наркомания кебек начар гадәтләргә каршы тора алачак.

Әти - әниләр колагына!

Гаилә безнең һәрберебез өчен бик мөһим. Гаилә балаларны тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.

    Мин  яшь әти- әниләргә үз балаларын яратуларын, ешрак иркәләүләрен, эшкә, бар нәрсәгә өйрәтүләрен, үз үрнәкләре, сүзләре, эшләре белән ярдәм итүләрен телим. Балалар бик тиз үсә. Кайбер вакыт ата- ана һәм балалар арасында аңлашылмаучанлык килеп чыгуы үкенечле була, ә бу очракта без еш кына үзебез гаепле булабыз. Әгәр сез хаксыз икәнсез, балалардан гафу үтенергә бер дә кыенсынмагыз.

    Гадәттә балалар әти -әниләр белән горурланалар. Гаиләдә өстәл артына бөтен гаилә җыелса, нинди күңелле. Тормышыбызда шундый бәхетле минутлар күбрәк булсын иде.

    Зирәк акыллы булыгыз, гаиләгезне, йортыгызны саклагыз! Аны ышаныч, өмет һәм сөю сакласын!

    Тәрбияле әти -әниләр тирә- юньдәге барлык кешеләр (һәм үз балалары) белән әдәпле мөгаммәләдә булалар.

  1. Тәрбияле әти һәм әни беркайчан да ( сүз белән дә, эш белән дә) улының яки кызының дәрәҗәсен төшерергә тырышмый. Беркайчан да балага кычкырмый. Аның янында тупас сузләр әйтми. Тәрбия чарасы итеп бервакытта да тән җәзасын кулланмый.
  2. Әдәпле әти- әниләр балаларына юкка- барга кисәтү ясамыйлар. Мөмкин булган һәр очракта балаларның мөстәкыйльлелеген хуплап торалар.
  3. Андый әти- әниләрнең балаларына куелган таләпләре дә бердәм була. Әгәр аларның кайсы да булса берәрсе шушы вакытта икенчесенең шелтәсен хаксыз дип таба икән, ризасызлыгын, аның сәбәпләрен соңрак әйтә, бала янында тугел.
  4. Акыллы әти - әни баласын кимсетмәс өчен, аңа кисәтү ясаган да, яисә нәрсәдән булса да тыйганда, “син әле кечкенә”, “син әле моны аңламыйсың”, “башың яшҗ әле”, кебек сүзләр белән баланың кечкенәлеген сылтау итми.
  5. Балагы куясы таләпләрен әти - әниләр иң элек үзләренә куеп карасыннар. Шуңа күрә үз балаларына карата алар да әдәпле, игътибарлы булырга тиеш. Улына яки кызына “хәерле иртә”, “тыныч йокы”, “рәхмәт” кебек сүзләрене ешрак әйтергә кирәк. Шулай ук баланы эшләгән эше яки игътибары һәм кайгыртуы өчен мактарга онытмаска кирәк.
  6. Культуралы тәрбияле әти-әнинең таләпләре даими була. Алар балаларын әдәплелеккә әлләнигә бер, исләренә төшкән дә генә түгел, кагыйдәләрне аз – азлап катлауландыра барып, даими рәвештә өйрәтәләр.

Бала тәрбияләүдә уеннарның әһәмияте.

Уен – баланың тормышка әзерләнү күнекмәсе ул. Уеннар балага зур файда китерәләр, алар ярдәмендә ул узенең характерына нигез ташы булып урнашып кала торган гадәтләргә, күнекмәләргә өйрәнә, моның өстенә бу уеннар балада, гадәттә, зур канәгатьләнү хисе уяталар.

Уеннар, беренчедән, физик тәрбия чарасы булса, икенчедән, күп кенә уеннар эстетик тойгылар, әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә зур ярдәм итә. Балаларның төре образлар башкараулары, уенның сүзләрен сәнгатьле итеп әйтү – барысы да балаларда кәннагатьләнү хисләре уята, матурлыкны аңларга ярдәм итә.

Уеннар баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар балаларда дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, нәниләрнең игътибарын арттыруга, хәрәкәтләрен үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында баланың иҗат мөмкинлеге ачыла, мөстәкыйльлек арта, оештыру сәләте үсә. Кечкенәдән алынган күнекмәләр нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә.

  Балаларда кече яшьтән үк төрле тереклеккә мәрхәмәтле караш формалаштыру аңа бик якын һәм


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган җир кайдан башлана?"

План конспект занятия, в подготовительной группе, по развитию речи на тему рассказ по картине « Зимующие птицы ».Автор занятия: Халимова Гульназ Гаязовна, воспитатель 2 квалификационной ка...

“Гаилә җылылыгы-җылы сүзләрдән башлана”

Бу рәхимсез заманда бер-беребезгә сүз җылылыгына кызганмасак иде.Җылы сүзләргә саранланмагыз.Бу ялагайлану түгел.Гадәттә без,ошамаса тәнкыйтьлибез.ошаса-дәшмибез.Кешеләрдәге яхшы якларны таный белү мө...

Эти-энилэр очен консультация. Нәниләрнең сөйләм телен үстерүдә уен алымын куллану

Балаларның сөйләм телен үстерү балалар бакчасының төп бурычларының берсе булып тора. Балаларның сөйләм телен үстерү өчен кирәкле шартлар: уен, хәрәкәт эшчәнлеге, олылар белән аралашу, сөйләм телен үст...

Тәрбия гаиләдән башлана

Бу язмада ата - аналарга балаларны әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү өчен киңәшләр бирелә....

Эти-Энилэр очен консультациялэр

Консультации для родителей на татарском языке...