Тема: Җөмләне сүзләргә аеру.Грамотага өйрәтү дәресе.Мәктәпкә әзерлек төркеме.
план-конспект занятия по обучению грамоте (подготовительная группа) по теме

Максат: Балаларны җөмлә төзеп сөйләргә өйрәтү. Җөмләдәге сүзләр тәртибе белән таныштыру.

Мет.алымнар: Пауза ясап әйтү, сүзләрне эзлекле тәртиптә әйтү, сүз саның математик таякчыклар белән билгеләү, хәрәкәтләр ясау алымы, анализ бәя бирү йәм йомгак.

Җиһазлау:Курчак, альбом бите, карандаш, таякчыклар.

Барышы: 1.Оештыру өлеше.Занятиегә барлык кирәкле җиһазларны барлау.

2.Үткән дәресне искә төшерү.(кабатлау).

-Балалар, үткән дәрестә без нәрсәләр өйрәндек? (сүзләр һәм җөмләләр).

-Сүз нәрсә була ул?

-Җөмлә нәрсә?

3.Бүген без сезнең белән уенчыклар турында сөйләшербез. Сүзләрне кычкырып,  ачык итеп әйтербез.

-Балалар,  бу нәрсә?(курчак).

-Ул нинди? (ике сүздән торган җөмлә төзегез). Курчак матур.

Айнур, беренче  сүзне әйт әле.(курчак).

-Азалия,син икенче сүзне әйт.(матур).

-Курчак матур. Минем арттан кабатлагыз әле.

-Хәзер тагын ике сүздән торган җөмлә төзегез. Курчак утыра.  Курчак йоклый. (балалардан сорау).

-Мин хәзер бу җөмләне менә бу биткә язам. Мин сүзне таяк белән язам. Бер таяк бер сүзне белдерә. Миңа булышыгыз әле. Ике сүздән торган җөмлә әйтегез. Курчак утыра.

-Курчак бер таяк куям, утыра тагын бер таяк куям, ике таяк була.

-Бу ничә сүзле җөмлә?(ике сүзле)(балалар тагын җөмләләр төзиләр).

-Ә хәзер мин сезгә җөмлә әйтәм, ә сез кул чабасыз. Курчак йоклый.

-Ничә тапкыр кул чабасыз?(ике)(тагын берничә җөмлә әйтү).

4.Ял минуты.(берәр уен уйнап алу).

5.Дәвам итәбез.

-Хәзер кем миңа курчак турында өч сүзле җөмлә әйтә.(курчак урындыкта утыра).(Җөмләдәге сүзләр тәртип буенча һәм урыннарын алыштырып сорала; балаларга таяклар өләшелә).

-Ә хәзер таяклар ярдәмендә җөмлә төзибез. Эчегездән бер җөмлә уйлагыз, аннары алдыгызга таяклар тезегез.

-Ралинә, син нинди җөмлә төзедең?(өч сүзле җөмлә).Җөмләнне кычкырып әйт әле.(курчак ашап утыра).

-Илзирә, син җөмләнне әйт әйдә.(курчак күлмәгең юа).(башка балалардан да сорап чыгу).

6.Йомгаклау.

-Без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек?(сүзләр һәм җөмләләр турында).

-Нинди җөмләләр турында сөйләштек?(ике һәм өч сүзле).Шушының белән дәрес тәмам.

 

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: «Чәчәкләр патшалыгында». Мәктәпкә әзерлек төркеме. Рәсем шөгеле.

Максат:Балаларны  үсеп утыручы чәчәкләргәкарап соклана белергә, аларныӊ  матурлагын күрәбелергә, табигать тудырган матурлыкны саклый белергә  өйрәтү. Урман чәчәкләре исемнәрен истә калд...

Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...

Тема: Светофор белән танышу.Тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны светофорның төсләрен аерырга, тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итәргә өйрәтү. Игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.Җиһазлау: Светофор рәсеме.Барышы:Балалар, бүген мин с...

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән күңел ачуның план - конспекты на тему: Экологик әкият. “Кояшка ярдәм итү”

Учить детей любить и беречь природу через сказки. Воспитывать в детях культуру поведения в природе....

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен “Сугыш кайтавазы” темасына проект / Проект для детей подготовительной к школе группы на тему "Эхо войны"

     Соңгы елларда патриотик тәрбиягә игътибар кими төште. Нәрсә соң ул патриотик  тәрбия?  “Патриот”  -- ул туып үскән җирен, Ватанын яратучы, хөрмәт итүче, аның ...