Тамчы шоу-14
методическая разработка по обучению грамоте (подготовительная группа) на тему

Адгамова Кадрия Васимовна

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә йомгаклау эшчәнлеген Тамчы-шоу итеп үткәрү бик тә отышлы. Анда балалар өчен бөтен өлкәне дә үз эчкенә алган сорауларны кертеп була.

Скачать:


Предварительный просмотр:

   

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ” Гомуми үсеш бирүче 7 санлы Актаныш балалар бакчасы”

Ата- аналар һәм  укытучыларга күрсәтү

Тәрбиячеләр: К.В.Адгамова

                        А.Г.Шайхулова

 

Программа эчтәлеге:  .

Ел әйләнәсендәге айларның эзлеклелеге турында күзаллауларын үстерү, вакытта ориентлашу , грамотага өйрәтү, милли бизәкләрне танып әйтү,

Балаларда игьтибарлылык, төгәллек, логик фикерләү сәләтен үстерү

Үзара бердәмлек сыйфатлары тәрбияләү.

Материал:. Һәр балага БИРЕМНӘР  язылган чәчәкләр, геометрик фигуралар, туп,  

Хөрмәтле дуслар! Без бүген барыбыз да “Тамчы-шоу”га җыелдык.

Ленара: Бүген була “ Тамчы –шоу”

Менә була тамаша!

Гаҗәп  күңелле  бу уенда

Балалар көч сынаша.

Хайдар : Отбросьте грусть, плохое настроение

И улыбнитесь только на мгновение,

Улыбки все мы соберем в одну

И проведем задорную игру.

  Бу уенда  зиһеннәрне ачарлык биремнәр, башларны айкарлык  мәсьәләләр, уйларны чуалтырлык башваткычлар була. Бүгенге  уенда катнашучыларны боларның берсе дә куркытмый. “Тамчы-шоу”да ике команда ярыша. Беренче команда-”Тапкырлар “ командасы, ә икенче команда “Тырышлар“ командасы. Командаларның капитаннары   белән таныштырабыз.

”Тырышлар” командасы капитаны-Амирханова Рәмилә Руслан кызы.

“Тапкырлар” командасы капитаны- Солтанов Самат Булат улы.

 Уеннарны  тәртип белән бәяләп бару өчен безгә  жюри  составын сайларга кирәк.Әти-әниләрдән, укытучылардан, һәм хөрмәтле бакчабыз җитәкчелегеннән берешәр кешене  билгелик.Мөхтәрәм жюри  урынын ала.

-Балалар, әйдәгез бер-беребезне һәм кунакларны сәламләп алыйк әле.

Рәмилә: Бакчабызның ал ягында

Җелферди  матур әләм.

- “Тырышлар”дан “Тапкырлар”га

Ялкынлы кайнар сәлам.

 Безнең девиз: “Тырышкан табар- ташка кадак кагар!”

Адель: “Тапкырлар” тапкыр булырлар,

“Тырышлар” булыр зирәк.

“Тамчы-шоу”да  игътибарлы

Һәм тату булу кирәк. Безнең девиз: “Бу ярышта бик җитез фикер йөртербез без”

  1. -Сәламләү өлеше тәмам, уеннарга күчик. Беренче бәйгебез”Булсаң зирәк, әйт тизрәк!” дип атала.
  2.  Сорауга җавап әзер булган команда, өстәлдәге тавышлы уенчыкка басып, хәбәр итә.

1. Бүген чәршәмбе, тагын ике көннән    Җиңү  көне булачак. Ул кайсы көнне була?(җомга)

2.Кемнең дә булса өенә кергәнче нәрсә эшләргә кирәк?(ишек шакырга)

1. Дуслык нәрсәдән башлана?(елмаюдан)

2.Бар табигать җанланган ел фасылы?(яз)

1.Өч песидә ничә колак?(алты)

  1. Ничә предмет бер пар була?(ике)

1.Ни өчен пластилинны әвәләп була, ә ташны юк?(чөнки ул каты җисем)

2.Нинди дәрестә рәхәтләнеп җырлап утырып була?(музыка)

 II бәйге “Картинага нинди исем куяр идегез?  

IIIбәйге.

1. “ Зирәкләр  бәйгесе»ндә проблемалы ситуацияләрне  чишәргә кирәк.

2.Һәр командага  берәр сорау бирелә. Командалар  бергә  җыелып җавап әзерли.

  1. Яхшы сүз өчен сүзсез генә ничек мактап була?.(башыннан сыйпап, аркасыннан кагып, сөеп)
  2. Уенчыкны чыршыга элгәндә зур, ә тартмага саклаганда кечкенә булырлык итеп ничек ясарга.( оригами ысулы белән кәгазьдән бөкләп ясарга)

 Без музыкаль пауза игълан итәбез.

IV бәйге. “Мәсьәләләрне чиш!” (экранда арифметик биремнәр, мәсьәләләр)

 

V бәйге. Игра «Словарь вежливых слов»
Есть одна игра для вас,
Я прочту стихи сейчас,
Дружно хором отвечайте,
Где отгадка, так конец,
Кто подскажет, молодец.
Готовы ребята?
Растает даже ледяная глыба от слова тёплого ...  (спасибо)
Зазеленеет старый пень, когда услышит...  (добрый день)
Когда нас бранят за шалости, мы говорим...  (прости, пожалуйста)
Ребенок  вежливый и развитый говорит, встречаясь, ...  (здравствуйте). 
И в России, и в Дании, на прощанья говорят:…(до свидания)
Если больше есть не в силах, скажем маме мы: …(спасибо)
Молодцы ребята, я вижу вы очень вежливые и культурные дети.  

 А теперь , ребята, посмотрите на экран.  Команда “Тырышлар”, скажите, кто спрятался за забором?

Команда ”Тапкырлар” ! Найдите  в кухонном шкафу посуды, и назовите их!

 VI бәйге:  Экрандагы  3 таякчыкның урынын үзгәртеп, яңа предмет төзергә. Һәр бала подностагы таякчыклар белән үзлегеннән эшли.

VII бәйге.  Капитаннар бирелгән хәрефләрдән  ЯҢА сүзләр яза : К А Р Л Ы Г А Н  һәм бер- берсен кабатламый гына әйтә. кар, карлы, ага, ана, ара, Ык, ак, ар, ал,

Капитаннар әзерләнгән арада без музыкаль пауза игълан итәбез.

Җыр.

VIII бәйге.  Экран белән эш:  Экранда  рус халкының бизәкләрен күрербез, ә командалар аның нинди бизәк икәнен әйтергә тиеш була.

IX  бәйге  “Дөрес җавап бир” уенында безгә зур 2 түгәрәк ясап басарга кирәк. Без сезгә туп ыргытабыз  һәм сорау бирәбез, Сез  уйлап, җавап бирергә тиеш.

Әминә Галимардановна:-Кыш айларын сана  (декабрь, январь, февраль)

 -Бер атнада ничә көн? (7)

-Бер елда ничә ай? (12)

-Атнаның өченче  көне?( Дүшәмбе)

-Кайсының почмагы күп: түгәрәкнеңме, өчпочмакныңмы?

-Тәүлек ул күпме?

- Нинди әкиятләрне исемендә цифрлар бар?

 - Нинди мәкальләрдә цифрлар очрый?

-“Шалкан”ны ничә персонаж тарта?

-“Сертотмас үрдәк”кә ничә җәнлек очрый?

- Койма буена кадәр кайсы тизрәк килеп җитәр: куянмы, әллә ташбакамы?

- Белмәмеш Казанга кунакка җыена, ул ничек тизрәк барып җитәр: поезддамы, әллә ат беләнме?

- Картинада нәрсә артык?(күрсәтә)

Кадрия Васимовна: - Ни өчен кош оча, ә эт оча алмый?

--Сүз  нәрсәләрдән тора?

-Юл нинди өлешләргә бүленә?

- Күл сүзе ничә иҗектән тора?

- Алтын таракның төшеп калган урыны?

- Итәксез күлмәк ничек атала?

-  Ситсыны мамыктан,  кәгазьне –агачтан ясыйлар, ә шпротны ? (вак балыктан)

- Кыен  сүзе белән сүзтезмә төзе.

-Кыш көне “күмәчләрне” нәрсәдән ясарга мөмкин?

-Укучылар нинди билгене яраталар?

-Укытучы  дәресне аңлатканда кая яза?

- Калын иҗекле сүз әйт!

-Агачның җир астындагы өлеше.

-Татарстан Республикасының башкаласы.

-Әтиеңнең эш урыны.

X  бәйге. Рәсемдә бирелгән предметның исеменең  модулен фишкалар ярдәмендә билгеләгез. Һәр баланың подносында предметлы рәсем, төсле фишкалар. Мәсәлән, алма сүзенең модуле: кызыл фишка,  ике зәңгәр фишка, кызыл фишка.Мәсәлән, үлән сүзенең модуле: кызыл фишка, яшел фишка, кызыл фишка, яшел фишка.

 XI  бәйге. Рус телендә “ЧТО? ГДЕ? КОГДА?” уены   Һәр командадан  бер   инглиз телендә шигырь сөйләп күрсәтергә

 

.

1.Тамчы-шоу бәйгесенә йомгак ясар вакыт җитте.

2. Бәйге булгач, җиңүче дә булыр. Җиңүчеләрне билгеләү өчен сүзне мөхтәрәм жюрига бирәбез.

Жюри йомгак ясый. Командалар бүләкләнә.

Хушлашырга вакыт җитте, тәмамлана кичәбез.

Мондый ярышлар еш булыр, сез бик теләп килсәнгез.

Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле Күңелләрдә калсын уелып,

Соңгы кабат булмас, язган булса, гөрләшербез кабат җыелып.

Ә хәзергә хушыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тамчы-шоу "Кошлар - табигатьнең күрке" (мәктәпкә хәзерлек төркеме).

Балаларның кошлар турында булган белемнәрен актуальләштерү, тиз уйлау, фикерләү, иҗадилык сәләтләрен арттыру, тел байлыгы хәзинәсен баету, үстерү, кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү һәм ярдәм итү ...

"Тамчы - шоу" интеллектуально-развлекательная игра

"Тамчы-шоу" - это интеллектуально-развлекательная игра. Участники шоу – дети 6-7 лет - должны блеснуть своими знаниями татарского языка по проектам «Минем өем», «Уйный-уйный үсәбез»,  «Без инде х...

"Тамчы ШОУ"

Бу интеллектуаль уен мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен....

“Эш беткәч уйнарга ярый!” тамчы шоу - уен викторина кичәсе

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә Габдулла Тукайның иҗатына  багышланган  “ Эш беткәч уйнарга ярый! ” тамчы шоу - уен викторина кичәсе....

Тамчы шоу: Син Толстойны беләсеңме?

Данную работу можно назвать как развлечение-викторина. Это мероприятие для старших и подготовительных групп. Очень увлекательное мероприятие как для детей так и для взрослых....

Тамчы шоу "Тукай безнең йөрәкләрдә"

Итоговое мероприятие для детей старшей, подготовительной группы...

Тамчы

Тамчы...