Ташлар белән тәҗрибәләр үткәрү.
план-конспект занятия (окружающий мир, старшая группа) по теме

Какими бывают камни, что можно из них сделать, построить. Откуда они появились. Какие эксперименты можно сделать из них. Обо всем этом можно узнать из моего конспекта, которого я провела с детьми старшей группы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tashlar_beln_tzhrib.docx19.02 КБ

Предварительный просмотр:

Максат:Балаларга ташлар турында башлангыч белем бирү һәм ташлар белән таныштыру. Балаларны иҗади фикер йөртергә, кызыксынучан, игътибарлы булырга, матурлыкны тоя белергә өйрәтү .Тәҗрибә ясау өчен җирлек тудыру, танып белү эшчәнлеген үстерү, бергә эшли белү.                                                                           Җиһазлау: Һәрбер балада төрле-төрле ташлар салынган поднос, стакан белән су, лупа, зур ташлар, төсле ташлар, пластилин, пенопласт, пыяла.

Шөгыль барышы: -Хәерле иртә балалар, кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

-Хәерле иртә миңа, хәерле иртә сиңа,хәерле иртә барыбыгызга да!

-Рәхмәт балалар. Урыннарыгызга утырыгыз.

-Балалар без сезнең белән hәркайсыбыз табигать баласы, без табигатьнең бер кисәкчеге, аның исәбенә без дөньяда яшибез.

-Безнең бүгенге дәресебез гади генә түгел. Ә хәзер сез игътибарыгызны менә бу тактадагы рәсемнәргә юнәлтегез әле.

-Сез монда нәрсәләр күрәсез? (тактада төрле-төрле ташлар рәсемнәре, балалар шул рәсемнәргә карап җавап бирәләр.)

- Бик дөрес ташлар.

-Әйтегез әле миңа ташларны күбесенчә кайларда очратып була? (балалар җавабы)

-Иге-чиге булмаган диңгезләрдә, океаннарда, кара урман кырларында, биек-биек тауларда һәтта чүлләр өстендә дә очратырга була бу ташларны. Менә бу ташларны карагыз. Искиткеч нинди матур җирләр...

-Ә сез ничек уйлыйсыз нәрсә соң ул таш? (балалар җавабы.)

-Бик дөрес таш ул каты матдә.

-Булдырдыгыз, рәхмәт сезгә балалар.

-Сезнең каршыгызда салфеткалар астында ниндидер матдәләр яшеренгән. Сез шуларны әкрен генә капшап карагыз әле.

- Бик дөрес бу ташлар?

-Игътибар белән карагыз сезнең каршыгызда нинди ташлар бар. (каты, түгәрәк, очлы, төрле-төрле, кызыл, шома һ.б.)

-Бу балалар нинди таш? Дөрес бу тау ташы. Бу ташны тау кырларында күреп була.

-Ә менә монысы нинди ташлар? Бу балалар Тозлы күльдән кайткан ташлар .Күрәсезме алар төрле –төрле , нинди матурлар.

-Монысы төзелеш өчен кулланыла торган ташлар.(Кирпеч)

-Ә менә бу вак таш кайдан килеп чыга? Бик дөрес бу ком ташы. Елга комыннан чыга торган таш.

-Ә менә бу ташны сез нинди таш дип әйтер идегез, һәтта ул кулны да пычрата әле. (күмер , утыннан ничек итеп күмер барлыкка килүэн күрсәтү.)

-Ә менә бу инде графит ташлар, алар күбесенчә тимер юлларында очрый торган ташлар.

-Ә менә бу нәрсә ,кем белә микән әйтеп карагыз әле?(пенопласт, пенопласттан ниләр эшләп була, ни өчен кирәклеген аңлату, рәсемнәр ярдәмендә).

-Пенопластны балалар йортлар төзегәндә җылыту өчен кулланалар, төрле-төрле сувенирлар эшлиләр, яңа туган балалар өчен суда йөзергә башлыклар эшлиләр, Япониядә пенопласттан өйләр дә эшлиләр, ә тычканнарның иң яраткан ризыклары ул пенопласт икән.

-Күрдегезме балалар ташлар алар ничек күп төрле булалар. Әле без сезнең белән алдагы дәресләрдә ташларның бүтән төрләре белән танышуыбызны дәвам итәрбез.

-Ә хәзер әйдәгез тәҗрибәләр ясауга керешик.

1 бирем:-Балалар миңа иң зур hәм иң бәләкәй ташны күрсәтегез?

2 бирем:-Иң матур ташны күрсәтегез?

3 бирем:-Күзегезне йомып иң тигез ташны табыгыз. Ни өчен аның кырыйлары йомрыланган?

4 бирем:-Лупа аша әйдәгез вак ташларны күзәтеп карыйк. Сез анда нәрсәләр күрәсез?

5 бирем:-Ташны пластилин белән чагыштыру. Нәрсә булды, пластилин нишләде. Ни өчен? Ә таш нинди?

6 бирем:-Әйдәгез бер таш белән икенче ташка сызып карыйбыз, сызып буламы? Ни өчен? Лупа белән карыйбыз берәр нәрсә ясалдымы. Ни өчен! Чөнки таш ул каты. Ә ташларны бер-берсенә сугып буламы. Нишлиләр.

-Борынгы кешеләр бик ярлы яшәгәннәр,менә алар ташлар ярдәмендә утлар да чыгарганнар. Ә хәзер инде без аны шырпы ярдәмендә чыгарабыз.

7 бирем:-Ә хәзер менә бу стаканга таш салыгыз,ә икенчесенә hәм өченчесенә күмер hәм пенопласт салыгыз. Алар нишлиләр? Ташны әкерен генә судан алыгыз. Таш нинди,каты, ул суда төсен үзгәртә, шома(кулларыгызны сөртегез).

8 бирем:-Ә хәзер пыялага таш белән язып карыйбыз. Таш язамы? Лупа белән карыйбыз.

-Ә сез ничек уйлыйсыз, нәрсә белән язып була(акбур, күмер).

(Балалар язалар, лупа аша карыйлар).

Ташлар белән уен”.

Идәндә зур елга ташлары. Балалар  ташлар тирәсендә йөгерәләр.Музыка туктау белән hәрбер бала ташны эләктерә. Кемгә таш җитми шул уеннан чыга. Бер бала калганчы уен дәвам итә.

-Ә хәзер балалар барыгыз да игътибарыгызны менә бу төсле рәсемнәргә юнәлтегез.

-Димәк балалар карагыз әле ташлардан ниләр генә төзеп булмый икән. Ташлар алар безнең табигатебезнең байлыклары:

-Матур, биек йортлар төзеп була,койма төзеп була, зур-зур капкалар, Альпи таулары h.б.

-Ә хәзер инде балалар менә бу шешәләргә кемгә нинди таш ошый салыгыз, капкачын каплап селкетегез. Ташлар нишлиләр?

-Дөрес ташлар тавыш чыгаралар.

-Ә хәзер нәрсәгә ошадылар, музыкаль инструментларга.

-Ә менә бу минем музыкаль инструментым гади генә түгел, анда чын ташлар бар.Карагыз әле нинди тавышлар чыгаралар

(балаларга төрле-төрле канфетлар өләшү)

Нәтиҗә: Без бүген дәрестә нишләдек? Ташлар турында сөйләштек. Алар каты, төрле-төрле төстә булалар, авыр, суда баталар.

Дәрес бетте. Рәхмәт сезгә балалар.

-


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркемендә эзләнү эшчәнлеге “Серле ташлар”

Мәктәпкә әзерлек төркемендә эзләнү эшчәнлеге“Серле ташлар”Белем бирү өлкәсе: танып-белү үсеше.Белем бирү эшчәнлеге: тирә-юнь белән таныштыру.Максат: балаларда ташларга кызыксыну ...