Интеллектуальная игра по экологии "Один вопрос-один ответ" по теме "Насекомые".
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Уен « Бер сорауга бер җавап»

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uen_ekologiya.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

Уен « Бер сорауга бер җавап»

 Тема: Бөҗәкләр.

Максат: Балалар белән бөҗәкләр турында белгәннәрне искә төшерү, алалрның тышкы кыяфәт үзенчәлекләрен, яшәү үзенчзлекләрен ныгыту; гомумиләштерү, сорауларга җавап бирә белүне камилләштерү; сүзлек запасын баету, логик фикерләүләрен үстерү.

Җиһазлар: Ике кыңгырау, рәсемнәр ясалган алты плакат, альбом битләре һәм төсле карандашлар, баллар кую өчен табло, бүләкләр

Барышы.

Алып баручы: Исәнмесез, без бүген « Бер сорауга бер җавап» интеллектуаль уенына җыйналдык. Уеныбызның темасы- «Бөҗәкләр». Барлык сораулар, уеннар бөҗәкләргә кагылышлы булачак. Бу өлкәдә балаларның белемнәрен тикшерәчәкбез.  Әйдәгез, командалар белән танышып китик.

Беренче команда-« Кырмыскалар» командасы.

Команда: Акыллы һәм эш сөючән

                 Кырмыскалар булабыз

                 Бал кортларын һичшиксез

                 Бу уенда җиңәрбез.

Алып баручы: Рәхмәт «Кырмыскалар» командасына. Икенче команда- «Бал кортлары.

Команда: Эш сөюебез белән

                 Без дәген калышмыйбыз

                 Зирәклегебез белән

                 Беренчелекне алырбыз.

Алып баручы: Рәхмәт «Бал кортлары» командасына. Димәк, уеныбызны башлыйбыз.

1 нче тур- «Һәр сорауның үз җавабы» дип атала. Командаларга сорау бирелә һәм өч төрле җавап әйтелә. Кайсы команда беренче булып кыңгыравын шалтырата һәм өч җавап арасыннан дөресен әйтә, шул командага 1 балл куела.

1.Дөньяда нәрсәләр күбрәк?

а) үсемлекләр;

б) бөҗәкләр;

в) җәнлекләр.

2. Кыш көне бөҗәкләр нишлиләр?

а) йоклыйлар;

б) хәрәкәтләнәләр;

в) кышны күзәтәләр.

3. Кырмыскалар ничә ел яши?

а) 5ел;

б) 10ел;

в) 20 ел.

4. Алтын камканың гомерен каян белеп була?

а) күлмәгенең төсенә карап;

б) күлмәгендәге кара нокталарга карап;

в) үзеннән сорап.

5. Бал корты кайда яши?

а) умарта оясында;

б) чәчәктә;

в) яфрак астында.

6. Нинди бөҗәк өен үз өстендә йөртә?

а) кырмыска;

б) әкәм-төкәм;

в) алтын камка.

7. «Бала белән күбәләк» шигырен кем язган?

а) Абдулла Алиш;

б) Һади Такташ;

в) Габдулла Тукай.

8. Коңгызның ничә канаты бар?

а) ике;

б) алты;

в) дүрт.

Алып баручы: Беренче турга нәтиҗәләр ясалды, икенче турга күчәбез. Икенче тур “Дүртенчесе артык” дип атала. Тактага плакатлар эленә. Аларның һәрберсендә дүртәр рәсем бар. Шушы дүрт рәсем арасында берсе артык. Рәсемнәрне карыйбыз. Кайсы команда җитезрәк булып кыңгырауга шалтырата, шул башта рәсемнәрдә нәрсәләр ясалганын атый, бер артык рәсемне әйтә һәм ул ни өчен артык дигән сорауга җавап бирә.

  1. Куян, шөпшә, төлке, керпе.
  2. Сыерчык, саескан, үрмәкүч, сандугач.
  3. Күбәләк, чикерткә, йөмран, бал корты.
  4. Төклетура, алтын камка, тукран, коңгыз.
  5. Бака, энә карагы, шөпшә, үрмәкүч.
  6. Таракан, үрмәкүч, күбәләк, чикерткә.

Алып баручы: икенче турга да нәтиҗәләрне ясадык. Әйдәгез хәэер бераз ял итеп алыйк, бөҗәкләр булып уйнап алабыз. Мин нинди бөҗәкне әйтәм, сез шулар башкарган хәрәкәтне эшләп, кирәк булса авазларын чыгарырсыз.

-Күбәләк ( балалар канатларын кагып очалар).

-Чикерткә( сикерәләр).

-Чебен ( бер урында безелдәп әйләнәләр).

- Үрмәкүч (мүкәйләп йөриләр).

- Кырмыска ( шуышалар).

-Бал корты ( ыңлап йөгерәләр)

Алып баручы: бераз ял итеп алдык. Өченче турыбызга күчик.-

“ Табышмаклар илендә” дип атала. Табышмакка беренче җавап биргүн командага бер балл куела.

  1. Кечкенә генә булса да

Үзеннән зур күтәрә. (Кырмыска)

  1. Безли дә безли,

Бигрәк җаны түзми,

Гел тәмлене эзли. (бал корты)

  1. Аллы-гөлле очкалак,

Оча гөлләр кочкалап. ( Күбәләк)

  1. Чырр, чырр, чырр ди ул,

Канат белән җырлый ул,

Аяк белән тыңлый ул.  (Чикерткә)

  1. Безз-з, безз-з, без түбән,

Безнең өстә йөзтүбән. (Черки)

  1. Тызлый да бызлый,

Үпкән җире сызлый. (Черки)

  1. Кара төртекле күлмәк

Очып китте тизрәк.  (Алтын камка)

  1. Киемен текмәсә дә,

Җебен җегерли. (Үрмәкүч)

  1. Аланлыктагы чәчәккә

Очып кунды “вертолет”. (Энә карагы)

     

  1. Кечкенә генә булса да,

Өен йөртә өстендә.  (Әкәм-төкәм).

 

Алып баручы: Өченче турның җиңүчеләре билгеләнде. Капитаннар конкурсына күчәбез. Өстәлдә альбом бите белән төсле карандашлар. Капитаннар күбәләк рәсеме ясарга тиешләр. Кемнең рәсеме матуррак була һәм тизрәк ясала, шул капитанның командасына балл куела.

(Капиттаннар рәсем ясыйлар).

Алып баручы: Уеныбызның соңгы турына да җиттек. Ул “Кем күбрәк белә”  дип атала. Командалар чираттан бөҗәкләр атарга тиеш булалар. Кайсы команда күбрәк җавап бирә, шуңа балл өстәлә.

( Балалар җавап  бирәләр: черки, чебен, чикерткә, бал корты, төклетура, шөпшә, алтын камка, энә карагы, күбәләк, коңгыз, үрмәкүч, таракан, вак күбәләк, һ.б.)

Алып баручы: Соңгы турда җиңүче командага 1 балл өстәлде. Уеныбызга гомуми нәтиҗә ясарга, бүләкләргә вакыт җитте.

( Нәтиҗә чыгару, бүләкләү),

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуальная игра «Что? Где? Когда?» в подготовительной группе Конспект интеллектуальной игры

Цель:1. Учить детей работать в микрогруппе, уметь предлагать несколько вариантов ответов2. Развивать быстроту реакции, сообразительность, находчивость, логическое мышление.3. Умение отвечать четко, яс...

Открытое занятие «Интеллектуальная игра «Папа, мама, я- интеллектуальная семья» (с применением игр головоломок)

Форма проведения: интеллектуальная игра  Программное содержание: обогащать словарный запас детей, повышать эмоциональный тонус; способствовать развитию монологической речи, произвольного внимания...

Открытое занятие «Интеллектуальная игра «Папа, мама, я- интеллектуальная семья» (с применением игр головоломок)

Открытое занятие «Интеллектуальная игра «Папа, мама, я- интеллектуальная семья» (с применением игр головоломок)...

Конспект На тему: « Дидактические игры, как средство развития интеллектуальных и творческих способностей детей. » Интеллектуальная игра « Что? Где? Когда? »

Открытое занятие на тему « Дидактические игры, как средство развития интеллектуальных и творческих способностей детей. »  Интеллектуальная игра « Что? Где? Когда? »...

Открытое занятие «Интеллектуальная игра «Папа, мама, я- интеллектуальная семья»

Открытое занятие «Интеллектуальная игра «Папа, мама, я- интеллектуальная семья»...