Конспект занятия "Весеннее развлечение с лисой"
план-конспект урока по окружающему миру на тему

Конспект комплексного занятия по окружающему миру в первой младшей группе (на татарском языке).

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zanyatie_2.docx15.66 КБ

Предварительный просмотр:

МБМББУ № 87 “Көлбикә”

Беренче кечкенәләр төркемендә тирә – юнь белән таныштыру буенча комлекслы шөгыль конспекты.

Тема: «Толке белэн язгы уен»

Тәрбияче: Вожакова А.Р.

Яр Чаллы, 2012 нче ел.

«Төлке белән язгы уен».

Бурычлар:

1. Танып белү эшчәнлеген үстерү.

2. Коры, юеш комның үзенчәлекләре белән таныштыру hәм ныгыту (коры вакытта сибелә, юеш вакытта формасын саклый).

3. Суның h. б. материалларның үзенчәлекләре белән таныштыру (кәгазь көймә, йөзә).

Максатлар:

1. Бау кулланып бармакларга массаж ясау.

2. Ике кулның кординациясен, бармакларның хәрәкәтчәнлеген үстерү.

3. Бауга төймәләрне тезү күнекмәсен үстерү.

4. Көрәк белән формаларга ком тутыру күнекмәсен ныгыту.

5. Билгеле бер юнәлештә сулышны, тирән тын алуны hәм озакка сузылган тын чыгаруны үстерү.

Кулланылган материаллар:

- яз рәсемнәре

- вазада агач ботаклары

- стенада кояш рәсеме

- рәсемнәр өчен мольберт

- “гөрләвек” уены өчен бау

- төймәләр өчен hәрбер балага бау

- коры ком эчендә төймәләр салынган тас

- бала саны буенча тарелкалар

- юеш ком белән тас

- формалар, көрәкләр, зур поднос, алъяпкычлар

- кәгазьдән ясалган көймә.

Шогыль барышы.

Балалар группага керәләр. Исәнләшеп урындыкка утыралар. Мольбертта яз турында рәсемнәр элеп куелган, өстәл өстендә вазада агач ботаклары, стенада кояш рәсеме ясалган.

Тәрбияче яз турында шигырь укый:

Яз

Туктап сана,

Талып тама:

Тып, тып, тып.

Төшә – төшә

Бозны тишә:

Тып, тып, тып.

Яз бу, ишет,

Кага ишек:

Тып, тып, тып. (Шәүкәт Галиев).

Бармаклар белән “Гөрләвек” уены үткәрелә. Тәрбияче балаларга кулларын өскә күтәрергә куша, бармак араларыннан бау уздыра.

Т – че: Балалар, урамда нинди ел фасылы?

Б – р: Яз.

Т – че: Балалар, яз көнне урамда нинди узгәрешләр була?

Б – р: Кар эри, түбәдән тамчы тама, агачлар яфрак яралар, тышта җылыта.

Т – че: Бик дөрес. Балалар яз көне сезнең белән нинди бәйрәм үткәргән идек? Матур, кояшлы бүләкле бәйрәм нинди бәйрәм кем әйтә?

Б – р: Әниләр бәйрәме

Т – че: Балалар, сез әниегезне яратасызмы?

Б – р: Әйе, бик яратабыз.

Сюрприз момент. Ишеккә кагалар. Төлке керә. Матур киенгән, башында бантик, ләкин кәефе юк. Кулында төймә өчен баулар (hәр бала өчен).

Т – ке: Исәнмесез, балалар!

Б – р: Исәнме төлке!

Т – че: Исәнме төлке! Син бик матур, ләкин кәефең юк әле, нәрсә булды?

Т – ке: Мин әнием өчен бик матур төймә әзерләдем. Ләкин яр буенда йөргәндә төймәләремне комга төшереп югалттым. Төймәсез миңа өйгә кайтырга ярамый, балалар ярдәм итегез әле.

Т – че: Балалар, төлкегә ярдәм итәбезме?

Б – р: Әйе ярдәм итәбез.

Балалар өстәл янына килеп, тас эчендәге коры комнан төймәләрне эзләп табалар. Үз савытларына салып җыялар. Соңыннан җепләргә төймәләрне тезәләр hәм җепләрне бер – берсе белән бәйлиләр.

Т – ке: Балалар, бик зур рәхмәт сезгә! Әниемне бик яратам, аңа төймә бүләк итәм. Карагыз әле, төймәләрем бик матур.

Төлке үкереп елый башлый.

Т – че: Төлке нигә елыйсың?

Т – ке: Мин әниемә кабартма пешермәкче идем, ләкин пешерә белмим.

Т – че : Балалар, без кабартма пешерә беләбезме соң?

Б – р: Әйе беләбез.

Т – че: Әйдәгез, төлкене дә кабартма пешерергә өйрәтик. Өйрәтәбезме?

Б – р: Әйе өйрәтәбез.

Т – че: Балалар,комга буялмас өчен нәрсә кияргә кирәк?

Б – р: Алъяпкыч кияргә кирәк.

Тәрбияче ярдәме белән балалар алъяпкычлар кияләр. Юеш ком белән “Кабартма пешерик” уены уткәрелә.

Без бүген балалар түгел,

Без бүген пешекчеләр.

Төлкенең әнисенә без,

Кабартма пешерәбез.

Тәрбияче балаларга төрле кабартма пешерергә тәкъдим итә.

Т – че: Балалар, нәрсә пешердегез?

Б – р: Кабартма

Т – че: Б – р, кулларыгыз нинди?

 Б – р: Пычрак

Т – че: Нәрсә эшләргә кирәк соң балалар?

Б – р: Кулларны юарга hәм сөлге белән сөртергә кирәк.

Балалар кулларын юалар сөртәләр.

Т – че: Балалар без кулларыбызны юдык, сөрттек, хәзер алъяпкычларыбызны салып, төлкегә кабартмаларыбызны күрсәтик.

Т – ке: Балалар, рәхмәт бик зур. Барыгызда булдырдыгыз, әфарин сезгә. Балалар, сезгә рәхмәт йөзеннән мин сезнең белән бер уен уйнап алам. Уйныйбызмы?

 Б – р: Әйе уйныйбыз.

Төлке “Кояш, болыт” дигән бармак уены уйната. “Болыт” дигәндә бармакларны учка җыябыз, “кояш” дигәндә учны ачабыз.

Т – ке: Балалар, булдырдыгыз, әфарин сезгә.

Төлке кесәсеннән кәгазь көймә чыгара. Балаларга көймәне суда йөздерергә тәкъдим итә. Сулышны ныгыту өчен “Җилкәй” дигән уен үткәрелә.

Тастагы су эченә көймә җибәрелә. Балалар бергәләшеп өрәләр.

Т – че: Балалар, көймә нигә йөзми микән?

Б – р: Көймә юешләнде,чыланды, батты.

Т- че: Көймә нәрсәдән ясалган иде балалар?

Б- р: Кәгазьдән.

Т- че: Балалар, көймә кәгазьдән ясалганнан булганга батты.

Б – р: Без бик кызык уйнадык,

Көймәне дә йөздердек.

Уенны тәмамладык

 Көймәне дә киптердек.

Т – че: Шуның белән безнең Язгы уеныбыз тәмам. Барыгызда булдырдыгыз, рәхмәт сезгә. Төлке син безнең белән кал, бергәләшеп уйнарбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия в первой младшей группе «Весеннее развлечение с Лисичкой»

Ход занятияВоспитатель:  Дети, посмотрите, сколько гостей к нам прошло! Давайте с ними поздороваемся. А теперь посмотрите все на меня. Я хочу пригласить вас пойти со мной в гости к Лисичке....

Конспект спортивного развлечения по сюжету русской народной сказки «Кот, петух и лиса»» для детей среднего дошкольного возраста

Конспект спортивного развлеченияпо сюжету русской народной сказки«Кот, петух и лиса»» для детейсреднего дошкольного возраста Цель: Упражнять детей в ходьбе с изменением нап...

Конспект спортивного развлечения " В стране спортивных игр с Лисой Алисой"

Лиса Алиса приходит в гости к детям. Лиса сообщается, что проходят спортивные игры. Лиса Алиса очень хочет поиграть с ребятами и они с удовольствием приглашают ее в игру. Лисе Алисе очень понравились ...

Конспект НОД с детьми раннего возраста на тему "Весенние развлечения с лисичкой"

Конспект НОД с детьми раннего возраста на тему "Весенние развлечения с лисичкой"...

Конспект зимнего развлечения для средней группы "Сундук кота Базилио и лисы Алисы"

Создание  условий  для  развития  у  ребёнка  интереса  к  активной подвижной деятельности зимой на улице. Вызвать у детей положительные эмоции, жизнерадостное ...

Конспект физкультурного развлечения по образовательной области «Физическая культура» на тему «Мы солдаты» » для детей младшей группы «Лисичка»

Задачи:1. Укрепление здоровья и закаливание детей при выполнении физических упражнений.2. Создание веселого праздничного настроения у детей.3. Развивать жизненно необходимые двигательные умения, дейст...