"Мин һәм минем сәламәтлегем" (зурлар төркемендә)
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Шайхутдинова Юлдуз Фаритовна

“Мин һәм минем сәламәтлегем” (Зурлар төркемендә)

Максат: Балаларны үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга, сәламәт булу турында уйландыру; Кояш, һава, суның нинди файдалы яклары барлыгын аңлату. Организмга нәрсә файдалы, ә нәрсә юклыгын ачыклау. Кулҗтура-гигиеник күнекмәләрне ныгыту.

Җиһазлар: Шәхси-гигиена әйберләре (шулай ук рәсемнәре); Рәсемнәр: файдалы һәм файдалы булмаган әйберләр,  сәламәт һәм сәламәт булмаган кеше, тешләр рәсеме; һәрбер балага шарлар, муз.

 

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: –  Балалар, сез бүген шундый матур. Кәефләрегез ничек, үзегезне ничек хис итәсез? Мин сезне шундый кызыклы сәяхәткә чакырам. Анда без сәламәт булу өчен безгә нәрсәләр эшләргә кирәклеген белербез! Сез әзерме?

–  Әйдәгез, автобусларга утырып, юлга чыгабыз!

(муз.уйнаганда уйланма автобуска утыру, бару)

–  Менә без килеп тә җиттек! Мин сезгә бер табышмак әйтәм: “Аны эчәләр дә, сибәләрдә, ансыз бар тереклек кибер, корыр иде? (Су)

–  Су безнең сәламәтлегебез өчен бик кирәкле әйбер, шулаймы? Сез ни өчен алай дип уйлыйсыз, безгә нәрсә өчен кирәк ул, без аның белән нәрсә эшлибез? (Эчәргә, юынырга)

–  Ә кайчан без кулларны юабыз? (Ашау алдыннан, саф һавадан кергәч, пычырангач, хайваннарны сыйпагач, шөгыльләрдән соң һ.б.)

 – Ә сез кулларыгызны дөрес юасызмы? Әйдәгез әле схемадан карыйк әле (схема карала, анда юу тәртибе аңлатылган).

(разминка ясау)

–  Балалар, карагыз әле, нәрсәләр бу? (балаларның игътибарын шәхси-гигиена әйберләре төшерелгән рәсемнәргә (слайдларга) юнәлтү)

–       Нәрсә өчен сабын белән сөлге кирәк? Кайсыгыз әйтә ала? (кулларны юып, сөртер өчен)

–       Дөрес, ә тарак? (Чәчне тарау өчен)

–       Кеше тарагы, сөлген кулланырга ярыймы? Нишләп?

–       Балалар, ә хәзер карагыз әле рәсемгә. Нәрсәләр бу? (тешләр)

–       Көненә ничә тапкыр тешләрне чистартырга кирәк? (иртә һәи кич)

–       Ә ни өчен аларны чистартырга кирәк? (алар сәламәт, нык, сызламасыннар булсын өчен)

–       Ә хәзер бер-берегезгә карагыгызда, елмаеп күрсәтегез! Сез елмайганда бик матур!

–       Карагыз әле, бу теш нинди, ул нишли? (елмая, чөнки ул сау)

–       Ә икенчесе нигә андый? (ул авыру)

(Файдалы һәм файдалы булмаган ашамлыклар рәсемнңрен карау)

–       Балалар сез ничек уйлыйсыз, безнең тешләребез, үзебезгә нинди ашамлыклар ашау файдалы? (яшелчә һәм җиләк-җимешләр)

–       Бик дәрес, яшелчә һәм җиләк җимешләр безнең сәламәтлегебез өчен дә, тешләребезнең саулыгы өчен дә бик файдалы һәм кирәк әйберләр.

–       Ә кайсылары файдасыз? Ни өчен? (балалар җавабы)

–       Балалар, сез хәзер инде аңладыгыз суның, файдалы ризыкларның безнең организмга бик кирәк икәнен. Шулай ук безгә саф һавада, урманнарда йөрү дә файдалы. Без үзебезне тылсымлы урманда дип хис итик. Урманда сулавы җиңелрәк, рәхәтрәк. Ни өчен дип уйлыйсыз? (һава чиста)

–       Саф һава безнең сәламәтлегебез өчен файдалымы? (әйе, файдалы)

–       Әйдәгез әле, һаваны йотабыз һәм чыгарабыз (2-3 тапкыр борыннан сулап, авыздан чыгару)

–       Тагын балалар безнең организмыбызга кояш җылылыгы кирәк.

–       Әйдәгез, яңадан санап чыгыйк әле нәрсәләр файдалы? (балалар җавабы)

–       Балалар, без сезнең белән шундый төрле, сез бер-берегезгә ошамаганыгыз. Сезнең күзләрегез дә, чәчләрегез, киемнәрегез дә төрле. Без моны күрә алабыз. Ләкин без күңел дөньясын күрә дә, тотып та карый алмыйбыз .Без күңелдә кемнедер ярата алабыз, нәрсәдер уйлый алабыз, шулай ук сөенә. Ә әгәр без кемгәдер үпкә тотып йөрсәк, үч сакласак без чирләргә, авырырга мөмкинбез!

–       Мин сезгә тылсымлы шарлар бирәм. Һәрберегез кемгәдә, нәрсәгә дә булса үпкәгезне, ачуыгызны әйтегез. Бу шарлардан һава чыгып беткәч сезнең үпкәгез, ачуыгыз да чыгып бетәр!

–       Бүген без сезнең белән күп нәрсә турында сөйләштек, искә алдык, күп нәрсә белдек. Минем уйлавымча, сез хәзер инде сәламәтлегез турында кайгыртырсыз, аны сакларсыз, сау-сәламәт балалар булып үсәрсез!

–       Ә хәзер безгә кайтырга кирәк (муз.тавышына автобуста кайту)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл min_hm_minem_slamtlegem.docx22.63 КБ

Предварительный просмотр:

Мамадыш шәһәре

муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

4 нче санлы “Әкият” балалар бакчасы.

(Зурлар төркеме)

Тәрбияче: Сафина Йолдыз Фәрит кызы

Мамадыш, 2012 ел

“Мин һәм минем сәламәтлегем” (Зурлар төркемендә)

Максат: Балаларны үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга, сәламәт булу турында уйландыру; Кояш, һава, суның нинди файдалы яклары барлыгын аңлату. Организмга нәрсә файдалы, ә нәрсә юклыгын ачыклау. Кулҗтура-гигиеник күнекмәләрне ныгыту.

Җиһазлар: Шәхси-гигиена әйберләре (шулай ук рәсемнәре); Рәсемнәр: файдалы һәм файдалы булмаган әйберләр,  сәламәт һәм сәламәт булмаган кеше, тешләр рәсеме; һәрбер балага шарлар, муз.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: –  Балалар, сез бүген шундый матур. Кәефләрегез ничек, үзегезне ничек хис итәсез? Мин сезне шундый кызыклы сәяхәткә чакырам. Анда без сәламәт булу өчен безгә нәрсәләр эшләргә кирәклеген белербез! Сез әзерме?

–  Әйдәгез, автобусларга утырып, юлга чыгабыз!

(муз.уйнаганда уйланма автобуска утыру, бару)

–  Менә без килеп тә җиттек! Мин сезгә бер табышмак әйтәм: “Аны эчәләр дә, сибәләрдә, ансыз бар тереклек кибер, корыр иде? (Су)

–  Су безнең сәламәтлегебез өчен бик кирәкле әйбер, шулаймы? Сез ни өчен алай дип уйлыйсыз, безгә нәрсә өчен кирәк ул, без аның белән нәрсә эшлибез? (Эчәргә, юынырга)

–  Ә кайчан без кулларны юабыз? (Ашау алдыннан, саф һавадан кергәч, пычырангач, хайваннарны сыйпагач, шөгыльләрдән соң һ.б.)

 – Ә сез кулларыгызны дөрес юасызмы? Әйдәгез әле схемадан карыйк әле (схема карала, анда юу тәртибе аңлатылган).

(разминка ясау)

–  Балалар, карагыз әле, нәрсәләр бу? (балаларның игътибарын шәхси-гигиена әйберләре төшерелгән рәсемнәргә (слайдларга) юнәлтү)

  • Нәрсә өчен сабын белән сөлге кирәк? Кайсыгыз әйтә ала? (кулларны юып, сөртер өчен)
  • Дөрес, ә тарак? (Чәчне тарау өчен)
  • Кеше тарагы, сөлген кулланырга ярыймы? Нишләп?
  • Балалар, ә хәзер карагыз әле рәсемгә. Нәрсәләр бу? (тешләр)
  • Көненә ничә тапкыр тешләрне чистартырга кирәк? (иртә һәи кич)
  • Ә ни өчен аларны чистартырга кирәк? (алар сәламәт, нык, сызламасыннар булсын өчен)
  • Ә хәзер бер-берегезгә карагыгызда, елмаеп күрсәтегез! Сез елмайганда бик матур!
  • Карагыз әле, бу теш нинди, ул нишли? (елмая, чөнки ул сау)
  • Ә икенчесе нигә андый? (ул авыру)

(Файдалы һәм файдалы булмаган ашамлыклар рәсемнңрен карау)

  • Балалар сез ничек уйлыйсыз, безнең тешләребез, үзебезгә нинди ашамлыклар ашау файдалы? (яшелчә һәм җиләк-җимешләр)
  • Бик дәрес, яшелчә һәм җиләк җимешләр безнең сәламәтлегебез өчен дә, тешләребезнең саулыгы өчен дә бик файдалы һәм кирәк әйберләр.
  • Ә кайсылары файдасыз? Ни өчен? (балалар җавабы)
  • Балалар, сез хәзер инде аңладыгыз суның, файдалы ризыкларның безнең организмга бик кирәк икәнен. Шулай ук безгә саф һавада, урманнарда йөрү дә файдалы. Без үзебезне тылсымлы урманда дип хис итик. Урманда сулавы җиңелрәк, рәхәтрәк. Ни өчен дип уйлыйсыз? (һава чиста)
  • Саф һава безнең сәламәтлегебез өчен файдалымы? (әйе, файдалы)
  • Әйдәгез әле, һаваны йотабыз һәм чыгарабыз (2-3 тапкыр борыннан сулап, авыздан чыгару)
  • Тагын балалар безнең организмыбызга кояш җылылыгы кирәк.
  • Әйдәгез, яңадан санап чыгыйк әле нәрсәләр файдалы? (балалар җавабы)
  • Балалар, без сезнең белән шундый төрле, сез бер-берегезгә ошамаганыгыз. Сезнең күзләрегез дә, чәчләрегез, киемнәрегез дә төрле. Без моны күрә алабыз. Ләкин без күңел дөньясын күрә дә, тотып та карый алмыйбыз .Без күңелдә кемнедер ярата алабыз, нәрсәдер уйлый алабыз, шулай ук сөенә. Ә әгәр без кемгәдер үпкә тотып йөрсәк, үч сакласак без чирләргә, авырырга мөмкинбез!
  • Мин сезгә тылсымлы шарлар бирәм. Һәрберегез кемгәдә, нәрсәгә дә булса үпкәгезне, ачуыгызны әйтегез. Бу шарлардан һава чыгып беткәч сезнең үпкәгез, ачуыгыз да чыгып бетәр!
  • Бүген без сезнең белән күп нәрсә турында сөйләштек, искә алдык, күп нәрсә белдек. Минем уйлавымча, сез хәзер инде сәламәтлегез турында кайгыртырсыз, аны сакларсыз, сау-сәламәт балалар булып үсәрсез!
  • Ә хәзер безгә кайтырга кирәк (муз.тавышына автобуста кайту)

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

  Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр то...

Занятие по физкультуре. Кечкенәләр төркемендә физкультура шөгыле

Балтач районыНөнәгәр авылы “Тамчы” балалар бакчасы            2 нче кечкенәләр төркемендә физкультура шөгылеТема: “Кышкы урманга ...

Уртанчылар төркемендә «МИНЕМ ӨЕМ» проекты буенча әти-әниләр өчен күрсәтелгән йомгаклау эшчәнлеге.

Уртанчылар  төркемендә «МИНЕМ ӨЕМ» проекты буенчаәти-әниләр  өчен  күрсәтелгән   йомгаклау   эшчәнлеге....

“Минем өем” проекты буенча уртанчылар төркемендә әти-әниләр белән үткәрелгән эшлекле уен «Мин татарча сөйләшәм”

Известный татарский поэт Ш.Маннур писал: Знай язык и русский, и татарский,   Выучи, мой друг! С ними откроешь ты познанье, Каждый близок и высок. Языки сближают нас...

Уртанчылар төркемендә”Минем өем” проекты буенча йомгаклау шөгыль конспекты (4-5 яшьлек рус балалары өчен)

Мин-Шакирова Гөлшат Шәйхелисламовна балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче булып 17 ел балалар бакчасында эшлим.Шушы эшләгән еллар дәвамында рус  балаларын татар теленә өйрәтүдә төрле про...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык эшчәнлек " Минем гүзәл туган ягым"

Конспект занятия в подготовительной группе " Мой родной край"...

Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты "“Минем гаиләм, минем өем.”".

Сөйләм үстерү, сәнгати үсешне берләштергән интеграл эшчәнлек “Минем гаиләм, минем өем.&rdquo...