Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Сайтакова Алина Насиховна

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koshlar_stsenariy.docx29.03 КБ

Предварительный просмотр:


Безнең якта кышлаучы кошлар.

Максат: Балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү; аларны танырга өйрәтү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

                                                      Кичә барышы

Исәнмесез, балалар, хәерле көн!  Хәлләрегез ничек?

Балалар, без сезнең белән бүген туган ягыбызда кышлаучы кошлар турында сөйләшербез.

                                           Музыка (кошлар сайравы)

Кошлар җир йөзендә иң киң таралган тереклек ияләре. Кошлар -  табигатьнең күрке, яме, урман табиблары. Хәзер аларның 9 меңгә якын төре бар. Татарстанда исә җәй көннәрендә - 200дән,ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин.

 Сез инде кошларны беләсез, без аларны ике зур төркемгә бүлеп йөртәбез. Нинди төркемнәр әле алар. (күчмә кошлар һәм кышлаучы кошлар).

Күчмә кошлар турында нәрсә әйтә аласыз? (көз көне җылы якка очып китәләр).

Ә кышлаучы кошлар нишлиләр? (урманнардан кешеләр янына очып киләләр).

Әйдәгез кышлаучы кошларны санап китик әле. (чыпчык, кызылтүш, песнәк, саескан, күгәрчен, тукран, ала карга).

Исемнәрен бик яхшы беләсез, ә үзләрен таный алырсыз микән?

                   Уен “Кышлаучы кошларны тап” (Рәсемнәр)

Кошлар безнең дусларыбыз дибез, ә алар кешеләргә нинди файда китерәләр соң? (җәй көне зарарлы бөҗәкләрне чүплиләр, шулай итеп урман, болыннарны кибүдән саклыйлар; матур итеп сайрыйлар, үзләренең матурлыклары белән тирә –юньне балкытып торалар).

Балалар, хәзер безнең кайсы ел фасылы? (кыш). 

Урамнарга, бакчаларга

Урман, кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләк кар

Төшә дә төшә генә.

Һава саф – рәхәт суларга,

Яп-якты бөтен урын.

Көндезләрен кояш көлә,

Җир киде йомшак тунын.

Кыш айларын санап китик әле. (декабрь, январь, февраль).

Балалар, кыш көне туган ягыбызда нинди үзгәрешләр була? (җир кар белән каплана, урманнар, кырлар кар астында кала, сулыклар боз белән каплана, көннәр салкын була)

Кошлар шушындый салкын көннәрдә нишлиләр икән? Нәрсә белән тукланалар? (кешеләр янына очып киләләр, калган җиләк – җимешләрне ашап бетерәләр, Кешеләрдән калган азык- төлек калдыкларын чүплиләр, кешеләр җимлекләр эләләр). 

Ә җимлекләргә нәрсәләр салырга була? (симәнке, ипи бөртекләре, май, шикәр,ярма).

                                              Уен « Очты-очты»  

Кош очып керә.

Ачты бик карыным,

Өшимен, туңамын,

Кешеләр ярдәмгә килегез,

Суыктан бит харап булабыз!

Кыш җитте, бөтен җир

Капланды кар белән.

Салкында кошларга

Бик авыр, мин беләм.

И кечкенә кошчыгыбыз! Бик ачыккансың, туңгансың икән. Әйдә без сине ашатабыз, җылынырсың, рәхәтләнеп очарсың!

Бала җимлек чыгара, балалар җим салалар.

Мин ярма салам!

Мин симәнке салам!

Мин шикәр салам!

Мин ипи салам!

Әйдәгез, балалар, кошчыкның дусларын да чакырыйк әле, бергә бергә күңелле булыр.

Килегез, кил кошкайлар,

Сез бит безнең дускайлар.

Бакчабызга куныгыз,

Көндә кунак  булыгыз.

Песнәк, песнәк, кил тизрәк

Җим сибәм сиңа әзрәк.  

Бигрәк суык кышларын,

Белмим ничек кышлармын?

Азык табу бик кыен,

Җаным асрау бар уем.

Чыпчык, чыкчык-чык-чырык,  

Җим сиптем, кил тиз очып!

Салкын дими, буран дими,

Чыркылдаучы әле без.

Башкаларны гына сыйлап

Мине оныта күрмәгез.

Кызылтүшем оялма,

Җим сибәмен бер оя.

Балан белән миләшне

Күптән ашап бетердек.

Безгә азык кирәк дип

Сезгә хәбәр китердек.

Күгәрченем гөр-гөр-гөр,  

Җим сиптем менә күр-күр.

Күгәрчен тыныч көн күрә

Кешеләр белән бергә.

Гөлдер-гү, гөлдер-гү,

Бигрәк җитез өлгер ул.

Саескан ала канат,

Җим сибәм кабат – кабат.

Саескан гына димәгез,

Мин дә бик кирәкле кош.

Миңа да салкын куркыныч,

Бик авыр була бит кыш.

Әйдәгез кошларны сыйлап алыйк әле!

    Ашагыз, кошкайлар,

    Сез бит безнең дускайлар!

Кош

Рәхмәт инде , балалар,

Мине ачлыктан коткардыгыз

Тәрәзәгезгә килеп сезне

Һәр бәйрәмдә котлармын.

Башкаларга да әйтермен: 46 нчы номерлы балалар бакчасында бик кайгыртучан балалар яшиләр, сез шунда барыгыз диярмен.

    Ә без, үз чиратыбызда, агачларга җимлекләр эләрбез һәм сезнең килүегезне түземсезлек белән көтәрбез! Сау бул!

                                        Хәрәкәтле уен ”Кошлар ояда”

Әйдәгез, балалар, кошлар турында табышмаклар әйтешик әле. “Кем зирәк – әйт тизрәк!” уенын уйныйбыз.

Кырау булсын,

Кырпак булсын,

Китмәс дустым.

Җәен-кышын

Салмый сары

Алъяпкычын. (песнәк)

                                                 Шигырь  

Элек-электән килгән шундый гыйбәрә бар: песнәкләрне үтерергә ярамый. Әгәр дә песнәкне үтерсәң, башка хайваннарны үрчетеп булмый. Шуңа күрә җимлекләрне бик аска куярга ярамый, песиләр тотарга мөмкин.

Ап-ак карда кып-кызыл алмалар. (кызылтүш).

  

Кызылтүшләр бик матур кошлар. Ап-ак карда кызылтүшләре алмаларны хәтерләтә.

Бер кошка кызыгамын-

Тәпие кызыл аның.

Атлаган саен баш ия-

Гадәте кызык аның.  (күгәрчен).  

Күгәрченнәрнең нинди генә төрләре юк. Алар кулга бик тиз ияләшәләр.

Циркта күгәрченнәр төрле-төрле катлаулы күнегүләр башкаралар.

Коерыгын алса- башы ябыша,

Башын алса-коерыгы ябыша.  (саескан).   

Саескан ялтыравыклы әйберләр ярата. Ул нинди ялтыравыклы әйбер күрсә, шуны оясына ташый. Кайвакытта саескан оясында алтын әйберләр дә тапканнар.Аны шуңа күрә русча сорока – воровка,

Ягъни саескан карак дип тә атыйлар.

Урмый-чәчми,

Ил өстендә көн итә.  (чыпчык).

                                                       Шигырь  

 

Чыпчыклар бик әрсез кошлар. Әгәр дә чыпчыклар бик каты чыркылдаша башласа, җылы буласын көт тә тор.

Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч?  (тукран)

  

Тукран бөтен агачны

Тук-тук-тук сугыпкарый,

Көчле һәм очлы борыны

Шундый зур эшкә ярый.

Агач кимергән кортларны

Эзләп, чукып бетерә.

Урман докторы булып ул

Бик күп файда китерә.

Балалар кошларны ничек итеп сакларга кирәк инде?  (җимлекләр ясап элергә, ясап куйгач, алар турында онытмаска, карларын себереп төшереп, җимне салып торырга; Җимлекләрне аска куймаска, кошларны песиләрдән сакларга.

Ә хәзер әйдәгез, сез ясап алып килгән җимлекләргә нәтиҗә ясыйк.

Җыр “Минем нәни дусларым”