Балалар бакчасында экологик тәрбия
статья по окружающему миру (младшая группа) на тему

Карамова Айгуль Ансаровна

Экологик тэрбия

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarcha_statya.docx17.9 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар бакчасында экологик тәрбия

          Экология мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кеше алдына килеп басты. Бүгенге кәндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Менә шуның өчен бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешбез.Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында. Экология проблемасының үзебез яши торган җирдә тирәлектә дә чагылуы без- тәрбиячеләрдә  борчылу тудыра һәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар  бигрәк тә  табигатькә игътибар итәләр.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора.

         Экологик тәрбия бирүнең максаты булып түбәндәгеләр тора:

-тере һәм тере булмаган табигать, табигать күренешләре, үсемлекләр һәм хайваннар  дөньясы турында белем бирү;

-табигатькә мәһәббәт, үсемлекләргә , төрле җан ияләренә сакчыл караш тәрбияләү;

-табигать кочагында үзеңне дөрес тоту, җир-суны пычратмау, яшеллекне һәм җан ияләрен саклау кирәклеген төшендерү.

         Тәрбияви бурычларны  тормышка ашыру максатыннан балалар бакчасында бик күп кырлы эш алып барыла. Һәр төркемдә экологик почмак булдырдык. Анда яшьүзенчәлекләренә туры килә торган гөлләр: бегония, алоэ, герань, традесканция утырттык. Балалар һәр көнне гөлләрнең ничек үскәнен, чәчәк атуын күзәтәләр, төпләрен йомшарталар, тузанын сөртәләр, сулар сибәләр. Шау чәчәктә утырган гөлләрнең матурлыгына сокланалар. Әгәр тәрбияләмәсәң, аларның шулай үсмәячәген, үсемлекләрнең тере табигать икәнен, аларның үсешенә һава, су, яктылык кирәклеген үз күзләре белән күрәләр. Кышын тәрәзә тәпләрендә суган  үстерү , аның үсешен күзәтү  балалар өчен бик кызык. Балалар   табигать почмакларында бик теләп эшлиләр.Һәм бу эшнең нәтиҗәсе булып, бакчабыз  шау чәчәктә утыра.       Төрле тәҗрибәләр үткәрү дә балаларга бик ошый. Ел әйләнәсе кошларны күзәтәбез. Җылы якларга китүче кошлар, кышлаучы кошлар турында белемнәр туплыйбыз. Кышын “Кошларга җимлек” акцияләре оештырабыз. Балалар өйдә әти-әниләре белән берлектә кошларга җимлекләр ясап алып киләләр. Бакчабызда үсеп утыручы агачларга җимлекләрне элеп, кошлар ашханәсе оештырабыз. Кошларны даими тукландырып торабыз. Саф һавага чыккач, балалар песнәкләрнең, чыпчыкларның ашаганнарын күзәтергә яраталар. Балалар нечкә күңеллеләр. Алар кошларны кызганалар. Ярдәм итәргә ашыгалар.  Ә матур язлар җиткәч, “Кошлар көне” үткәрәбез. Сыерчык ояларына конкурс була. Сыерчык ояларын агач башларына урнаштырабыз. Сыерчыкларның килүен, ояга мамык, үлән ташуларын, балалар чыгарып аларны ниек туендыруларын һәм бала очыруларын күзәтәбез. Матур итеп сайрауларын тыңлыйбыз. Урамнан кергәч, балалар күзәтүләрен рәсемгә төшерергә яраталар. Язын балалар түбәдән тамчы тамуын, боз сөңгеләренең иртән һәм кичен ничек үзгәрүен, кардан ясалган фигураларның кояшта ничек эрүен, беренче кара җирнең чыгуын күзәтергә яраталар.  

          Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм, алар белән аңлашып эшләү булмаса, үңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Шуның өчен иң беренче чиратта табигатьне саклау , яклау үрнәкләрен без- зурлар үзебез күрсәтергә тиеш. Безнең үрнәктә,  алган белемнәренә таянып, балалар кече яшьтән табигатьне аңлап һәм яратып үссеннәр иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында белем-тәрбия эшен календарь планлаштыру

Район балалар бакчалары тәрбиячеләре семинарында ясаган чыгыш...

"ҖИР КӨНЕ" балалар бакчасында экологик бәйрәм сценарие

Җир көне – 22 апрельдә бәйрәм ителә. Балалар бакчасында “Җир көне”нә багышланган бәйрәм сценарие тәкъдим итәм.Предлагаю сценарий экологического праздника «День Земли» в детском саду на татарском языке...

Балалар бакчасында милли тәрбия бирү системасын проектлаштыру

Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру ─ хәзерге буынның төп вазифасы. Шул максаттан башкарылган тикшеренү  эше....

Балалар бакчасында экологик тәрбия

Балалар бакчасында экологик тәрбия бугенге көндә дә көндәлек проблемаларның берсе булып тора....

Балалар бакчасында экологик тәрбия

Экология дөньякүләм әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кеше алдына килеп басты. Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң...

Балалар бакчасында патриотик тәрбия бирү юллары

Балалар бакчасында патриотик тәрбия бирү юлларыУрмаем-горурлыгым,Данлы туган төбәгем.Синдәй матур җирне әлеБеркайда юк күргәнем....

5-6 яшьлек балалар өчен экологик тәрбия чара эшкэртмэсе

5-6 яшьлек балалар өчен экологик тәрбия  чара эшкэртмэсе...