Яшь үзенчәлекләренә карап балаларга экологик тәрбия бирү
материал по окружающему миру на тему

Галина Лилия Камиловна

Ата- аналар җыелышы өчен чыгыш.

Скачать:


Предварительный просмотр:

        Актаныш муниципаль районы «Пучы балалар бакчасы» мәктәпкәчә

                 белем бирү бюджет  муниципаль учреждениесе

           

       

                         Чыгыш:

Яшь үзенчәлекләренә карап балаларга  

             экологик тәрбия бирү.                         

                     

                                                                                   Төзеде: Галина Л.К.

2014-2015 уку елы

       Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлары түгел, ә җир-суларның экологик торышы хәл итәчәк. Экология проблемасының глобаль проблема булып, аның үзебез яши торган урында да чагылуы тәрбиячедә борчылу тудыра hәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Экологик аңлылык, фикерләү дәрәҗәсе, культуралылык – болар килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы булып тора. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларнын рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.

      Моның өчен тәрбиячеләр  төркемдә шартлар тудырып, экологик почмак булдырдылар. Табигать почмагына яшь үзенчәлегенә туры килерлек гөллэр: бегония, бальзамин, алоэ, герань, каланхоэ, традисканция һәм башка гөлләр утыртылды.

      Балалар hәр көнне гөлләрнең ничек үсеп, чәчәк атуын күзәтә, төпләрен йомшарталар, су сибәлэр, тузанын сөртәләр. Шау чәчәктә утырган усемлекләрнең матурлыгын күреп сокланалар. Әгәр даими тәрбияләмәсәң, аларнын шулай үсмәячәген, үсемлекләрнең дә тере табигать икәнен, аларның үсешенә яктылык, су сибеп тору, төпләрен йомшарту кирәк икәнен үз күзләре белән күреп торалар. Гөлләрнең төренә, нинди табигать шартларына яраклашып үсүенэ карап, тәрбияләү ысуллары да төрле икәнен үзләштерәләр, - бу максаттан махсус шөгыльләр үткәрелә.

      Табигатьтә  hәм табигать почмакларында башка юнәлештәге эшләр дә балаларны кызыксындырырлык итеп оештырыла. Алар анда бик  теләп катнашалар. Яз көне клумбалар hәм яшелчә түтәлләре әзерләү, үсентеләр, яшелчәлэр утырту, су сибү, аларнын ничек үсүен күзәтеп нәтиҗә ясау экологик яктан тәрбия бирүгә уңай нәтиҗә бирә: клумбалар  соңгы көзгә кадәр чәчәкләргә күмелеп утыра.

      Кыш көннәрендә балалар кошлар турында кайгырталар, аларга төрле ярмалар  алып килеп, саф hавага чыкканда, аларны җимлеккә салалар.

     Балалар бакчасындагы агачларны күзәтергә балалар бик яраталар. Көзен миләшнең  янып торган жимешләренә, аллы-гөлле яфракларына карап сокланалар, кыш буе аның  кошларны азык белән тәэмин итеп торуы турында әңгәмә алып барыла. Шулай итеп, балаларга туган җирнең матурлыгын тоярга, аңа hәрвакыт ярдәм итәргә кирәклеге турында өйрәтелә.

     Балалар белән төрле экологик бәйрәмнәр үткәрелә: «Нардуган», «Нәүрүз». Бу бәйрәмнәрдә  балалар белемнәрен тирәнәйтәләр, жәнлекләрнең кышкы әзерлеге белән танышалар, кошларны каршы алырга әзерләнәләр.

     Төрле тәҗрибәләр үткәрү дә балаларга бик ошый. Су, hава, ташлар, туфрак белән үткәрелгән тәҗрибәләр балаларга табигатьне яхшырак анларга ярдәм итә, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәләрен камилләштерә.Тәҗрибәләр ярдәмендә бала яңа әйберләр белергә омтыла, иҗади эзләнә, аның күңелендә яңа сораулар туа, ул үзлектән, төрле юллар белән нәтиҗәләр ясарга өйрәнә.

     Татар балалар фольклоры аркылы туган табигать турындагы белемнәрен киңәйтү, табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белергә, ел фасылларын аера белергэ өйрәтү,табигатьтәге башка тереклек ияләренә сак караш hәм мәхәббәт тәрбияләү бурычлары да үтәлә. Менә шуңа күрә дә без экологик тәрбия бирү өстендә эшләгәндә табышмаклар, әкиятләр, мәкальләр, сынамышларны, тизәйткечләрне еш кулланабыз.

     Эшчәнлекләрдән алган белемнәрен, уз куллары белән ясаган тәҗрибәләр экскурсиягә чыккач та ныгытыла. Чөнки бала табигать белән  якыннан таныша. Аларда күзәтүчәнлек тәрбияли , гадәти әйберләрдә төрле яналыклар күрергә, әйләнә – тирәнең  матурлыгын тоярга, уйланырга, эзләнергә өйрәтә.

     Экскурсияләр, сәяхәтләр барышында күп кенә бурычлар утәлә:

  1. күзәтүләр барышында  hава үзгәрешләренә игътибар итәргә;
  2. үсемлек, бөҗәкләрне тышкы кыяфәтенә карап танырга, исемен әйтә алуларына ирешү;
  3. күңелгә ягымлы авазларны тыңлый hәм матур сүзләр белән әйтергә өйрәтү;
  4. табигать кочагында үзеңне дөрес тоту, җир-суны пычратмау, яшеллекне hәм җан ияләрен саклау кирәклеген төшендерү;
  5. табигатькә мәхәббәт, үсемлекләргә, төрле җан ияләренә сакчыл караш тәрбияләү.

    Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде. Экология буенча эшләү дәверендә ата-аналар белән үткәрелгән әңгәмәләр, биремнәр, ачык шөгыльләр, табигатькә чыгулар, табигатьтә файдалы хезмәттә катнашулар, балалар hәм ата-аналар белән бергәләп табигый байлыклардан, гамәлгә яраксыз нәрсәләрдән әйберләр ясау h.б. – болар барысы да бала белән ата-ананы, ата-ана белән тәрбиячене якынайта, үзара анлашып эшләүдә зур роль уйный. Ата-аналар белән системалы рәвештә эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин .

     Балаларга экологик белем hәм тәрбия бирүне уеннар аша да алып барырга була. Төрле дидактик, хәрәкәтле, татар-халык уеннары бик күп: « Кайсы агач яфрагы», «Уйлап кара» h.б.

     Балалар белән эшләүнең нәтиҗәлелеге диагностикадан да  күрергә була. Ел башында hәм ел азагында үткәрелгән диагностика балаларнын экологик белемнәре, фикерләү дәрәҗәләре, экологик күзаллаулары үсешен hәм гади генә булса да, нәтиҗә чыгара белүләренең  дәрәҗәсен күрсәтә.

Билгеле, бөтен балаларның да уйлау, фикерләү hәм белемне кабул итү дәрәҗәсе бер үк төрле түгел, шуңа күрә hәр баланың шәхси үзенчәлеген күз алдында тотып эшләнелә. Кече яшьтән табигатьне аңлап, аны яратып үсү бик мөhим. Киләчәктә балаларның табигать сакчылары булуына ышанабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү концепциясе

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника каза...

Сәяхәтләр аша балаларга экологик тәрбия бирү

Минемчә, табигатьне аңларга, яратырга өйрәтү-балаларга экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе. Чөнки  яшьтән үк әйләнә-тирә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныш булмаган...

Бакчада балаларга экологик тәрбия бирү алымнары

4 – 6 яшьлек балаларга эколгик тәрбия бирү эшен оештыру....

Катнаш төркемендә балаларга экологик тәрбия бирү.

Табигатьне  яратырга, сакларга, аңларга, матурлыгына  сокланырга, табигый байлыкларны ишәйтергә  омтылучы  экологик яктан культуралы, әхлакый аңлы , иҗади фикер йөртүче  шәхес...

Федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә балаларга экологик тәрбия бирү.

2015 нче һәм 2016 нчы елларда Казан шәһәренең "ТИСБИ" идарә университетында һәм Зур Сәрдек балалар бакчасында семинарда укылды....

Танып белү эзләнү эшчәнлеге аша балаларга экологик тәрбия бирү

Экологическое воспитание детей дошкольного возраста - новое направление педагогики, складывающееся в последние годы и сменившее традиционно представленное в программах ознакомление детей с природой. П...