Ел фасыллары төрле
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Ганиева Ляйсан Магсумовна

Ел фасыллары төрле

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл el_fasyllary.docx20.24 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет  мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы”

Тема: “Ел фасыллары төрле”.

I кв.категорияле тәрбияче

             Ганиева Л.М.

Максат: матур әдәбият әсәрләре аша балаларда табигатьне ярату, аның матурлыгын күрә белү хисе тәрбияләү.  Балаларның ел фасыллары турындагы белемнәрен системалаштыру һәм тирәнәйтү. Күренешләр, күзәтүләр аша үз фикерләрен, хисләрен кирәкле сүзләр белән сөйләп бирә белергә өйрәтү. Шаблоннар ярдәмендә эшләү күнекмәләрен,кисү беркетү  алымын ныгыту.

Материал: проектор, компьютер, слайдлар, ”Туган телдә сөйдәшәбез” күрсәтмә рәсемнәр (УМК), кызыл, яшел, ак, сары түгәрәкләр, шаблоннар, сары төсле кәгазь.

Алдан эшләнгән эшләр: ел фасылларын күзәтү, рәсемнәр карау, алар буенча әңгәмәләр үткәрү, шигырьләр,  сынамышлар, табышмаклар өйрәнү.

Шөгыль барышы:

- Хәерле көн, балалар!

- Кәефләрегез ничек?

- Кояшлы көн кебек.

- Әйдәгез, бер-беребезгә карап елмаешыйк та, һәркайсыбызга да уңышлар теләп, шөгылебезне башлап җибәрик.

- Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер табышмак әйтәм.

         Берсе яшел келәм тукый,

Берсе сарыга мана.

         Берсе ак мамыгын түши,

                          Ә берсе җыеп ала. (ел фасыллары).

  • Балалар,  без бүген ел фасыллары турында сөйләшербез.
  • Әйтегез әле, ел фасыллары барысы ничәү?
  • Ниндиләр?
  • Балалар, экранга карагыз әле, нинди ел фасылы сурәтләнгән? (кыш).
  • Кыш айларын әйтегез әле?
  • Кыш нинди ул? ( Кыш турында сөййләү)

Кыш – ел фасылларының иң салкыны һәм иң чиста вакыты. Кыш көне җир өстендә, өй түбәләрендә, агачларда ап-ак кар ята. Елга-күлләр боз белән каплана.

  • Кыш турында сынамышлар да беләбез. Искә төшереп үтик әле.
  • Кышын кар күп булса, җәй яңгырлы булыр.
  • Ябалак кар яуса, аннан соң җылы булыр.

  • Балалар, кыштан соң нинди ел фасылы килә? (экранда яз рәсеме).
  • Язның ничә ае бар? Ниндиләр?
  • Яз нинди ул? Бу ел фасылы турында кем сөйләргә тели?

Яз көне кояш үзенең нурларын җир өстенә күбрәк сибә. Карлар эри, җир өсте җылына. Көннәр озая, ә төннәр кыскара. Яз уртасында беренче чәчәкләр күренә башлый.

  • Сынамышларны искә төшереп үтик.
  • Яз иртә килсә, ашлык уңар.
  • Мартта яуган кар бакча җимешенә бик ярар.

  • Алда безне кайсы ел фасылы көтә микән, тыңлагыз әле.

Аланнарда – җиләк исе,

Басуларда- иген исе,

Җәйләүләрдә сөт исе...

Тагын аллы-гөлле чәчәк,

Кайнар кояш өстисе –

Шушы булыр...(җәй) төсе. (экранда җәй рәсеме)

  • Җәй айларын әйтегез әле?
  • Җәй нинди ул?

Җәй – елның иң җылы вакыты. Кояш үзенең нурларын җиргә кызганмыйча сибә. Көннәр озын, ә төннәр кыска була.

  • Җәй турында сынамышны искә төшереп үтик.
  • Җәй көне тәрәзә дымланса, яңгыр булыр.
  • Җәй көне гел томан булса, гөмбә күп булыр.

  • Булдырдыгыз, экранга күз салыгыз әле, елның кайсы вакыты сурәтләнгән?
  • Көзнең ничә ае бар? Ниндиләр?
  • Нинди билгеләре буенча белдегез?

Көз көне табигать күзгә күренеп үзгәрә. Бар табигать алтын – сары төскә керә. Агачларның яфраклары саргаеп җиргә коела. Көннәр салкыная, яңгырлар еш ява.

  • Көз турында сынамышларны искә төшерик.
  • Сентябрьда аяз булса, көн салкын булыр.
  • Көз озын килсә, яз соң килер.

  • Әйдәгез әле. Бераз ял итеп алыйк.

Баш бармагым- кыш була,

Кар-бураннары туза.

Имән бармак- яз килә,

Карлары эреп бетә.

Урта бармак – җәй җитә,

Җиләк кызарып пешә.

Атсыз бармак – көз икән,

Сары яфраклар сипкән.

Чәнти бармак ни икән?

Кыш, яз, җәй, көз бит- үткән.

  • Балалар, сез ел фасылының кайсысын яратасыз, кайсы ел фасылы матуррак?
  • Хәзер без сезнең белән кайсы ел фасылының матуррак, батыррак икәнен ачыкларбыз. Моның өчен безгә татар халкының “Бүләк кемгә” дигән әкияте ярдәм итәр.

Әкиятне укып чыгу.

  • Балалар, әкияттә сүз нәрсә турында бара?
  • Кояш дүрт ел фасылына нәрсә бүләк итәргә тели?
  • Көз нәрсә дип җавап бирә?  Ни өчен?
  • Көзнең “Бар дөньяны алтынга күмдем” дигән җөмләсен ничек аңлыйсыз?
  • Ә яз бүләк кемгә тиеш дип саный? Ул моны ничек аңлата?
  • Җәй аларның сүзләре белән килешәме?
  • Кыш бүләкне кемгә тәкъдим итә?
  • Кояш иң эшчән, иң матур ел фасылы дип кайсысын саный?
  • Кояш йолдызларны күккә сибеп дөрес эшләгәнме? Ни өчен?

“Бүләк кемгә” әкиятенең мультфильмын карау

  • Балалар, кем әкиятнең эчтәлеген сөйләргә тели? (1-2 бала эчтәлек сөйли).

  • Балалар, мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Уен “Кайсы ел фасылына туры килә” дип атала.

Рәсемнәрнең  кайсы ел фасылына туры килүен әйтәләр. Җөмлә төзеп җавап бирәләр.  Мәсәлән: Кыш көне балалар тауда шуалар.

  • Балалар, ә сез күктә йолдызларның күп булып балкып торуларын телисезме? Әйдәгез хәзер йолдызларны үзебез ясап күккә сибәбез.

Шаблоннар ярдәмендә йолдызлар кисеп, күк йөзе ясалган рәсемгә  беркетү.

  • Елның һәр фасылы да үзенчәлекле, матур. Табигатьнең матурлыгын күрә белергә, аны саклый белергә кирәк.
  • Бүгенге шөгылебезне  Резеда Валиеваның “Елның дүрт фасылы”  дигән шигыре белән төгәллисем килә.

(шигырь уку)

Һәр елның дүрт фасылы бар,

Һәр фасылның үз төсе.

Һәр фасылның үз яме һәм

Үз хезмәте, үз эше.

Яз – яшел ямь белән килә,

Кызыл җәй – җылы белән.

Гәрәбә көз – мул уңыш һәм

Көмеш кыш – сафлык белән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ел фасыллары (Времена года)

конспект занятия...

Ачык дәрес. Ел фасыллары белән куян кунакта!

Максат: Ел фасыллары турында белемнәрне ныгыту, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү,матурлыкны күрә һәм тоя белергә өйрәтү,балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, 10 һәм 5 эчендә санау, геомет...

Беренче кечкенәләр төркеме өчен "Ел фасыллары" дигән темага презентация

Беренче кечкенәләр төркеме өчен "Ел фасыллары" дигән темага презентация...

Проект "Ел фасыллары"

Ел Фасыллары...

Проект. Г. Тукай һәм ел фасыллары

Проектная деятельность в подготовительной группе на тему  " Г. Тукай и времена года"...

Дидактик уен "Ел фасыллары"

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен ныгыту....