Конспект образовательной деятельности на татарском языке "Юкә агачы"
план-конспект занятия по окружающему миру по теме

Шарипова Гузель Ринатовна

Образовательная деятельностть на педагогическом совете.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yuk_agachy.docx25.06 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное  дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №23

«Золотой колосок»

Открытое занятие на татарском языке

в средней группе

«Юкә агачы»

Составила:

воспитатель Шарипова Г.Р.

г. Зеленодольск

2014г.

Программа эчтәлеге:

  • Юкә агачы турында мәгълүмәтләр туплау. Агачлар турында белемнәрен баету
  • Юкә агаы кешегә нинди файда бирүе турында сөйләү
  • Сүзләр запасын баету
  • Балалрны халык иҗаты белән таныштыру (мәкальләр, табышмаклар, уеннар)
  • Агачларга карата кайгыртучанлык хисен тәрбияләү

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Балалар, әйдәгез әле бер-беребезгә хәерле көн телик.

Саумы, кояш, саумы, көн!

Дусларым, хәерле көн!

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн безгә!

Хәерле көн бөтен дөньяга!

Тәрбияче: Балалар, без бүген сезнең белән табигатькә кунакка килдек. Нинди тәмле, хуш исләр килә, исник әле, борын белән сулышны алабыз, авыздан чыгарабыз (сулыш гимнастикасы).

Тәрбияче: Әйдәгез әле без сезнең белән бал кортларына әйләнеп, шул хуш ис килгән якка очабыз.Сез ризамы?  Күзләрегезне йомыгыз (тылсымлы сүзләр). Бер, ике, өч, бал корты булып оч.

Балалар, бал кортлары нинди аваз чыгаралар?

Балалар:Ж-ж-ж-ж-ж

Тәрбияче:Әйе, бик дөрес.Очып киттек балалар.

(Очып киттек һәм килдек юкә агачы янына)

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле иснәп карыйбыз, моннан киләме икән бу хуш исләр(сулыш гимнастикасы).Борын аша һава сулыйбыз, авыз аша чыгарабыз.

“Әйе, юк” уены.

Тәрбияче: (сораулар бирә) Балалар, бу куакмы? Юк

Балалар, бу чәчәкме? Юк

Бу каен агачымы? Юк

 Бәлки юкә агачыдыр?

Балалар: Әйе.

Тәбияче: Әйе, бик дөрес балалар. Бу юкә агачы. Карыйк әле бу агачның очына һәм әкрен генә күз карашын кәүсә буенча төшерәбез, хәзер агач төбеннән очына таба карашны йөгертәбез(күз гимнастикасы).

Әйдәгез агачның кәүсәсенә күз салыйк, ул нинди?

Балалар: буразналы, кытыршы

Тәрбияче: Карыйк әле балалар, агач ботакларында нәрсә бүртенгән?

Балалар: Бөреләр.

Тәрбияче: Ә ни өчен алар кыш көне бүртенмиләр?

Балалар: Чөнки кыш көнне агачлар йоклыйлар, ә яз көнне кояш җылыта башлагач агачлар уяналар һәм яфрак чыгарырга әзерләнәләр.

Тәрбияче ботакны бөгеп, балаларга бөрене күрсәтә.

Ә хәзер без сезнең белән уен уйныйбыз:

Хәрәкәтле уен: “Күрсәт әле, Габдулла.”

-Күрсәт әле, Габдулла, ничек үсә агачлар?

-Менә  шулай, менә шулай үсә агачлар.

-Күрсәт әле, Габдулла, ничек җилдә селкенә яфраклар?

-Менә шулай, менә шулай, шулай селкенә яфраклар.

-Күрсәт әле, Габдулла, ничек алма җыялар?

-Менә шулай, менә шулай, шулай алма җыялар.

Тәрбияче:Балалар, мин монда тылсымлы сандык таптым. Әйдәгез әле, карыйк, нәрсә бар икән монда (чәчәкләр белән тартма чыга).

Карагыз әле,балалар, нинди чәчәкләр бар монда.Бу нинди чәчәк?

Балалар:Бу - тюльпан,тузганак, ләлә чәчәге, юкә чәчәге.

Тәрбияче:Ә менә бу чәчәк кайда үсә, җирдә ме, әллә агачта мы?

Балалар:Юкә агачында.

Әйе, бик дөрес балалар, юкә агачында.

Балалар, ә нинди файда китерә бу чәчәк, сез беләсезме?

Балалар:  Кешеләр юкә чәчәген җыеп, киптереп, кыш көнне чәйгә салып , эчәләр. Ул авырган вакытта температураны төшерә.

Тәрбияче: Юкә чәчәге тутырып хуш исле, тынычландыра торган мендәрчек тә ясап була. Аны йокларга ятканда яныңа куеп, шуның хуш исен иснәп тәмле итеп йоклап китәргә мөмкин. Хәзер шул мендәрчек белән уен уйнап алыйк.

“Зәңгәр чәчәк” уены

(Балалар, кулга-кул тотынышып , түгәрәк ясыйлар. Бер бала мендәрчек тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр)

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар

Зәңгәр чәчәк ярата.

(Туктап биеп-җырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йөри.)

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле.

Тезләреңә ипле булыр —

Мендәреңне сал әле.

(Мендәр тоткан бала бер бала алдына туктый, аңа тезләнеп, кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар).

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, карыйк әле сандыкка, нәрсә тагын бар икән анда. ( Кәрәзле бал һәм сыек бал чыга.)

Балалар бу нәрсә икән, сез беләсезме?

Балалар җавабы

Тәрбияче: Ә бал ничек ясала, сез ничек уйлыйсыз?

Балалар: Аны бал кортлары чәчәкләрдән җыялар.

Тәрбияче:Әйе, бик дөрес, балалар. Ә ни өчен бу савытта ул гел икенче, сез беләсезме? Кем белә, җавап бирегез.

Балалар җавабы

Әйе, балалар ,бу кәрәзле бал дип атала. Бу кәрәзне бал кортлары үзләре ясыйлар һәм шунда бал салалар.

Тәрбияче: Ә нинди соң ул бал? Сезнең ашап караганыгыз бар мы?

Балалар:Баллы, тәмле.

Тәрбияче:Балалар,ә бал файдалымы?

Нинди файда китерә безгә бал?

Балалар: Ул бик файдалы. Салкын тигәннән булыша.

Тәрбияче: Балалар, бу сандыкта тагын нәрсәдер калган әле. Карыйк әле. (мунчала һәм чабата). Бу нәрсә икән, сез беләсезме?

Балалар җавабы

Тәрбияче: Элек безнең әби-бабайлар юкә мунчаласыннан аяк киеме үргәннәр һәм шуны киеп йөргәннәр (балалар тотып, киеп карыйлар).

Ә менә бу мунчала. Шул мунчала белән кешеләр юыналар (балалар тотып карыйлар, исниләр).

Элек, балалар, кибеттә уенчыклар булмаган вакытта  кешеләр мунчаладан уенчык ат, курчаклар ясаганнар.

Тәрбияче: Балалар, мин тагын хуш ис сизәм.Әйдәгез икенче чәчәкләр янына очып барыйк, без бит бал кортлары. Бармакларыбызны әзерләдек:

Бармак уены “умарта оясы”

Бу кечкенә умарта оясы,

Бал кортлары качканнар анда,

Бер кем дә күрми аларны.

Бал кортлары әкренләп очып чыгалар,

Бер, ике, өч, дүрт, биш!

Ж-ж-ж-ж-ж.

(Тузганак чәчәгенә очып килдек).

Тәрбияче: Бу нинди чәчәк балалар, сез беләсезме?

Балалар: тузганак.

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес, балалар. Бу тузганак чәчәге. Иснәп карагыз, нинди хуш исләр килә бу чәчәктән.

Ә хәзер, балалар, без сезнең белән яңадан балаларга әйләнәбез. Күзләрегезне йомыгыз (тылсымлы сүзләр). 

Бер, ике, өч, бала булып кайт.

Тәрбияче: Балалар, ошадымы сезгә бал кортлары булу? Нәрсә аеруча ошады?

Балалар җавабы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект непосредственной образовательной деятельности на татарском языке. Область "Познание". Тема: "Тавышлар кайдан килә?" (Звуки откуда приходят?)

Привлечение детей к исследовательской деятельности с целью выявления причин появления различных звуков в нашем окружении....

Конспект образовательной деятельности для русскоязычных детей татарской группы- «Көлгенә ярдәм сорый» “Золушка просит о помощи”

Конспект образовательной деятельности для русскоязычных детей татарской группы старшего дошкольного возраста «Көлгенә ярдәм сорый» - “Золушка просит о помощи”. Од предусматривает использован...

конспект образовательной деятельности по обучению татарскому языку в средней группе

коспект образовательной деятельности по обучению татарскому языку с средней группе "Дружная семья"...

Конспект образовательной деятельности по татарскому языку «Волшебное письмо»

Конспект образовательной деятельности по татарскому языку «Волшебное письмо»...

Конспект организованной образовательной деятельности по татарскому языку по программе УМК «Растём играя» в старшей группе на тему: «Поможем бабушке Федоре»

Конспект организованной образовательной деятельностипо татарскому языку по программе УМК «Растём играя» в старшей группена тему: «Поможем бабушке Федоре»...

Конспект организованной образовательной деятельности по татарскому языку по УМК “Татарча сөйләшәбез” – “Говорим по татарски” с русскоязычными детьми старшей группы на тему: «У нас в гостях Алсу»

Тема: У нас в гостях  Алсу.Цель: Побуждать у детей желание: -  к изучению татарского языка через использование информационно коммуникативных технологий,игровых ситуаций; полученные знания ис...