Визит карточкасы Лэпбук тема «Ел фасыллары». (4-7 яшь)
методическая разработка по окружающему миру (старшая группа)

Яруллина Лилия Анваровна

Максат: Балаларны ел фасыллары  белән якыннан таныштыру.

Бурычлар:

- Белем бирү:Балаларның ел фасыллары турындагы белемнәрен баету, тирәнәйтү, мөстәкыйл  һәм гомумиләштереп фикеләргә өйрәтү

- Үсеш булдыру: Балаларның фикерләрен бер юнәлештә туплый белү, алган белемнәрен көнкүрештә куллана белү сәләтен үстерү

- Тәрбияви: Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon vizitka.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

Визит карточкасы

Лэпбук тема «Ел фасыллары».

Автор төзүче: Яруллина Лилия Әнваровна  Базарлы Матак авылы  «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячесе.

Әлеге лэпбук  4-7 яшьлек балалар өчен төзелде. 

Максат: Балаларны ел фасыллары  белән якыннан таныштыру.

Бурычлар:

- Белем бирү:Балаларның ел фасыллары турындагы белемнәрен баету, тирәнәйтү, мөстәкыйл  һәм гомумиләштереп фикеләргә өйрәтү

- Үсеш булдыру: Балаларның фикерләрен бер юнәлештә туплый белү, алган белемнәрен көнкүрештә куллана белү сәләтен үстерү

- Тәрбияви: Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү

Аннотация:

Лэпбук  сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру, коллектив белән эшләү технологияләре, коммуникатив технологияләр юнәлешен тормышка ашыру максатын күздә тотып әзерләнде.

     

Лэпбук макеты, формасы,элементлар

Лэпбук турыпочмак формасында ясалган. Ачылгач биш  А4 битеннән тора. Лэпбук битләрендә төрле уеннар,күрсәтмә материаллар-әйләнмә түгәрәк,конвертлар,кесәләр,блокнотлар ябыштырып ясалган.

Лэпбук - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга  өйрәтүче һәм тәрбия бирүче чараларның берсе. Лэпбук “Ел фасыллары”темасын өйрәнгәндә бик файдалы кулланма булып тора.

 

“Ел фасыллары” н өйрәнү һәм ныгыту максатыннан, бер бала яки балалар төркеме белән танып белү-сөйләм үсеше, нәфис-нәфасәти үсеш юнәлешендә, социальләштерү белем бирү өлкәсендә,режим моментларында төрле дидактик уеннар уйнаганда кулланыла.

Лэпбукка түбәндәге уен,биремнәр кертелгән:

-Әдәби кыстыргычлар,блокнот,табышмаклар,ел фасылына багышланган шигырьләр;иллюстрацияләр.

Максат:ел фасылларына карата кызыксыну уяту,сөйләм телен,фикерләү сәләтен үстерү.

-Дидактик уен:“Бу кайчак була”

Максат:ел фасылларын дөрес итеп аера белергә өйрәтү, 4 төркемгә бүлү

 -Дидактик уен “Ел фасыллары”

Максат:ел фасыллары белән тынышуны ныгыту,кисәкләрдән төрле ел фасылларын җыярга,танып әйтергә  өйрәнү.

-Дидактик уен “Уңыш җыябыз”,

Максат:көзге уңыш турында күзаллауларын киңәйтү, яшелчә, җиләк-җимеш турындагы белемнәрен  ныгыту

-Дидактик уен “Кышлаучы һәм күчмә кошлар”

Максат:кышлаучы һәм күчмә кошларны тышкы кыяфәтләре буенча танырга өйрәтүне дәвам итү, алар турында кайгыртучанлык тәрбияләү

- Дидактик уен “ Туган як үсемлекләре”

Максат: балаларны туган як үсемлекләре белән таныштыруны дәвам итү, күзәтүчәнлекләрен үстерү, үсемлекләр белән кызыксыну, эстетик хисләр тәрбияләү

-Өстәл уены:  лото “Урамга чыгарга киемне дөрес сайла”,

Максат:төрле ел фасылларында кияр өчен кирәк булган кием- салым  белән таныштыруны дәвам итү,игътибарлыкны үстерү.

-Буяугычлар “Ел фасыллары”

Максат: ел фасылларына  карата кызыксыну уяту.

Лэпбук ясап мин шундый нәтиҗәгә килдем: эшчәнлекләрдә куллану өчен лэпбук бик файдалы кулланма. Балалар тәкъдим ителгән барлык материалларны кызыксынып карыйлар,уйныйлар.Без ел фасылларын танырга өйрәндек , алар турында турында күп нәрсәләр белдек.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ел фасыллары (Времена года)

конспект занятия...

Ачык дәрес. Ел фасыллары белән куян кунакта!

Максат: Ел фасыллары турында белемнәрне ныгыту, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү,матурлыкны күрә һәм тоя белергә өйрәтү,балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, 10 һәм 5 эчендә санау, геомет...

Первый визит к логопеду.

Когода и каким должен быть визит к логопеду, как подготовится к встрече с логопедом....

ПЕРВЫЙ ВИЗИТ К ЛОГОПЕДУ – КОГДА И КАКИМ ЕМУ БЫТЬ?

Логопеды занимаются с детками разного возраста и лечат самые разные нарушения речи: ее отсутствие или недоразвитие, нарушения произносительной стороны речи, патологические изменения темпа, нарушения ч...

Речевой досуг на тему "Визит Феи осеннего леса"

Речевой досуг на тему "ВИзит Феи осеннего леса" для подготовительной группы....

Речевой досуг в подготовительной группе на тему «Визит Феи осеннего леса».

Речевой досуг в подготовительной группе на тему «Визит Феи осеннего леса» разработан по методическому пособию "По дороге к азбуке" Т. Р. Кислова Детский сад 2100Цель: - повт...