конспект. Йорт хайваннары hэм балалары.
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа)

конспект

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_yort_hayvannary_hem_alarnyn_balalary_fepm.doc66 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

башкарма комитетының “Мәктәпкәчә белем бирү” учреждениесе

“ 25 нче гомуми үстерешле балалар бакчасы”

Йорт хайваннары һәм аларның балалары

 Беренче кечкенәләр төркеме

                                                                       

                                                                        Тәрбияче:

                                                                                   Нуриева Алсу Р.

Түбән Кама

2017 ел

Белем бирү эшчәнлеге.

ФЭПМ

Вакыты

30.11.16

Тема

Тема:  “ Йорт хайваннары һәм аларның балалары“

Белем бирү программасы

«От рождения до школы»

Яшь үзенчәлекләре

Беренче кечкенәләр төркеме.

Төп белем бирү өлкәсе:

“ танып белү “

Интеграль белем бирү өлкәләре

“социаль – коммуникатив ”белем бирү өлкәсе, “сөйләм телен үстерү ” белем бирү өлкәсе, “танып белү” белем бирү өлкәсе, “физик үсеш” белем бирү өлкәсе.

Үткәрү формасы

Балаларның мөстәкыйл эшчәнлеге

Максат

Балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту. Хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү.

Тәрбия бурычы

Йорт хайваннарына карата миһербанлылык тәрбияләү

Үстерү бурычы

Тышкы кыяфәтләренә ( тавышларына) карап, хайваннарны аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү, сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү. Эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүләрен үстерү.

Белем бирү бурычы

Йорт хайваннары һәм аларның балалары турындагы белемнәрен киңәйтү,йорт хайваннары балаларының исемнәрен, эш-халәтләрен белдергән сүзләрне үзләштерү (мөгри, бәэлди, мәкелди һ.б.) 

Методик алымнар һәм чаралар

 1. Сүзләр хисабына сүзлекне баету һәм активлаштыру, тәрбияченең сорауларына җавап бирү;

2.Мөстәкыйльлек һәм активлык күрсәтү теләген үстерү, тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү осталыгы формалаштыру;

3. Башкаларга ярдәм итү теләге, тыңлаучанлык, хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү;

 Алдан үткәрелгән эш

1. Шөгельнең конспектын язу.

2. Материал әзерләү.

4. “ Без шулай ял итәбез” физминутка.

5. Уен “Дөрес тап”

6. Йорт хайваннары тормышы белән таныштыруны дәвам итү.

Индивидуаль эш

Һәр баладан җавап алырга тырышу

Сүзлек өстендә эш

бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие.

Җиһазлар

Тартмага салынган уенчык сыер, сарык, ат, кәҗә, бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие, курчак -әби; йорт хайваннары сурәтләнгән рәсемнәр.

Эшчәнлек төзелеш

I Эмоциональ халәт тудыру.

II Төп өлеш: 1. Балаларны кызыксындыру. Әбигә куннакка бару.

2. Поездга утыру.

3. Йорт хайваннарын карау.

4. Ял минуты “ Без шулай ял итәбез”  

5. Йорт хайваннарының балаларын табу  

6. Уен “Дөрес тап”

III Йомгаклау.

Шөгельнең этаплары, вакыты

Шөгельнең эчтәлеге.

 Балаларның җаваплары.

Кереш өлеш.

1-2 мин

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, килгән кунаклар белән исәнләшик әле. Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Әйдәгез, дуслар,җыелыйк, Җитәкләшеп тезелик.

Түгәрәктә бергәләп

Күңелле уйныйк, көлик!

Зурлар безгә соклансын,

Читтән карап торсыннар,

Безнең дуслыкка сөенеп,

Бертуган дип белсеннәр.

Т.: Балалар, әйдәгез әле, без сезнең белән бүген Мәрям әбигә авылга кунакка кайтыйк. Көн матур,кояш елмая, күңелләр күтәренке. Балалар: Әйдәгез.

Төп өлеш.

6 мин.

Йомгаклау. 2 мин.

Тәрбияче: Без анда поезд белән барабыз, әйдәгез хәзер барыбыз да поездга утырабыз.

Алга таба барабыз тик-так

Гөрләп чаба паровоз пух-пах,

Вагоннар гөрләп чаба ух-ах

Зур паровоз пуфылдый пуф-паф. (бер- бер артлы тезелеп басалар һәм җырлап баралар)

Менә авылга да кайтып җиттек.

Т.: Балалар менә безне Мәрям әбидә каршы ала. Исәнләшик эле. 

Б.: Исәнмесез.

Т.: Балалар, бу безнең ишегалды. Ишегалдында йорт хайваннары бар. Әйдәгез әле, аларны карыйк.

Дамир, бу нәрсә? 

Б.: Сыер.( Балалар һәрбер хайванны шулай атап чыгалар.)

Т.: Балалар, хайваннарга бик күңелсез алар балаларын югалтканнар икән. Әйдәгез, аларны табарга булышыйк әле. Булышабызмы? Балалар, әниләргә әйтмичә генә китәргә ярыймы?

Б.: Әйе

Б.: Юк

Т.: Әйдәгез, эзли башлаганчы , балалар, ял итеп алыйк, көч җыек.

Физкультминутка: “ Без шулай ял итәбез”. Без әле бераз арыдык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

 Ә аннары – артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Куңелле ял итәбез.

Т.: Ә хәзер, әйдәгез, хайваннарның балаларын эзләп карыйк әле, бәлки, табылырлар. Кая киткәннәр икән алар! (Тәрбияче һәм балалар бүлмә буйлап йөриләр һәм бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтиен табалар.)

Т.: Менә алар! Сез адаштыгызмы? Балалар әйдәгез әниләренә кайтарыйк. Балалар бозау кемнен баласы икән?ул ничек кычкыра? Б.: Сыерныкы.

“ Му-у”

( Шулай һәрберсен әйтеп чыгалар. сыер-бозау, сарык –бәрән,ат- колын,кәҗә - кәҗә бәтие)

Т.: Балалар, әйдәгез, бозауны, бәрәнне, колынны, кәҗә бәтиен әниләре янына куйыйк. Сез аларга зур ярдәм иттегез, бер-берсен табарга булыштыгыз.

Т.:Балалар өстәл яныны да килегез әле. Хайваннарның яраткан ризыкларын дөрес итеп табарга кирәк. 

Уен “Дөрес тап”

Мәрям әби: Рәхмәт балалар, сез бик булыштыгыз. Мин сезгә күчтәнәч әзерләдем, кабул итеп алыгыз.

Б.: Рәхмәт.

Т.: Ә хәзер шәһәребезгә кайтырга вакыт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект йорт хайваннары

Йорт хайваннары...

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Йорт хайваннары һәм аларның балалары

Тема: “Йорт хайваннары һәм аларның балалары”(Зурлар төркеме өчен шөгыль конспекты) Максат: балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту.Тәрбия бурычы: йорт хайваннарына карата миһербанл...

Конспект "Йорт хайваннары"

Конспект "Йорт хайваннары"...

Конспект занятия в младшей группе на тему Бармак уены белән таныштыру. “Йорт хайваннары” уен күнегүе.

халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, катлаулы булмаган фразаларны куллануда күнектерү,  йорт хайваннарының исемнәрен ныгыту...

Конспект занятия на тему «Йорт хайваннары»

Эшчәнлек барышы.Тема: “ Йорт хайваннары “Бурычлар:Танып белү.1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү;2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү;3. йорт хайваннарына кара...

4-5 яшьлек балалар өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты “Йорт хайваннары”

4-5 яшьлек балалар өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты“Йорт хайваннары&rdquo...