"Туган ягым - Балтачым"
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Хафизова  Фарида Фирдависовна

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен танып-белү буенча чара. 

Максат: Балаларга туган телдә үзара һәм өлкәннәр белән бай, эчтәлекле аралашу барышында Балтач бистәсе турында белемнәрен арттыру  өчен шартлар тудыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_yagym-_baltachym.docx115.94 КБ

Предварительный просмотр:

        

«Туган ягым – Балтачым »

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен

танып-белү буенча чара

MtZUN5KTFgU.jpgХафизова Фәридә Фирдәвес кызы, тәрбияче, стаж12ел

“Катнаш төрдәге Балтач 5нче балалар бакчасы”

Максат:  Балаларга туган телдә үзара һәм өлкәннәр белән бай, эчтәлекле аралашу барышында Балтач бистәсе турында белемнәрен арттыру  өчен шартлар тудыру.

Бурычлар: 

1.Гаилә әгъзаларының атамаларын, милләт исемнәрен  искә төшерү, гомумиләштерүче сүзләрне  куллана белү күнекмәләрен  ныгыту. Балтач тормышы , бистәнең матур табигать  урыннары турында күзаллау формалаштыру.

2.Вак кул моторикасын ныгыту. Хәтерене,уйлау сәләтләрен, игътибарлыкны үстерү.

3.Туган яклары белән горурлану хисен уяту. Табигатькә карата мәхәббәт, сак караш  тәрбияләү. Якыннарга, олыларга карата ихтирамлы , хөрмәтле караш тәрбияләү.

Җиһазлау: милли киемнәрдә курчаклар ( 6 данә – татар, удмурт, рус);

“ Тылсымлы шакмак “ уены, предметлы рәсемнәр ( Район башлыгы сүрәте, чишмә сүрәте, сыр һәм май сүрәте,оекбаш һәм бияләй сүрәте, йорт сүрәте,көрәшчеләр сәрәте, милли киемдә кешеләр сүрәте ( татар, удмурт, рус)  һ.б)

ИКТ: TeachTouch- интерактив комплекс, матур табигать  урыннарына багышланган презентация

Интегральләштерү:  танып белү үсеше, сөйләм  үсеше, сәнгати- эстетик үсеш, физик үсеш

Сүзлек эше:  гаилә әгъзалары, мәдәният  йорты, батырлар аллеясы, милләт.

Алдан үткәрелгән эш: Балтач турында альбом карау, шигырьләр белән танышу. Әңгәмәләр үткәрү. Салкын чишмәгә экскурсия. “Балтач табигате” темасына рәсем бәйгесе.

Барышы:

  1. Оештыру моменты.

Залга тәрбияче артыннан балалар керә. Тәрбияче түгәрәк ясарга тәкъдим итә.

Түгәрәк  ясап басыйк,

Бер-беребезгщ елмаик!

Кэефләр күтәрелде-

Уен башланып китте!

Хәерле иртә , балалар!

( Балалар исәнләшә)

Кунаклар белән дә исәнләшик ! Исәнмесез, кунаклар!

-  Утырыгыз!

2. “Рәсемне җый” уены

- Борын-борыннан килгән күркәм гадәт кунакка күчтәнәч алып килү .

Ишеткәнегез бармы?  Мин дә сезгә кечкенә сюрпризлар әзерләдем. Матур рәсемнәр алып килдем . ( Өстәл янына килеп)

  • Нәрсә булган ? Таралып  беткән  бит. Сезнең ярдәм кирәк. Булышасызмы? Урындыклар артында билгеләр бар: аю һәм балта. Балта рәсеме булган балалар бу өстәл янына килә. Аю рәсеме төшерелгән – икенче өстәл янына..

( Балалар өстәлләр янына килеп  таралган рәсемнәрне җыялар. Кирәкле ярдәм күрсәтелә)

  • Нинди сүрәтләр килеп чыкты?

(Балтач районының символикасы – герб һәм флаг. Алтын төсле аю , көмеш балта тоткан. )

  • Бир дөрес . Рәхмәт. Сез кайда торасыз. Ә сәз Балтачны беләсезме? (Балалар җавап бирә)
  • Балтач турында нәрсә сөйли аласыз?

3.Презентация белән эш:

(Балалар Балтачның истәлекле  табигать урыннарын танып атыйлар:  Кара күл,  Салкын чишмә, Шушма елгасы, Сабантуй паркы,

- Сез бу урыннарда булганыгыз бармы?

- Сезгә алар ошыймы? Ни өчен ошый? Һәрвакыт шулай матур калсын өчен без нишләргә тиеш?

-Мин килешәм: матурлык сакланып калсын өчен аны без сакларга тиеш!

4.” Курчакның киеменнән танып әйт!”

 – Безнең бакчада балалар үзара бик тату. Балтачның төрле милләт кешеләре дә дус, тату яшиләр.

Ә Балтачта  нинди милләт кешеләре яши? Безнең алдыбызда курчаклар. Аларның нинди милләттә булуын әйтегез! Ә ни өчен, алай уйлыйсыз?

( Балалар удмурт, татар, рус милләтенең киемнәрен кигән күрчакларны күзәтәләр, сорауларга җавап бирәләр)

-Ә Сез үзегезнең милләтегезне беләсезме?

( Балалар җаваплары)

Мин дә татар. Һәр милләтнең үз теле бар . Безнең туган телебез- татар теле.

Бездә кунакта татар курчагыбыз – Гөлбикә. Ул безгә кушылып бармак уеын уйныйсы килә.

5. Бармак уены “ Гаилә”

Бу бармак – бабай,

Бу бармак – әби.

Бабай белән әби

Күзлек киеп гәҗит укый.

Бу бармак әти-

Ул эштә эшли.

Бу бармак әни-

У чәчән тарый,матурлый.

Бабай, әби, әти, әни

Йорт төзи.Ул йортта бәби яши.

6. Гаилә рәсеме белән эш

- Балалар, ә безгә туган телебезне кайда өйрәтәләр.Дөрес, өйдә .

( Слайд күрсәтелә)

  • Ә кем өйдә туган телдә сөйләшә? Карагыз рәсемгә. Кемнәр бу?

( Әби, бабай, әти, әни, кыз, малай)

  • Кыз малайдан зуррак булса , кем була? Ә кечерәк булса? Малай кыздан олырак булса? Ә яшьрәк булса? Бер сүз белән бу кешеләрне ничек атыйбыз? Кем була алар?
  •  Ә сез якыннарыгызга ничек итеп ягымлы эндәшәсез?

( Әнием, матурым, әбекәй һ.б)

7. Хәрәкәтле уен “ Тылсымлы шакмак” ( “ Самавыр”, “ Миңлебай”,

“ Түбәтәй”, “ Аю бабай урманында”, “ Йөзек салыш”, “ Ак калач” )

  • Безнең әби-бабайлар туган телләрендә хәрәкәтле уеннар уйнаган. Безне дә өйрәткәннәр. Әйдәгез без “ Тылсымлы шакмак “ белән уйнап алыйк. Шакмакта төрле уеннар билгеләнгән. Шакмакны тәгәрәтәбез- нинди билге була, шул уенны уйныйбыз. Сөйләштекме?
  • Килегез бирегә. Шакмакны атучына санамыш белән сайлыйк.

( Уен сайлана һәм тиешле атрибутлар файдаланып, уен дәвам ителә)

       - Булдырдыгыз . Рәхмәт!

( Балалар урындыкларга утыралар)

8. “ Әкият төзебез”  уен- күнегү

- Ә сезгә әниләрегез, әбиләрегез өйдә әкиятләр сөйлиме? Нинди әкиятләр беләсез?

( Балалар җаваплар)

  • Ә сез үзегез әкият төзеп  карыйсыгыз килмиме? Сезнең урындыкларыгызның сул ягындагы  кесәләрдә рзсемнәр бар. Аларны алыгыз. Мин әкиятне башлап җибәрәм- ә сез дәвам итәрсез. Рәсемнәр сезгә булышыр. Башлыйк!

Тәрбияче хикәяне башлап китә:

  • Татарстанның бик гүзәл  җирендә Балтач бистәсе урнашкан.

Рәсемнәргә карап балалар тәрбияче ярдәме белән  хикәяне дәвам итәләр:

  • Аның халкы Чиста сулы чишмәләреннән су эчкән.  Бу гүзәл җирнең башлыгы – Рамил абый булган. Аңа Айдар абый булышкан. Балтачта татарлар, руслар, удмуртлар, чувашлар һ.б яшәгән. Алар үзара бик тату булганнар. Балтачлылар бик күп һәнәрләр белгәннәр. Алар сыерлар, сарыклар караганнар. Сыр, май ясый белгәннәр. Йортлар төзегәннәр. Әбиләре , әниләре оекбаш, бияләйләр бәйләгәннәр. Егетләре бик батыр булган. Кызлары матур җырлаганнар)

( Әкият сөйләнә, рәсемнәр магнит тактага беркетелеп бара)

  • Бик матур әкият килеп чыкты. Әкият тә түгел- чынбарлык бу. Балтачта  төрле милләт кешеләре тату –дус яши,үз телләрендә сөйли, аралаша, китаплар укый.

9. Рефлексия.

- Сез дә бик тату-дус икән. Барлык биремнәрне тиз үтәдегез. Миңа бик ошады. Ә сезгә нәрсә ошады, нәрсә истә калды? Кемгә сөйлисез?

( Балалар җаваплары)

  • Ә хезер кунаклар белән саубуллашыйк, төркем бүлмәсенә кайтыйк.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Туган ягым-яшел бишек"для детского сада.

Проект для детского сада с татарским языком общения. Данный проект учит детей познавать красоту родного края, прививает любовь к родному селу....

Туган ягым - Яр Чаллы.

Темасы: «Туган ягым- Яр чаллы».(мәктәпкә әзерлек теркеме)Бурычлар:Белем бирү бурычы: балаларга туган як, туган шәһәр, туган йорт төшенчәләре турында белем бирү.Үстерешле бурычлар: сүз байлыгын а...

«ТУГАН ЯГЫМ - ТАТАРСТАН - МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»

Конспект открытого мероприятия по обучению дошкольников татарскому языку...

План кружка "Туган ягым"

План кружка по обучению родного языка "Туган ягым"для подготовительных групп...

Туган ягым,Татарстан!

Иделемнең түрендәГазиз туган җиремдәАк канатлы бер калаКазан диеп атала....

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....