Уртанчылар төркемендә “Көз” темасына шөгыль конспекты
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Ишниязова Фанида

Тема : “Көз”.

Белем бирү өлкәләре: “Танып белү үсеше”, “Сөйләм үсеше”, “Нәфасәти- эстетик үсеш”.

Максат: балаларның көзнең характерлы билгеләре  һәм табигатьтәге көзге процесслар

               Турында белемнәрен ныгыту

Бурычлар:

1. Балаларны көз билгеләрен атарга һәм тасвирларга;көзге вакытта табигатьтәге үзгәрешләрне күзалларга өйрәтү;“Көз” темасы буенча сүз байлыгын арттыру.

2.Бәйләнешле сөйләм үстерү; балаларның уйлау һәм сөйләм активлыгын арттыру.

3.Балаларда табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү;“Алтын көз” вакытында табигать матурлыгын күрә белергә; коллективта эшләргә өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_zanyatiya_dlya_publikatsii_iff.docx24.44 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль  автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Татарстан Республикасы Нурлат шәһәренең 4 нче номерлы “Чык тамчысы” балалар бакчасы.

Уртанчылар төркемендә  “Көз” темасына шөгыль конспекты

                                                                     I категорияле тәрбияче:

                                                                         Ишниязова Фәнидә Фәнит кызы

2023 нче ел.

                Уртанчылар төркемендә  “Көз” темасына шөгыль конспекты .

                                                    Тема : “Көз”.

               Белем бирү өлкәләре: “Танып белү үсеше”, “Сөйләм үсеше”, “Нәфасәти- эстетик         үсеш”.

               Максат: балаларның көзнең характерлы билгеләре  һәм табигатьтәге көзге процесслар          

               Турында белемнәрен ныгыту

               Бурычлар:

               1. Балаларны көз билгеләрен атарга һәм тасвирларга; көзге вакытта табигатьтәге  үзгәрешләрне күзалларга өйрәтү;“Көз” темасы буенча сүз байлыгын арттыру.

   2.Бәйләнешле сөйләм үстерү; балаларның уйлау һәм сөйләм активлыгын арттыру.

   3.Балаларда табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү;“Алтын көз” вакытында    табигать матурлыгын күрә белергә; коллективта эшләргә өйрәтү.

Әзерлек эше:Табигатьне , андагы үзгәрешләрне, хайваннардагы һәм кошлардагы  көзнең төрле вакытларындагы үзгәрешләрне күзәтү, көз турында хикәяләр һәм шигырьләр уку,”Көз” темасына рәсемнәр карау, табышмаклар чишү, эшләнмәләр әзерләү (рәсемнәр,кисеп ябыштыру, әвәләү).

Җиһазлау:Магнитола, “агач төпләре”, ясалган көзге яфраклар,кояш, болытлар, көзге урман рәсеме, төсле таҗлар белән ясалган чәчәк,аудиоязма, гөмбә муляжлары,болытлар, кыстыргычлар, бер тапкыр кулланыла торган тәлинкәләр,гуашь буяулар, дымлы салфеткалар,кәрзин.

Шөгыль барышы:

                  1.Оештыру моменты

Балалар тәрбияче белән түгәрәккә басалар һәм бер-берсен сәламлиләр.

Кемдер уйлап тапкан

Гади һәм тапкыр .

Очрашканда исәнләшү

Бу бик кирәктер!

-Хәерле иртә!-Хәерле иртә!

Кошларга һәм кояшка!

-Хәерле иртә!Көләч йөзләргә!

Тәрбияче:

Кырлар буш кала

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана-

Бу кайчан була?(Г.Тукай)

      (Көз)

2. Тәрбияче:

- Балалар, көз безне урманга чакыра, көзге аланга. Хәзер без сезнең белән тылсымлы сүзләр әйтербез һәм матур көй астында балалар бакчасыннан туры көзге аланга килеп чыгарбыз: “Бөтерел,бөтерел , көзге урман хасил бул!”

- Балалар, без көзге урманда!Әйләнә- тирәгә күз салыгыз әле, көзге урман нинди матур, яфраклар нинди төрле төсле!

Көз “ясаган” картинага карагыз әле! Рәсемдә сез нәрсәләр күрәсез? (урман,агачлар,көз).

-Агачларда яфраклар нинди төстә?(кызыл,сары,кызыл-сары).Яфракларның сары төсен тагын ничек атап була?(алтын төстә).Дөрес,афәрин! Ә кызыл төс (ахак төсе).Көзен яфраклар нишли?(саргая,коела)Афәрин,балалар!

 Сулыш гимнастикасы: “Яфракка өр!”.

Тәрбияче: Миңа учыгызны күрсәтегез, мин аңа көзге яфрак салам,ә сез тирәнрәк сулыш алыгыз да  яфрак салмак кына очып төшәрлек итеп өрегез. Менә нинди яфрак коелу күренеше барлыкка килде!Афәрин!

Тәрбияче: Агач төпләренә утырыгыз,балалар, ә хәзер уйнап алыйк. Колакларыгызны әзерләгез,игътибар белән тыңлагыз. Сез әзерме? (әйе).Безнең уен “ Көз билгеләре”  дип атала.

Көзен гөмбәләр үсә. (әйе)

Еш-еш яңгырлар ява .(әйе)

Кошлар җылы якларга оча. (әйе)

Кешеләр уңыш җыя. (әйе)

Кояш шундый кыздыра. (юк)

Барысы да су коена.(юк)

Балаларга кызынырга ярый. (юк)

Инде хәзер нишләргә, куртка,башлык кияргә.(әйе)

Афәрин, көзге табигатьтәге үзгәрешләрне сез бик яхшы беләсез.

Тәрбияче: Балалар , әйдәгез без дә көзге яфраклар кебек очабыз.

Физкультминутка: “Без –көзге яфраклар”. Көй яңгырый, балалар музыкага туры китереп хәрәкәтләнәләр- бииләр.

Тәрбияче: Безнең нинди матур яфраклар биюе килеп чыкты!

Күзләргә гимнастика. (Бу вакытта ярдәмче келәмгә гөмбәләр тарата).

Тәрбияче: Балалар,күк йөзенә карагыз әле, ул көзен нинди?(соры,түбәнгә салынган, караңгы). Ул һәрвакыт шундыймы?( юк, кояшлы булганда, ул зәңгәр)Ә хәзер аяк астыгызга карагыз.Болар нәрсәләр? (Гөмбәләр).Гөмбәләр нинди була? (Ашарга яраклы һәм агулы). Сез нинди ашарга яраклы гөмбәләр беләсез?( Ак гөмбә, каен гөмбәсе, әтәч гөмбәсе) . Ә нинди агулы гөмбәләрне беләсез? ( Чебен гөмбәсе, агулы гөмбә).

Балалар , чебен гөмбәсен сез агулы дидегез, аны типкәләргә, таптарга ярыймы?(юк).

Тәрбияче: Әлбәттә,юк, ә ни өчен?

Балалар: Әлеге гөмбә белән кыргый хайваннар дәвалана.

Тәрбияче: Бик дөрес,табигатьтә бөтен нәрсә үзара бәйләнгән, Җирдә яши  һәм үсә торган һәрбер нәрсә файда китерә. Әйдәгез , балалар, ашарга яраклы гөмбәләрне минем кәрзингә тутырыйк.

Дидактик уен- физкультминутка “Гөмбәләрне җый”.(Балалар идәнгә сибелгән гөмбә муляжларын кәрзингә тутыралар).

Тәрбияче: булдырдыгыз,балалар, гөмбәләрне җыйдыгыз, ә гөмбәдән нинди ризыклар әзерләп була?(Җаваплар).

Балалар, карагыз әле, безнең аланда нинди гаҗәеп чәчәк үскән, таҗларына игътибар итегез...Алар нинди төстә?(Сары,кызыл,кызыл-сары,яшел, коңгырт). Бик дөрес, төрле төстә.

Безнең янга Көз килгән,

Көз буяулар китергән.

Бу төсләргә ул яфракларны буйый.

Тәрбияче: Балалар, Көз безне урман һөнәрханәсенә чакыра, яфракларны көзге төсләргә буярга булышуыбызны үтенә.Әйдәгез,кулларыбызны әзерлик.

Бармак гимнастикасы “Көзге яфраклар”:

Безнең янга Көз килде

Һәм бүләк алып килде(йодрыкларны ачабыз һәм ябабыз)

Монысы өрәңге яфрагы( чәнти бармакны бөклибез)

Монысы каенныкы,(чиратлап бармакларны бөгәбез)

Монысы буладыр усак,

Ә монысы имәннеке,

Көз – могҗиза ,искиткеч!(кул чукларын әйләндереп, кулларны чәбәклибез).

Балалар, карагыз әле,бу яфрак кайсы агачныкы?(өрәңгенеке). Ул нәрсәгә охшаган?             ( йолдызга,учка) Ә бу яфрак кайсы агачтан (имәннеке).Ул нәрсәне хәтерләтә?(болытка охшаган).Бик дөрес,афәрин! Без бүген яфракларны гадәти булмаган ысул белән буярбыз (тәрбияче мольбертта яфракны болыт (губка) белән буяп күрсәтә.Ә хәзер кулларга кыстыргыч алып, буяуларны алабыз, яфракны менә шундый хәрәкәтләр белән буйыйбыз.Барысы да аңлашылдымы?(әйе)Башладык. (балалар яфракларны традицион булмаган ысул- болыт белән буйыйлар, тәрбияче аларның эшен күзәтә, кирәк булса ярдәм итә, мактый).Эш беткәч, балаларга кулларын дымлы салфеткалар белән сөртергә тәкъдим ителә.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Сез Көзгә яфракларны матур төсләргә буярга ярдәм иттегез.Безгә инде бакчага кайтыр вакыт җитте.(гөмбәле кәрзинне ала).Тылсымлы сүзләрне әйтәбез: ”Бөтерел.бөтерел, балалар бакчасы, пәйда бул!”

 Менә без үзебезнең яраткан бакчабызда.

3.Рефлексия.

Тәрбияче:

-Балалар, без бүген кайда булдык?(Урманда,көзге аланда,Көздә кунакта)

- Нәрсә эшләдек?(яфраклар биюен биедек,гөмбәләр җыйдык,Көзгә яфракларны көзге төсләргә буярга булыштык)

- Сезгә сәяхәт ошадымы? Ошаса ,миннән кояшлар алыгыз, ошамаса болытлар алыгыз.Ә хәзер кулларыгызны күтәрегез дә,нәрсә сайлавыгызны күрсәтегез.

Тәрбияче: бүген без сезнең белән урманда вакытыбызны бик файдалы уздырдык: көз билгеләре турында сөйләштек, агачларның яфракларының төсләре ничек үзгәрүен , ничек яфрак коелуын күрдек, гөмбәләр җыйдык, яфракларны көзге төсләргә буядык.Рәхмәт сезгә, балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә "Көз" темасына проект эше.

Дөньяның заманча мөмкинлекләре арту сәбәпле, әйләнә-тирә мохитның матурлыгын күрә белүне, һәр көн күргәннең мәгънәсен аңлау көннән көн катлаулана бара. Әгәр дә тормыш мәшәкәтләренә бирелеп, башны түбә...

"Семьеведение" программасы буенча "Нинди гаилә иң бәхетле?" темасына шөгыль конспекты.

quot;Мамонтенок әнисе мультфильмыннан аудиоязма тыңлап үтү, әңгәмә үткәрү. "Гаилә" рәсеме буенча эшләү, уен "Гаилә әгъзаларын төзе", "Минем гаиләм"фотосүрәте буенча хикә...

Уртанчылар төркемендә экологик тэрбия буенча шөгыль "Тылсымлы су".

Балалар белән тәҗрибәләр үткәрү. Суның нинди булуын ачыклау....

Уртанчылар төркемендә “Кышлаучы кошлар” темасына ачык дәрес

Максат: Балаларның кыш һәм кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү.Бурычлар :1 Сөйләмдә ясалма һәм кушма сүзләр кулланырга һәи аралашу әдәбенә өйрәтү; бәйләнешле сөйләмне үстерү.2. Мөстәкыйль ф...

Уртанчылар төркемендә "Көзге матурлык" темасына шөгыль конспекты

Кереш өлеш:Уен "Кояш".Төп өлеш:1. Көз турында табышмак.2. Проектордагы рәсемнәр ярдәмендә көз билгеләрен атау.3. Күчмә кошлар.4. "Шаяннар" ял минуты.5. 3 бала яшелчә турында ...

“Яз килде” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын арттыру....

Икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллаулар буенча "Геометрик фигуралар" темасына шөгыль конспекты

Икенче кечкенәләр төркеме өчен гади математик күзаллаулар буенча шөгыль конспекты....