"Кәрләгә ярдәм итик" (занятие по пдд в разновозрастной группе)
план-конспект занятия по обж

Шигабетдинова Римма Ирековна

занятие по пдд в разновозрастной группе)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pdd_konspekt.docx19.01 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Кәрләгә ярдәм итик»

Максат: җәяәүлеләр өчен булган кагыйдәләрне өйрәнүне дәвам итү, җәмәгать транспортында үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, юл билгеләрен төрләре буенча танырга өйрәнүне дәвам итү; балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү, фикерләү сәләтләрен үстерү, сөйләм телләрен баету өстендә эшләү.

Эшчәнлек барышы:

Балалар кулга-кулны тотынышып түгәрәккә басалар.

Тәрбияче: балалар, әйдәгез кулга-кулны тотынышып бер-беребезгә карап елмаек, бер-беребезгә күтәренке кәеф бүләк итик. Ничек җылы булып китте.

Өстәлдә тартма күренә. Балалар карагыз эле, өстәлдә тартма, ә тартма өстендә тылсымлы таягы да бар. Әйдәгез тылсымлы таяк ярдәмендә карыйк әле. Безгә бүләкне кем калдырды икән?

(Ноутбук ярдәмендә кәрләнең бүләк калдыруын карау)

Балалар, безгә кыш бабайның дусты гном(кәрлә) бүләк калдырган икән бит. Нәрсәләр бар икән бу тартмада? Өстендә табышмаклар ябыштырылган. Әйдәгез, җавабын белик әле

1. Табышмаклар:

а) Тәгәрмәчләр өстендә

Зур гына арбасы бар.

Арбаның эченә салып,

Бик күп йөкләр ташыйлар. (Йөк машинасы)

 б)Очмый, жуылдамый да,

Ул урам буйлап чаба.

Аның ике күзендә дә,

Яктырып утлар яна. (Җиңел машина)

Устерешле диалог: - Машиналар нинди төрләргә бүленә?

 - Йөк машинасы нәрсә өчен кирәк?  

- Безгә җиңел машиналар ни өчен кирәк?

Тартма эчендәге калган машиналарны карау: ашыгыч ярдәм, полиция , янгын сүндерүче машиналарны без махсус машиналар дип атыйбыз.

Кәрлә:Коткарыгыз, зиңһар мине коткарыгыз. (тавышы алдан яздырыла)

Тәрбияче:Кәрлә дус, нәрсә булды? Бүләгенне алдык, рәхмәт сина.

Кәрлә: Балалар, Кыш бабай сезгә Төньяк полюстан сезгә күчтәнәч җибәргән иде. Кире кайтыйм дигәндә, әздән генә машина астына эләкмэдем... Юлны йөгереп чыктым, ләкин каршыма өч күзле әҗдаха килеп чыкты. Куркуымнан юлның икенче ягынадем (Светофорга күрсәтә) Менә бит ул әҗдаха, тизрәк качыгыч.

Тәрбияче: Кәрлә, бу бит светофор. Ул безгә юлчы чыгарга ярдәм итә.

 Сары күз янса — «Көтеп тор!»

«Тукта!» — кызыл янганда.

«Тизрәк бул, алга атла!» —

Яшел күз елмайганда.

Кечкенәләр төркеме белән светофор төсләренен нәрсә аңлатуын кабатлау.

Ә хәзер, Светофор уенын уйныйбыз. “Мин шофер” музыка балалар хәрәкәт итәләр, тәрбияче төсле түгәрәкләр күрсәтә. Балалар кызыл төскә туктыйлар, сарыга кул чабалар, яшелгә атлап баралар.

Тәрбияче: Булдырдыгыз,балалар. Светофор төсләрен кәрлә да исендә калдыргандыр.Ә хәзер кечкенә дустыбызга юлны дөрес атлап чыгарга өйрәтәбез.

Урам, юл макетын карау
-Балалар әйтегез әле, машиналар кайдан йори? (машиналар юлдан йөри)
-Ә машина юлында уйнарга ярыймы?
- Юлны  теләгән урыныннан чабып чыгарга ярыймы? (Юк, юлны махсус урыннан гына чыгарга кирәк.
-Балалар, урамда йөрүче кешеләрне кемнәр дип атыйлар?(җәяүлеләр)
Макет һәм уенчыклар ярдәмендә кабатлау:
Юлны чыкканда башта тротуарда туктыйбыз. Башта сулга, аннан уңга, аннан тагын сулга карыйбыз. Машина юк, яки туктаган икәнен күргәч кенә зебра аша чыгабыз. Светофор булса, яшел төскә чыгабыз.(Берничә бала белән кабатлау)
Макеттагы юл билгеләрен кабатлау.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез без дә кәрлә дустыбызга юл билгеләреннән бүләк ясыйбыз. Аңа төньяк полюста җылы да булыр, юл билгеләрен дә онытмас.
Юл билгеләреннән кояшка нурлар ябыштыру
Кәрлә: Рәхмәт сезгә балалар, сезнең ярдәм белән мин башка күңелсез хәлгә калмамын. Сау-сәламәт булыйк. Тартмадан күчтәнәчләр өләшү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочие программы старшей разновозрастной группы от 4 до 7 лет и младшей разновозрастной группы от 2 до 4 лет

Рабочие программы старшей разновозрастной группы от 4 до 7 лет и младшей разновозрастной группы от 2 до 4 лет на 2017 - 2018 учебный год...

Родительское собрание в старшей разновозрастной группе «Девочки и мальчики в детском саду». Воспитатель старшей разновозрастной группы Воробьева Ольга Григорьевна

Возрастные и психологические особенности мальчиков и девочек в старшем дошкольном возрасте.         Голубая ленточка на одеяле у мальчиков, розовая у девочек .С...

Развлечение в разновозрастной группе ДОУ: Здравствуй, лето! Сценарий летнего развлечения в разновозрастной группе в детском саду

   Развлечение в разновозрастной группе ДОУ: Здравствуй, лето!Сценарий летнего развлечения в разновозрастной группе в детском саду...

Конспект непосредственно образовательной деятельности в разновозрастной группе "Фокусники" (разновозрастная группа)

Тема: «Фокусники»Образовательная область: познавательное развитиеИнтеграция образовательных областей: социально-коммуникативное развитие,художественно-эстетическое развитие, речевое развит...

Исследовательская работа в разновозрастной группе на тему: «Опытно – экспериментальная деятельность в разновозрастной группе детского сада»

. В современной образовательной практике значение самостоятельной исследовательской деятельности ребенка недооценивается. Мы торопимся научить ребенка тому, что сами считаем важным. А он сам хотел бы ...