Праздник 8 марта
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Праздник посвящается для мам и бабушек.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8_mart.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар җиңелчә йөгереп кереп басалар.

Алып баручы:

                        Кырлар әле кардан арынмаган,

                        Тик яз инде якын, бик якын.

                        Бу ак пәрдә кинәт ачылыр да,

                        Язлар чыгар җәеп канатын.

                        Аксакал кыш инде озак тормас,

                        Гомере узган, китәр дөньдан,

                        Шаулап, гөрләп кышны алыштырып

                        Язлар килә җиргә яңадан!

Җыр: “Яз килә”

Алып баручы: Хөрмәтле әниләребез, әбиләребез!

                        Бүген кояш нурын сибә -сезнең өчен,

                         Кошлар сайрый – сезнең өчен,

                         Тамчылар да тама – сезнең өчен,

                         Балалар шат елмая – сезнең өчен,

                         Җырларыбыз яңгырый – сезнең өчен,

                         Чөнки җир йөзендә иң кадерле, иң сөйкемле, иң гүзәл кеше – безнең әниләребез!

  Балалар:

                         Кадерле әниләребез,

Чал чәчле әбиләребез,

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз.

 

Кояш көлә, мин елмаям

Сигезенче март бүген.

 Бүген  әниләр бәйрәме

 Шуңа күңелем шат минем.

Әниләрне, әбиләрне

Яратабыз, тыңлыйбыз

Исәнлек һәм саулык теләп

Бәйрәм белән котлыйбыз!

Бу бәйрәмне һәрбер җирдә

Зурлап каршы алалар

Бәхетле елмая бүген

Җирдә барлык аналар.

Күмәкләшеп без дә дуслар,

Җырлап алыйк, әйдәле

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

Җыр” “Әнием кадерлем”

(балалар урындыкка утыралар.)

Алып баручы:

Балалар, тыңлагыз әле, ниндидер серле тавыш ишетелә.

(Шарманщик керә. Кулында Шарманка. Эчендә саннар язылган шарлар)

Шарманщик:

                        Урамнарда йөрим мин

                        Шарманкада уйныйм мин.

                        Төрле көйләр көйлим мин,

                        Бәйрәм белән котлыйм мин.

Алып баручы: Исәнме шарманщик! Хуш киләсең! Бүген бездә зур бәйрәм – хатын –кызларыбызның бәйрәме.Безнең аларны бәйрәм белән котлап, концерт күрсәтәсебез килә. Син безгә булышырсың микән?

Шарманщик: Бик теләп булышырмын.

Алып баручы: Ә ничек атарбыз бу бәйрәмне?

Шарманщик:”Серле Шарманкадан бүләк” дип атыйк .

Алып баручы: Балалар, ә сезгә исеме ошыймы?  Ә ни өчен серле, сере нәрсәдә соң аның?

Шарманщик:

                       Шарманкабыз уйнаса

                       Бар кайгылар югала.

                       Сезнең барлык теләкләр

                       Бик теләп кабул була.

 

                       Шарманка ул бит – бик серле

                       Шарлар анда күп төрле.

                       Монда җырлар, биюләр

                       Сезне котлап әниләр!

Алып баручы: Бигрәк  кызык икән. Димәк Шарманкадагы шарлар әниләребезнең, әбиләребезнең теләкләрен үтәргә ярдәм итәр!Димәк, концертыбызны башлыйбыз .

Шарманщик:

                         Оялмагыз, килегез

                        Бер шарны сез алыгыз.

                        Анда нәрсә язылса

                        Бергәләп без үтәрбез.

(  Шарманщик  капкачын ача, бер әни шарны ала. Анда номерлар язылган. Алып баручы номерын атый).

Бала:

                Туган телдә җырыбыз

                Матур да соң көебез

                Әйдә дуслар, бергәләшеп

                Бии - бии, җырлыйбыз.

Сүзле бию “Әйдә әле биергә”.

Шарманщик:

                        Оялмагыз, килегез

                        Бер шарны сез алыгыз.

Алып баручы: Шарның саны....

Бала:

             Уңган безнең балалар

              Шигырьләр күп беләләр

             Хәзер Сезне котлап әниләр

              Шуны сезгә  сөйләп  бирерләр.

Шигырьләр:1.Настя

                     2.Азалия

                     3.Данис К.

                     4.Данил

                     5.Дарина

Алып баручы: Шарларны алуны дәвам итәбез, әйдәгез рәхим итеп алыгыз әле.

....сан.

Бала:

             Җырым бүләк итәм әнием сиңа,

              Онытылмасын  гомер – гомергә.

              Бу җырымны сиңа багышладым

              Җырлыйм аны сиңа бүген дә.

Җыр “Әнием”

 Алып баручы: Концертыбызны дәвам итәбез  .

 Шарманщик:

                        Оялмагыз, килегез

                        Бер шарны сез алыгыз.

Алып баручы: ...сан.  

  Бала:

           Уеннар бит балалар,

            Витамин кебек алар.

            Күңелләрне үстерә

            Йөрәкләргә көч бирә.

Уеннар:

             1.

              2.

Шарманщик:

                        Шарманканы әйләндереп

                        Бер шарны сез алыгыз.

Бала:                 

             Кадерле әбиләребезгә

            Чын күңелдән зур рәхмәт.

             8 нче мартны котлап,

            Җырыбыз булсын бүләк.

Җыр: ”Әбием”

Алып баручы: Шарларны алуны дәвам итәбез, әйдәгез рәхим итеп алыгыз әле.

....сан. Ә хәзер кызларыбыз сезгә Ш.Галиевның “Ай, кызым” шигырен уйнап күрсәтерләр.

Инценировка: Ш.Галиев  “Ай, кызым”

Шарманщик: әйдәгез әле, тагын алып карагыз әле.

Бала:

         Без биибез – биибез

         Якты көннән туймыйбыз;

          Кулны – кулга чаба – чаба

          Җырлыйбыз да , биибез.

     Җырлы бию: “Зилем – Зиләле”

  Алып баручы:  Шарманщик, кара әле, бер генә шар калган түгелме соң ? Әйдәле бу шарны кызларыбыздан алдырыйк әле. Бүген аларның да бит бәйрәмнәре.

Бала:

         Безнең төркем кызлары

         Бигрәк тә матурлар;

         Аларны бүген котлап

         Җырлый безнең малайлар.  

Малайлар башкаруында җыр.

Шарманщик: Шарманка бушады, серле шарлар беттеләр. Миңа китәр вакыт җитте балалар.

Алып баручы:  Җибәрәсе дә килми инде сине, вакыт үткәнен сизми дә калдык. Бик зур рәхмәт сиңа Шарманщик. 

Шарманщик: Саубулыгыз ! 

Алып баручы:

                            Бәйрәм бүләксез булмый ул,

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны

Хәзер менә күрерсез.

 

         Нәни кулларыбыз  белән  

Тик сезгә, диеп кенә

Әзерләдек бүләкләрне

Бик зур көч куеп кына.

(бүләкләр тапшыру)

Алып баручы:   Хөрмәтле әниләр, апалар, әбиләр!   Сезне язның беренче бәйрәме белән тагын бер кат тәбрик итәргә рөхсәт итегез! Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, эшегездә зурдан – зур уңышлар телибез.Саубулыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8 Марта - праздник мам. Сценарий праздника 8 Марта для детей подготовительной группы детского сада

Данный материал может быть рекомендован для проведения праздника 8 марта в подготовительной группе детского сада....

Сценарий праздника * Марта для старших дошкольников

В сценарии предложен ход мероприятия, примерный репертуар....

Сценарий праздника 8 марта для детей младшей группы "День восьмое марта-праздник наших мам!"

Сценарий праздн ика 8 марта для детей младшей группы детского сада " День восьмое марта-праздник наших мам!"...

8 марта в старшей группе. Сценарий "Любимые телепередачи" Праздник, посвященный дню 8 марта для детей старшего дошкольного возраста Описание материала: Предлагаю вашему вниманию сценарий праздника для детей старшего дошкольного возраста (5-6 лет), посвящ

8 марта в старшей группе. Сценарий "Любимые телепередачи"Праздник, посвященный дню 8 марта для детей старшего дошкольного возрастаОписание материала: Предлагаю вашему вниманию сценарий празд...

8 марта - история праздника- март 2019 г.

8 марта - история праздника- март 2019 г....

Праздник * марта для детей 2 младшей группы "Я у мамы солнышко..."

Праздник проходит вместе с мамами. Дети поют, танцуют. играют на музыкальных инструментах, рассказывают стихи....