Сценарий татарского народного праздника "Сабантуй" для дошкольников
методическая разработка по теме

Праздник лучше проводить на открытом воздухе, с песнями, стихами, танцами и играми, способствующими развтию национальных чувств.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sabantuy.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

Шакирова Голфия Рафис кызы

Кукмара 7 номерлы «Кынгырау»

балалар бакчасынын музыка житэкчесе

Сөлге җыю моменты.

Балалар «Сабан туе» җырын башкарып, группадан группага сөлге җыеп йөриләр, бәйрәмгә чакыралар.

А.б: Шатлыклар күңеле бездә,

        Ак кояш күгебездә.

        Килегез, дуслар, кунакка:

        Сабантуй бүген бездә.

1 бала: Бүген бездә Сабантуй,

             Эшләреңнең барын куй.

             Тизрәк йөгер мәйдага,

             Бәйрәм башлана анда.

2 бала: Кемдә нинди һөнәр бар,

             Йөгерергә кемнәр бар?

             Кызганмый табаннарны,

             Урагыз мәйданнарны.

3 бала: Ә көрәшә кайсыгыз?

              Көч сынашып кайтыгыз.

              Курыкмагыз егылудан,

              Йөгереп артта калудан,

              Ансыз булмый Сабантуй,

              Колагыңа киртеп куй.

4 бала: Булмаса һөнәрегез,

             Читтән карап йөрегез.

             Балалар чүлмәк ватканын,

             Атлар чабыштан кайтканын,

             Көрәшчеләр бер-берсен

             Җилкә аша атканын.

5 бала: Карасагыз, бәйрәм бар,

             Сусасагыз, әйрән бар.

             Ял итәрсез арсагыз,

             Үкенмәссез барсагыз.

А.б. балалрны бәйрәмгә чакыра.

Шул рәвешле бар группаларны әйләнеп чыгалар.

Бәйрәм барышы.

Бәйрәм үткәреләсе мәйдан бизәлә. “Әйдә киттек Сабантуйга” җыры яңгырый.

А.б: Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн! Без бүген татар халкының олы бәйрәме – Сабан туена җыелдык. Сабантуй – ул хезмәт бәйрәме, Сабантуй – ул дуслык бәйрәме. Сабантуй – ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Котлы булсын Сабан туйлары! Кадерле балалар, балалар бакчасында эшләүче барлык тәрбиячеләр, апаларыгыз исеменнән сезгә тыныч балачак, ныклы сәламәтлек телим! Ал көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле, күңелле булсын! Өстәлләребездә ризыклар мул булсын! Игенчеләр үстергән ипикәйнең кадерен белик!

6 бала: Җилферди чиккән сөлгеләр,

              Бүләкләр күбебезгә!

              Көрәшик тә, узышыйк та –

              Сабантуй бүген бездә!

А.б: Бу шигырем, ап-ак сөлге булып,

        Алларыңны синең капласын –

        Таң капкасы белән ачыйк бергә

        Сабантуйның бәйрәм капкасын.

7 бала: Күңелле сабан туйлары,

             Бүген бәйрәм, зур бәйрәм,

             Матур җырлар җырлый-җырлый

             Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

8 бала: Без җырлыйбыз Сабантуйда,

             Иң матур җырлар сайлап.

             Безнең җырга зәңгәр күктән

             Кошлар кушыла сайрап.

Уртанчылар төркеме “Сабан туе” җырын башкаралар.

9 бала: Ачыла безнең матур бәйрәмебез,

             Түребезгә рәхим итегез.

             Уеннардан читкә тайпылмагыз,

             Тартынмагыз, алга үтегез!

Мәйданга Камырша чыга.

А.б: Камырша, алай булгач Тимерша белән көрәшеп кара.

Камырша: Яле, көрәшик. Хәзер мин сине егып салам.

(Ш.Галиевның “Камырша” шигыре сәхнәләштерелә)

А.б: Менә ичмасам, Тимершадан Камырша ясады бу Сабир. Эшләгән бала гына көчле булып үсә, шуны онытмагыз.

10 бала: Сабан туе, сабан туе,

                Шундый кызык, күңелле.

                Ник чыкмаска көрәшергә,

                Мин соң егет түгелме?

А.б: Балалар, әйдәгез әле без дә көрәшеп көч сынап алыйк әле.

Балалар арасында көрәш башлана.

А.б: Көрәш тәмам, ә хәзер мәйданны җырчыларга бирәбез. Сезнең алдыгызда Гадиева Камилә җырлый.

Мәйданга йөгерә-йөгерә Котбетдин белән Хоппетдин керәләр.

Котбетдин: Минем арттан йөрмә диеп әйттем бит инде.

Хоппетдин: Кем кем артыннан йөри бит әле монда?

А.б: Туктагыз әле, сез кемнәр буласыз? Нигә тарткалашасыз? Бүген бездә Сабантуй, иң яхшысы үзегез белән таныштырыгыз.

Бергә: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар!

Хоппетдин: Алайса, таныш булыйк! Бу минем игезәк сыңарым – Котбетдин. Котыгыз алынмасын, үзе бик әйбәт ул. (башыннан сыйпый)

Котбетдин: Ә бу минем җан дустым Хоппетдин. Хоппетдин, без дә сабантуй карыйк әле.

А.б: Карап кына утырмагыз әле. Менә сезгә бау. Аркан тартышыгыз.

Бергә: Була ул!

(Икесе аркан тартышалар)

А.б: Балалар, әллә сез дә булышасызмы?

Аркан тартышу уены оештырыла.

Котбетдин белән Хоппетдин бергә: Ә хәзер безнең биисе килә.

11 бала: Сабантуй елга бер килә,

               Күңелле, олы бәйрәм.

               Нур өстенә нурлар иңсен,

               Биеп алыйк, ичмасам!

Күмәк бию оештырыла. (попурри)

А.б: Уйнап тора музыка,

        Зур урман шау-гөр килә.

        Җырлыйлыр да, бииләр дә

        Төрлесе төрле көйгә.

        “Эх, яблочко!”га,

         Кайсылары “Полька”га,

         Кайсы “Әтнә”, “Әпипә”гә

         Такмак әйтеп кул чаба.

Мәйданга шаулаша-шаулаша шамакайлар чыгалар.

1 шамакай: Күршегезне көлдерегез,

                     Үзегез дә көлегез.

                      Көләч кеше озак яши,

                      Таза була, белегез!

2 шамакай: Бүген кайгыру – урынсыз,

                      Рәхәтләнеп көлегез.

                      Тирә-юньдә уен-көлке,

                      Мәзәк хәлләр күрегез.

                      Көлке хәлдән көлә белә

                      Бик файдалы, белегез!

Бергә: Исәнмесез, балалар! Котлы булсын Сабан туйлары!

А.б: Рәхмәт! Балалар, безнең бәйрәмгә шамакайлар да килгәннәр. Әйдәгез әле, сез безгә капчык белән йәгереп күрсәтегез!

12 бала: Икегезгә ике капчык,

                Ягез әле, тотыгыз.

                Сабан туенда ярышып,

                Сез дә бүләк алыгыз.

13 бала: Карагыз, карагыз –

                Капчык киеп чабабыз!

                Сикереп тә карыймын,

                Йөгереп тә карыймын,

                Нигәдер егылдыра,

                Нигәдер абындыра.

Капчык белән йөгерү. Башта шамакайлар, аннары балалар ярышалар.

Шамакайлар бергә: Ә хәзер безгә балалар үз һөнәрләрен күрсәтсеннәр.

А.б: Җыр – биюсез бер бәйрәм дә

        Узмый, шуны белегез.

        Балаларыбыз бик булганнар,

        Конөерт карап китегез.

Мәктәпкә хәзерлек группасы “Рок-н-ролл” башкара.

14 бала: Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

                Сабантуй бәйрәмендә.

                Җырның ертыгы юк диләр,

                Бирербез бүләген дә.

Тимергалиева Илүзә “Әпипә” җырын башкара.

А.б: Сабантуй уеннаррын дәвам итәбез.

15 бала: Кашыкка салып күкәйне

               Йөгерегез тизрәк.

               Күрик әле, бу ярышта

               Кайсыгыз җитезрәк!

Кашыкка күкәй салып йөгерү.

А.б: Ә хәзер 2 кечкенәләр төркеме белән “Матур уен” уенын уйнап китәбез.

16 бала: Чүлмәк ватам, чүлмәк ватам,

                Ватып булырмы икән?

                Бүләккә бер чиккән яулык

                Алып булырмы икән?

Чүлмәк вату уены оештырыла.

А.б: Зурлар төркемен “Шома бас” җырын башкарырга чакырабыз. Алкышлап каршы алыгыз!

А.б: Чиратта – атта чабыш ярышы. Атта йөрергә теләүчеләр мәйданга рәхим итегез!

Атта чабыш.

16 бала: Менә сиңа сулы чиләк,

                Көянтә ал иңеңә.

                Йөгер тизрәк, иң алдан кил

                Егыла гына күрмә!

Су ташу.

А.б: Ә хәзер мәктәпкә хәзерлек группасы белән “Чума үрдәк, чума каз” уенын уйнап китәбез.

А.б: Ә хәзер уеннарның иң кызыгы үтәчәк: күзне бәйләгән килеш бүләк кисәргә кирәк. Я, кайсыгыз уенны башлап җибәрә?

А.б: Менә дуслар, көтеп алган сабан туйлары да тәмам. Тагын бер елга сау бул, Сабан туе! Барыгызга да саулык-сәламәтлек телим. Киләсе елга да Сабан туйларында очрашырга язсын! Сау булыгыз, дуслар!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Использование игровых методик и татарских народных игр в обучении младших дошкольников второму языку.

Методы и приемы обучения младших дошкольников татарскому языку в режимных моментах....

Татарские народные игры и их использование в работе с дошкольниками

Мир детства невозможно представить себе без игры, которая является, по определению психологов, ведущей формой деятельности ребёнка. Игра развивает физически, интеллектуально и, конечно, эстетически....

Сценарий праздника «День Татарских народных игр».

Цель: - формировать у детей нравственные качества через татарские народные подвижные игры, народный фольклор и традиции;Задачи: - формировать у детей представления об обычаях, традициях, играх, укладк...

Русские и татарские народные игры для дошкольников

Народные подвижные игры - это игры, которые передаются из поколения в поколение. Для дошкольников они просты и интересны, и без всяких на то усилий ребенок знакомится с обычаями, особенностями характе...

Сценарий татарской народной сказки "Три дочери"

Сценарий татарской народной сказки "Три дочери"...

Сценарий татарской народной сказки «Три дочери» для детей подготовительной группы

Программное содержание:- Приобщать к культуре и традициям народов Поволжья через знакомство с татарской народной сказкой и музыкой.- Продолжать работу над развитием музыкальных и творческих способност...