"Уеннар аша рәсем ясау"
материал (средняя группа) по теме

Тлякова Зульфида Кафиловна

  Альбом битендә ариентлашу, нокталарны туры сызык белән тоташтыру, гади карандаш белән эшләү күнекмәсен ныгыту, карандашны дәрес итеп тоту, каты итеп кысып тотмаска өйрәтү.

 

Уйнаган уенны рәсемгә төшерү, уй-фикерләрен туплау, кешенең уңай, яхшы, кире сыйфатларын рәсемдә чагылдыра алу, төсләрне дөрес куллануны  ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл noktaly_rsem.docx14.44 КБ

Предварительный просмотр:

1.Нокталар аша уен.

Максат: Альбом битендә ариентлашу, нокталарны туры сызык белән тоташтыру, гади карандаш белән эшләү күнекмәсен ныгыту, карандашны дәрес итеп тоту, каты итеп кысып тотмаска өйрәтү.

2.Геометрик фигуралардан рәсем ясау.

Максат: Түгәрәк, өчпочмак, квадрат, овал формаларыннан төрле предметлар ясарга өйрәтү, контурдан чыкмыйча буяу, төсләрне дөрес куллану, иң беренче гади карандаш белән эшләү.

3. Трафарет буенча төшереп рәсем ясау.

Максат: Яшелчә, хайван, яфраклар, җиләк-җимешләрне трафаретлар ярдәмендә төшерү, төсләрне дөрес кулланып буяу яки сиптереп буяу.

4.Бармак очлары белән рәсем ясау.

Максат6 Бармак очларын әз генә буяуга манып ак кәгазъ битенә  төшерү, сәнгать эшчәнлеген, эстетик тәрбияне үстерү, фантазияне баету.

5.Рәсем төрләре:

  “Яхшы малай”

   “Начар малай”

   “Мин үзем”

Максат:Кешедәге уңай, тискәре сыйфатларны рәсемдә чагылдыру, кешене ясарга өйрәтү, гади карандаш белән эшләү, төсле буяуларны контурдан чыкмыйча буяу, дуслык, яхшылык хисләрен үстерү.

6. “Үзеңне төрле яклап яса”

Максат:Син нинди? Баланы уйландыру, үзе хакында рәсем ясарга өйрәтү, үзенең берәр сыйфатын кертеп ясау. Контур сызыгыннан чыкмыйча буяуны ныгыту.

7.”Дөньяда юк нәрсә”

    “Серле урман”

   “Дөньяда иң күңелле нәрсә”

      “Дөньяда иң әйбәт нәрсә”

Максат: Баланың уйлаган әйберен, үзләренең хисләрен рәсемдә чагылдырырга өйрәтү, фантазияләрен,хыялларын,эстетик тәрбияләрен, иҗадилыкларын үстерү.

8.”Куркыныч рәсем”

Максат: үзеңнең курыккан әйбереңне ясау, аннан бүтән курыкмаска өйрәтү, кыюлыкны арттыру, үз-үзеңгә ышаныч тудыру.

9.”Ис буенча рәсем ясау”

Максат:Тирә яктан алган матурлыкларны ис буенча ясарга өйрәтү.Тирә юньгә, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, эстетик тәрбияне үстерү.

10.”Капшап рәсем ясау”

Максат:нидә булса бер әйберне капшап карап ясау,тотып карап кеше характерын чагылдыра алу ( елый,көлү, шатлана) уңай сыйфаиларны чагылдыра алу, төсләрне дөрес куллану.

11.Төсләрне ясау:

   “Нинди төсле көчле кеше”

    “Нинди төсле ягымлы кеше”

    “Тәмле ис нинди төстә”

Максат: Төсләрне аеру, ныгыту. Салкын һәм җылы төсләрне аеру, аларны дөрес итеп куллана белү, фантазияле, хыялый булу.

12.”Көзге яфракны исе буенча ясау”

      “Синең яраткан уеның нинди төсле”

Максат: Тирә-юньнән алган исләрне рәсемдә чагылдыру, туган табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, эстетик тәрбияне, иҗадилыкны үстерү.

13.”Кулларны төшерү”

Максат: кулларны буяуга манып ак биткә төшереп хайван, кош гәүдәләрен ясауны ныгыту, фантазияне баету, үстерү.

14.”Кәгазьне йомарлап рәсемләү”

Максат: кәгазьне йомарлау, буяуга манып чәчәк,болыт, чирәмнәр ясау,балаларның тирә-юньгә, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, матурлыкны күреп рәсем ясау.

15.”Уч төпләре белән рәсем яау”

Максат: төрле төстәге агач яфракларын, үләннәрне уч төпләрен буяуга манып ак 1биткә төшерү, хыяллану, фантазияне . эстетик тәрбияне үстерү. табигатьтәге матурлыкны күрү.

16.”Тылсымлы рәсем”

Максат: ак биткә шәм белән рәсем ясау. Аны төрле төскә буяп рәсемне чыгару, буяу белән чиста эшләүгә ирешүне ныгыту.

17.”Күләмле аппликация”

Максат: корабкалардан төрле предметлар ясау күнекмәләрен ныгыту. Хыяллану. Уйлау сәләтен үстерү, чиста, пөхтә итеп ябыштыруларына ирешү..

18.”Дәвам ит”

Максат: төрле формада кисеп ябыштырган материя кисәкләрен аерым бер предметка охшатып рәсемне ясап бетерү.иңади сәләтләрен үстерү.

19. “Уен аша рәсемләү”

Максат: уйнаган уенны рәсемгә төшерү, уй-фикерләрен туплау, кешенең уңай, яхшы, кире сыйфатларын рәсемдә чагылдыра алу, төсләрне дөрес куллануны  ныгыту.

20. “Әсәр буенча ясау”

Максат: укыган әсәрдәге геройларны рәсемдә чагылдыра алу, аларга хас сыйфатларны күрсәтү, төсләрне дөрес куллану, хайваннарга карата мәхәббәт тәрбияләү.

21.”Әкияти рәсем”, - әвәләү.

Максат:уйлап чыгару. Әкият рәсеме, әкияти хайваннар уйлап ясау, уйлаганны рәсемдә төшерә алу, сынлы сәнгат эшчәнлеген ныгыту, әвәләү күнекмәсен үстерү.

22. “Орлыклар белән эшләү”

Максат: кул маторикасын ныгыту, ясаган рәсемнәргә пластилин сылау, аларга орлыклар ябыштыру күнекмәсен, осталыкларын, теләкләрен, кызыксынучанлыкларын үстерү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукымадан кош ясау (кул хезмәте)

Тукымадан кош ясау өчен 20-20 см. тукыма, кәгазь салфетка , җеп(ирис) кирәк була...

Конспект ТЕМА:Гөлшат Зәйнашеваның "Бияләй тугел, перчаткы ” шигыренә нигезләнеп рәсем ясау.

КонспектТЕМА:Гөлшат Зәйнашеваның "Бияләй тугел, перчаткы ” шигыренә нигезләнеп рәсем ясау....

Рәсем ясау һәм дөрес туклану буенча шөгыль конспекты: «Яшелчәле аш».

Программа эчтәлеге:1.     Дөрес туклану турындагы белемнәрне киңәйтү.2.     Дөрес туклану теләген булдыру.3.     Өстәл артында үз – үз...

"Әбием курчаклары" Зурлар төркеменә тукымадан курчак ясау шөгыле

Максат: балаларны тукымадан ясалган курчаклар белән таныштыруны дәвам итү.Тәрбия бурычы: тукымалардан ясалган курчакларның әһәмиятен ачыклау, аларга соклану, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, тата...