Сомбелэ бэйрэме.
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

 

Сөмбелә бәйрәме (сценарий)

Зал алтын көзне хәтерләтеп бизәлгән (төрле төстәге яфраклар, яшелчә рәсемнәре…)

Залга бәйрәмчә киенгән балалар керәләр.

Алып баручы: Кадерле балалар, кунаклар! Без сезнеңбелән бергәләшеп «Сөмбелә» бәйрәмен үткәрергә җыелдык. Елның сихри фасылында- көн белән төн тигезләшкән вакытта татар халкы «Сөмбелә» бәйрәмен уздырган. Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана. Ул көнгәалдан ук мул итеп сый- ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Бәйрәмнеңхуҗабикәсе Сөмбеләисемле, алтын-сары толымлы, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгәтапкыр, эшкәуңган кыз була.

Без дәбүген көз турында шигырьләр сөйләрбез, уйнарбыз, җырларбыз, күңел ачарбыз.

(Музыка астында Сөмбеләкерә)

Сөмбелә: Исәнмесез, нәни дусларым! Исәнмесез, кадерле кунаклар! Мин сезне сагынып килдем.

Алып баручы: Зифа буйлы, җитен чәчле,

                         Зәңгәр күзле шушы кызның

                         Исемнәре ничек икән,

                         Әйтегезче кем белә?

Балалар: Сөмбелә! Сөмбелә!

Алып баручы:  Ашлык булып җирдә үсә,

                          Уңыш бит ул Сөмбелә.

                          Бөтен җирне нурга күмә

                          Кояш кебек Сөмбелә.

Сөмбелә: Сөмбелә, мин, Сөмбелә,

                  Мине һәркем дә белә.

                  Илгә байлык китерәм,

                  Җиргә муллык китерәм.

Алып баручы:  Көз килде,

             Уңыш җыелды,

             Табын сый белән тулды.

             Рәхим итегез, дуслар

             Көзге бәйрәмгә.

1 бала: Киң болыннарда,

             Урман кырларда.

             Агачлар, гөлләр

             Кибеп сулдылар.

2 бала: Уңыш җыелды,

             Аккошлар китте.

             Матур көз ае-

              Килеп тәҗитте.

3 бала: Урман, кырларга

             Килде матур көз.

             Җәй үтте дип

             Үкенмибез без.

4 бала: Сандугачлар, карлыгачлар

             Очып китте еракка

             Торналар да ялга китте

             Җылы якка, көньякка.

5 бала: Көзге җил «усал»

             Салкын булса да,

             Колак- борыннар

             Бераз туңса да,

             Куркытмый безне

             Һичбер суык җил.

             Һәрвакыт ямьле

             Безнең Туган ил.

6 бала: Күрәмсез дусларым,

             Көз килде тышта,

             Озак тормас, килер

             Ак тунлы кыш та.

7 бала: Кырлар буш кала,

            Яңгырлар ява,

            Җирләр дымлана

            Бу кайчак була?

Җыр «Көз»

8 бала: Көз килде, үләннәр

             Саргайды, шиңде.

             Сап-сары яфраклар

             Җиргә сибелде.

9 бала: Алтын яфрактан,

             Алсу яфрактан

             Бәйрәмчә итеп

             Көз ник киенгән?

             Көз ник сөенгән?

10 бала: Ашлыгы уңган,

              Җимеше мулдан.

              Буралар тулган-

              Шуңа сөенгән.

11 бала: Бик күңелле урамда-

               Алтын-сары бар дөнья,

               Җил яфраклар биетә,

               Көз шатлана, туй итә.

(Яфраклар белән бию)

Сөмбелә: Рәхмәт, балалар! Бик матур җырладыгыз, биедегез, шигырьләр сөйләдегез. Мин сезгә табышмаклар алып килдем, шуларга җавап таба алырсыз микән?

- «Алма!»- дисәң дә алалар,

   Нәрсә соң ул балалар?    (Алма)

- Озын, яшел- түтәлдә,

  Сары, тозлы кисмәктә.   (Кыяр)

- Җир астында алтын казык

   Алдык без аны казып.   (Кишер)

- Үсеп утыра бер чүлмәк

   Өстенәкигән йөз күлмәк.   әбестә)

- Ормый, сукмый,

   Үзе кешене елата.    (Суган)

Сөмбелә: Бигрәк тәтапкырлар икән сез! Әменәөлгерләр микән? Карап карыйк әле.

(Уен  «Кем тизрәк җыя»)

Алып  баручы: Балалар, әйдәгез «Көз» җырын җырлыйбыз?

«Көз» җыры

Балалар:Көз, көз, әйт әле,

                Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз: Кәрзинемдә кыярлар,

        Помидор hәм алмалар.

Балалар: Көз, көз, әйт әле,

                Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз: Кәрзинемдә сары, кызыл,

        Алтын, матур төсләр бар.

Балалар:Көз, көз, әйт әле,

                Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз: Кәрзинемдә яңгырлар,

        Җылы, салкын көннәр бар.

Алып баручы: Әйдәгез балалар «Көз hәм яңгыр» уенын уйнап алыйк.

Балалар: Исәнме, Көз, алтын Көз!

                Безне сагынып килдеңме?

                Агачларга, куакларга

                Сары чуклар элдеңме?

Көз: Саумы, нәни дусларым!

        Сезне сагынып килдем мин,

        Сезгәаяз көннәрдә

        Яңгыр алып килдем мин.

Балалар: Яңгыр яу, яу, яу, яу!

                Бар табигать юынсын,

                Тирә -як көлеп торсын!

Яңгыр: Яу, яу, яу!- дип телисез

             Әүзегез качып йөрисез.

(Балалар яңгырдан качалар)

Алып баручы: (Кояш рәсеме күрсәтә)

Балалар, кояш чыкты урамга чыгыгыз!

Сөмбелә:Кадерле балалар, кунаклар! Миңа китәр вакыт та җитте. Мин сезгәсәламәтлек, озын гомер телим. Сау булыгыз!

(Сөмбелә  күчтәнәчләрен балаларга бирәhәм саубуллашып чыгып китә)

Алып баручы: Менәбәйрәмебез дәтәмамланды.

                          Күңел күгегез һәрчак аяз булсын,

                          Килмәсеннәр сагыш- борчулар.

                          Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

                          Аннан кадерлерәк нәрсәбар?!

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай бэйрэме

Материал можно использовать на конкурсе посвященный Г.Тукаю....

8 март бэйрэме

8 март бэйрэме(2 нче кече торкем балалары очен)...

Праздник "Сомбелэ"

Этот праздник проводится осенью, после полевых работ и уборки урожая....

Сомбелэ бэйрэме

Уртенник  "Сомбелэ" на татарском языке с воспитанниками старшей группы...

Сценарий "Сомбелэ бэйрэме"

Зурлар торкеме балалары очен сценарий конспекты...

Осенний праздник «Сомбелэ»

Осенний праздник «Сомбелэ»...

Конспект развлечения "Сомбелэ"

Конспект представлен для старшей возрастной группы...