Проектның темасы «Минем гаиләм»
презентация к занятию (младшая группа) по теме

Ризатдинова Лилия Гилязетдиновна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sadik.docx29.6 КБ

Предварительный просмотр:

Ризатдинова Лилия             Гыйләҗетдиновна

                                                                        2 кв. категорияле тәрбияче

                                                                         1нче “Шатлык” балалар бакчасы

Проектның темасы «Минем гаиләм»

3-4 яшьлек татар төркеме балалары өчен.

«Минем гаилә» проекты тибы буенча иҗади. Төре буенча дәвамлы (2 ай).

Максат: Балалар хәзерге җәмгыятьтә барлык кешеләр очен үтәлүе мәҗбүри булган кагыйдәләрне үзләштереп, дөньяны танып белүне сынап-уйлап, үз урынын эзләп табыны булдыру. Балаларның күңелләренә, уйларына изгелек, шәфкать, бөек максатка омтылыш тәрбияләү.

Бурычлар:

Балаларны үз гаиләләрен якынрак өйрәнү өчен проблемалы ситуацияләр тудыру.

Төркемдә әти-әниләр, туганнар белән аралашу өчен шартлар булдыру.

Балаларда аларны кайгыртучы якыннарына карата игелекле хисләр формалаштыру.

Проектта катнашучылар:

тәрбиячеләр,

балалар,

әти-әниләр.

                                  Теманың актуальлеге

 Хәзер җәмгыятьтә әхлак мәсьәләсе җитди тора. «Алай эшләмә», тегелөй итмө кебек кисәтүләр бала колагында даими яңгырап тора. Ә ни өчен алай ярамаганын аңлата алабызмы? Борынгы фәлсәфәчеләр: «Кеше ике тапкыр туа. Беренче тапкыр физик яктан, икенче рухи яктан». Халкыбызның акыл иясе Риза Фәхретдиннең зирәк фикеренә колак салыйк: «Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», – дип кисәтә ул. Шуңа күрә дә балачакта алынган күпъяклы тәрбия киләчәктә бик мөһим урын алып тора. Ата-ана, бала, тәрбияче. Әлеге өч төшенчә аерылгысыз.

                 Проектны тормышка ашыру юллары

Тема

Күрсәтмә әсбаплар,

материал

Алымнар

Катнашучылар

Ата-аналар белән анкета уздыру

Анкета сораулары

Аңлату,

киңәшләр  бирү

Әти-әниләр

Әхлак дәресләре:

«Танышу»,

«Тылсымлы сүзләр».

Курчак

Сюрпризлы очрак,

шигырьләр сөйләү,

кунакка бару...

Төркемдәге балалар,

тәрбияче

Уеннар:

дидактик,

сюжетлы-рольле,

аз хәрәкәтле уеннар.

Уеннар:

•  «Кем нәрсә белән шөгыльләнергә ярата»;

•  «Гаилә», «Кибет»,

«Машина йортүче», «Чәчтараш»;

•  «Үз әниеңне тап!», «Бу кем?»

Уенчыклар.

Балалар,

Тәрбияче,

әти-әниләр

«Минем гаилә» темасына

фотосүрәтләр күргәзмәсе уздыру

Фотосүрәтләр ябыштырылган плакат; фотоальбомнар

Аңлату, күрсәтү

Әти-әниләр, балалар,

тәрбияче

Гаилә бәйрәмнәре

(милли бәйрәмнәр,

«Әтиемнең туган көне».)

Фотосүрәтләр белән слайд

Сораулар,

 үз гаиләләренең бәйрәмнәре турында сөйләү

Әти-әни,

балалар,

тәрбияче

Минем гаиләм

ничек ял итә

Яр Чаллы турында презентация

Күрсәтү,

аңлату

Балалар,

тәрбияче,

әти-әниләр

Шагыйрь Айдар Халим белән очрашу

Шигырьләр

җыентыгы,

иллюстрацияләр

Шигырьләр сөйләү,

күрсәтү

Әти-әниләр,

балалар,

тәрбияче

Шәҗәрә ясау

Әти-әниләр,

әби-бабайлар

Әти-әниләр белән

күңел ачу кичәсе

Балаларның

«Минем гаиләм» темасына ясалган рәсемнәреннән стенд фотосүрәтләр белән һ. б.

Шигырьләр сөйләү,

тизәйткечләр әйтү,

уеннар, конкурслар

үткәрү һ. б.

Балалар,

әти-әниләр,

тәрбияче

Көтелгән нәтиҗә

Балалар гаиләләре, туганнары турында күбрәк мәгълүмат беләләр.

Балалар һәм әти-әниләр тагында ныграк якынаялар.

Туганлык мөнәсәбәтләрен дөрес атыйлар.

Яхшы һәм начар гадәтләрне аералар.

«Тылсымлы сүзләрне» (рәхмәт...) күбрәк кулланалар.

Алга таба бурычлар

Балаларга ана телен белүнең мөһимлеген төшендерү.

Ата-аналарда балаларын ана телендә укыту теләге тудыру.

Гаиләдәге милли гореф-гадәтләрне дәвам итү.

Әти-әниләргә киләчәктә дә балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә торуларын теләп калу.

Анкета сораулары

Өйдә нинди телдә сөйләшәсез?

Бала ана телендә сөйләшәме?

Әгәрдә сөйләшмәсә, алга таба ана телендә сөйләшүен планлаштырасызмы?

Татар телендә нинди газета-журналларга языласыз?

Балаларга нинди татар әкияте, шигырьләр укыйсыз?

Балалар белән татар телендә нинди тапшырулар карыйсыз?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Минем гаилә" шөгыле

Рус балалары өчен  зурлар төркемендә “Минем гаилә”  темасына татар теле шөгыле. Бу шөгыльдә балаларны яңа сүзләр белән таныштыру вакытында татар теленә генә хас булган авазла...

Конспект занятия:"Минем гаиләм."

Формировать правильное представление о семье, роли матери, отца,дедушки, бабушки,брата, сестры. Закрепить представления о трудовых обязанностях членов семьи....

"Минем гаилә"

Белем бирү өчен тәрбия чарасы....

Проектная работа во второй младшей группе "Минем гаиләм"

Хәрбер кешегә үзенең төп чыгышы , әби-бабаларының кем булуы, үзенең  чын “кече Ватаны” кайда икәнлеген белү бик кызыклыдыр, мөгәен. Мин кайда туганмын? Беренче карашта бу сору бик гади тоелса да,...

" Минем гаиләм һәм йорт җиһазлары" темасы буенча лэпбукка аңлатма язуы.

Әлеге лэпбук З.М. Зарипованың "Туган телдә сөйләшәбез" методик кулланмасының "Гаилә һәм йорт җиһазлары" проектына нигезләнеп ясалды....

" Минем гаиләм һәм йорт җиһазлары" темасы буенча лэпбукның эчтәлеге

quot;Минем гаиләм һәм йорт җиһазлары" дип исемләнгән лепбукның мавыктыргыч уеннары. Автор төзүче Гильметдинова Л.Г....

Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты "“Минем гаиләм, минем өем.”".

Сөйләм үстерү, сәнгати үсешне берләштергән интеграл эшчәнлек “Минем гаиләм, минем өем.&rdquo...