Сөмбелә бәйрәме сценариесе
материал (старшая группа) по теме

Сценарий на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл babay.docx22.09 КБ

Предварительный просмотр:

«УҢЫШ БАБАЙДА КУНАКТА»

(4-6 яшьтәге балалар өчен бәйрәм кичәсе)

Алып баручы:

Кырлар буш кала, яңгырлар ява,

Җирләр дымлана... Бу кайчак була?

Балалар бергә: Көз!

Алып баручы: Дөрес, балалар, без сезнең белән бүген Көз бәйрәменә җыелдык. Карагыз әле, тирә-як нинди матур! Агачларда матур сары, кызыл яфраклар, кошлар да җылы якка очып киткән. Балалар, кемнәр көз турында матур шигырьләр белә? Сөйләп бирегез әле.

Бала: Ни арада җәй үткән, алтын көз килеп җиткән,

Җимешләр өлгергәч, бакча бигрәк тә матур икән!

Алмалар әй уңганнар, кызарышып тулганнар,

Балга манып алган мени, шундый татлы булганнар.

Әй ямьле дә урманда, кояш карап торганда,

Тиен уйный сикереп, гөмбә утыра көлеп!

Бала: Үтте-китте матур җәйләр, көзләр килеп җиттеләр,

Ак каенның яфраклары саргаешып киптеләр.

Сандугачлар, карлыгачлар очып китте еракка.

Торналар да ялга китте, җылы якка, көньякка.

Бала: Алтын-сары яфракларны җилләр саный ,

Иртә-кичен суык бабай бармак яный,

“Ник гомергә килми икән шушы язлар?!” дигән кебек

Моңсу гына китә казлар,

Әнә инде юлга чыккан торналар да.

Бала: Көзге табын – бай табын, кыяр, карбыз һәм кавын

Телем-телем теленгән, өем-өем өелгән.

Алмалары ал төсле, балкып туган таң төсле,

Капсаң эри авызда, һәр кисәге бал төсле.

Ә җимеше, җимеше – ачысы бар, төчесе!

Яңа пешкән күмәчтер кайнар кояш төслесе.

Алып баручы: Булдырдыгыз балалар, шигырьләрне шундый матур сөйләдгез! Ә хәзер яфраклар биюен карап алыйк әле.

“Яфраклар” биюе

Алып баручы: Булдырдыгыз балалар, бик оста биедегез. Балалар, әллә булмаса бабайга кунакка барабызмы? Анда бүген Сөмбелә үзе дә килергә тиеш. Барабызмы, балалар?

Балалар: Барабыз, барабыз!

Алып баручы: Ярар алайса, көзге бакчабызга бер җыр бүләк итик. Җырлый-җырлый бабайга да барырга күңелле булыр.

“Сары яфраклар” җыры

 (Бабайга барып җитәләр)

Бала: Хәерле көн, бабакай! Менә килеп тә җиттек.

          Кичә үк килә идек, Көн аязганын көттек.

Бабай: Ай-яй, балалар, көттем, сезнең киләсен сиздем,

        Сез килүгә эш бетте, әнә теге зур шалкан

        Сезнең килүне көтте, шундый зур булып үсте,

        Ә тартып чыгарырга безнең көч тәмам бетте.

Бала: Әйдәгез әле бергәләп тартып чыгарып карыйк.

Алып баручы: Тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар.

Бабай: Әллә әбине чакырыйкмы?

Әби! Әби! Кил әле! Безгә ярдәм ит әле!

Әби: Нәрсә булды? Әллә миннән башка шул шалканны да тартып чыгара алмыйсың. Ай! Килеп тә җиткәннәр минем балакайларым. Әйдәгез әле тартыйк һәм авыз итеп карыйк шалканны.

Алып баручы: Тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар.

Әби: Бабай! Бабай бабакай! Кайда соң безнең Акбай?

 Акбай, Акбай! Кил әле! Безгә бер  булыш әле.

Акбай: Һау, һау! Нәрсә булды! Нишләдегез?

Ник элек килмәдегез? Шалкан зур тугел иде,

Сез шуны белмәдегез? Тиз генә тартып чыгарып

Ашап та булыр иде.

Әйдәгез тартыйк, тартыйк! Бабакай, тик карап тормыйк.

Алып баручы: Тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар.

Бабай: Әллә соң песине чакырыйкмы?

Песи, песи, кил әле! Безгә ярдәм ит әле!

Песи: Мияу, мияу! Ничек күп дуслар шулай!

Булышмый булмас болай.

Әйдәгез тартыйк бергә!

Бер, ике, өч!

Алып баручы: Тарталар, тарталар, тартыпчыгараалмыйлар.

Әби:  Инде хәзер нишләргә?

Тычкан. Пи–пи!

Ничек инде «нишләргә»? Ә-ә миннән башка булмыймы?

Үзем кечкенә булсам да,  көчем зур минем.

Әйдәгез тартыйк булмаса.

Бер, ике, өч! Миндә бик күп көч! (тарталар).

Алып баручы: Тарталар, тарталар, тартып чыгардылар!

Шалкан: Бабай чәчте орлыгым, сулар сибеп үстерде.

Витаминлы, бик файдалы, тәмле булып өлгердем!

“Шалкан” биюе

Бабай. Шалкан чыкты чыгуын. Ә хәзер нишләтәбез?

Балалар. Бу шатлыктан җырлыйбыз.

Бабакайның бакчасында

Шалканзурбулыпүскән.

Менәшундыйкиңлектә,

Менәшундыйтарлыкта.

Бабай: Менә нинди кишер салдык базыбызга сакларга.

Безгә кунакка килерсез тәмле кишер ашарга.

Кишер: Мин – кишер! Бик тәмле, бик сусыл!

Мине ашап дәү үсәләр, шуны белеп тор, дустым!

“Кишер” биюе

Әби: Ә суганыбыз кайда?

Суган: Тураганда елата дип мине сөйлиләр, туган,

            Грипп эләкмәсен дисәң, күбрәк аша син суган!

“Суган” биюе

Әби: Ә борчагыбыз кайда?

 Борчак: Мин – борчак! Үзем ап-ак, үзем йомры, үзем вак-вак.

Мул итеп уңыш бирәм, вакытында җыймасагыз,

Үзем чыгып йөгерәм.

“Борчак” биюе

Әби: Туйганчы биедек, ә хәзер җырлап та алыйк инде!

“Көз” җыры

(Җыр беткәч, Сөмбелә керә)

Алып баручы:  Зифа буйлы, җитен чәчле, зәңгәр күзле бу кызның исемнәре ничек икән. Әйтегезче кем белә?

Балалар: Сөмбелә.

Сөмбелә: Исәнмесез, нәни дусларым!

Мин –  Сөмбелә, килдем сезгә.

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим,

Кем очраса юлымда.

Ай-һай! Быел уңыш бигрәк мул булды.

Үзләре шундый эре!

Күрдегезме, уңышым ничек күп!

Балалар: Рәхмәт сиңа, Сөмбелә.

Сөмбелә: Балалар, мин сезгә мультфильм дә алып килдем, Әйдәгез, карап алыйк.

( мультфильм  карыйлар)

Балалар: Рәхмәт, Сөмбелә

Сөмбелә: Ә хәзер минем уңышым белән танышып алыгыз әле

Чөгендер: Мин булдым кызыл чөгендер,

                   Бик файдалы яшелчә.

                   Миннән салат та ясыйлар,

                  Ашыйлар пешереп тә.

Алма: Алманың була алы,

            Кызылы һәм яшеле,

           Алмада җыелгандыр

           Витаминнарның шәбе.

Груша:  Мин груша, җимешләрнең

             Иң татлысы, баллысы,

            Шуңа мине яраталар

           Кешеләрнең барчасы

Гөмбә: Утырабыз урманда ап-ак эшләпә киеп,

              Киптерә дә, кыздыра кешеләр безне җыеп.

Балан: Мин балан, баллы түгел, әчкелтем,

             Суымны эч авырсаң:

              Йөткерсәң һәм карлыксаң –

              Шәп дару юк миннән дә.

             Дару ясыйлар минем

              Хәтта кабыгымнан да.

Бәрәңге: Ә сез мине барчагызда беләсез,

               Минем турында бик күп җырлар да чыгарганнар,

              Әйдәгез җырлап алык әле

Бәрәңге турында җыр

Сөмбелә: Минем уңышым сезгә бию белән килде, әйдәгез биюләрен карап алык әле,

Уңыш биюе

Алып баручы: Рәхмәт, Сөмбелә, биюләре бик матур булды.

Сөмбелә: Сездә бик күңелле булды,  балалар, ләкин мин китим инде.

                   Сау бул бабакай! Сау бул әбекәй!

                   Минем уңышларым сезгә бүләк булып калсын.

                   Сау булыгыз кунаклар!

Барыбызда: Сау бул, Сөмбелә!

Уңыш җыры

Алып баручы: безнең бәйрәмебез тәмам, сау булыгыз, балалар, сау булыгыз, кунаклар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме

Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе конспекты...

Сөмбелә күңел ачу кичәсе.

Максат : балаларны алдан Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру, көзге уңышны җыеп йомгак ясалу, эшләгән эшкә нәтиҗә ясау, күтәренке кәеф булдыру, яшелчәләрнең файдалы яклары турындагыбелемнәрне ныгыту...

Конспект развлечения для детей старшего дошколҗного возраста "Сау бул, Сөмбелә"

Конспект развлечения для детей старшего дошкольного возраста "Сау бул,Сөмбелә!"....

Сөмбелә - көз бәйрәме.

Сөмбелә - көз бәйрәме.(зурлар төркемендә күңел ачу өчен)«Гомуми үсеш бирүче №7 нче Актаныш...

Г.Тукай көненә багышланган кичә сценариесе

Балалар бакчасында Г.Тукай туган көненә багышланган бәйрәм үткәрү өчен сценарий....

Г.Тукай көненә багышланган кичә сценариесе

Балалар бакчасында Г.Тукай туган көненә багышланган бәйрәм үткәрү өчен сценарий....

"Туган көнең котлы булсын" бәйрәм сценариесе

Балалар бакчасында үткәрү өчен туган көн бәйрәме сценариесею...