Светофор бездә кунакта!
материал (старшая группа) по теме

Сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл svetofor_bezd_kunakta.docx21.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Янил авылы балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Светофор бездә кунакта

темасына зурлар төркемендә ачык шөгыль эшкәртмәсе

Тәрбияче:

Степанова Светлана Михайловна

2012 ел

                Светофор бездә кунакта

Максат:

1) балаларны план буенча иркен ориентлашырга өйрәтү;

2) урамда яисә транспорт чарасында барганда үз тәртибеңә җаваплы караш формалаштыру;

3) юл йөрү кайгыдәләрен өйрәнүгә һәм аларны үтәүгә кызыксыну тәрбияләү

Җиһазлау: 5жезллар, зебра рәсеме, юл билгеләре,сыбызгы, светофор рәсеме, юл йөрү кагыйдәләре буенча плакатлар,  транспорт чаралары төшергән рәсемнәр, кискәләнгән рәсемнәр.

Бәйрәм барашы:

Бәйрәм кичәсе бию белән башлана. “Регулировщик” биюе

Бер! Ике! Өч! Дүрт! Биш!

1 бала: Исәнмесез, кунаклар! Саумы сез барчагыз да?

               Сезне күрүгә без бик шат “Кояшкай” исемле балалар бакчасында.

2 бала: Юл йөрү кагыйдәләрен гел өйрәнәбез без,

             Ни дәрәҗәдә белгәнне күрерсез үзегез сез!

3 бала: Без сөйләрбез, аңлатырбыз нәрсә ничек икәнен,

              Юл кагыйдәләрен белергә тиеш һәр кем,

             Чөнки юлда йөргәндә кирәге чыга һәр көн!

4 бала:Бүген безнең бакчабызда җыелабыз бергә без,

             Әйдәгез, рәхим итегез, соңга кала күрмәгез!

5 бала: Кояш иртүк көлеп карый,

             Бүген бигрәк күңелле,

             Кояшлы яз көнендә безгә кунаклар килде. (урыннарына утыралар)

(шул вакытта 2 бала светофорның кызыл утына юл аша чыгарга телиләр)

Светофор: (сыбызгы сызгырта): Балалар!

             Юлда хәтәр булмас өчен, көне-төне мин янам:

            Яшел, сары һәм кызыл – сезгә шулай булышам.

            Иң кырысы кызыл төсем, тукта, бераз сабыр ит!

            Кызыл янып торганда юллар сезгә ябык бит!

5 бала:өч күзле багана, юлыбызны бүлмә син!

6 бала:Ашыгабыз, ашыгабыз, балалар бакчасына!

Светофор: Юлны аркылы чыкканда шуны истә тотыгыз:

           Светофор тамгаларына һәрвакыт буйсыныгыз.

           Кызыл төсем сезгә әйтә: “Тукта!Юл ябык, хәтәр!”

Сары төсем ул кисәтә, әзерли хәрәкәткә.

           Яшел хәрәкәт ача, балалар юлны чыга.

5 бала:Рәхмәт, игелекле икәнсең үзең!

              Юлда, светофор, сак булырбыз, син әйткәнне онытмабыз!

6 бала:Балалар бакчасында балалар бик күп анда,

              Әйдә син дә безнең белән!

              Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтерсең аларга да!

(өчесе тотынышып, юл аркылы чыгып, китәләр балалар бакчасына. Барып җиткәч, исәнләшәләр)

1 бала:Карагыз әле, кунакка безгә светофор килгән,

             Аның белән күңеллерәк уза тагы да бәйрәм!

Светофор:Үзем усал, үзем кырыс, чатларда басып торам.

              Бер яктан икенче якка  сезне күзәтеп торам.

               Хөкемдар булып килдем бүген сезнең бәйрәмгә.

             Юл йөрү кагыйдәләрен, карыйм әле, кем белә?

А.б. Балалар, безгә светофор җыр алып килгән бит!

Светофор: Әйдәгез, җырлап алыйк әле!

Балалар “Светофор” җырын башкаралар.

Светофор: Балалар, ә хәзер Светофор уенын уйнап алыйк әле.

Светофор уенымузыка бара,

Кызыл төс – чүгәлиләр,

Сары төс – басалар, җитәкләшәләр,

Яшел төс – бер адым алга.

Светофор:Булдырдыгыз, балалар!

Зебра биюе: биюне ике кыз башкара.

2 бала:Бу нинди могҗиза инде? Авылга зебра килгән!

              Бу тамга кем өчен икән? Зебра ул – җәяүлегә.

              Син, зебра, йөрмә биеп, тизрәк сузылып ят җиргә!

(балалар һәм светофор юл аркылы зебра аша чыгалар).

Бергә:Башта сулга карыйбыз, аннан уңга карыйбыз,

             Машиналар булмагач кына юлны аркылы чыгабыз.

А.б. : Урамда җәяүлеләргә һәм транспорт йөртүчеләргә аларның иң якын дуслары – юл билгеләре ярдәмгә килә. Сез һәр билгенең үзенең исеме булганын беләсез инде. Юл билгеләре юлның нинди булуы, нәрсә рәхсәт ителү һәм нәрсәне эшләү тыелу турында сөйлиләр. Әйдәгез, үзебез белгән юл билгеләрен искә төшерик әле.

3 бала:Ерак түгел кайнар чәйгә, тәмле аш һәм боткага,

                Ач, “үләм”, дигән чагында шушы билге тоткара.

4 бала:Бу билгене белү кирәк, аны белү мөһим бигрәк,

              Утырып булмый аннан башка трамвайга, автобуска.

              Тукталышларга бу билге әверелә чып-чын дуска.

5 бала:Велосипедта ярый бу урында йөрергә,

             Ярый әле алмаганнар автомобильләр әтиләр.

             Күнеккәнгә велосипедка, кыю йөрим мин бик тә.

6 бала:Тыныч кала моторлар, игътибарлышофёрлар,

“Мәктәп! Балалар  бакчасы!” дип, билгеләр торсалар.

7 бала:Хастаханә кайдалыкны юл билгесе күрсәтер,

             Хәрәкәт яраларыңны табиблар тиз төзәтер.

8 бала: Музыкантлар, туктагыз, сез монда шауламагыз!

              Монда хастәханә, мәктәп, балалар бакчасы булганын онытмагыз!

А.б.:Молодцы, балалар! Ә хәзер сезнең белән уен уйнап алабыз.

Дидактик уен “Кискәләнгән билгеләр”

А.б.:Молодцы, балалар!

Балалар:(бергә)Әти-әниләребез бик борчылмасын өчен,

               Машинада шофёр абыйтынычлап йөрсен өчен,

               Юл йөрү кагыйдәләрен әйбәт белергә кирәк!

Балалар “Шофёр буласым килә” җырын башкаралар.

А.б.: Балалар, ә кем соң ул шофер?

1 бала:машина йөртүче.

А.б.: Дөрес, ә машиналар ни өчен кирәк?

2 бала:йөк ташыр өчен, кешеләрне йөртү өчен.

А.б.:Дөрес, ә сез нинди транспорт чараларын беләсез?

(балаларның җаваплары)

А.б.:Дөрес, балалар, ә автобуста, троллейбуста, трамвайда йөрүче кешеләрне ничек атыйлар?

3 бала:Пассажирлар.

А.б.:Дөрес, молодцы! Балалар, ә хәзер без сезнең белән бер уен уйнап алабыз. Уенның исеме “Хатаны тап” дип атала. Уенны башлыйбыз табышмактан.

1 рәсем:Үзем кызыл, баскычым да, кызыл минем түбәм дә,

                 Тавышым еракка җитә, кем икәнемне әйтсәнә. (янгын сүндерүче машина)

Хатасы:(балаларның җаваплары)

Сорау:Балалар, ә янгын сүндерүче машина ни өчен кирәк?

(балаларның җаваплары)

2 рәсем: Бу патруль машинасы полициядан килгән,

                Тәртип һәм хәрәкәтне бик яхшылап тикшергән. (полициямашинасы)

Хатасы:

Сорау:Балалар, ә полиция машинасы ни өченкирәк?

3 рәсем:Бу машинаның төсе ак халат кигән төсле,

                  Ул төнлә дә йокламый, авыруларны карый (ашыгыч ярдәм машинасы)

Хатасы:

Сорау: Балалар, ә ашыгыч ярдәм машинасы ни өчен кирәк?

4 рәсем: Бу машина трамвай түгел, түгел бу автобус та,

Көпчәкләре булса да, бензин кирәкми аңа (троллейбус)

Хатасы:

5 рәсем:Сайрамый, оя да кормый, йөк һәм кешеләр ташый,

                 Кем миңа әйтер икән, ә бу нинди кош икән? (самолет)

Хатасы:

 6 рәсем: Уф, уф сулар, уфтанса да алып китәр,

                  Барыр җиренә җитәр (трамвай)

Хатасы:

7 рәсем:Ике көпчәкле арба утсыз да алга чаба (велосипед)

Хатасы:

8 рәсем:Нинди гаҗәп бер өй бу? Һәр ягы тәрәзәле,

                 Аяклары резина, кирәккә ашый бензин (автобус)

Хатасы:

А.б.: Дөрес, молодцы, балалар!

1 бала: Юл кагыйдәләре бик күп, белергә иде барсын,

              Ләкин иң кирәкәләре һәрчак исебездә торсын,

             Сәламәт дигән бала юлларда уйнамасын.

Бергә: Сәламәт булыйм дисәң, юл йөрү кагыдәләрен

              Яттан белергә кирәк!

Светофор:Юл билгеләре хәзер иң якын дуслар безгә,

                  Мин китәм инде, балалар, зур рәхмәт инде сезгә,

                  Хөкемдар булып килдем бүген сезнең бәйрәмгә,

                 Барчагызда бик акыллы булдыгыз бу бәйрәмдә!

                 Сау булыгыз, хуш, гуд бай, хәерле юл сезгә!

Балалар бергә:Сау бул, светофор, хәерле юл сиңа да,

                    Бәйрәмебез безнең тәмам.

                    Сау булыгыз, хушыгыз, исән-имин булыгыз,

                    Хәерле юл барчагызга да.

Светофор җыры белән бәйрәм тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...

"Йомшаккай" бездә кунакта

Белем бирү эшчәнлеге хокук тәрбиясе бирү буенча үткәрелде. Кешеләрнең исемгә, яшәү урынына хокуклы булуын балаларга җиткерү; сүзлек запасын баету, сөйләшү осталыкларын үстерү; музыкаль әсәрнең эчтәлег...

Мияубикә бездә кунакта

I кечкенәләр төркемендә рәсем буенча шөгыль...

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Светофор бездә кунакта !

Балаларны иркен ориентлашырга өйрәтү; урамда яисә транспорт чарасында барганда үз тәртибеңә җаваплы караш формалаштыру.Юл йөрү кайгыдәләрен өйрәнүгә һәм аларны үтәүгә балаларда кызыксыну тә...

Светофор бездә кунакта !

Балаларны  иркен ориентлашырга өйрәтү; урамда яисә транспорт чарасында барганда үз тәртибеңә җаваплы караш формалаштыру; Юл йөрү кайгыдәләрен өйрәнүгә һәм аларны үтәүгә балаларда  ...