Энилэр бэйрэме сценарие!
материал на тему

Сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eniler_beyreme.docx22.36 КБ

Предварительный просмотр:

Әниләр бәйрәме кичәсе

(зурлар төркеме өчен)

Алып баручы: Исәнмесез, кадерле әниләр, әбиләр, апайлар, килгән кунаклар! Сезне барыгызны да әниләр бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә уңышлар, гаилә байлыгы, күңел тынычлыгы телибез. Балаларыгыз сезне гел сөендереп кенә торсын! Балаларның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын! Бәйрәмне башлап җибәрәбез!

Алия: Әй, кызлар! Эй, малайлар! Тик торыгыз, тыныгыз!

Аз гына да чыкмасын сезнең тавыш тыныгыз!

Кошкай, син дә җырлама! Пескәй, син дә мырлама!

Бозау, син дә мулама, акбай, син дә улама!

Шаулама син дә, тирәк! Әниемә ял кирәк!

Алиса: Тузаннарны сөртеп чыктым, коедан су китердем,

Әни эштән кайтканчы дип бөтен эшне бетердем.

Бүлмәләрне җыештырдым, бар җир ялт итсен әле!

Үзенең бәйрәмендә бер әни ял итсен әле!

Ильфар: Үзебезне дә матурлыйк, пөхтә итеп киеник.

Тиздән дуслар килеп җитәр – бергәләшеп сөеник.

Әниләр дә килеп керер, елмаешып-көлешеп,

Безнең бүген җырлаганны тыңларлар сөенешеп.

Рафаэль: Балалар бакчабыз гөрләп тора, шаулап тора күрегез,

Без бит бәйрәмгә жыелдык, әллә шуны белмисез?

Газиз әниләрне котлап, җырларбыз да биербез.

“Бәйрәм белән сине, әни! Бәхетле бул!” – диербез

Тимур: Көн дә ничә тапкыр “әни” дибез, рәхәт тә соң  әни диюләр,

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик, бүләк итик матур биюләр!

Яңгырасын көйләр, шат көлүләр, тирә-юньгә бүген таралсын.

Кемнәр икән бу балалар диеп бөтен кеше безгә соклансын!

Рәзил: Безнең газиз әниләр! Чал чәчле дәү әниләр!

Апалар һәм җиңгәйләр! Бишектәге сеңелләр!

Шатланыгыз, көлегез, безнең белән җырлагыз.

Бәйрәм белән котлый бүген сезнең ул һәм кызларыгыз!

Ильяс: Күмәкләшеп без дә, дуслар, җырлап алыйк,әйдәле!

Котлы булсын, гөрләп торсын әниләрнең бәйрәме!

Җыр “Әнкәй!”

Бию “Гармунчы”

Ильяс: Әни безне тудырган, әни безне үстергән,

Ана сөте гомерлеккә җитә торган көч биргән.

Авырсаң янда тора ул, төне буе керфек какмый,

Үз саулыгын да кызганмый ул безне саклый-саклый!

Нурлан: Әнием, син бер генәм, иң якыным, гөл генәм,

Дөньяларда иң яраткан якын кешем, якты кояш,

Гөлҗимешем син генә!

Әсхат: Әниемнең йөзләреннән кояш нуры бөркелә,

Әниемнең кулларыннан җылы икмәк исе килә.

Сабыр да син, ягымлы да, кадерле һәммәбезгә.

Синдәй әниләр барында нур иңәдер өйләргә.

Рамазан: Әни диеп язып куйдым йөрәгемнең түренә,

Әни бит ул бер генә, белик кадерен генә.

Яратамын әниемне, йомшак аның куллары.

Битләремне сыйпаганда җанга рәхәт буладыр.

Сәйдәш: Җиңеләйткән кебек әнкәй безнең һәрбер сулышны,

Өлкән яшькә җиткәндә дә без әнигә бурычлы!

Йөзең синең һәрвакытта балкып тора, әнием.

Аш-суыңнан тәмле исләр аңкып тора, әнием!

Шакиров Ислам: Нинди назлы, нинди эшчән синең куллар, әнием!

Бөтен дөнья бәйрәм итә сине зурлап, әнием!

Йөрәгемнең иң түрендә иң кадерле әнием!

Шакирова Гүзәл: Нигә бүген бөтен җирдә чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый – беләбез һәммәбез дә.

Бүген әниләр бәйрәме, бүген җирдә тантана,

Кояш шуңа көлә бүген, гөлләр шуңа шатлана.

Әниләрнең бәйрәменә куана шулай алар, әниләрне котлый бүген җирдә барлык балалар.

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине, теләгем бар минем дә,

Мәңге шулай кояш кебек балкы күңел күгемдә!

Җыр “ Зур үскән улым, зур үскән кызым дисен”

Бию “Әйлән-бәйлән”

Әмир: Әнием, кадерлем! Син энҗе бөртегем,

Син хөрмә җимешем, син йөрәк тибешем.

Мин сиңа багышлап сөйлим бу шигыремне,

Мин сиңа бу шигырьдә ачам бар җанымны,

Мин сине яратып, иркәләп торырмын,

Мин сиңа тормышта таяныч булырмын

Эльвина: Ял ит, әнием, ял ит тынычлап,

Төнеңне үткәр син әйбәтләп йоклап,

Без булган чакта әле бик нәни, төн йокысын һич күрмәдең, әни.

Багышлап безгә бар өметеңне, имездең, әни, татлы сөтеңне.

Коендырдың син, киендердең син, безгә бәгереңне өзеп бирдең син,

Биләүдән чыккач, тәпи йөрергә өйрәтеп, юллар күрсәттең безгә.

Зәлия: Минем әби бик әйбәт, гел көлеп кенә тора,

Балакаем, дип әйтеп, сөеп, иркәләп тора.

Әбием һәркөн безгә тәмле ашлар пешерә,

Сөйкемле сүзләре белән безнең күңелне күрә.

Без әбине яратабыз, ул да безне ярата.

Безнең әбидән дә әйбәт кем бар икән дөньяда?

Алсу: Елмайса йөзеннән аңлыйм әнкәемнен телэген.

Дөнья киңлегенэ тиңлим әнкәемнен йөрэген,

Әнкәй, сиңа булэк итәм бөтен дөнья гөллэрен.

Юллар кебек озын булсын, әнкәем, гомерләрен.

Ай нурыннан да нурлырак әнкәемнең йөзләре.

Моңлы көйдәй куңелемдә әнкәемнең сузләре.

Гөлия: Әни утыртты гөлләр, алар үсә зур булып,

Утыралар ямь биреп, бөтен өебез тулып.

Мин аларга су сибәм яки иртән, я кичен,

Әниемә булышам эше азайсын өчен,

Хуш исле нәфис гөлләр үсәрләр биек булып,

Утыралар ямь биреп, бөтен өебез тулып.

Шарипов Ислам: Без сине, әнкәй, яратабыз, яратачакбыз һәм яратырбыз!

Рәхмәт сиңа, әнкәй, яшәгәнең өчен!

Рәхмәт сиңа, әнкәй, безне яшәткәнең өчен!

Балам диеп, күз нурларың жәлләмичә,

Кайткан саен назлап, сөеп йоклатканың өчен!

Мухарлямова Гүзел: Мин әнине яратам, “әнием” дип җан атам,

Аның кочагында үсеп, канатларым ныгытам.

Әнине әби үстергән, мине әни үстерә,

Тормышта яшәр өчен алар миңа көч бирә.

“Әннә” диеп тел ачылган, чыкмас ул һич исемнән,

“Әни” дигән бөек сүзгә һичкайчан тап төшермәм!

Җыр: “Мин әнигә булышам”

Бию “Вальс”

Тимур: Кто так много успевает, кто красивей всех поет,

С нами вместе поиграет, всех простит и всех поймет?

Эльвина: Знают взрослые и дети, это вовсе не секрет,

Лучше мамы нет на свете и добрее тоже нет!

Зәлия: Дорогая бабушка, бабушка моя,

Мы живем, не ссоримся, бабушка и я!

Әмир: Вместе спать ложимся мы, вместе мы встаем,

И всегда гуляю я с бабушкой вдвоем.

Гөлия: Почему сегодня всюду и улыбки, и цветы,

Почему смеется солнце, знаю я и знаешь ты!

Шарипов Ислам: Поздравляю тебя, мама, и желаю тебе я,

Чтобы вечно, словно солнце, ты светила для меня!

Мухарлямова Гузель: Яблочко румяное

Есть одна не стану я,

Половинку яблочка

Дам любимой мамочке.

Алсу: Мамочка родная, я тебя люблю,

Я сорву цветочки, тебе их подарю!

Ильяс: Поздравляю вновь и вновь милых бабушек и мам,

Я им нежную любовь и букет цветов отдам!

Песня Мамочка моя

Танец “Калинка”

Эльвина: Бәйрәмне дәвам итәбез, хәзер көч сынашабыз.

Уңганнарны, булганнарны, зирәкләрне, тапкырларны

Зурлап каршы алабыз!

Уеннар:

  1. Бодай арасыннан борчак ярмасы чүпләү (3 кыз)
  2. Үз балаңны табу
  3. Бала рәсемен ясау

(уенда катнашучыларга бүләкләр тапшыру)

Җыр “Әбекәй, алтыным!”

Бию “Макарена”

Тимур: Биедек тә, җырладык та, шигырьләр дә сөйләдек,

Бәйрәм итеп уйнап алдык, матур көйләр көйләдек!

Гөлия: Бәйрәм киче бетеп килә, әниләргә әйтик шуны:

Сәламәтлек, бәхет, шатлык телик, һич белмәсен борчуларны,

Әниләрнең һәрбер көне бәхет, шатлык белән узсын!

Мухарлямова Гүзәл: Бәйрәм бүләксез булмый ул, барыгыз да беләсез,

Безнең ничек тырышканны хәзер инде күрерсез.

Нәни кулларыбыз белән без тик сезгә диеп кенә

Әзерләдек бүләгебезне бик зур көч куеп кына.

Әниләргә бүләкләр өләшү

Ансамбль

Җыр

Бәйрәм тәмам


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Энилэр бэйрэме.

Развлечение с родителями на татарском языке....

"Уныш бэйрэме" сценария

                  “АЛТЫН КӨЗ”АШХАНӘСЕНДӘ УҢЫШ БӘЙРӘМЕ...

"Муса Жэлил- боек шагыйребез" Балалар бакчасы очен бэйрэм сценарие.

Сценарийда Муса жэлилнен биографиясе хэм ижаты турында бик бай материал тупладым.Патриотик тэрбия бирудэ зур ярдэмлек булып тора. Бэйрэм кичэсе балаларга хэм ата- аналарга бик ошады....

8 март - Энилэр бэйрэме

8 март - Энилэр бэйрэменэ карата уткэрелгэн кичэ....

Энилэр бэйрэме

Сценарий "День матери"...

энилэр бэйрэме

сценарий на татарском языке посвященный празднику мам...


 

Комментарии