"Кояш гомере телим әнием сиңа"
материал (средняя группа) по теме

Тлякова Зульфида Кафиловна

Максат: Әниләрне ярату, аларга хөрмәт хисе тәрбияләү, якыннарының хәленә керә белүчәнлек тәрбияләү, балаларда шатлык хисләре тудыру, яхшы кәеф булу, өлкәннәргә мәхәббәт, иптәшләренә якын мөнәсәбәт тәрбияләү, бәйрәмнәрдә чыгыш ясарга теләк, омтылыш булдыру.

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Кояш гомере телим сиңа әнием”

 Уртанчылар төркемендә үткәрелгән бәйрәм кичәсе.

Балалар көйгә тезелеп кереп басалар.”Кояш гомере” дигән көй яңгырый.

Татарча киенгән малайлар:

1 бала:

Бүген бездә зур бәйрәм

Һәр кешедә сөенгән.

Чөнки безгә кунакка

Әниләребез килгән.

2 бала:

Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

3 бала:

Дөньяда иң акыллы

Иң уңган минем әни.

Менә шуңа синең яннан

бердә китәсе килми.

4 бала:

Әни диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз һич ярамый

Әни сүзен таптарга.

5 бала:

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерле әнием.

Яхшылыкта, матурлыкта

Үрнәк миңа әнием.

6 бала:

Әниләрнең бәйрәме ул

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлыйк әйдә, күңел ачыйк

Бүген әниләр белән.

7 бала:

Әниләрнең бәйрәменә

Куана бар, ул-кызлар!

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

 Татарча көйгә малайлар башкаруында бию, алар янына бер малай белән татар кызы кушыла, бергәләп бииләр.

( Уртага чыгып басалар татар кызы белән татар малае)

Татар малае:

-Без бер илнең балалары

Барыбыз да дуслар без.

Татарлар, һинд, үзбәкләр,

Марилар һәм руслар без.

Татар кызы:

Без татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе зур бәхет

Яшибез без бу җирдә,

Бар халыклар белән берләшеп.

(Биеп икесе ике кырга басалар ике мари кызы биеп  уртага чыга)

 2 Мари кызы:

 1)Тыпырдатып, матур итеп

Без марича бииебез.

Марича биеп без сине

Әни шулай котлыйбыз!

2) Шатлыклар күңелебездә

Ал кояш – күгебездә!

Рәхәтләнеп бәйрәм итик

Әниләр килгән безгә.

(Икесе ике якка баса)

(Рус көенә ике рус кызы биеп чыга)

  1. Нынчы день у нас хороший

Веселяться все кругом.

Пляшут, хлопают в ладоши

Ну и мы не отстаем!

  1. Дорогие, любимые мамы

Лучше вас на свете нет

Примите от нас, вы

Наши поздравление.

( көйгә икесе ике якка баса)

(Үзбәк көенә ике үзбәк кызы чыга)

  1. Бәйрәмсез бик күңелсез бит

Күңелсездер сезгә дә.

     Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгәдә!

  1. Бу кичәбез гөрләп үтсен и

Истә калсын гомергә.

Бәйрәмнәрсез яшәп булмый

Бу якты җир йөзендә.

(Көйгә һинд кызы биеп чыга)

Һинд кызы:

Рәхмәт яусын безнең әниләргә

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әниләргә якты йолдызлардан

Йә кояштан һәйкәл салырлык.

Уртага татар киемендәге кыз чыга:

Һинд кызы:

Кайсы якта яшәсәктә,

Чикләр юктыр дуслыкка.

Дуслык булса янәшәңдә

Дошманлык чыгар юкка.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса яшәү дә күңелле

Уңай була һәрбер эшеңдә.

Татар кызы:

Барлык милләт балалары

Безгә дус булып калсын

безнең яраткан җырыбыз

Өзелмәс юллар салсын.

Безне назлап үстергәнгә

Әниләр рәхмәт сезгә.

Һәрвакыт тырыш булганга әниләр рәхмәт сезгә!

“Яратыгыз җыры” башкарыла.

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы “Нөнәгәр балалар бакчасы”муниципаль бюджет мәктәпкәзчә белем бирү учреждениесе.

“Кояш гомере телим сиңа әнием!”

Уртанчылар төркеме.

Тәрбияче : Тлякова З.К.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ачык дэрес: "Кояш гомере телим мин, энием сина"

Энилэр коненэ багышланган ачые дэрес. Дэрес алдыннан "Безнен энилэр" дигэн рэсемнэр кургэзмэсе эзерлэнэ.Балалар эни сузен тозилэр. Энилэренэ матур сузлэр эйтэлэр."Минем энием" - дигэн хикэя сойлилэр.Э...

План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".

Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...

Педчас "Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа".

Балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә аналар көнен үткәрү  буенча проект....

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа! Мәктәпкә әзерлек “а” төркеме балалары белән үткәрелгән бәйрәм иртәсе программасы

Максат: 1.Хатын-кызларга ихтирам, аларны хөрмәт итүне тәрбияләү. 2.Балаларның тел байлыгын, сөйләм культурасы үстерү.3.Халкыбызның гореф- гадәтләренә, үткәненә кызыксыну уяту....

Кояш гомере телим, әнием сиңа... (Әдәби- музыкаль кичә) кечкенәләр төркеме өчен 2017

Бәйрәм белән сезне, кадерле әниләребез! Бүгенге кичәбезне сезгә багышлыйбыз. Сезгә бәхет, шатлык, тазалык, хезмәтегездә зур уңышлар телибез. Бәйрәмегез котлы булсын, өстәлләрегез сый- хөрмәт белән тул...

"Кояш гомере телим мин әнием сиңа!"

кечкенәләр төркемендә - 8 март бәйрәме...

“Күңелемдәге сүнмәс кояшым - син ул әнием!”

катнаш зурлар төркемендә әниләр көне бәйрәме...