Яңа ел бәйрәме сценарие!
методическая разработка (старшая группа) по теме

сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_el_novyy.doc68.5 КБ

Предварительный просмотр:

Безгә дә Яңа ел килеп җитте!

(Зурлар төркеме)

Катнашучылар: Алып баручы, Кар кызы, Кыш бабай, Былтыр,Шүрәле, җәнлекләр

Залия:Бүлмәдә чыршы агачы,

                 Ул яшелдән киенгән.

                 Чыршы да урманнан безгә

                 Бәйрәм итәргә килгән.

Ильяс:  Нинди матур безнең чыршы!

   Җем-җем килеп яна ул.

   Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

   Котлы булсын Яңа ел!

Тимур:Урманнан безгә бәйрәмгә

   Ямь – яшел чыршы килгән,

   Яңа елны каршыларга

   Матур күлмәген кигән.

Голия: Куяннарга да Кыш бабакай

               Ак туннар бүләк итте

               Урман юлын акка бизәп,

               Ак карлар сибеп китте.

Рамазан: Исәнме, чыршы, исәнме!

   Яңа ел килеп җитте.

   Күңелле чыршы бәйрәмен

   Балалар күптән көтте.

Рафаэль Әйдә, бергә биеп алыйк

   Әйдә, бергә уйнашыйк.

   Бизәкле чыршы янында

   Гөрлик, көлик, җырлашыйк.

Ш. гузэл: Күрегез бу чыршыны,

   Чыршының да чып – чыны!

   Нинди төз, матур, биек,

   Тора түшәмгә тиеп.

Амир: Җем-җем көмеш тун кигән,

Яңа, яңа ел килгән.

Яшел чыршылыр белән

Яңа чыршылар белән.

Дуслар бергә җыелдык,

Бергә шундый күп булдык,

Матур җырлар җырлар өчен,

Кулны-кулга тотындык.

Җыр “Чыршы”

Алып баручы

Балалар, карагыз әле безгә кунаклар килгән.

Эльвина: Исэнмесез, балалар!

Менэ килеп тэ життек,

Башта ук килэ идек,

Көн матургайганын көттек.

Шарипов Ислам: Ап-ак карлар җемелди,

Кояш карый, елмая,

Кыш бабай килэ бүген,

Менэ сезгэ хат язды.

Алсу: хатны саклап алып килдек,

Кар бураннар алмасын,

Көчле җилләр очыртып,

Шүрәле укымасын

Алып баручы: Исэнмесез, минем тәртипле, акыллы, нәни дусларым! Кайнар сәламнәр белән сезгә Кыш бабагыз хат яза. Тиздән мин килеп җитәрмен, минем оныгым Кар кызым инде юлда, аны зурлап каршы алыгыз. Сезне яратып Кыш бабагыз.

Эльвина: Күмәкләшеп бергә дуслар

Биеп алык әйдәле,

Котлы булсын гөрләп торсын

Безнең яңа ел бәйрәме

Бию “У жирафа”

( Кар кызы ишектән килеп керә)

Кар кызы Исәнмесез нәни дусларым! Исәнмесез, кунаклар! Мин -  Кар кызы, кардан ясыйм йолдызлар, каплыйм җирне кар белән.

Яна ел белэн сезне!

Яна ел котлы булсын!

Бэхетлэр елы булсын!

Шатлыклар елы булсын!

Кырларда иген унсын,

Амбарлар тулып торсын!

Табыннары мул булсын,

Бэрэкэтле ел булсын!

Ап-ак мамык карлар ява

Акка төреп доньяны.

Буген безне уз янына

Яшел чыршы жыйнады.

Бар табигатъ ап-ак кардан

Калын юрган ябына.

Э без килдек бергэлэшеп

Яшел чыршы янына.

Без жыйналдык буген монда

Яна ел бэйрэменэ.

Яшел чыршы тирэсендэ

Жыр жырлап эйлэнергэ.

Җыр “Үсте чыршыбыз урманда”

Алсу Кыш бабайның ак капчыгын

             Явыз Шүрәле алган.

             Үзе, балалардан куркып,

             Карлы урманга качкан.

Кар кызы Кыш бабабыз борчылгандыр, нишлибез инде дуслар?

( балалардан сорый, шул вакыт балтасын күтәреп Батыр залга керә)

Былтыр Әй балалар, нәрсә булды?

Эльвина Явыз Шүрәле Кыш бабайның

             Ап – ак капчыгын алган.

             Яңа елда нәни дуслар

             Күчтәнәчсез калган.

Былтыр Ул шыксыз Шүрәлене

             Мин дә бүген эзләдем

             Әйдәгез бергә эзлик.

( Барысы бергә Шүрәлене эзлиләр)

Шүрәле йөгереп керә залга: У-у-у-у!!!  Нинди шау – шу, нинди чыр – чу? Кемне эзләп йөрисез? (бөтен балаларны кытыклап чыга)

Былтыр Кайда безнең бүләк – капчык? (аягы белән идәнгә суга)

Шүрәле Яшереп куйдым( куркып китеп). Ярар, дуслар, ачуланмагыз, юри генә алдаштым, хәзер, хәзер алып киләм. Әле башта биеп алабыз, матур биесәгез бүләк – капчыкны сезгә бирәм!

Былтыр белән шүрәле дә бииләр

Бию Танец маленьких утят

Былтыр: Сездә бик күңелле булды, ләкин мин китим инде балалар, утын алып кайтасым бар. (Китә)

Шүрәле: Көтегез, хәзер капчыкны алып киләм! (китә)

Алып баручы: Балалар, э  Шүрәлегә ышанырга ярыймы?

Балалар: ююк

Шүрәле Ха – ха – ха... Ышандылар, ышандылар! (кулларын уып сикереп йөри, чыршы астына утыра да капчыктагы конфетларны ашый һәм теше сызлый башлый балалардан ярдәм сорый)

Алып баручы: Ярдәм итәбезме Шүрәлегә, балалар?

Балалар: юк!

Алып баручы: Күрдеңме Шүрәле, начар булгач, сине балалар яратмыйлар! Син бүтән тәртип бозмыйсынмы? Кыш бабайның бүләгенә бүтән тимисенме?

Шүрәле: Юк

Алып баручы: Алай булгач, ярдәм итәрбез. (Битенә яулык бәйлибез һәм шүрәле чыгып китә)

Кар кызы Балалар, Кыш бабай әле килмәдеме? (Юк). Әйдәгез, аны чакырыйк. Вакыт бит инде.

Балалар Кыш бабай! Кыш бабай! Кыш бабай!

(Кыш бабай керә)              

Кыш бабай Исәнмесез, балалар

                      Исәнмесез, кунаклар.

                      Яңа ел котлы булсын!

                      Бәхетләр алып килсен.

Кыш бабай (Кар кызына сөйләп) Кызым, онытмадыммы, барсын да чакырдыммы?

Кар кызы (кул селтәп) Булды, бабакай, булды, барысы да килде инде.

Кыш бабай  Шулай дисеңме, кызым

                       Кызым минем, йолдызым.

                       Ягез, бер биеп алыйк

                       Ягез, бер җырлап алыйк. ( балаларга карап)

 (Балалар түгәрәккә басып  җырлыйлар)

Җыр “Кыш бабай”

(Кыш бабай биеп тора. Җырдан соң балалар урыннарына утыралар)

Алып баручы Хәзер әйдәгез уйнап алыйк. Кыш бабай белән Кар кызы ярышып күрсәтсеннәр әле. Кайсы матуррак бии икән?

Кыш бабай белән Кар кызының биюе

Кыш бабай Уф – уф арыдым, утырып торыйм әле.

Кар кызы Син утыр , балалар сиңа шигырь cөйләрләр

(Кыш бабай утыра балалар берәм – берәм чыгып шигырь сөйлиләр)

Рафаэль: Бәйрәм иртәсенә иртүк

  Чыршы кунакка килгән.

  Ә энәле ботакларына

  Ап – ак бәсләр эленгән.

 Кыш бабай, кыш бабай

  Безгә бик таныш бабай.

  Сакал – мыек, ап – актан,

  Килгән безгә ерактан.

 Рамазан: Бүген бездә зур бәйрәм!

  Бүген Яңа ел килә

  Безнең күңелләр җырга

  hәм биюгә җилкенә.

Бераз гына моңсу да,

  Ник икәнен мин  беләм

  Хушлашабыз чөнки без

  Бүген иске ел белән.

Шакиров Ислам: Урамнарга, бакчаларга, урман, кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләк кар төшә дә төшә генә.

Һава саф – рәхәт суларга, яп-якты бөтен урын,

Кыш бабай килде кунакка, җир киде йомшак тунын.

Ш гүзәл: Каршылыйк,  дуслар, бергәләп: Яңа ел килә безгә!

Әнә күпме кугак килгән әйләнә тирәбезгә.

Йолдызлар төшеп кушылган чыршыдагы утларга.

Кыш бабай белән Кар кызы килгән безне котларга.

Кыш бабай килгәч булачак котлаулар да, бүләк тә!

Яңа елда чынга ашар безнең бөтен теләк тә!

Яңа елның бәхетле ел буласын без беләбез.

Шуңа күрә бергәләшеп яңа елга керәбез.

Ильфар: Безгә Кыш бабай килгән, яңа ел алып килгән,

Капчыгына күп итеп бүләкләр салып килгән.

Көттек сине сагынып, исән-саумы, Кыш бабай.

Өләш бүләкләреңне, апчыгыңны чиш, давай!

Нурлан: Әй! Кыш бабай, Кыш бабай! Безгә якын дус бабай.

Көтеп алдык без сине, Күңелләргә хуш бабай.

Ак туныңны кигәнсең, безне котлап килгәнсең.

Сине көтеп торганны әллә кайдан белгәнсең.

Алиса: төрле-төрле утлар яна, без уйныйбыз әйләнеп.

Бигрәк матур, бигрәк ямьле безнең чыршы бәйрәме.

Җырлый-җырлый әйләнәбез, чыршы тора уртада.

Кунак булып ак сакаллы бабай килгән бәйрәмгә.

Чыршыдагы җем-җем утлар сүнәләр дә яналар.

Без җырлыйбыз шатланабыз, без – бәхетле балалар.

Сәйдәш: яшел чыршы тирәсендә җыелып бертугандай,

әйлән-бәйлән уйный идек, килеп керде Кыш бабай.

Әй Кыш бабай, Кыш бабай, хуш киләсен, уз бире,

Кунак булыр килер дип, күптән көттек без сине.

Рәхмәт, рәхмәт, күп бүләк китергәнсең безгә син,

Без нәни дусларыңны сөендерим дигәнсең.

Бәйрәмебез син килгәч матурланды тагын да,

Бик күңелле уйнавы яшел чыршы янында

Алия: Кыш бабай, Кыш бабай, исән-сау килдеңме?

Син бездә Яңа ел икәнне белдеңме?

Без көттек бик күптән, яңа ел килә дип,

Сиңа да сөйләргә шигырьләр өйрәндек.

Кулга кул тотышып ясыйк та түгәрәк,

Әйдә, кил, Кыш бабай, әйләник бергәләп.

Яңа ел сиңа да сөенеч китерсен.

 Тагын бер ел үткәч, яңадан килерсең!

Рәзил: Бөтен дөнья аппак булып кар яуганда,

 ишегалды, урам, түбә агарганда,

Аппак булып кайтып килә безнең бабай,

безгә төрле-төрле уенчык алган да.

Шатланышып без әйтәбез: “Рәхмәт бабай,

Сиңа тагын күп ел гомер бирсен Ходай!”

Бабай мескен, кар яңгырга карамыйча

Безне шатландырмак өчен йөри шулай

Әсхат: Матур бәйрәм җырыбыз яңгырагач еракка,

Кыш бабабыз ишетеп килде безгә кунакка.

Елмаеп ул эндәшә: “Исәнмесез, дусларым!

Ямьле бәйрәм кичендә яусын сезгә котлавым.

Нинди әйбәт уйныйсыз яшел чыршы янында.

Бүләк биреп мин сезне шатландырыйм тагын да”

Кыш бабай Менә рәхмәт балалар! Матур сөйләдегез.

Алып баручы Әйдәгез биеп тә алыгыз әле

Әйлән-бәйлән биюе.

Әмир

Скоро, скоро Новый год!

Скоро Дед Мороз придёт.

За плечами ёлочка,

Пушистые иголочки.

Он подарки нам разносит

И стихи читать нас просит.

Гөлия

Дети водят хоровод,

Хлопают в ладоши.

Здравствуй, здравствуй.

Новый год! Ты такой хороший!

Тимур

Наша елка велика,

Наша елка высока.

Выше папы, выше мамы -

Достает до потолка.

Как блестит ее наряд,

Как фонарики горят,

Наша Елка с Новым Годом

поздравляет всех ребят.

Будем весело плясать,

Будем песни распевать,

Чтобы елка захотела

В гости к нам прийти опять!

Алсу

Ну и елка, просто диво,

Как нарядна, как красива.

Ветви слабо шелестят,

Бусы яркие блестят

И, верхушку украшая,

Там сияет, как всегда,

Очень яркая, большая,

Пятикрылая звезда.

Эльвина

В лесу родилась елочка,

В лесу она росла,

Зимой и летом стройная,

зеленая была.

Метель ей пела песенку:

"Спи, елочка, бай-бай!"

Мороз снежком укутывал:

"Смотри, не замерзай!"

Трусишка зайка серенький

Под елочкой скакал.

Порою волк, сердитый волк,

Рысцою пробегал.

Гузель

Елка, елка, елочка -

Зеленая иголочка!

Зажгись огнями разными -

Зелеными и красными!

Пришла на праздник елочка,

Нарядная стоит,

А на макушке звездочка

Сверкает и блестит.

Ильяс

К детям ёлочка пришла,

Снег на ветках принесла.

Нужно ёлочку согреть

Платье новое одеть.

Ярко звёздочки блестят,

Ярко лампочки горят,

Бусы разные висят -

Замечательный наряд!

Станем дружно в хоровод,

Здравствуй, здравствуй, Новый год!

Ислам

Ёлочка пушистая,

Ёлочка зелёная.

Светится, искрится,

Будто заколдована.

Огоньки сверкают,

Шарики звенят,

Будто приглашают

В хоровод ребят.

Зәлия

Закружился хоровод,

Льются песни звонко.

Это значит – Новый год,

Это значит – елка!

Наша елка высока,

Наша елка велика,

Выше мамы, выше папы,

Достает до потолка.

Русча  җыр “Ёлочка ёлка!”

(Җыр беткәндә Кыш бабай йоклап китә.)

Алып баручы Кыш бабай! Кыш бабай! Безнең балалар җырлап бетерделәр. Ник дәшми икән? ( балаларга карап). Ай – hай – hай, Кыш бабаебыз йоклап киткән бит. Ничек уятабыз инде үзен? Әллә биеп алабызмы?

Кыш бабай белән бииләр, Кар кызы да кушыла

Бию “ Буги биюе”

Алып баручы Бик матур биедегез Кыш бабай һәм Кар кызы

Кыш бабай Ярый, балалар, мин сезне күрдем, сезнең белән биедем, җырларыгызны тыңладым, китер вакыт та җиткәндер( китәргә җыена)

Алып баручы Кыш бабай, балаларга бүләкләр бирергә оныттың бит.

Кыш бабай  Ай минем тишек башым!

                      Бөтенләй онытканмын,

                      Капчыгымны кайдадыр

                      Югалтып калдырганмын!( эзләнә)

Кар кызы    Бабай, әйдә чакырыйк

                      Булышырга батырны.

(былтыр белән шүрәле керә, былтырның кулында Кыш бабайның капчыгы)

Былтыр Менә Кыш бабай капчыгың, бүтән югалтып йөрмә, ә менә бу Шүрәлегә нинди җаза бирик микән?

Кыш бабай: Бүген бит бәйрәм, безгә биеп күрсәтсен, ә без кул чабып торабыз.

Шүрәле биюе

Кыш бабай Бүтән начарлык эшләмәссеңме?

Шүрәле Юк, Кыш бабай.

Кыш бабай Ярар, соң булса да, уң булсын. Шүрәле үзенең хатасын аңлады. Менә балалар Яңа ел бүләкләре( Алып баручыга бирә) . Зур уңышлар, яңа бәхетләр сезгә. Ә безгә китәргә кирәк. Сау булыгыз!

Кар кызы Сау булыгыз балалар!

(Кыш бабай, Кар кызы, Шүрәле саубуллашып чыгып китәләр.

Алып баручы Менә бәйрәмебез дә ахырына якынлашты, сезгә исәнлек, саулык, бәхет телим, сау булыгыз.

Бәйрәм тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Чудо от доброго сердца» сценарий музыкального кукольно-драматического спектакля по мотиву сказки Ганса Христиана Андерсена «Дюймовочка» ,автор сценария — Савиных Ольга Сергеевна.

Уважаемые коллеги и родители! Представляю Вашему вниманию сценарий, по которому был поставлен спектакль с детьми старших групп. Драматургическая эклектика дала возможность раскрыть свои таланты каждом...

Сценарий музыкальной сказки-импровизации для детей 5-го года жизни "Курочка Ряба", сценарий новогоднего утренника для малышей "В гостях у Умки"

Разработка сценария музыкальной сказки -импровизации"Курочка Ряба" может быть использована к весеннему праздничному развлечению 8 марта.  В сценарии использован музыкальный материал по программе ...

Сценарий организованной деятельности детей II младшей группы. Мир природы. Тема: «Помощники» Интеграция образовательных областей: «Познание», «Художественное творчество», «Коммуникация», «Физическая культура» Сценарий организованной деятельности дете

Программные задачи.   Научить детей классифицировать овощи и фрукты и дать понятие, где они растут.Закрепить понятие: широкий, узкий.Развивать речь детей, мышление, внимание и память. Активи...

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Сценар

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!»Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей с...

Сценарии праздников.2019г. ДОСУГ по сказкам А.С.Пушкина. Сценарий утренника "До свидания детский сад". Сценарий праздника " 8-МАРТА".

1. ДОСУГ по сказкам А.С.ПУШКИНА. 2019г.2.СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА  " ДО СВИДАНИЕ ДЕТСКИЙ САД." 2018г.3.СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА "8-МАРТА"....