Авторская программа
рабочая программа (старшая группа) по теме

на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avtorskaya_programma_sharapovoy_r.i.doc112.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Яр  Чаллы  шәһәренең  муниципаль мәктәпкәчә  тәрбия  бирү оешмасы  “Гомуми үсеш бирүче №68 Яр Чаллы балалар бакчасы”

Эстетик-сәнгать юнәлешенең

“Күңелле  балачак” түгәрәге    программасы

                                                   

                                                   Программаны эшләде:

                                                                        Шарапова   Рәмзия   Ильяс  кызы,

                                                                          № 68 “Күкчәчәк”  балалар бакчасы

                                                              тәрбиячесе

                                                                             

2013  нче  ел

Аңлатма  язуы

Балалар бакчасында тәрбия эше эчтәлеген яңарта бару, инновацион технологияләрне куллану — тормыш таләбе. Бүген тәрбия эчтәлеге күпкырлы һәм  ул үзенә түбәндәге өстенлекле юнәлешләрне берләштерә: балаларның физик һәм әхлакый сәламәтлеген саклау, ныгыту, интеллектуаль тәрбия бирү һәм үстерү, шәхестә культуралылык сыйфатлары һәм рухи кыйммәтләр булдыру; гражданлык тәрбиясе һәм патриотик тәрбия бирү, гаиләнең нәсел шәҗәрәсен өйрәнү, төрле җенестәге балаларның үзара дустанә мөнәсәбәте һ.б.

Баланы  төрле яклап үстерү өчен, иң беренче чиратта, аның нәрсәгә сәләтле булуын  ачыклау да җитә. Бу очракта күпләгән санда түгәрәкләргә йөртүдән тыш,  аңа туры  килә  торган  берсен  сайлап алырга мөмкин. Бакчадагы гомуми дәресләрдә бала яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән  аралашырга, әйберләрне танып белергә өйрәнә.   Балаларны   берләштерүдә, зурлар  белән  аралашуга  өйрәтүдә, сөйләм  телен  үстерүдә,  җэмгыятьтә үзен- үзе тота белеп, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең   әhәмияте бик зур. Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә- юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы  турында  мәгълүмат  алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен  төзергә  өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә. Сәхнәләштерү уеннарында  катнашып,  балалар   образлар,  төсләр, авазлар аша тирә- юнь белән  танышалар,  ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, йомгаклау ясарга   мәҗбүр   итә. Сәхнәләштерү эшчәнлеген  алып  барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар  алдында  күрсәтә  алырлык шартлар   тудырырга   hәм  яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Еш кына без киң белемле,   сәнгатьле  сөйләшә  белүчеләрне оялчан  икәнен, чит кешеләр алдында   югалып  калуларын күзәтәбез. Бу проблемалар булмасын өчен, балалар бакчасында театр кую бик зур булышлык күрсәтә. Сәхнәләштерелгән уеннар   балаларны   шатландыралар.  Спектакльләрдә  катнашып,  балалар  тирә-юнь белән, төсләр, авазлар белән танышалар, ә уйланылып куелган сораулар балаларны анализларга, уйланырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә. Сәнгатьле  итеп  сөйләргә  өйрәнү   барышында,  сизелмичә баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек формалаша- яңа сүзләр белән баетыла.  

Программаның  максаты:   информация киңлегендә ориентлаша, мөстәкыйль рәвештә яхшы юнәлешне сайлый, чишелеш кабул итә белә торган бала тәрбияләү.

Программаның   төп  бурычлары:

- Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсешен  үстерү, персонажлар сөйләмен сәнгатьле итеп сөйләү өстендә эшләү, баланың сүз байлыгы арттыру, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләү;

-  хәрәкәт  күнекмәләрен  формалаштыру;

-  сәхнәләштерү эшчәнлегенә тотрыклы кызыксынуны үстерү ;

- мимика,  ишарәләр,  хәрәкәтләр,  интонация  тәэсирле  чараларын кабатлау  теләге   тудыру.

 - музыка  һәм  хореография  сәнгате нигезләре белән танышу;

- укучыларда  эстетик,  әхлак  һәм  хезмәт  тәрбиясен  тормышка ашыру;

- балаларның сәламәтлеген  яхшырту;

- сәнгатькә  кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.

       

                 Эчтәлекне тәэмин итү принциплары:

  1. Белем бирүдә фундаментальлек  принцибы.

     Үзләштергән  белем  һәм күнекмәләрнең балага рус әдәбиятын һәм башка милләтләр әдәбиятын үзләштергәндә дә ярдәм итә ала торган  булу зарурлыгы.

  1. Аңлаешлылык (доступность) принцибы.  

         Баланың нигез белемнәренә таянып, проблемалар, каршылыклар аша җиңеп чыгарлык, көче җитәрлек әсәрләрнең кулланышка куелуы.

  1. Мотивлылык принцибы.

          Балаларның тормыш тәҗрибәләре, кызыксыну даирәләре белән тәңгәл килерлек, гыйбрәт яисә үрнәк алып тормыш тәҗрибәләрен баетырлык  әсәрләрнең генә кулланышка куелуы.  Танып-белү процессының психологик иркенлек шартларында оештырылу зарурлыгы.

  1. Күп мәдәни нигезлелек (поликультуралылык) принцибы.

Гомумкешелек кыйммәтләренә, сәнгать әсәре тудыра алган авторга (төрле милләт халкына да)  ихтирам  һәм кызыксыну хисләре уяну өчен; программа таләп иткән төп төшенчәләрнең  татар һәм рус телләрендә үзләштерелүе өчен җирлек тудырылу.

  1. Системалы эшчәнлек ( системно- деятельностный подход) принцибы.

Программа  таләп иткән эчтәлекне гадидән катлаулыга принцибы нигезендә   бер бөтен буларак үзләштерелүе тәэмин ителү.

Программаның билгеләнеше:

“Күңелле балачак”   түгәрәге  программасы  уртанчылар һәм  мәктәпкәчә  әзерлек  төркеме  өчен тәкъдим ителә.   Түгәрәк  атнага  1 сәгать үткәрелә.  Түгәрәкне  үткәрү вакыты 20-30 минут.

      “Күңелле балачак”   түгәрәге  программасының  актуальлеге:  Кереп баручы  стандартларының   яңалыгы - белем һәм  тәрбия  алуда универсаль гамәлләрнең  берсе коммуникатив гамәлләрнең камил формалашуы.  Ягъни,  баланың  үз фикерен  диалогта  һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле итеп, әңгәмәдәшен кимсетмәслек итеп җиткерә белүгә әзерләү.  Бу таләп – түгәрәкнең актуальлеген  раслаучы   мөһим  дәлил дә.  Балаларны   берләштерүдә, зурлар белән аралашуга өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә, җэмгыятьтә үзен-үзе тота белеп, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әhәмияте бик зур.

Программаның структурасы:

Программа 5  бүлектән тора һәм алар темаларга бүленгән.

  1.   Кереш. Театр  уены
  2.   Без  - яшь артистлар. Сөйләм   теленең  техникасы  һәм  культурасы
  3.  Театр  культурасы  нигезләре.  Спектакль   өстендә эш.
  4. Җырлы-биюле, такмаклы уеннар өйрәнү. Төрле кичәләрдә уеннар белән катнашу.
  5. Бүгенге көндә экологик проблема һәм аның әһәмияте. Экологик темага кичә үткәрү. “Кошларны таныйсыңмы? дип исемләнгән музыкаль театр-тамаша өйрәнү, чыгыш ясау

Программа материалын өйрәнү 34 сәгатькә исәпләнә. Балаларның сәхнәләштерү эшчәнлеге иртәнге, кичке сәгатьләрдә, дәреснең бер өлеше булып, шулай ук аерым планлаштырылган дәрес булып та кертелергә мөмкин.

 Сәхнәләштерү эшчәнлеге

  1. курчак театры карау  hәм  алар  буенча  әңгәмә  оештыру;
  2. уен- драматизацияләр;
  3. сәнгатьле  итеп  сөйләү  күнегүләре;
  4. этика  буенча  аерым  күнегүләрне  үз  эченә  ала.

Ә менә тәрбияче үзе сәнгатьле итеп сөйләү генә түгел, күрә, ишетә белергә, актерлык, режиссерлык осталыгына да әзер булырга тиеш. Тик ул үзенең актерлык осталыгы белән оялчан баланың уйнау теләген бетереп, караучыга әйләндерергә тиеш түгел. Балалар ялгышудан куркырга, гел караучы гына яки гел катнашучы гына булырга тиеш түгел.

Рольләргә  бүлгәндә  төрле  алымнар  кулланыла:

  1. баланың  теләге  буенча  роль сайлау;
  2. төп рольләргә оялчан балаларны билгеләү;
  3. карточкалар буенча рольләргә бүлү;
  4. парлап уйнау.

Монда  ике проблема  килеп  чыгарга  мөмкин:

  1. hәр  балага  рольләр  житмәсә  нишләргә;
  2. тискәре  рольләрне  кем уйнар

Беренче  проблеманы  балаларны  төркемнәргә  бүлеп  чишеп  була. Ә икенчесен аңлатырга: әкияттә, сәхнәдә барысы да артистлар. Ә артист уңай рольне дә, тискәре рольне дә уйный белергә тиеш. Тискәре рольне уйнау күпкә катлаулырак та,  hәр бала тискәре рольне дә, уңай рольне дә уйный белергә тиеш.

Эстетик - сәнгать  юнәлешенең  «Күңелле  балачак»  түгәрәге   программасы  эшчәнлегенең  көтелгән  нәтиҗәсе:

Сәхнәләштерү  уеннарын  үзләштерү  ярдәмендә  балаларның   интонацияләре яхшырды,  башка  катнашучылар  белән  аралашу  осталыклары  артты, килешү, конфликтлы  ситуацияләрне  чишә  белү  мөмкинлекләре туды.  Балаларның бәйләнешле сөйләм телләре үсте.

  1. Балаларның милли культура, театр, артистлар дөньясы турында күп мәгълүмат белүе.  
  2. Сәхнәләштерү  уеннарын үзләштерү ярдәмендә балаларның интонацияләре яхшыру, башка катнашучылар белән аралашу осталыклары арту, килешү, конфликтлы ситуацияләрне чишә белү мөмкинлекләре туу. Балаларның бәйләнешле сөйләм телләре үсү.
  3. Сәхнә тормышында үзеңне иркен тоту күнекмәләренә төшенү
  4. Үз туган ягыңның сәнгать кешеләре турында  мәгълүмат алу.
  5. Практика белән теорияне кушып, тулыландыра алу мөмкинлеге булу.
  6. Гаилә белән мәктәп арасында җылы мөнәсәббәт тудыру.

«Күңелле  балачак»  түгәрәгенең эш планы.

  1. Кереш  (1 сәг.)

Кереш дәрес. Укучыларны туплау, түгәрәкнең эш планы таныштыру. Инструктаж үткәрү.

  1. Без – яшь артистлар  ( 10 сәг.)

Укучыларның сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Сәхнә серләренә өйрәнү. Киенү-бизәнү осталыгы турында сөйләшү, кассетадан чыгышлар карау.

Татар халык иҗаты белән танышу. Татар халык иҗатының үзенчәлекләрен билгеләү. Индивидуаль рәвештә җырлар, биюләр өйрәнү. Киемнәр әзерләү.

  1. Сәхнә уеннары   23  сәг.

1.Татар халкының сәхнә уеннары, такмак, такмаза, тел шомарткычлар турында мәгълумат бирү. Сәхнә өчен куелган уеннарны өйрәнү, сәхнәдә кую.

Балаларны парлы, күмәк биюләргә өйрәтү (бию элементларын кабатлау, көйгә басу, киемнәр әзерләү). Бәйрәмнәрдә чыгыш ясау.

2.Яңа ел бәйрәменә театр-тамаша

Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре алып бару, киемнәр әзерләү.

“Яңа ел тамашасы” әкият-пьесаның эчтәлеге белән танышу. Рольләргә бүлеп уку.

Спектакльне кабатлау. Музыка. Декорация. Киемнәр әзерләү. Яңа ел бәйрәмендә театр-тамашаны кую.

Җырлы-биюле, такмаклы уеннар өйрәнү. Төрле кичәләрдә уеннар белән катнашу.

3. “Театр ” конкурсында катнашу өчен  “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү. Г.Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү. ”Кәҗә белән Сарык” әкияте  белән чыгышка әзерләнү.

4.Балалар өчен язылган җырлар тыңлау (кассета, караокедан). Иң матур җырларны өйрәнү, сәхнәдә   башкарырга  (аерым, күмәк) әзерләнү. Җырга карата киемнәр сайлау.

5. Бүгенге көндә экологик проблема һәм аның әһәмияте. Табигатьне саклауга өлеш кертү: тирә-юньнең чисталыгын саклау, агачлар утырту, чишмәләрне чистарту, кошларга, җәнлекләргә карата мәрхәмәтле булырга кирәклеген төшендерү.

Экологик темага кичә үткәрү. “Кошларны таныйсыңмы? дип исемләнгән музыкаль театр-тамаша өйрәнү, чыгыш ясау.

6.  Йомгаклау

«Күңелле  балачак»  түгәрәгенең тематик планы

                    Эш төре

Гомуми сәг. саны

Теоретик сәг. саны

Практик сәг. саны

I.

Кереш

1

1.

Укучыларны туплау. Түгәрәкнең эш планы белән таныштыру. Инструктаж үткәрү.

1

II.

Без – яшь аристлар.

10

2

Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

1

1

3

Сәхнә серләренә өйрәнү. Видеоязмалар карау.

1

4

Киенү-бизәнү осталыгы. Декорациянең роле.

1

5

Әкиятләрдән өзекләр сәхнәләштерү.

1

6

Әкиятләрдән өзекләр сәхнәләштерү.

1

7

Татар халык иҗаты. Җырлар тыңлау.

1

8

Татар халык җыры өйрәнү.

1

9

Татар халык биюе (кызлар өчен).

1

10

Табышмаклар кичәсе

1

11

Татар халык биюе (малайлар өчен).

2

Сәхнә уеннары-  23сәг

12

Такмак, такмаза, тел шомарткычлар.

1

1

13

Габдулла Тукай әкиятләре һәм шигырьләрен сәхнәләштерү

1

1

14

Сценарийны кабатлау.

1

15

“Яңа ел тамашасы” әкият-пьесаның эчтәлеге белән танышу. Рольләргә бүлеп уку.

Сценарийны кабатлау.

2

16

Сценарийны кабатлау. Хәрәкәтләр.

1

17

“Кыш бабайда кунакта” әкият- кичә

1

1

18-19

 «Үз уеныбыз». Ижади эшләү. Төркемгә бүленеп уеннар уйлау һәм аны тәкъдим итү.

2

20

“Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү.

1

21

Сценарийны кабатлау. Хәрәкәтләр.

1

22

Г.Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү”Кәҗә белән Сарык әкияте”

1

23

Сценарийны кабатлау. Хәрәкәтләр. Сәнгатьле уку буенча эш

1

24

Театрны кабатлау. Хәрәкәтләр. Музыка

1

25

Балалар өчен хәрәкәтле җырлар өйрәнү.

1

26

Кечкенә сәхнә әсәрләрен башкару

1

27-28

«Үз уеныбыз». Ижади эшләү. Төркемгә бүленеп уеннар уйлау һәм аны тәкъдим итү.

2

29

Бүгенге көн экологик проблемалар. Күзәтүләр буеча фикер алышу.

1

30

“Кошларны таныйсызмы?” музыкаль тамашаның эчтәлеге белән танышу. Рольләргә бүлеп уку.

1

31

Театрны кабатлау. Хәрәкәтләр. Музыка.

1

32

“Туган ягым – яшел бишек”. Экологик темага кичә.

1

33

Табигатькә экскурсия.

1

34

Эшләгән эшләргә анализ, нәтиҗә. Күңелле ял.

1