Г.Тукай иҗатына багышланган кичә
материал (старшая группа) по теме

Әлеге кичә балаларның белемнәрен ныгытуга багышланган. Анда кыскача Тукайның тормыш юлы турында сөйләнеп кителә. Аның әсәрләре искә төшерелә. Балалар шагырьнең шигырьләрен  сөйлиләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g.tukay_izhatyna_bagyshlangan_kich.docx18.74 КБ

Предварительный просмотр:

Кичәнең максаты:

  1. Г.Тукай әсәрләрендәге төп фикерне аңларга,  геройларның  эшчәнлегенә бәя бирергә өйрэтү;
  2. Әсәрне сәхнәләштерергә өйрәтүне дәвам итү; телнең сәнгатьлелеген үстерү, диалогик сөйләм күнекмәләрен камиләштерү;
  3. Балаларның иҗат сәләтләрен үстерү, үз-үзеңә ышаныч тәрбияләү.

Җихазлау: залны бизәү өчен декорацияләр, Г. Тукай портреты.

Алдан эшләнгән эшләр: Г.Тукай иҗаты белән танышу, әкиятләрдән иллюстрацияләр карау.

Алып баручы: Исәнмесез, балалар, килгән кунаклар бәйрәмебезне башлыйбыз. Ә нинди бәйрәм соң бездә?

Балалар: Шигырь бәйрәме.

Алып баручы: Шигырь бәйрәменә җыелгансыз икән, димәк сез шигырь сөюче кешеләр.

Без менә шушы ямьле көндә халкыбызның  бөек  шагыйре Г.Тукайны искә алырга, аның туган көнен бәйрәм итәргә җыелдык.  

Ә беләсезме, ул бит сезнең шикелле кечкенә вакытта балалар бакчасына да йөрмәгән. Ул вакытта ншни Тукай әнисез дә, әтисез дә калган. Ул әле бер абыйларда, әле икенчеләрендә торган. Урамда уйнарга иптәшләре күп булган, тик аягына кияргә матур сандалилары гына булмаган, ялантәпи йөргән.

Нәни Габдулланың бала чагы Кырлай дигән авылда Сәгъди дигән абзый гаиләсендә үткән. Хәзер ул авыл аның хөрмәтенә Тукай- Кырлай диеп йөртелә. Анда ул кечкенә вакытта яшәгән өй дә бар әле. Габдулла дус малайлары белән төрле уеннар уйнарга яраткан. Сабан туена кечкенә капчыклар алып, конфет, йомырка  җыеп йөргәннәр.

Ә азрак үсә төшкәч, Габдулланы шәхәргә алып киткәннәр. Тукай авылны бик  яраткан, калага киткәч тә, авылны сагынып, гел искә төшереп  йөргән.

( Г.Тукайның “Туган авыл” җырын җырлау.)

Кечкенәдән үк нечкә күңелле, табигатьне сөючән бала була ул. Урмандагы, урамдагы бөҗәкләр, чәчәкләр, үлән яфрагы белән сөйләшеп, серләшеп йөргән. Сезгә дә табигатьне яратсыннар дип, матур итеп шигырьләр, табышмаклар, әкиятләр язып калдырган.

Балалар, сез аның хайваннар турында нинди  әсәрләрен беләсез?

(Балалар җаваплары)

Ә хәзер без үзебезнең өйрәнгән шигырьләрне сөйләп күрсәтәбез!

( Балалар әзерлеге белән “Бала белән күбәләк”, “Гали белән кәҗә”, Безнең гаилә” шигырьләре укыла).

Алып баручы: Рәхмәт, дусларым. Әйдәгез, Тукай әсәрләрен күзәтүебезне дәвам итик.

( Төрле ел фасылларына киенгән балалар чыга, табышмаклар әйтәләр).

Табышмакларны да беләсез икән балалар, бик зирәкләр икәнсез.

Нәни Габдулла бик моңлы бала була. Уз әнисен ул бөтенләй хәтерләми, ә ул яшәгән апаларның нәни улларын, кызларын йоклатканда, сөеп- назлап бишек  җыры җырлауларын йотлыгып  тыңлый торган булган, соңыннан үзе дә “Бишек җыры” иҗат иткән.

(Бер бала бишек янында курчагын йоклата, “Бишек җыры” н башкара).

Кичәне уен белән дәвам итәбез. Мин Г.Тукай әсәрләреннән өзекләр укыйм, ә сез нинди әсәрләрдән өзек икәнен әйтергә тиеш.

Әсәрләрдән өзекләр:

“Шүрәле” әкиятеннән өзек:

....Шундый тын, яхшы хавада безнең утынчы исә,

Алны-артны, уңны-сулны белмичә утын кисә.

Балта кулда, Ңегет эштән бераз туктап тора,

Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.......

“Кәҗә белән Сарык” әкияте:

Китте болар. Бара-бара,

Күренмидер күзләренә ак вә кара

Бара болар. Бара торгач, алла белә

Юл өстендә үлгән бүре башы күрә.........

“Кызыклы шәкерт! Шигыре

  1. Ах, җүләр маэмай! Тырыш  яшьләй,- зурайгач җайсыз ул,

Картаеп каткач, буыннар, эш белү уңайсыз ул!

“Карлыгач”:

....Ул көне буе авызы белән балчык  ташый,

Балчык белән матур итеп оя ясый....

“Су анасы”

.....Чәчләрен тарап үргәч, сикерде  төште суга ул,

Чумды да китте, тәмам юк булды шунда ул.

....Инде мин акрын гына килдем дә мин кердем басмага

Җен оныткан, ахры, - калган тарагы басмада....

Алып баручы:

Менә балалар, күпме әсәрләрен беләсез икән сез. Афәрин!

( Музыка уйный, шүрәле керә).

Шүрәле: Нигә миннән башка гына бәйрәм итәсез. Хәзер кети- кети итеп алам.

Алып баручы: Ярар инде, ачуланма, Шүрәле. Онытып җибәргәнбез. Син бит бәйрәмебезнең иң зур кунагы, Әйдә, уз, рәхим ит.

Шүрәле: Ә-ә-ә, шулаймы. Ә мин сезгә күчтәнәч алып килдем, Әйдәгез уйнап алыйк.

Уен “Шуны эшләрбез әле”.

Син уртада, без кырыйда, әйләнәбез Шүрәле,

Син нишләсәң, ни кылансаң, шуны эшләрбез әле.

Алып баручы:  Рәхмәт Шүрәле, балаларга шундый матур уен алып килгәнсең. Син утырып ял итеп ал, ә без Г.Тукай әсәрләре буенча сәяхәт итүебезне дәвам итәбез.

Г.Тукайның “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигырен сөйлиләр.

Алып баручы: Рәхмәт, балалар.Димәк, эшне бетереп  тышка чыксаң, уйнавы да бик күңелле була икән.

Шүрәле: Балалар миңа инде урманыма кайтырга кирәк. Мин сезгә тагын кунакка килермен әле. Ә хәзергә саубулыгыз!!!

(Балалар саубуллашалар).

Алып баручы: Менә, дусларым, нинди матур кичәбез ахырына якынлашты.Г.Тукай иҗат иткән “Туган тел” җыры белән бәйрәмебезне тәмамлыйбыз.Бөек  шагыйребез Г. Тукайны онытмагыз, аның иҗаты белән кызыксынып торыгыз дигән теләктә калабыз.

“Туган тел”  җыры башкарыла.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай иҗатына багышланган кичә

Әлеге кичә Г.Тукайның иҗаты, тормыш юлын тирәнтен аңлау өчен үткәрелә.  Балалар шагырьнең  , алдан өйрәнелгән , шигырьләрен сөйлиләр....

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль, уртанчылар төркеме

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль...

Г. Тукай иҗатына багышланган проектында йомгаклау шөгыле

Г. Тукай иҗатын өйрәнеп беткәч уздырылган йомгаклау шөгыле конспекты....

“Сүзләр иле”ндә кунакта (Шәүкәт Галиев иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә)

(Шәүкәт Галиев иҗатына багышланганәдәби-музыкаль кичә)...

Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен-викторина “Еллар аша миңа Тукай дәшә”

Әти-әниләр һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында Г. Тукайның туган көненә багышланган  чара.Максат:1.      Балаларның  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буе...

Тукай иҗатына багышланган фольклор кичә

Бу кичә балаларның  фольклор чыгышы  белән башлана. Алга таба Тукай иҗаты белән үрелеп бара.Соңыннан фольклор чыгыш белән тәмамлана....