Сказки Абдуллы Алиша
методическая разработка (подготовительная группа) по теме

Рассказ о жизни и творчестве Абдуллы Алиша. Прочитывается отрывок одного из произведений Алиша на угадывание детьми. Задаются и анализируются вопросы по сказкам автора. Проводятся игры, песни и театрализуются отрывки из сказок.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл abdulla_alish_kiyatlre.docx20.9 КБ

Предварительный просмотр:

Абдулла Алиш әкиятләре.

(Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен)

Залда Абдулла Алиш портреты. А.Алиш китаплары күргәзмәсе, әкиятендәге геройлар сурәтләнгән рәсемнәр, ”Сертотмас үрдәк”, ”Чукмар белән Тукмар” әкияте персонажлары (уенчыклар, костюмнар, битлекләр).

Алып баручы.Исәнмесез,кунаклар. Без бүген сезнең белән Абдулла Алишның тормыш юлын һәм иҗатын искә төшерербез. А.Алиш Спас районында туа.Ул дөньяда аз гына яшәсә дә, үзенең гүзәл тормыш юлы,кешеләрне, балаларны,тормышны яратуы белән кешеләр күңеленә нык кереп калды. Алиш балалар өчен хикәяләр, әкиятләр язган. Күп чор балаларның иң яраткан язучысы, сезнең әти-әниләрегез, әби-бабаларыгыз да аның әкиятләрен укып үскән. Ләкин аның иҗат эшчәнлеге бик иртә туктала. Ул Бөек Ватан сугышы башлангач, илне саклаучылар сафына баса. Чолганышта калып, дошман кулына эләккәч тә, яшәүгә, җиңүгә булган өметен сүндерми.Соңгы сулышына кадәр иленә һәм халкына тугрылыклы булып кала.

  1. Әйдәгез хәзер сезнең белән Абдулла Алишның әкиятләрен искә төшереп китик.Сез аның нинди әкиятләрен беләсез?

Балалар. ”Сертотмас үрдәк”, ”Каз белән Аккош”, ”Куян кызы”, ”Чукмар белән Тукмар”, ”Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык” һәм башкалар.

Алып баручы. Ә менә бу юллар нинди әкияттән? ”Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!”

Балалар. ”Сертотмас үрдәк”.

“Сертотмас үрдәк “ җыры (Ильдус Зиннуров сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе).

Алып баручы. Әйе, дөрес балалар. Ни өчен хайваннар хуҗаны эзләргә үрдәкне җибәргәннәр?

-Үрдәк иң беренче нәрсәне очраткан?

-Хайваннар аңа нинди киңәш биргәннәр?

-Үрдәк нишләп төлке кармагына эләгә?

- Әйе, балалар. Бу әкияттә үрдәк барлык серләрне сөйләп йөрү аркасында һәлак була, йорттагы башка хайваннар һәм кошлар тормышын да куркыныч астына куя. Ярый әле хуҗа уяу була, ерткычлардан саклану чарасын алдан күрә, йортны һәлакәттән коткара. Бу әкият нәрсәгә өйрәтә? (Уяу, сизгер булырга, серне саклый белергә).

Балалар  “Сертотмас үрдәк”әкиятеннән  бер өзекне сәхнәләштерәләр.

Алып баручы. Ә менә бу юллар кайсы әсәрдән? ”Улларын иярткәннәр дә велосипед сатыла торган магазинга киткәннәр.”

Балалар. ”Каз белән Аккош.”

Алып баручы. Бик дөрес балалар. Каз үзенең бәбкәсен ничек сыйлаган?

-Аккош баласы белән Каз бәбкәсе велосипедны ничек йөрткән?

-Көчле сәламәт булыр өчен,нәрсәләр эшләргә кирәк?

-Әйе, нык сәламәт булып үсәр өчен кечкенәдән үк зарядка ясарга, чаңгыда, тимераякта шуарга, дөрес итеп тукланырга кирәк.

- Ә менә бу юллар кайсы әкияттән? ”Әнисе кигезә, ул салган, әнисе тагын кигезгән, ә ул  тагын салып ташлаган.”

Балалар. ”Куян кызы.”

Алып баручы. Әйе, балалар. Ни өчен аның аяклары авырткан?

-Әнисе аны кемгә алып барган?

-Куян кызы дөрес эшләгәнме?

-Әйе. Һәрвакыт әти-әниләреңне тыңларга, салкын көннәрдә киенеп йөрергә кирәк.

Җырлы уен “Куянкай.”

Ак куянга ни булган,

Әллә инде авырган?

Иптәшен дә таба алмый,

Урыныннан да тора алмый.

Куян,куян,син сикер.

Иптәшең табып китер.

Алып баручы. Алдагы юллар кайсы әкияттән?”Ник минем өлешемә кердең?”-дип кычкырыша башлыйлар икән.”

Балалар.”Чукмар белән Тукмар.”

Алып баручы. Чукмар белән Тукмар ни өчен сугышканнар?

- Әби әтәчнең берсен кайда алып киткән?

- Бу әкият нәрсәгә өйрәтә?

- Әйе. Иптәшең белән дус, тату булып, бер-береңә булышып, шатланышып яшәргә кирәк.

Балалар “Чукмар белән Тукмар” әкиятен сәхнәләштерәләр.

Алып баручы. Бу өзек кайсы әкияттән? ”Бөтен тынычлыгымны боздыгыз, сайраган булып, колагымны тондырдыгыз.”

Балалар. ”Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык.”

Алып баручы. Чыпчык сыерчыклар алдында ничек мактана?

-Чыпчык нинди һәлакәткә очрый?

-Песи тырнакларыннан аны кем коткара?

-Әкият ничек тәмамлана?

-Әйе, мактанчык булырга ярамый, мактанып бик авыр хәлдә калырга мөмкинсең.

-Балалар, без бүген кем иҗаты турында сөйләштек?

-Аның тормыш юлы турында нәрсәләр хәтерегездә калды?

-Аның нинди әкият, хикәяләрен беләсез?

-Барыгызга да рәхмәт. Сау булыгыз.

Кулланылган әдәбият:

ААлиш. Ана әкиятләре. Мамиы сказки: Әкиятләр.- Казан: Татар. кит.нәшр., 2003.

С. Гафурова. А.Алиш әкиятләре. Журнал Мәгариф №12. 2005. С.88-90

Туган телдә сөйләшәбез./ Төз.: З.М.Зарипова һ.б. – Казан: ФОЛИАНТ, 2012.

CD-диск “Сертотмас үрдәк”. Творческая студия Л.Батыр-Булгари, 2011.

Краткое содержание конспекта.

Сказки Абдуллы Алиша.

Рассказ о жизни и творчестве Абдуллы Алиша. Прочитывается отрывок одного из произведений Алиша на угадывание детьми. Задаются и анализируются вопросы по сказкам автора. Проводятся игры, песни и театрализуются отрывки из сказок.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Развлечение по сказкам Абдуллы Алиша "Сказка за Сказкой"

Материал подготовлен к юбилею татарского поэта и писателя А.Алиша для ознокомления детей дошкольного возраста с его творчеством...

Творческий проект для детей подготовительной к школе группы «Знакомство с творчеством Абдуллы Алиша»

Содержание1.Программа проекта.2. Системная паутинка.3. План работы.4. Творчество и биография поэта.5. Знакомство со сказками поэта.6. Детское творчество.7. Итоговое мероприятие «Человекбольшого  ...

Мероприятие «Человек большого и доброго сердца» (посвещенное к творчеству Абдуллы Алиша). Для детей подготовительной к школе группы

Конспектитоговое мероприятие «Человек большого  и  доброго сердца»(посвешенной к творчеству Абдуллы Алиша).Для детей подготовительной к школе группы...

Театрализованная постановка по сказке Абдулла Алиша "Каз белән Аккош" подготовительная группа

Театрализованная деятельность. Сценарий для подготовительной группы, по сказке А.Алиша "Каз белән Аккош"...

План конспект занятия по чтению художественной литературы в средней группе «Ознакомление детей со сказкой Абдуллы Алиша Болтливая утка»

Программное содержание:Познакомить детей  со сказкой А.Алиша «Болтливая утка».Продолжать знакомить детей с творчеством А. Алиша.Способствовать эмоциональному восприятию содержания сказки.Помочь д...

Проект «Воспитание детей через сказки Абдуллы Алиша»

Необходимо вести работу по формированию у ребенка чувства любви к Родине, воспитания у него эмоционально-положительного отношения к тем местам, где он родился и живет. Одно из мощных средств, которое ...

Положение конкурса детско-родительского творчества "Удивительные сказки Абдуллы Алиша"

Положение конкурса прикладного творчества по сазкам татарского писателя Абдуллы Алиша....