Прогулка. Разработка для средней группы на татарском языке.
методическая разработка (средняя группа) на тему

Губеева Наиля Гаптулловна

Саф һавада.
Сентябрь.
Саф һавада №1
Күзәтү. Үләндәге чыкны күзәтү.
Максат: балаларны табигать үзенчәлекләре белән таныштыруны дәвам итү.
Күзәтү барышы. Балалар, карагыз әле, иртүк чык нык күренгән иде. Ә көндез ул бармы? Чык ничек барлыкка килә?
Матур әдәбият. Г.Тукай “Бу кайчан була? Закирова”Иң матур сүз” 72нче бит.

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана, -

Бу кайчан була?

Хәрәкәтле уен. “Чылбырны ташла” Степаненкова “Сборник подвижных игр» 55нче бит.
Максат: төрле фигуркаларга ату осталыкларын камилләштерү.
Табигатьтәге хезмәт: участокны сары яфраклардан арындыру.
Шәхси эш. Камил һәм Дамир белән көз көне булган үзгәрешләрне атап чыгу.
Ирекле эшчәнлек: балаларның комда мөстәкыйль уеннары.
Саф һавада №2
Күзәтү. Тиз йөзгән болытларны күзәтү.
Максат: болытларның йөзү үзенчәлекләре белән таныштыру.
Күзәтү барышы. Бүген болытларга игътибар итәбез. Карагыз әле бүген алар ничек йөзәләр? Ә ни өчен алар шул хәтле тиз йөзәләр? Ничек уйлыйсыз? (Аста һәм җил исә, ә өстәрәк булсалар тизлеге бик сизелми).
Матур әдәбият. Табышмак уку.

Йөзәм, ләкин суда түгел,

Йөзәм сезнең өстә мин.

Шат чагында ап-ак булам,

Кайчак кара төстә мин.

(Болыт)

Хәрәкәтле уен. “Бау артыннан туп” 55нче бит.
Максат. Туп белән уен эшчәнлеген камиләштерү.
Табигатьтәге хезмәт. Апага куакларның җирен йомшартырга булышу.
Шәхси эш. Алмаз, Азат, Камилә белән
көз айларын кабатлау.
Ирекле эшчәнлек: кызларның коляска, ә малайларның машиналар белән ирекле уеннары.
Саф һавада №3.
Күзәтү. Кояшны күзәтү.
Максат: төрле ел фасыллары булганда кояшның ни дәрәҗәдә яктыртуын ачыклау.
Күзәтү барышы. Балалар, бүген көн нинди? Кояшлы яки кояшсыз көннәр нәрсә белән аерыла? Кояш кайчан күбрәк кыздыра? Көз көне кояш еш яки сирәк кыздырамы?
Матур әдәбият. Эндәшне хәрәкәтләр белән кабатлау.

Кояш чык, кояш чык! (кул белән чакыру хәрәкәте)

Болыт кач, болыт кач! (аяклар белән тыпырдау)

Без уйнарбыз җылыткач! (кул чабу).

Хәрәкәтле уен. “Куяннар” 55нче бит
Максат: тәрбияче командаларын дөрес аңлап уйнау, хәрәкәтчәнлекне арттыру.
Табигатьтәге хезмәт. Чәчәкләрнең саргайган яфракларын кисү.
Шәхси эш. Райнур, Нариман, Илзидә белән Г.Тукайның “Бу кайчан була?” шигырен яттан сөйләттерү.

Саф һавада №4.
Күзәтү. Куакларны күзәтү.
Максат: куак һәм агачны аерырга өйрәтү.
Күзәтү барышы. Балалар, безнең балалар бакчасында куаклар һәм агачлар үсә. Сез ниндиләрен беләсез? Ак кәүсәле һәм кара сызыклы нинди агач әле ул? Ә кыш көнне яшел киемен калдырган агачны атагыз әле.
Матур әдәбият. Ә.Ерикәй “Көз” 48нче бит.

Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

Хәрәкәтле уен. “Куян һәм бүре”. 53нче бит
Максат: балаларның хәрәкәтләнгән вакытта җитезлеген арттыру.
Табигатьтәге хезмәт. Куакларның саргайган яфракларын җыю.
Шәхси эш. Айсылу һәм Элина белән кыршау аша туп ыргыту.
Ирекле эшчәнлек. Апа артыннан хәрәкәтләр кабатлау.

Саф һавада №5.
Күзәтү. Транспортны күзәтү.
Максат: балаларны транспорт төрләренә игътибар итү.
Күзәтү барышы. Балалар, безнең балалар бакчасына нинди машиналар керә? Алар нинди җиңелме яки йөк машиналарымы? Ә балалар бакчасына барган вакытта сез нинди машиналар күрәсез?
Матур әдәбият. Я.Игәнәй “Трамвайда” 94нче бит.
Трамвайда барганда
Әгәр дә минем янда
Олылар басып торса,
Ә мин утырган булсам –
Җәһәт кенә торам да
Урын бирәм аларга.
Аягүрә чагында
Тизрәк үсәм ич мин,
Биш яшькә җитәм ич мин!
Хәрәкәтле уен. “Чыпчыклар һәм автомобиль”, “Трамвай».
Максат: төсләрне аерып хәрәкәтләнергә өйрәнү.
Табигатьтәге хезмәт. Участоктагы комны себерү.
Шәхси эш. Алмаз, Самат һәм Элина белән куакларны санау.
Ирекле эшчәнлек. Балаларның верандада мөстәкыйль уеннары.
 
Саф һавада №6.
Күзәтү. Җилне күзәтү.
Максат: җилнең юнәлешен ачыклау, җил булган вакытта үз-үзеңне ничек итеп тоту турында сөйләшү.
Күзәтү барышы. Балалар, султанчикларга игътибар итик. Алар бүген ничек әйләнәләр? Әйдәгез әле хәзер кипкән комны асфальтка салып, җилнең юнәлешен билгелик. Җил булганда нәрсә селкенә?
Матур әдәбият. Ә.Бикчәнтәева “Көзге җил” 48нче бит.

Көзге җил “усал”,

Салкын булса да,

Колак-борыннар

Бераз туңса да.

Куркытмый безне

Һичбер суык җил.

Хәрәкәтле уен. “Күрсәт әле үскәнем”
Максат: балаларны гиподинамиядән арындыру.
Табигатьтәге хезмәт. Утыртылган чәчәкләрнең җирен йомшарту.
Шәхси эш. Камил һәм Райнур белән юл хәрәкәте билгеләрен кабатлау.
Ирекле эшчәнлек. Балаларның магнитлы дартс белән мөстәкыйль уеннары.
Саф һавада №7.
Күзәтү. Урам буйлап йөргән этне (песине) күзәтү.
Максат: урам хайваннары белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлау.
Күзәтү барышы. Балалар, карагыз әле, безгә кунакка нәрсә килде? Ә ни өчен урам песиләре кеше янына килә? Урам песиләренә тияргә ярыймы? Ә нәрсә ярый? Әти-әниләрегез белән ашатырга кирәк!
Матур әдәбият. М.Җәлил “Маэмай”, 28нче бит.
Минем бар маэмаем,
Кара борын Акбаем.
Күп йөгерә, күп өрә,
Күп ишетә, күп күрә...
Хәрәкәтле уен. “Песи һәм этләр”. 56нчы бит.

Шәхси эш. Камилә, Нариман белән йортны һәм балалар бакчасын биеклеге буенча чагыштыру.
Ирекле эшчәнлек. Балаларның кыршау белән мөстәкыйль уеннары.
 
Саф һавада №8.
Күзәтү. Бакча уңышлары.
Максат: җәй буе үстергән төрле уңышларны күзәтү.
Күзәтү барышы. Балалар, бүген без көз көнне калган уңышларга игътибар итәбез. Карагыз әле, җәй буе ямь-яшел яфраклар хәзер нинди төстә? Тиздән бакчабыз буш калыр. Ни өчен?
Матур әдәбият. Р.Бәшәр “Бакча”.
Чәчәккә үрелүгә,
Сизде бугай уемны:
- Өз-з-з-змә! - диеп, бал корты
Чагып алды кулымны.
Хәрәкәтле уен. “Үз төсеңне тап”
балаларның хәрәкәтләнгән вакытта җитезлеген арттыру, төсләрне кабатлау.
Табигатьтәге хезмәт. Утыртылган борычларны җыю.
Шәхси эш. Самир һәм Алмаз белән капма-каршы сүзләрне кабатлау.
Ирекле эшчәнлек. Балаларның туп белән ирекле уеннары.

Саф һавада №9.
Күзәтү. Урам себерүченең эшчәнлеген күзәтү.
Максат: эш кораллары турында сөйли алуларына ирешү, теге яки бу эш коралы нәрсәгә хезмәт итә икәнен ачыклау.
Күзәтү барышы. Балалар, менә сезгә табышмак!
Борыны озын үзеннән,
Үзе минем теземнән.
Шыбыр-шыбыр шыбырдап
Яңгыр ява үзеннән. (Су сипкеч)
Ә су сипкеч кемнең эш коралы? Ничек уйлыйсыз аның эше безгә кирәкме? Аңа булышыр өчен нәрсә эшләргә ярамый?
Матур әдәбият. Табышмак ятлау.
Хәрәкәтле уен. “Из-за леса, из-за гор” 56нчы бит
Табигатьтәге хезмәт. Чәчәкләрнең сары яфракларын кисү.
Шәхси эш. Ралина, Айсылу һәм Илзидә белән бер аякта алмаш-тилмәш сикерү.
Ирекле эшчәнлек. Чылбырларны мөстәкыйль рәвештә ату.
Саф һавада №10.
Күзәтү. Балалар бакчасы тирәли сәяхәт.
Максат:
Күзәтү барышы. Балалар, бүген без балалар бакчасы буйлап сәяхәткә чыгабыз. Башта парлашып басабыз һәм сөйләшмичә тыңлап барабыз. Бакчабызда нинди үзгәрешләр күрәсез? Алар нәрсә белән бәйле?
Матур әдәбият. Р.Бәшәр “Бакча”, кабатлау.
Чәчәккә үрелүгә,
Сизде бугай уемны:
- Өз-з-з-змә! - диеп, бал корты
Чагып алды кулымны.
Хәрәкәтле уен. “Аюның аланында”. 51нче бит
Табигатьтәге хезмәт.
Участокны сары яфраклардан арындыру.
Шәхси эш. Самат, Райнур һәм Нариман белән су темасына караган сүзләрне атау.

Саф һавада №11.
Күзәтү. Кошларны күзәтү.
Максат: кошларның төрләрен кабатлау.
Күзәтү барышы. Балалар, карагыз әле каен агачына нинди кошлар кунды? Ә алар күчмә яки бездә кала торган кошлармы? Ә сез тагын нинди кошларны беләсез? Ә алар кайсы төркемгә керә? Хәзер салкынайта һәм без аларга ярдәм итәргә тиеш. Ничек ярдәм итәбез?
Матур әдәбият. Б.Рәхмәт "Кошлар киткәндә”

 Сыерчыгым, нигә китәсең?

Сагынырмын сине, киткәчтен.

Көз җитте бит инде, мин туңам,

Килгән идем җәйге костюмнан.

Хәрәкәтле уен.”Оядагы кошлар”. 46нчы бит.

Шәхси эш. Азат һәм Элина белән көз көне булган үзгәрешләрне атап чыгу.

Саф һавада №12.
Күзәтү. Яңгыр яуганын күзәтү.
Максат:
Күзәтү барышы. Балалар, яңгырга игътибар итик әле. Ул ничек ява? Яңгыр яуганда кешелер урамга нәрсә алалар? Яңгыр яуганда табигатьтә нинди үзгәрешләр була? Яңгыр кирәкме?
Матур әдәбият. М.Фәйзуллина “Көзге яңгыр”
- Апа, безнең артыбыздан
Шыбыр-шыбыр кем дәшә?
- Кем дә дәшми, көзге яңгыр
Зонтик белән сөйләшә.

Табигатьтәге хезмәт. Куакларның яфракларын җыю.
Шәхси эш. Камилә һәм Айсылу белән юл хәрәкәте билгеләрен кабатлау.
Ирекле эшчәнлек. Балаларның “Балыкчы” уенын мөстәкыйль уйнавын булдыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon progulka_srednyaya_gruppa.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по математике в подготовительной группе на татарском языке

Конспект итогового занятия по математике в подготовительной группе на татарском языке "Лунтикка ярдэм итэбез" (Помогаем Лунтику)...

Перспективный план опытнической и экспериментальной деятельности во второй младшей группе (на татарском языке).

Тәҗрибә һәм эксперимент эшчәнлегенең перспектив планы (икенче яртыеллыгына)....

Сценарий новогоднего праздника "СЕРЛЕ АЛМА" для старшей группы (на татарском языке)

Работая в двуязычном саду, столкнулась с   дефицитом сценариев на татарском языке.Приходилось либо переводить с руссого, либо повторять сценарии из года в год. Вот и приходится придумывать самой....

"Янгыр ява - тып та тып" конспект занятия в средней группе на татарском языке.

Конспект музыкального занятия с целью повторения для средней группы на татарском языке....

План-конспект занятия по художественной литературе (старшая группа) на тему: Театрализация сказки "Репка" с детьми старшей группы на татарском языке

Театрализация русской народной сказки "Репка" детьми старшей группы получился отличной. Мы выступили перед самыми маленькими, перед мамами. Было интересно....

авторская разработка: книжка о лебедях на татарском языке

авторская разработка на татарском языке про лебедейКогда преобразовала в пдф формат произошли некоторые смещения....