Риза Фәхреддин мирасында әдәп-әхлак тәрбиясе.
статья на тему

Галиева Гульюзем Гумаровна

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Кая барабыз? Урлашу, алдашу, үтерү гадәти күренешкә әверелеп бара. Тир түкми генә байлык туплау-төп кәсепкә әйләнде, наркомания, жинаятьчелек, эшсезлек чәчәк ата. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән намуслылык, шәфкатьлелек, бер-береңә ярдәм итү, эчкерсезлек, саф мәхәббәт, үз ихтыяҗыңны башкаларныкыннан өстен куймау кебек әхлакый хәзинәләр аяк астына салып таптала, онытыла башлады......

Уземнен бу материалымда шушы сорауларга жавап табарга тырыштым

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word_3.docx18.57 КБ

Предварительный просмотр:

Риза Фәхреддин мирасында әдәп-әхлак тәрбиясе.

Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар.
Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә
булса, әхлагы да шул рәвештә булыр.

Р. Фәхреддин

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Кая барабыз? Урлашу, алдашу, үтерү гадәти күренешкә әверелеп бара. Тир түкми генә байлык туплау-төп кәсепкә әйләнде, наркомания, жинаятьчелек, эшсезлек чәчәк ата. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән намуслылык, шәфкатьлелек, бер-береңә ярдәм итү, эчкерсезлек, саф мәхәббәт, үз ихтыяҗыңны башкаларныкыннан өстен куймау кебек әхлакый хәзинәләр аяк астына салып таптала, онытыла башлады.

Илдәге аяныч хәлдә яшь буында кешелеклелек сыйфатларын саклап калу өчен бердәнбер юл, таяну ноктасы – әхлак тәрбиясе бирү. Бүген күпме галим-педагог озак еллар дәвамында халыктан яшеренеп килгән рухи, әхлакый байлыкларны кире кайтару юлларын эзли.

Татар халкы тарихында тирән эз калдырган галимнәребез Г. Исхакый, Р. Фәхреддин әсәрләренә соңгы елларда зур игътибар итәбез. Милләтебез язмышы кыл өстендә калган бер чорда Р. Фәхреддин халкыбызның үткәнен, аның гүзәл сыйфатларын фәнни нигездә салып, киң массаларда милли горурлык хисләрен уята алган икән, аңа булган игътибар яңа гасырда да үзен аклар.

Кеше кайчан матур була?

Кеше  матур шулвакыт,

Иле өчен,халкы өчен,

Яшәгәндә җан атып.

Замананың авырлыгын

Җилкәсенә алганда

Олы данга ирешеп тә,

Кеше булып калганда! – ди шагыйрь Ренат Харис.

 Бу шигырь юллары нәкъ мәшһүр төрки-татар тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм әдип Ризаэддин Фәхреддингә атап язылган кебек. Бөтен күренекле замандашларын да диярлек очлы сатира каләменә “элгән” җор сүзле, әче телле шагыйрь Шәехзадә Бабич та аңа карата чәнечкеле сүзләр әйтергә базмый, киресенчә, олуглыгына мәдхия җырлый.

Риза хәзрәт,сиңа әйтәм,

Син мөхтәрәм,дип әйтәм.

Бер җиреңне тешләр идем,

Ил ышанмас дип әйтәм.

Ходайга шөкер, олуг мәгърифәтче халыкка кире кайтты, аның әсәрләренә соңгы елларда игътибар итә башладык. Аның иҗатына багышланган республика фәнни-гамәли конференцияләр, педагогик укулар оештырыла. 

Тәрбия темасына багышланган дәреслекләрендә Р. Фәхреддин: яшь буынны тәрбияләү эше – ул бик мөһим социаль мәсьәлә һәм ул үзенә укучыларның вә ата-аналарның даими игътибарын таләп итә”, – дигән фикерне әйтә. Ул җаны-тәне белән чын күңелдән шуларны аңлатырга тырышып яши. Мәгърифәт һәм белем тарата: әдәби һәм био-библиографик хезмәтләрендә тормышны реалистик карашлардан чыгып бәян итә. Аңарда акыл һәм белемнең чикләнмәгән көченә ышану, мәгърифәтне ялкынлы пропагандалау, үстерү нәтиҗәсендә үз халкын бәхетле итәргә омтылу хас. Галимнең язган барлык хезмәтләрен бергә җыйсаң, саллы бер энциклопедия тәшкил итәр иде.

Киң карашлы мәгърифәтче һәм педагог буларак, Р. Фәхреддин яшь буынның милли аңын һәм культура дәрәҗәсен үстерүне алгы планга куя. Аның хезмәтләре балаларны кешелекле, инсафлы, әдәпле, әхлаклы булырга өйрәтә.

Р. Фәхреддин үзенең әсәрләрендә милләтне аң-белемле һәм һөнәрле итү белән бергә, әдәп-әхлак ягыннан тәрбияләүгә зур игътибар бирә. ”Сәлимә, яки гыйффәт”, Әсма, яки гамәл вә җәза” повестьлары моңа мисал булып тора. Яшьлегендә ата-анадан яхшы тәрбия алганнар, тормыш пычракларыннан кер дә кундырмыйча саф килеш калып, бәхеткә ирешә. Р. Фәхреддин фикере шундый. Аның тәрбиягә кагылышлы “Тәрбияле бала”, “Нәсыйхәт”, “Тәрбияле ата”, “Тәрбияле ана” кебек җыентыклары – мөгаллимнәр өчен чын табыш.

“Әй, хөрмәтле балалар! Сезнең ата вә аналарыгыз сезгә иң авыр вә мәшәкатьле хезмәтләрен иттеләр вә һаман да итәләр. Һәрвакыт сезнең өчен Аллаһы тәгаләгә ялваралар вә дога кылалар. Моның өчен һәрникадәр аларның хезмәтләренә катышмавыгыз вә мәшәкатьләренең хакын үтәвегез мөмкин булмаса да, һаман аларга хөрмәт күрсәтүче булыгыз!”

Р. Фәхреддин хәзрәткә киң сәләтлелек һәм күпъяклы эшчәнлек хас. Гаделлек принципларына корылган җәмгыятьтәге үзгәртеп коруларны Риза халыкны тәрбияләудә күрә. Ул иң әүвәл укытучы-тәрбияче булуы белән данлыклы, чөнки ул хезмәтен укытучы буларак башлый һәм тәрбия өлкәсендә яңалыклар, шул исәптән яшүсмерләргә дөньяви фәннәр укытуны кертеп, үзен алдынгы педагог буларак таныта.

Бүген Р. Фәхреддин кебек мәгърифәтчеләр җитми. Ни өчен? Беренчедән, тәрбия эшендә акыл һәм гыйлемнең иң кыйммәтлесе – халыкта, аның күпъеллык тәҗрибәсендә. Икенчедән, милләтне саклап калыйк дисәк, балаларыбызга милли тәрбия бирергә кирәклеге бәхәссез. Балаларга милли тәрбия бирү – тирән белем һәм күнекмәләргә ия булган, кызыксынучан, яңалыкка омтылучан шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.

Безнең буынның өмете – киләчәк яшьләребез. Максат – татар яшьләренең тотрыклы, иманлы булуы. Әгәр алар үз милләтен санга сукмый, ата-бабаларыбызның телен, кыйблаларын оныта икән – моңа без дә гаепле. Димәк, без кирәкле дәрәҗәдә эшләмибез. Әгәр татар теленә, дингә ихтыяҗ булмаса, без күпме генә “сайрасак” та, нинди генә законнар кабул итсәк тә, алар үтәлмәскә мөмкин. Бер-беребезгә әдәпле, ихтирамлы, шәфкатьле булыйк. Шул вакытта гына үззебезгә әдәпле, милли үзаңлы, яхшы алмашчылар әзерли алабыз.

Без камил затыбыз – Риза Фәхреддиннең дин һәм тәрбия дәресләрен буыннан-буынга дәвам иттерергә тиешбез. Бөек шәхесне без генә түгел, киләчәк буын да онытмасын, аны өйрәнсен, аның хезмәтләрен куллансын һәм аның белән горурлансын иде!

Безнең бабаларыбыз үзләренең гыйбрәтле яшәү чорында бай тормыш тәҗрибәсе туплаган һәм аны буыннан буынга мирас итеп калдыра барган. Бөек галим, киң карашлы мәгърифәтче, язучы, тарихчы һәм педагог буларак, Р. Фәхреддин яшь буынның милли аңын һәм культура дәрәҗәсен үстерүне алгы планга куя. Аның күп санлы хезмәтләре балаларны кешелекле, инсафлы, әдәпле, әхлаклы, гүзәл холыклы булырга өйрәтә.

Һәм мин: “Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын иде”, – дип бөек мәгърифәтчебез ялгышмагандыр дигән теләктә калам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әхлак тәрбиясе - күңел хәзинәсе.

Балага белем һәм тәрбия бирү - иң кыен, иң четерекле эш. Ул гасырлар буе шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр. Ул мәңгелек мәсьәлә. Бер генә ата-ана да бала тәрбиясен читләтеп үтә алмый. Һәркайсы...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү...

Беренче кечкенәләр төркеме балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә матур әдәбият куллану

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү - әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре биру гаиләдә, балалар бакчасында башлана...

Беренче кечкенәләр төркеме балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә матур әдәбият куллану

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү - әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре биру гаиләдә, балалар бакчасында башлана...

Презентация по методической теме "Балаларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирү" 2013-2015 год

Методик тема:” Балаларга әдәп- әхлак тәрбиясе бирү. Югары культуралы балалар тәрбияләү". ...

Выступление на МО по теме: “Балаларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирү, аларда патриотик хисләр тәрбияләү”.

Мәшһүр татар  мәгърифәтчесе К.Насыйри үз вакытында: «Тәрбия – һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул – кешене кеше итүдә иң дөрес юл», – дип, бик дөрес язган....