Конспект интегрированного занятия ""Листопад"
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Бурганова Венера Миргазияновна

Интегрированное занятие по теме "Листопад"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Яр Чаллы шәһәре Муниципаль автономлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 111нче санлы «Батыр» балалар бакчасы-бала үстерү үзәге

        

II кечкенәләр төркемендә үткәрелгән интегральләшкән оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты“Көзге яфраклар”

                               

                                                                  Төзеде:тәрбияче

                                                           Борһанова Венера

                                                     Миргазияновна

2015 ел

 Бурычлар:

Белем бирү: балаларда көз турында белемнәрен камилләштерү,тәрбияче сорауларына дөрес,төгәл җавап бирергә өйрәтү, гадәти булмаган рәсем төшерү техникасы белән таныштыруны дәвам итү.

Үстерү : балаларның игътибарын, хәтерен , вак кул моторикасын үстерү, танып белү активлыкларын формалаштыру ,буяу төсләрен сайлау күнекмәләрен ныгыту.

Тәрбияви : балаларда табигатькә соклану , кайгыртучанлык хисе тәрбияләү,  башланган эшне ахырына кадәр эшләү теләген хуплау.

.Методик  алымнар һәм чаралар: сюрпризлы момент, уен, әңгәмә, сорауларга җавап, күрсәтмә материал, искә төшерү, ныгыту, әдәби сүз, шигырь сөйләү,мактау.

Җиһазлау:  ноутбук, проектор ,экран,аудиозапись, анимация: яфрак коелу күренеше,картоннан эшләнгән яфраклар тутырылган тартма,кәрзиннәр,агач рәсеме ясалган ярты альбом бите,төрле төстәге буяулар,салфетка,клеёнка.

Алдан үткәрелгән эш: саф һавада көзне күзәтү,әңгәмә,яфракларны җыю,бармак  уенын ,җырлы-биюле  уенны өйрәнү,көз турында шигырь өйрәнү.

                                                       

                                                               

                                                                   

                                                                       

                                                           

Эшчәнлек барышы:

Балалар тәрбияче янында ярымтүгәрәктә басып торалар.

Тәрбияче:Балалар, исәнмесез!Кәефләрегез ничек?

Балалар:Әйбәт!

Тәрбияче:балалар ,карагыз әле монда,ниндидер тартма ята.Тарма шундый матур!Нәрсә икән аның эчендә?Кем белә?

Балалар:белмибез.

Тәрбияче:мондый тартмага гадәттә бүләк салалар!әйдәгез аны ачып карыйбыз!

(Тәрбияче белән балалар тартманы ачып карыйлар)

Тәрбияче:нәрсәләр бу?(яфраклар)

Тәрбияче:яфраклар нинди төстә?(кызыл,сары,яшел)

Тәрбияче:бу яфракларны кем калдырды икән соң?(көз)

Тәрбияче:ни өчен көз дип  уйлыйсыз?(чөнки көз көне яфраклар төрле төстә була,кызыл,сары,яшел)

Тәрбияче:дөрес,балалар,көз көне яфраклар саргаялар,җил искәндә җиргә коелалар.

Тәрбияче:балалар,карагыз әле бу нинди күренеш микән?(экранда яфрак яву күренеше күрсәтелә)(яфрак яву күренеше-листопад).Нинди матур күренеш! Әйдәгез без дә көзге яфраклар белән уйнап алабыз.

Уен “Көзге яфраклар”

(Балалар 2 шәр яфрак алалар.түгәрәккә басалар)

Җил көчәя,җил исә, (кулларны өскә күтәрәләр)

Яфракларны селкетә.(яфраклар белән җил искән хәрәкәтләр ясыйлар)

Яфраклар, яфраклар,(яфракларны  болгыйлар)

Сары матур яфраклар.(кулларын өскә күтәрәләр,әйләнәләр)

Качтым яфрак артына (яфрак артына качалар)

Карап алдым  чак кына(яфрак артыннан карап алалар)

Яфраклар, яфраклар,( яфракларны  болгыйлар)

Сары матур яфраклар .(кулларын өскә күтәрәләр,әйләнәләр)

Яфракларны бирмибез(яфракларны артка яшерәләр)

Кирәк булырлар дибез(алга иелгән хәрәкәт ясыйлар)

Яфраклар, яфраклар, ,( яфракларны  болгыйлар)

Сары матур яфраклар.(кулларын өскә күтәрәләр,әйләнәләр)

Тәрбияче:Каты җил исте,агачтагы яфраклар  очып киттеләр,яфрак яву күренеше башланды.(листопад)

(балалар кулларындагы яфракларга өрәләр,яфраклар идәнгә сибеләләр)

(Балалар утыралар)

Тәрбияче:балалар,көз безгә яфраклар җибәргән.Әйдәгез аны үзен монда чакырабыз.Күзләрегезне йомыгыз да әйтегез: “Көз,көз  безгә кунакка кил!”

(балалар күзләрен йомып көзне чакырган арада тәрбияче көз костюмын кия)

Көз:Исәнмесез,балалар!(балалар исәнләшәләр)

Көз:Мин сезнең чакырганыгызны ишеттем дә сезгә кунакка килдем.Мин сезгә матур-матур яфраклар җибәргән идем,сез аларны күрдегезме?  (балаларның җаваплары).Уйнадыгызмы соң?(әйе)

Ә хәзер миңа бу яфракларны үз өйләренә урнаштырырга ярдәм  итегез!Яшел кәрзингә-яшел яфраклар,кызыл кәрзингә кызыл яфраклар,сары кәрзингә сары яфракларны җыегыз,килештекме?(балалар җавабы)

(балалар яфракларны җыялар)

Көз:булдырдыгыз,балалар!

Минем  сезгә тагын 1 үтенечем бар: менә минем кулымда агач рәсеме.Карагыз әле,бик күңелсез минем агачым.Ни өчен күңелсез дип уйлыйсыз,балалар?(яфраклар җитми ,шуңа күңелсез?)

Көз: Әйе шул ,аны көзге яфраклар белән бизәргә ярдәм итәрсез микән?(ярдәм итәбез )

Көз:хәзер үз урыннарыгызга утырыгыз да көзге яфракларны ясарбыз!

(балалар өстәл артына утыралар)

Бармак уены “Яфраклар”

1,2,3,4,5

Яфракларны җыябыз.(бармакларны 1 учка җыялар)

Монысы-имәннеке,( баш бармагын чыгара)

Монысы-усакныкы,( күрсәтү бармакны чыгара)

Монысы-каенныкы, (урта бармакны  чыгара)

Монысы-юкәнеке,(исемсез бармакны чыгара)

Монысы-миләшнеке,(чәнти бармакны чыгара)

Бик матур букет була,(кулны селки)

Бүләккә ярап куя!

Көз:ә хәзер без сезнең белән  көзге яфраклар ясарбыз.

Ләкин гадәттәгечә  кисточка белән түгел,мамык таякчыклары ярдәмендә.

(Көз  мольбертта  яфракларны ничек ясарга күрсәтә)

Көз: әйтегез әле,балалар,көзге яфраклар нинди төсләрдә булалар?(кызыл,сары,яшел)

Көз: әйдәгез.эшкә керештек!

(Балалар музыка астында рәсем ясыйлар.Көз балаларга ярдәм итеп йөри)

Көз :Менә нинди көзге яфраклар килеп чыкты!Булдырдыгыз,балалар!

Кулларыгызны юеш салфетка белән сөртергә онытмагыз!

Көз:ә сез минем турыда шигырьләр беләсезме соң?(беләбез)

(балалар шигырь сөйлиләр)

Көз:булдырдыгыз,балалар сез бик уңган икәнсез!Ә хәзер рәсемнәрегезне миңа бирегез,ә миңа китәргә вакыт!Шушы агачлар белән урманымны бизәсем бар.сау булыгыз,балалар!ә хәзер күзләрегезне йомыгыз да музыка тыңлагыз!

(Балалар Көз белән саубуллашалар.Күзләрен йомып музыка тыңлаган арада тәрбияче костюмын сала)

Тәрбияче:балалар,безгә кем кунакка килде?Аның белән ниләр эшләдегез?(балаларның җаваплары).Ярый яхшы,ә хәзер без яфраклар җыярга урамга чыгарбыз!

                                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспектинтегрированной образовательной деятельности с использованием здоровьесберегающих технологий во второй младшей группе по теме "Транспорт"

Цель. Закрепить представление детей о транспортных средствах.Задачи:- в беседах совершенствовать лексический запас по теме "Транспорт", закреплять обобщающее понятие "Транспорт";- в подвижных игр...

Конспектинтегрированного познавательного занятия (по ознакомлению с окружающим миром в старшей группе ДОУ) «Правила дорожного движения»

Развивать у детей азы дорожной грамоты. Расширять знания детей о светофоре, о значении сигналов светофора, истории создания светофора. Развивать  у детей чувство отвктственности при соблюдении ПД...

Конспектинтегрированного занятия в подготовительной к школе группе в форме игры – викторины «Знайки и Умники».

Открытое интегрированное занятие в подготовительной к школе группе в форме игры – викторины «Знайки и Умники»....