Федераль дәүләт мәгариф стандарты билгеләнгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген оештыру.
статья на тему

Гарипова Алсу Фаридовна

         Федераль дәүләт мәгариф стандарты билгеләнгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге 5 юнәлештә оештырыла һәм алып барыла: социаль аралашу  үсеше, танып-белү үсеше, сөйләм үсеше, нәфис-нәфасәти үсеш, физик үсеш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл federal_dult_mgarif_standarty_bilgelngnch.docx24.36 КБ

Предварительный просмотр:

         Федераль дәүләт мәгариф стандарты билгеләнгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген оештыру.

  Соңгы елларда мәгариф өлкәсендәге тирән үзгәрешләр балалар бакчалары алдында да яңа тәләпләр куя. Сабыйларның гомуми үсешен булдыру, аларның сәламәтлеген ныгыту, күңелләренә әхлак кагыйдәләрен сеңдерү-бүгенге мәктәпкәчә белемнең төп юнәлеше. Балалар бакчалары педагоглары яшь буынны тәрбияләүдә яңа чаралар, белем бирүнең нәтиҗәле методларын эзлиләр.

         Федераль дәүләт мәгариф стандарты билгеләнгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге 5 юнәлештә оештырыла һәм алып барыла: социаль аралашу  үсеше, танып-белү үсеше, сөйләм үсеше, нәфис-нәфасәти үсеш, физик үсеш.

      Социаль аралашу  үсеш

– баланың җәмгыятьтә кабул ителгән нормалар һәм кыйммәтләрне, шул исәптән рухи-әхлакый кыйммәтләрне үзләштерүенә;

– яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләрен үстерүгә;

– балада мөстәкыйльлек, максатчанлык, үз эш-гамәлләре белән идарә итә белү күнекмәләре булдыруга;

– үзен гаиләнең, мәгариф оешмасындагы балалар һәм өлкәннәр бергәлегенең бер әгъзасы итеп тою хисе һәм үз гаиләсенә, өлкәннәргә һәм яшьтәшләренә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә;

– балада һәртөрле хезмәткә һәм иҗатка уңай караш булдыруга;

– өйдә, җәмәгать урыннарында, табигатьтә үз иминлеген кайгырта белү нигезләрен формалаштыруга һ.б. юнәлтелгән.

     Танып белү үсеше:

– баланың кызыксыну өлкәсен киңәйтүне, танып белү омтылышын көчәйтүне;

– күзаллавын, иҗади активлыгын үстерүне;

– балада үзе, башка кешеләр, әйләнә-тирәдәге объектлар, ул объектларның сыйфатлары һәм үзара мөнәсәбәтләре (формасы, төсе, үлчәмнәре, саны, микъдары, бербөтен буларак һәм аерым өлешләре, вакыт һәм пространство һ.б.), баланың туган төбәге һәм Ватаны, милли традицияләр һәм бәйрәмнәр, кешеләрнең уртак яшәү урыны буларак Җир планетасы, илләр һәм халыклар күптөрлелеге һ.б. турында беренче күзаллау формалаштыруны үз эченә ала.

  Сөйләм үсеше дигәндә, баланың:

– телне культуралылык күрсәткече һәм аралашу чарасы буларак үзләштерүе;

– актив сүзлек запасының даими баетылып торуы;

– грамматик яктан дөрес диалогик һәм монологик бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү;

– авазларны дөрес ишетү, әйтү күнекмәләрен камилләштерү;

– төрле жанрдагы балалар әдәбияты әсәрләре үрнәкләре белән таныш булуы; ишетеп, аларның кайсы жанрга каравын әйтә белүе;

– грамотага өйрәнүнең алшарты буларак, аваз анализы-синтезының нигезләрен үзләштерүе күзаллана.

   Нәфис-нәфасәти  үсеш балада:

– нәфис сәнгать (сүз, музыка, рәсем сәнгате) әсәрләрен, табигать дөньясын кыйммәти-мәгънәви яктан бәяли белү һәм аңлауның алшартларын үстерүне;

– әйләнә-тирә дөньяга эстетик караш булдыруны;

– нәфис сәнгать төрләре турында гади күзаллау формалаштыруны;

– музыканы, матур әдәбият әсәрләрен, фольклорны аңлап кабул итү күнекмәләре булдыруны;

– баланың мөстәкыйль иҗади эшчәнлеген гамәлгә ашыруны һ.б. күз алдында тота.

   Физик үсеш балаларның:

– хәрәкәтләнү, шул исәптән координация һәм сыгылмалылык кебек физик сыйфатларны үстерүгә юнәлтелгән хәрәкәт эшчәнлегендә билгеле күнекмәләргә ия булуын;

– организмның терәк-хәрәкәт системасын дөрес формалаштыруда һәм тигезлекне саклауны ныгытуда булышлык итә торган; кул чукларының төгәл хәрәкәтләр ясау (эре һәм вак предметлар белән эш итү) күнекмәләрен ныгытуга, шулай ук төп хәрәкәтләрне (йөрү, йөгерү, сикерү, як-якка борылуны) организмга зыян килмәслек итеп дөрес башкаруга юнәлтелгән күнегүләр ясауда тәҗрибә туплавын;

– сәламәт яшәү рәвешенең гомуми кагыйдәләрен, нормаларын үзләштерүен;

– кайбер спорт төрләре турында башлангыч күзаллауга ия булуын һ.б. үз эченә ала.

   Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән  министрлыгы тарафыннан Министрлар Кабинеты карары белән кабул ителгән 2010-2015 елларда мәгарифне үстерү Стратегиясе -  «Киләчәк» программасы ярдәмендә  мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениеләре өчен Федераль дәүләт мәгариф стандарты таләпләренә җавап бирә алырдай укыту-методик комплектлар булдырылды. УМКга методик әсбаплар,  программалар , хрестоматияләр ,эш дәфтәрләре,тематик картинкалар,күрсәтмә һәм тарату материаллары, мульти- медиа чаралары керә.Бу комплектларга балаларны татар һәм рус телендә дөрес сөйләшергә өйрәтү ,балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру,сюжетлы  уеннар оештыру,гомумән,балаларның актив сөйләмен үстерү максаты куелган. Шөгыльләрдә УМК киң кулланыла, ягъни, без ана, рус  телләрендә мультфильмнар карыйбыз, хикәяләр, әкиятләр укыйбыз һәм балалар белән бергә эчтәлеген сөйләп карыйбыз,сюжетлы-рольле, хәрәкәтле һәм түгәрәк  уеннар уйныйбыз. Җырлар өйрәнәбез , шигырьләр ятлыйбыз. Картиналар буенча хикәяләр төзергә өйрәнәбез. Сәнгатьле сөйләм, кычкырып уку, хикәя төзеп сөйләу кебек эшләрне башкарганда  авазларны дөрес әйтү беренче урынга куела.

     Бүгенге көндә балалар бакчасында Татарстан Республикасының ике дәүләт теленә өйрәтү эше системалаштырылган, республиканың Фән һәм мәгариф министрлыгының приказы (№ 463, 29.06.2001) нигезендә. Татар теленә өйрәтү һәм сөйләмне үстерү танып белү, коммуникатив алымнар, матур әдәбият белән таныштыру «Туган телдә сөйләшәбез» укыту-методик комплекты (авторлары З.М.Зарипова, Ф.Хазратова, З.Шәрәфетдинова, И.Хәбибуллина) аша гамәлгә ашырыла.   “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланмасы балаларга татар теленең матурлыгын, байлыгын аңларга, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган илгә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт-итәгать тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек  сыйфатлар булдырырга ярдәм итә.  

     Рус теле  С.М. Гаффарова җитәкчелегендә төзелгән  ”Изучаем русский язык”  укыту-методик комплекты аша тормышка ашырыла.Бу юнәлештәге эшчәнлек мультимедиа чаралары, «бармак» уеннары, «җанлы» сурәтләр, интерактив уенчыклар, мультфильмнар, сөйләм-хәрәкәтләнү күнегүләре, аваз ияртемнәре кергән уеннар, халык авыз иҗаты әсәрләре, сәхнәләштерү уеннары, иллюстрацияләр куллануны күздә тота.

      Мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә баланың сүз байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм теле  үсешен тәэмин итү һәм грамотага өйрәтү өчен Резеда Камилевна Шәехованың  “Авазларны уйнатып” эш дәфтәрләре зур ярдәм күрсәтә.

        Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандарты билгеләгәнчә ,бакчада тәрбия – белем бирү эшчәнлеге уен формасында алып барылырга тиеш.Балаларның яшь үзенчәлекләренә ,кызыксынуларына  туры килгән уеннар ярдәмендә алардан аңлы,зыялы,зирәк ,җавплы ,бер-берсенә һәм олыларга карата мәрхәмәтле ,физик яктан чыныккан,җитез,тырыш,көчле ихтыярлы ,сәләтле шәхесләр итеп тәрбияләргә мөмкин.

    Белем һәм тәрбия бирү процессын дәүдәт стандартларына  яраклаштырып алып бару максатыннан, бакчабызда предметлы-үсеш тирәлеге булдырылган.Бер катнаш  төркемдә тәрбияләнүче балаларыбыз өчен уен, танып - белү, актив  хәрәкәт,сөйләм үсеше ,сәнгать зоналары бар .Әлеге зоналарда балалар тәрбияче белән дә, мөстәкыйль дә шөгылләнәләр.Уен почмагын тулысынча аерым бер темага гына багышлау мәҗбүри түгел.Киресенчә,бала,кирәкле булган предметларны сайлап алып, сюжетны үзе төзесә нәтиҗәлерәк була.Уен почмакларында предметларның төрле зурлыкта һәм күп төрле булуы мөһим.

   Тәрбиянең төп асылы - балалар бакчасы белән гаиләнең бердәмлегендә.Тик хезмәттәшлек итеп , ярдәмләшеп эшләгәндә генә ,балага бердәм таләпләр куелганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә була ,ягъни,баланың һәрьяклап камил үсешен тәэмин итү өчен мәктәпкәчә белем учреждениеләре алдында гаилә белән үзара хезмәттәшлек итү бурычы тора.Бакчабызда ата-аналар көче белән УМКга кергән мультфильмнар буенча рәсемнәрдән “Минем иң яраткан мультфильмым”, “Габулла Тукай әкиятләре” буеча һәм кул эшләнмәләреннән төрле күргәзмәләр оештырыла.  Төрле бәйрәм иртәләре ,семинар-практикумнар,эшлекле уеннар гаилә белән балалар бакчасын берләштерүче үтемле , нәтиҗәле чаралар булып тора.

     Балалар мәктәпкә ныклы әзерлек белән килсен өчен балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчанлык булуы мөһим. Бала мәктәпкә укырга кергәнче, мәктәп белән бакча арасында һәр вакыт ныклы элемтә булдырырга тиеш. Мәктәп ягыннан караганда дәвамчанлык-балаларның балалар бакчасында алган беренчел белем һәм күнекмәләргә нигезләнеп һәм шул белемнәрне исәпкә алып барыла.Ә балалар бакчасы ягыннан караганда дәвамчанлык ул-мәктәп таләпләренә ориентлашу, мәктәптә белем алуны дәвам итү өчен кирәк булган белем һәм күнекмәләр формалаштыру. Без  дәвамчанлыкны   өч  юнәлештә  алып  барабыз:

1)методик   эш;

2)балалар  белән  эш;

3)әти-әниләр белән эш.

Мәктәпкә  укырга  керүче  балалар  өчен  1 нче  класста  ачык  дәресләр  үткәрелә.Балалар  бакчасы  балалары  мәктәпкә  экскурсиягә  керәләр: класслар , библиотека  һәм  музей  белән  танышалар.

       Республика  җитәкчелеге  балалар бакчасы  тәрбиячеләре  алдына шундый  бурыч куйды: мәктәпкә барганда бала ике дәүләт телендә – татарча да, русча да аралаша белергә тиеш.   Татарстан Республикасының ике дәүләт телен үзләштерү  фәкать тәрбияче, балалар, ата-аналар берлектә эшләгәндә генә уңай нәтиҗә бирә ала.Уртанчылар  төркеменнән башлап, рус телле балалар белергә тиеш актив сүзләр язылган күчерелмә папкалар  даими куелып барыла. Ата-аналар һәрдаим танышып торып, гаиләдә дә сүз байлыкларын арттыру өстендә эшләүләре күренә.

   Бүгенге көндә мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә белем бирү эшчәнлеген кызыклы ,мавыктыргыч итеп оештыру өчен мөмкинлекләр күп. Бары тырышлык  һәм үз эшеңне ярата белергә генә кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хезмәт эшчәнлеген оештыру процессында балаларның танып белү активлыгын үстерү / Развитие познавательной активности в процессе организации трудовой деятельности дошкольников

Хезмәт эшчәнлеген оештырганда, тәрбияче, балаларның төрле яклап үсешен тәэмин итә, үз көчләренә ышанырга, тормышта һәрвакыт кирәкле осталык һәм күнекмәләр формалаштырырга булыша, җаваплылык һәм мөстәк...

"Уен эшчәнлеген оештыру - баланы шәхес итеп камилләштерүдә төп фактор."

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үт...

Балаларның танып белү эшчәнлеген оештыру аша сенсор үсешен тәэмин итү

Развитие сенсорных способностей дошкольников через познавательно-игровую деятельностьБольшое влияние на результаты познавательной деятельности дошкольника оказывают познавательные способности. Их нали...

Проект эшчәнлеген оештыру аша балаларда социаль-әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Формирование у ребёнка социально-нравственных качеств через организацию проектной деятельностиРеализация проекта «Наш детский сад» 1 младшая группаЦель: формирование у детей социально-нравственных кач...

Проект эшчәнлеген оештыру аша балаларда социаль-әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Формирование у ребёнка социально-нравственных качеств через организацию проектной деятельностиРеализация проекта «Наш детский сад» 1 младшая группаЦель: формирование у детей социально-нрав...

Консультация: “Әти- әниләр белән конкурсларда катнашу эшчәнлеген оештыру очен психологик-педагогик шартлар”

Консультация “Әти- әниләр белән конкурсларда катнашу эшчәнлеген оештыру очен психологик-педагогик шартлар&rdquo...