Икетеллек шартларында дәүләт телләренә өйрәтүдә үстерелешле тирәлек булдыру.
материал на тему

Мингазова Римма Рифовна

"Икетеллек шартларында дәүләт телләренә өйрәтүдә үстерешле тирәлек булдыру" ата-аналар өчен консультация. Мингазова Римма Рифовна детский сад №76

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mingazova_r.r._vystuplenie_ieup.doc35.5 КБ

Предварительный просмотр:

    Мингазова Римма Рифовна, “Гомуми үстерелешле 76 нчы балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенең татар, рус теле тәрбиячесе.

Икетеллек шартларында дәүләт телләренә өйрәтүдә үстерелешле тирәлек булдыру.

        Бүген мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендә эшләүче татар теле тәрбиячеләре алдында торган бурычларны иң мөһиме – рус телле балаларга татар телен, татар телле балаларга рус телен өйрәтү, аларны халкыбызның тарихы, матур йола, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, мәдәнияте белән таныштыру.

        ТР Министрлар Кабинеты карары белән кабул ителгән 2010 – 2015 нчы елларда мәгарифне үcтерү Стратегиясендә (30.12.2010, № 1174) – “Киләчәк» программасында мәктәпкәчә һәм тәрбия бирү учреждениеләре өчен Федераль дәүләт стандартлары таләпләренә җавап бирә алырдай укыту-методик комплектлар булдыру бурычы куелган иде. Балалар бакчалары балаларны туган, татар теленә өйрәтү, аларны cөйләм телен үстерү өчен заман таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән эзлекле, максатчан методик әсбаплар белән тәэмин ителде.

       “Танып белү-сөйләм үсеше” юнәлеше эчтәлегендә татар һәм рус телләренә тирән кызыксыну, туган телдә аралашуга теләк уяту бурычы куелды.

        “Балаларда белемгә карата ничек теләк уятырга? дигән сорау барлык тәрбиячеләрне, әти-әниләрне борчый. Балаларда белемгә карата мәхәббәт хисләре уятыр өчен, үз шөгылеңә карата ярату хисе, кызыксыну, балалар бакчасы системасына хөрмәт уяту кирәк. Һәрбер тәрбияче бала белән аңлашып эшләсә, тәрбияче белән бала арасында җылы мөнәсәбәтләр урнашса, бала үзеннән-үзе тәрбиячегә тартылачак.

         Тәрбиячегә, балалар белән эшләр өчен, шөгыльдә иң беренче шарт - ул җылы климат булдыру. Тавыш күтәрмичә, юк-барга вакланмыйча, балалар шуклыгын дөрес юлга кертеп җибәреп, балаларны яратып, аларга кемнеңдер кадерлесе итеп карап, үзеңне аларның дусты, киңәшчесе, сердәшчесе итеп исбатлап, үзеңә хөрмәт казанырга кирәк.

         Мин үз эшемдә балаларга һәр көн кызыклы, матур шөгыльләр бүләк итәргә тырышам. Шөгыльләремне дә, гади генә шөгыльләрне дә төрле алымнар, элементлар, мавыктыргыч ысуллар кертеп баету өстендә эшлим. Мондый шөгыльләр, әлбәттә, үзенең орлык җимешен озак көттерми, баланың активлыгын арттыра, эзлекле фикерләү сәләтен үстерә, кызыксыну да уята һәм үз эченә алып кереп китә.

           Баланы шөгыль белән кызыксындыру юллары бик күп. Шөгыльләрдә кулланыр өчен үз тормышыбыздан да әллә нинди кызыклы, мавыктыргыч материаллар табарга була. Балалар тормышында уеннарның әһәмиятен кем белми. Шуны исәптә тотып, мин быел берничә уен ясадым: “Игрушки-топотушки”.  Уенның максаты: сөйләм үстерүне формалаштыру, камилләштерү, сөйләмне аңлап кабул итү сәләтен үстерү, балаларга туган телнең матурлыгын, кодрәтен аңларга, аны яратырга ярдәм итү. Мәсәлән: “Гаилә” корабыз, кем әти, әни, бабай, әби, ә кемнәр балалар була? Гаиләдә ничә кеше? Һәр гаилә кешесен характерлау, тасвирлау бирелә. Теманы  “Савыт-саба” темасы белән дә бәйләп китеп була. Ничә урындык кирәк? Ничә тәлинкә? Ничә чынаяк? Ничә кашык? Өстәл артында башта кемне утыртабыз? Монда мәкаль куллану да бик урынлы. “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне”.

         Вак кул моторикасын үстерү  сөйләм теленә зур йогынты ясый. Шуны күздә тотып, вак кул эшчәнлеген үстерү өчен, психологик яктан тынычландыру чарасы булырак, киләсе уенны ясадым, “Серле ком” дип атала.  Төрле темаларга бәйләп “Кошлар”, “Гаилә”, “Уенчыклар”, “Җиләк-җимешләр”, “Яшелчәләр” кулланырга була: баланың сөйләм теле активлаша, кызыксынуы арта.

        Киләсе уенның исеме: “Күңелле безнең бакча”. Максаты:  балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, ел фасылын дөрес билгеләү, көз билгеләрен, яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен, аларның кайда ничек үсүен дөрес итеп әйтеп бирү, берлек һәм күплек санда куллану. Ә бу агачка безгә кунаклар-  төрле кошлар да килә. Кошлар турында белемнәрен киңәйтү максатыннан, төрле вариантларда кулланырга була.

       Балалар әкият дөньясында яшиләр. Шөгыльне күбрәк әкият формасында оештырсаң, әкият белән башлап җибәрсәң, бала сихерләнеп, шул әкият дөньясына кереп китә. Алар әкиятләрдә үзләренең фантазияләрен эшкә җигәләр, бүгенге көнне үз тормышлары белән үрелдереп, сөйләм телләрен үстерәләр, яхшыдан яманны аерырга өйрәнәләр, сүзлек запасын арттыралар.

        Шуны исәпләп, киләсе “Бармак театры” дөньяга барлыкка килде. Уенчыклар белән эш балаларның вак кул моторикасын яхшы үстерә, мондый төр сәхнәләштерү эшчәнлеге, уен аша, балага ачылып китәргә, хисләрен, тойгыларын күрсәтергә ярдәм итә.

         Баланың түземлелеге бик кыска һәм белемнең кирәклеген аңлау дәрәҗәсе дә түбән. Ә менә алда әйтеп кителгән ысуллар һәм шартлар белән шөгыльне баета алабыз икән, балага бирелгән белемнең тамыры да нык булачагына ышанырга була. Билгеле, һәр шөгыльне мавыктыргыч, кызыклы, җанлы итеп үткәрү тәрбиячедән бик зур көч, әзерлек сорый. Тәрбиячегә һәрвакыт эзләнергә янып эшләргә, балаларда да ялкын кабызырга күпме энергия кирәк! Ә янып эшләүченең нәтиҗәсе дә югары була.

Кулланылган әдәбият:

  1. “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы “Мәктәпкәчә төп гомуми белем бирү программасы”
  2. “Балаларда татар халык мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыру”. Методик кулланма. Барда 2007.
  3. “Белем ачкычы - сүз”.Методик кулланма.Түбән Кама 2007 ел.
  4. “Уйныйк әле, балалар”. Методик ярдәмлек. Казан 2011 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Үстерелешле уеннар.

Экология буенча үстерелешле уеннар....

Мәктәпкәчә белем учреждениясендә тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итүдә уңай шартлар булдыру

Соңгы елларда респупликабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә баланың юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, бала...

“Танып белү” белем бирү өлкәсендә гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты “Бездә кышлаучы кошлар”

зурлар төркемендә  гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру буенча "Бездә кышлаучы кошлар" темасына ачык шөгыль конспекты...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сенсомоторик күнекмәләрен формалаштырганда үстерелешле келәмнең практик әһәмияте

Ни өчен мәкмәпкәчә яшьтәге балаларга вак моториканы үстерү мөхим? Үстерелешле келәмнең төп функциясе.......

"Үстерелешле тел мохите"

Статья на татарском языке, где  указаны факторы развивающего обучения...