Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Каюм Насыйри мирасын кулллану.
статья на тему

Галиева Гульюзем Гумаровна

Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Каюм Насыйри мирасын кулллану

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kayum_.docx18.81 КБ

Предварительный просмотр:

Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Каюм Насыйри мирасын кулллану.

Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзематур гадәтле.

       Татар халык әйтеме.

            Баларга әхлак тәрбиясе бирү мәгариф системасында һәрвакыт игътибар үзәгенә тора.Бүгенгесе көндә әлеге мәсьәәгә тагын да зуррак игътибар кирәкЧөнки хәзер рухыбызны баетуга, хезмәткә, кешеләр белән эшлекле аралашуга ихтияҗ булдыруга, намуслылык, җәмгыять байлыгы саклау һәм ишәйтү турында кайгырту кебек сыйфатлар булдыруга бик үк әһәмият бирмибез. Әхлакый тәрбия балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, төрле белем бирү учрежденияләрендә һәрвакыт төп проблема булып калачак.

           Халкыбызның традиөияләре үрнәгендә тәрбияләүдә тәрбиячеләрнең дә эше зур урын алып тора.Без үз эшчәнлегебездә, алда эйтеп үткәнемчә,күренекле шәхес Ризаэтдин Фәхретдин мирасын кулланып эшләү белән беррәттән, үзенең иҗатын татар милләтенең телен, мәгърифәтен үстерүгә багышланган олы шәхесебез Каюм Насыйри мирасын да еш кулланабыз.

          Бөек мәгърифәтченең хәзерге көндә дә зур әһәмияткә ия булган, татар халкының йөзек кашына әйләнгән “китап-әт-тәрбия”, “Тәмәке тартучының хәле”, “Баларга тәгълим бирмәк”, “тәрбия”, “Аракы эчәргә гадәтлнгән кешегә бер-ике кәлимә сүз” дигән хезмәтләре бар.Аның бу әсәрләрендә төп проблема булып уку-укыту һәм тәрбия мәсьәләләре тора..Бу хезмәтләр яшьбуынныңтәрбияле, белемле һәм сәламәт булып үсүен күз алдында тотып язылганнар. Каюм Насыйри яшьләрдә туган илгә мәхбәббәт, кыюлык, батырлык, тапкырлык, хезмәт сөючәнлек, дөреслек, тугрылык, күркәмлек кебек әхлак сыйфатларын тәрбияләргә киңәш иткән.

           Кешенең уңай характерлы билгеләре бары тик хезмәт процессында гыга формалашканныш Каюм Насырибик яхшы аңлаган.Шуңа күрә әхлак тәрбиясенең төп нигезе итеп галим хезмәт тәрбиясен алган.” Баланы хезмәт тәрбияли”, ди ул.

           К.Насыйриның әхлак һәм тәрбия өлкәсендәге фикерләре дә гаять әһәмиятле. Ул шәхес тәрбияләү  проблемасына зур игътибар биргән. Ата-аналар җыелышында Каюм Насыйринын “Әхлак рисаләсе”ннән өзекләр еш китерәм.Бу хезмәтләре бүгенгесе көндә әти-әниләр өчен бик актуаль: “Балалар һәрни күрсә, һәрни кылса, ата-анасыннан күреп кылыдыр.Атасында, анасында һичбер кимчелек күрмәй үссен, чөнки баланың табигате шундый ки, күбрәк олыларга иярәдер”, “Эчемлек эчә торган кеше һәрбер чәркәне эчкән саен, үзен үтермәйдер, ә бәлки бөтен нәселен үтерәдер”

          Мәгърифәтче, галим, педагог Каюм Насыйри балаларның тәрбияле, белемле  булып үсүенә булышуны изге бурыч дип саный.Балаларың укуга һәм белем алуга карашларын яхшы якка үзгәртү максатыннан “Әхлак рисаләсе”ндәге мөрәҗагатьне куллану яхшы: “ И газиз бала!.. Адәмгә...бигрәк кирәк вәбигрәк ләзем нәрсә- гыйлемдер.Наданлык дигәнемез белмәклеге ләзем булган нәрсәләрне белмәсезлектер. Бу наданлык кешене игътибардан чыгара...вә хайван дәрәҗәсенә кертә торган сыйфаттыр.Кайда барса да, надан кешенең кадере юктыр.....Гыйлем үгрәнмәгә, укымага, язмага вә һөнәр вә мәгърифәт хасыйл итмәгә иҗтиһад кыл, чөнки гыйлем вә мәгърифәт иясе һәр җирдә хөрмәтле булып, халык арасында кадере зур булыр”.

         Каюм Насыйри гомерен тәрбия эшенә багышлаган тәрбияченең шәхесенә, аның әхлакый йөзенә һәм аның укыту эшенә, әзерлегенә зур игътибар бирә.”Тәрбия бирү укыту эшенә бәйле, ул акыл ягыннан яхшы әзерләнгән булырга тиеш.Шуның өстенә тәрбияче балаларга аңлаешлы итеп сөйләргә, киң күнелле, түземле, тиз кызмаучан һәм әхлак сыйфатларының иң югарыларына ия булырга тиеш.Тәрбияченең шәхси үрнәге, сүзе, киңәше- балалар өчен алыштыргысыз бер дару. Тәрбияче тәрбияне, балалар белән аралашуны даими рәвештә алып бара, үзенң һәр хәрәкәте, һәр сүзе, һәр гамәле белән гуманлылык дәресләрен бирә”,- дип яза ул.

          Тәрбиядә халыкчанлык һәм гуманлылык- К. Насыйриның төп педагогик принцибы.Шушы нигездә аның тәрбия турындагы фикер карашлары, халык тәрбиясе тәҗрибәсеннән ул туплаган киңәшләре татар халкын, аеруча яшьләрне рухи-әхлакый саф итеп тәрбияләргә, әйләнә тирәдәге тискәре җинаятьчел күренешләрдән гыйбрәт ала белергә ярдәм итәләр.Аларда кешелеклелек, мәхәмәтлелек тәрбияләү төп максат итеп карала. Шунысы мөхим: К.Насыйри тәрвияви сабакларны еш кына гыйбрәтле мисаллар, җанлы сюжетлар ярдәмендә бирә.Бу исә үгет- нәсыйхатләрнең тәэсирлеген тагын да арттыра. Галимнең “Фәвакиһел җөләса...”китабы- мәгънәви һәм рухи хәзинәләрнең тулы бер сандыгы: “Һәр ни кылсаң- үзең күрерсең, һәр ни кылсаң- үзенә кайтыр, ни чәчсәң- аны урырсың”; “Бер кешегә изгелек кылсаң- яшер, ә берәүдән изгелек күрсәң- фаш ит” ; “ Лаек булмаган сүзне сөйләгән кеше-ишетәсе килмәгән сүзләрен ишетер”

   Бүгенгесе көндә төркемебездә балаларны тәрбияләүдә Каюм Насыйриның“Китап-әт-тәрбия” китабы өстәл китабына әверелде дисәм дә ялгыш булмас. Шушы китапта тупланган үгет-нәсыйхәтләрне кулланып балаларны тәрбияләргә тырышабыз . Китапта үз-үзеңне тоту әдәбе, ата-аналарга , туганнарга яхшы мөнәсәбәт балалар тәрбияләгәндә ярдәмгә килә. Бу китаптагы нәсыйхатләр исә безгә балалар  тәрбияләгәндә  һәм әти-әниләр белән эшләгәндә кече яшьтән үк сәламәт яшәү рәвешенең иң мөһим өлеше булган дөрес туклануга күнектерүдә һәрдаим ярдәмче булып тора.

        Мин бала тәрбияләүдә   әти-әни  һәм балалар бакчасы 1 сүздә , 1 фикердә  булырга тиешлеген тагын бер кат ассызыклап китәм.Без балалар  белән төркемдә татарча аралашабыз. Балалар әкиятләр укып, мәкаль, әйтемнәр, юаткычлар өйрәнеп, яхшыны яманнан аерырга, әхлак сыйфатларын табарга өйрәнәләр.Ә инде бу эшнең дәвамы - әти-әниләр гаиләдә үзара балалар белән татарча сөйләшәләр. Минемчә балалар гаиләдә әти-әни, әби-бабай сөйләме аша,  ә  балалар бакчасында тәрбияче сөйләме аша  туган телгә, әби-бабайларыбызның гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбиялибез. “Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса,әхлагы да шул рәвешле булыр” – дигән бит Ризаэддин Фахреддин. Төркемебездә милли йола, гореф-гадәтләрен  онытмау,барлау йөзеннән дә күп эш башкарыла:гаилә бәйрәмнәре, “Нәүрүз”, “Сабантуй”, “Әниләр көне”,  “Аулак өй” кебек бәйрәмнәр уздырыла. Галим сүзләре белән әйтсәк: “Һәр халыкның үзенә хас традицияләре бар”.

          Тәрбияче буларак бурычым – үз халкымның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү. Шуңа күрә мин балаларны  үз милләтен, туган туфрагын, нигезен, әти-әнисен, әби-бабаларын, үз нәселен, туган телен яратучылар итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирәм. Шөгыльләрне тормыш белән бәйләп, халык педагогикасы нигезендә оештырырга тырышам. Халык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану, җирле материаллардан файдалану, күренекле әдипләрнең әдәби җәүһәрләрен җиткерү, музыка, җыр сәнгатенә мөмкин кадәр ешрак мөрәҗәгать итү бик әһәмиятле дип саныйм. Әйтик, әкиятләр, мәзәкләрне укып яхшыны яманнан аерырга өйрәнсәләр, җырларыннан илһам алалар.

              Минемчә, тәрбия эшендә иң мөһиме – балага карата һәр эштә төгәл булу. Яшь буынны югары әхлак сыйфатларына ия булган мәдәниятле кешеләр итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына әзерләү безнең төп бурычыбыз

           Үземнең эш тәҗрибәмдә мин балаларда тырышлык тәрбияләү, бөтен көчен һәм сәләтен җигеп эшләргә өйрәтү – иң әһәмиятле мәсьләләрнең берсе дип саныйм. Баланы тәрбияләү тормышыбызның һәр мизгелендә бара.

           Шулай итеп балаларга тәрбия бирү өчен иң беренче чиратта үзебез тәрбияле булу кирәк. Без тәрбиячеләр, әти-әниләр, укытучылар–балаларны тормышның  һәр мизгелендә, хәтта үзебез алар янында булмаган чакта да тәрбиялибез. Минем иртән төркемгә кергән балаларны нинди сүз белән каршы алуым,  ничек итеп әкият сөйләвем, ничек киенүем, башка кешеләр белән ничек сөйләшүем, аларга нинди бәя бирүем, ничек шатлануым  яки борчылуым, хезмәттәшләрем белән ничек мөгаләмә итүем,  ничек көлүем, нинди сүзләр сөйләвем, аларның әти-әниләре белән нинди мөнәсәбәттә  булуым, гәҗитне ничек  укуым –болар барысы да балалар өчен зур тәрбияви әһәмияткә ия.

          Һәрберебезнең изге бурычы- балаларны белемле итү генә түгел, тәрбияле, әхлаклы итү. Нәкъ менә тыйнаклыгы, итагатьле, фикер- карашларының ачыклыгы белән замандашларын да сокландыра алган мәгърифәтче К.Насыйриның бай мирасы белән бүгенге буын балаларын тәрбияләсәк иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү...

Үз өстеңдә эшләү планы «Балаларга әхлак тәрбиясе бирудә халык педагогикасы алымнарын өйрэну»

Максат: татар халык ижатына мэхэббэт тэрбиялэу. Халкыбызнын узенэ генэ хас узенчэлекле педагогикасы- нэтижэле тэрбия чараларын тэрбия алымнарында кулланып эшлэугэ ирешу.Эш юнэлешлэре: 1....

балалар бакчасы һәм гаиләнең балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә хезмәттәшлеге

Выступление на родительской конференции на тему: "Сотрудничества ДОУ и семьи в нравственном воспитании!"...

Балаларга әхлак тәрбиясе бирү

Балалар бакчасында һәм гаиләдә әхлак тәрбиясе...

Балалар бакчасында ата-аналар өчен “Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Р.Фәхретдин киңәшләре” темасына консультация.

ldquo;Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”....