"Ана телен өйрәнүдә уеннарның йогынтысы" тәрбиячеләр өчен консультация
консультация на тему

Бариева Ляйсан Раисовна

“Уен, иң гади һәм катлаулы процессларның формалашуына йогынты ясап, психологик һәм педагогик чара буларак, баланың һәр яктан үсешенә ярдәм итә”, -  дип язган галим – педагог Д.Б.Эльконин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Консультация для воспитателей17.37 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы “Алсу” 2 нче балаларның танып-белү

сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомумүстерешле

балалар бакчасы”муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү                         учреждениесе

“Ана телен өйрәтүдә

 уеннарның йогынтысы”

дигән темага консультация

                                                                  Төзеде һәм үткәрде:

                                                                  I квалификацион категорияле тәрбияче

                                                                  Бариева Ләйсән Рәис кызы

           

Яр Чаллы

2016-2017 уку елы

“Уен, иң гади һәм катлаулы процессларның формалашуына йогынты ясап, психологик һәм педагогик чара буларак, баланың һәр яктан үсешенә ярдәм итә”, -  дип язган галим – педагог Д.Б.Эльконин.

    Уен баланың эчке дөньясын кузаллаулар һәм һәртөрле төшенчәләр белән баетып торган якты тәрәзәгә тиң. Баланың кызыксынулары уен аша формалаша. Балалар өчен уен ул- белем алу, мәгълүмат туплау, хезмәт һәм шул ук вакытта иң әһәмиятле тәрбия чыганагы да. Уен аша бала җәмгыятьне кабул итәргә өйрәнә, дус- ишләре белән мөгамәлә кора, олыларга карата мәрхәмәтле булып үсә, киләчәк тормышында кирәк булачак төп күнекмәләрне ала. Балаларның яшь үзенчәлекләренә,кызыксынуларына туры килгән уеннар ярдәмендә аларны аңлы, зыялы, зирәк, җаваплы, бер- берсенә һәм олыларга карата мәрхәмәтле, физик яктан чыныккан, җитез, тырыш, көчле ихтиярлы, сәләтле шәхесләр итеп тәрбияләргә мөмкин

      Бигрәк тә  балалар, ана телен өйрәнүдә ,күңелле, хәрәкәтле, җырлы – биюле, дидактик уеннарны яратып уйныйлар. Уенны текстның эчтәлегенә, уен кагыйдәләренең һәм хәрәкәтләрнең катлаулыгына карап, “гадидән катлаулыга” дигән принцип буенча оештырырга һәм балаларның психологик үзенчәлекләрен, яшь аермалыкларын истә тотып башкарырга кирәк дип уйлыйм.

   Шөгыльләрдә, режим моментларында җырлы түгәрәк уеннары уйнаганда, балалар сүзләрне тизрәк үзләштерәләр.Мин,уртанчылар төркеменә,  яшь үзенчәлекләренә карап сүзләре җиңелрәк, гадиерәк булган уеннарны алам. Балаларның яше арткан саен уеннарның сүзләре дә, хәрәкәтләре дә катлаулана бара.

  Татар халкының җырлы уеннарындагы сүзләрне балалар хәрәкәте белән ныгытабыз. Уеннарны сайлаганда, җыр тексты кыска булганын сайларга тырышам. Чөнки кыска текстлы уеннар истә калдыру өчен уңайлы. Мәсәлән: “ Күрсәт әле үскәнем”, “ Җиләк җыям как коям”, “ Кәрия-Зәкәрия”, “ Чума үрдәк,чума каз”, “Утыр, утыр, Мәликә”, “ Ак калач”, “ Ак куянкай”, “ Тамчы там” һ.б.  Мондый уеннар балаларның сөйләм телләрен үстерергә булышлык итә, индивидуаль хәрәкәт итәргә һәм үзенә иптәш сайлый белергә өйрәтә. Тәрбияче уен уйнатучы гына түгел, хәрәкәтләрнең үрнәген башкарып күрсәтүче дә. Мин  үземне иркен, артистларча тотуым белән балаларны кызыксындырам , үрнәк сөйләмем белән җәлеп итәм.

   Әйлән –бәйлән уеннары үзләренең гадәти булмаган хәрәкәтләре белән аерылып торалар. Мәсәлән : “Сайлап ал”, “ Яшел яулык”, “ Түбәтәй”, “Күңелле туп”. Бу уеннарда хәрәкәтләр уенның эчтәлеген ачып бирә. Боларның һәркайсы балаларның хыялларын уята, әдәби зәвыкларын һәм музыкаль сәләтләрен үстерә. Бу уеннар эстетик тәрбиянең бер формасына әверелә һәм шушы уеннар аша балаларның сөйләм күнекмәләре формалаша.

 Уеннар балаларда  дуслык, иптәшлек, гаделлек кебек сыйфатлар тәрбияли. Уен вакытында балаларның ишетү мөмкинлекләре ачыла,мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Кулга – кул тотышып,  көйгә күмәк җырлап, түгәрәк тирәли әйләнеп йөрү балаларларда эстетик ләззәт уята, ритмик хәрәкәт буларак күңелле ял бирә.

   Яңа УМК белән эшчәнлек оештырганда дидактик уеннар куллануның әһәмияте бик зур. Бу уеннарны шулай ук тәрбиячеләргә  өйрәнгән материалны ныгыту өчен кулланырга була.. Дидактик уеннар баланың сөйләм телен, сүз байлыгын, хәтерен, иҗади фикер йөртүен, игътибарын үстерә, мөстәкыйльлекне арттыра.

   Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана.

 Балаларда, ана телендә өйрәнгәннәрне ныгытуда дидактик уеннарны кулланып, аның кагыйдәләре һәм хәрәкәтләре аша әдәплелек, игелеклелек, түземлелек сыйфатлары формалаштырырга омтылам. Моның өчен миңа “Кем өйдә яши?”, “Кем юк?”, “Нәрсә юк?”, “Тупны өлешләрдән җый”, “Курчакны киендер”, “Бел, әйт, сана”, “Серле кәрзин” кебек уеннар ярдәмгә килә.

   Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым бер урын тота. Бармак уеннары, кул- бармак хәрәкәтләрен ныгыту белән бергә, сүзлек үстерүгә дә булышлык итә. Сабый әле бик кечкенә булганда, аның бармакларын сыйпарга кирәк, уч төбенә үзегезнең бармагыгызны куярга мөмкин – ул үзенә күрә массаж була.Шуны истә тотып, китапта халык авыз иҗатыннан алынган бармак уеннарына аеруча игътибар бирәм.

Бу бармак - бабай,                                            Бабай килгән-казан аскан,            

Бу бармак - әби,                                                Әби килгән-су салган,

Бу бармак - әти,                                                Әти килгән- тоз салга,

Бу бармак - әни,                                                Әни килгән-болгаткан,

Бу бармак - нәни бәби,                                     Бу бармак кечкенэ булган

Аның исеме - чәнти!                                         Кетер-кетер казан төбе кимергән.

  Балаларның диалогик сөйләмен формалаштыруда сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте зур. Балаларның бәйләнешле сөйләм телен формалаштыруда. “Яшелчәләр кибете”, “Савыт-саба кибете”, “Киемнәр кибете”, ” Ашханә”, ”Уенчыклар кибете” кебек уеннар ярдәмгә килә.

  Шулай ук уен өчен уңайлы шартлар тудыру да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Кирәк-яраклар, кулланмаларны алдан ук әзерләп куям, уенчыклар, җиһазлар балаларның игътибарын җәлеп итә торган ачык төстә, матур булсына өстенлек бирәм. Аларны әзерләү, аннары тәртипләп урнаштыру эшләренә балаларны да катнаштырырга кирәк. Алар бу вакытта пөхтәлеккә, чисталыкка өйрәнә, әйберләрне саклап тотарга күнегә.

   Ана теленә өйрәтүдә уеннар оештыруга җитди әзерләнергә кирәк. Аларны заман таләпләрен исәпкә алып планлаштыру, кызыклы, нәтиҗәле итеп үткәрү өчен төрле методлар уйлап табу отышлы итә. Уеннар оештырганда, тәрбиячедән осталык, иҗат фантазиясе таләп ителә. Тәрбиячесе өчен уен – балаларны яхшырак аңлау, аларга тагын да ныграк якынаю чарасы да.

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Балалар бакчасында татар телен өйрәтүдә сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте"

В данной презентации оисаны этапы сюжетно-ролевых игр по возрастам в рамках УМК....

Татар теленә өйрәтүдә җырлы-биюле уеннарның әһәмияте.

Татар теленә өйрәтүдә җырлы-биюле уеннарның әһәмияте....

Выступление на тему "Татар телен үстерүдә сюжетлы уеннарның роле"

Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор.  Баларның физик һәм психик яктан сәламәт булулары өлкән...

Консультация "Танып белү эшчәнлегендә уеннарның роле"

танып белү эшчәнлегендә уеннарның роле...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтүдә дидактик уеннарның роле.

Мәктәпкәчә яшьтәге  балаларны татар  теленә өйрәтүдәдидактик уеннарның роле....