"Әдәплелек иленә сәяхәт" - мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәргән йомгаклау чарасы.
материал (подготовительная группа) на тему

"Әдәплелек иленә сәяхәт" -  мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәргән йомгаклау чарасы конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dplelek_ilen_syaht.docx20.6 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: "Әдәплелек иленә сәяхәт”

Максат:балаларда  сөйләм әдәбе күнекмәләре формалаштыру, телдән сөйләмне сафландыру; ата – аналарны, өлкәннәрне хөрмәт итү, аларга игелекле, мәрхәмәтле, игътибарлы булу хисе тәрбияләү; туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: магнитофон, таблицалар, чәчәк бәйләмнәре, "Әдәп”, "Әхлак” канатлары, конверт, бейсболкалар, курчак.

Форма: Әхлак шөгеле – кичә - сәяхәт.

Технологиясе: Иҗади үстерешле.

Шөгель - кичә  барышы

1.Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

 Татар халык көе яңгырый.

1 бала: И минем җандай кадерлем,

                  И җылы,моңлы телем.

                  Кайгылар теле түгел син,

                  Шатлыгым теле бүген.

Татар халык милли киеменнән ике яктан ике кыз һәм уртада гармун тоткан егет биеп чыга.  Бәйрәмдә катнашучыларны алып керәләр. (Түгәрәкләп, дуга ясап басалар.)

Балалар чыгышы.

Туган телдә җырлый чишмә,

Туган телдә шаулый таллар.

Туган телдә дәшсәм генә

Туган җирем мине аңлар.

Гомеремдә җыйдым гыйлем,

Мөгаллимнәр бирде белем.

Күңелемә якын итеп

Алган сабак – туган телем.

Ул булганда адашмабыз –

Юлым туры, нурлы көнем.

Күз карасы кебек саклыйм,

Анам телен – татар телен.

Тик синең ярдәм белән мин

Тик синең сүзләр белән

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяда әйтә беләм.

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

(музыка уйный, укучылар ике төркемгә бүленәләр)

Шцгель мәсьәләсен кую.

- Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!

- Исәнмесез!

Балалар,  сез нинди исәнләшү сүзләрен беләсез? (Исәнмесез, әссәламәгаләйкем, кайнар сәлам, исән – имин яшисезме? Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?)

-          Нәрсә ул исәнләшү?

-          Исәнләшү ул – кешегә сәламәтлек теләү

-          Исәнләшү ул – игътибарлылык билгесе

-          Исәнләшү ул – кешегә ярдәм итәргә әзер торуыңны белдерү.

-          Исәнләшү ул - әдәплелек билгесе.

Тәрбияче:Балалар, ә нәрсә соң ул әдәплелек?  (Өйгә эшне тикшерү)(Җаваплар)

     Кешенең әдәпле булуы әнә шул "Исәнмесез” сүзеннән башлана. Ә сез, әдәпле булуны ничек аңлыйсыз?

1 төркем. Әдәплелек – кеше белән дөрес аралаша белү ул. Әдәпле булу – кешегә игътибарлы, инсафлы булу, дигән сүз.

2 төркем. Әдәпле кешене һәркем ярата, хөрмәт итә. Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннары,дусларын кайгыртып яши, аларга ярдәм итәргә әзер тора.

- Димәк, бүгенге кичәбездә сүз нәрсә турында барачак? (Әдәплелек турында)

2. Шөгель мәсьәләсен чишү

Тәрбияче. –  Бүген  без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз.  Бу сәяхәтебезнең максаты - Әдәплелек иленә барып, безнең балалар бакчасына "Әдәп кагыйдәләре”н алып кайту. Әдәплеләр иленә әдәпле кешеләрне генә кертәләр, шуның өчен безгә, әдәп кагыйдәләрен истә тотып, бик игътибарлы булырга кирәк. Сәяхәт вакытында үзебезгә юлдаш итеп дуслыкны, тапкырлыкны алырбыз. Алар белән юлыбыз тиз һәм күңелле узар.

 Сәяхәтебезне "Яхшы сүз яшәртә, көч бирә” девизы астында алып барырбыз

-          Мин сезгә сәяхәт итәр өчен канатлар бирәм. Каналарның берсе "Әдәп” канаты, икенчесе "Әхлак”канаты.

-          (Әхлак сүзенең мәгънәсе экранда  бирелгән)

-           Канатларыбызны алдык, сәяхәткә кузгалдык.

(музыка яңгырый)

. 1 тукталыш. "Кеше – җирнең гүзәл чәчәге”.

(Тактада кыз рәсеме.)

Тәрбияче . Балалар, ничек уйлыйсыз? Кешенең чын матурлыгы  нәрсәдә?

Безгә Алсу, Динә, Камилә  Акмулланың "Кешенең биш асылы” дигән шигырен әзерләп килгән.

 Игътибар белән тыңлагыз әле. Кешегә матур булу өчен  нинди әһәмиятле сыйфатларга ия булырга кирәк икән?

Балалар чыгышы. Акмулла "Кешенең биш асылы”.

Кеше өчен иң әүвәл – Намус, дигән,

Намусыңны сатып итмә табыш, дигән.

Байлык өчен илен – көнен саткан кеше

Ике дөнья өчен ул явыз, дигән.

Икенче иң кыйммәтлесе  - Акыл дигән.

Акылсызда акыл ягы такыр, дигән.

Акылсызда намус та юк, иман даюк,

Яманга ант итеп барын сатар, дигән.

Өченче иң кыйммәтлесе - Әдәп, дигән,

Әдәп – көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән.

Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,

Кеше исемен күтәрү дә гаҗәп, дигән.

Дүртенче иң кыйммәтлесе – Күңел, дигән.

Күңеле бозык кеше – кеше түгел, дигән.

Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,

Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел, дигән.

Бишенче иң кыйммәтлесе – Сабыр, дигән.

Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән.

Бер дә юкка ачуланып  дөнья бозу

Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.

Тәрбияче. Димәк, кешене нинди сыйфатлар матурлый? Бу сыйфатларны нинди сыйфатлар дияргә мөмкин?  Үзегездә әйтелгән сыйфатлар бар дип уйлыйсызмы?

 Шушы сыйфатларның берсен генә югалтсак та, кеше затын чын матур, әйбәт дип әйтеп булмас иде.

Нәтиҗә. (музыка астында канатларын җилпиләр)

2 тукталыш. "Мәкальләр тукташы”.

Сезгә өйгә эш итеп "Әдәплелек” турында мәкальләр өйрәнеп килергә иде. Әйдәгез, көч сынашып алыйк әле! (балалар мәкальләр әйтә).

Тәрбияче.Балалар! Бик күп мәкальләр тапкансыз, рәхмәт. Мәгънәләрен аңлату.

3 тукталыш. “Яхшы сүзләр”.

Хәзер мин сезгә “Миләш зары”  хикәясен укыйм. Сез миңа хикәянең эчтәлеген сөйләп бирергә тиешсез. Һәм ни өчен мин аны яхшы сүзләр тукталышында укыганымны аңлатырга кирәк була.

4 тукталыш. "Яхшы гамәлләр”.

-Балалар, сез нинди гамәлләрне яхшы гамәлләр дип саныйсыз? Сезгә бу тукталышта тискәре гамәлләрне яхшы гамәлләргә әверелдерү бурычы куела.

Малайларга өйгә эш итеп начар гамәлләр турында шигырь табып килергә бирелгән иде. (малайларның чыгышы)

Ш.Галиевның "Борау” шигыре.

Сорамадым соравын,

Алдым бабай боравын.

Нинди файдаэшлисе,

Кайда, нәрсә тишәсе?

Күреп җирдә ятканын,

Тиштем шома тактаны

Ә аннары – капканы.

Кем уйган ишек, диеп,

Җайлы соң ничек,диеп

Йөрерләр бал кортлары

Бакчада бит йортлары.

...Җиләс һава керсен, дип,

Өф - өф итеп өрсен, дип,

Тишеп чыктым бишекне

Тәрәзә һәм ишекне.

Бигрәк нык икән мичкә,

Тиштем бит көчкә - көчкә.

Сиптереп торгач шулай

Су алырга бик уңай.

Борауны борам, борам,

Борам, остара барам!

Боравымны кулдан алып,

Колакны борды бабам...

Эшлисең дә эшлисең

Ә рәхмәт ишетмисең!

Тәрбияче: - малай ниләр эшли? (тактаны, капканы, бишекне, тәрәзәне, ишекне, мичкәне тишкән)

- бабай ни өчен малайның колагын борган?

- бу шигырьдә автор нинди эшне уңай дип белдерә? ("Бору” уңай эш)

- нинди эш начар эш була? (Малай борауны бабайдан сорамыйча ала, бөтен әйберне тишеп зыян китерә)

- ни өчен ул рәхмәт сүзе өмет итә?

- нәрсә эшләсә бабасы рәхмәт әйтер иде?

- сез нишләр идегез?

4 тукталыш. "Рәхмәт сүзләре”

Безгз кызлар  "Рәхмәт” турында шигырьләр өйрәнгәннәр, шуларны тыңлап үтик әле.

Кызлар  чыгышы.

Әхмәт Исхак.”Беренче рәхмәт”

Алсу хәзер зур кыз инде –

Аңа өч тулган.

Алсу бүген абыйсының

Яулыгын юган.

Сабынлаган да яулыкны

Чиләккә тыгып,

Чайкаган да эле куйган

Тормыйча сыгып.

Шатлыктан нәни Алсуның

Күзләре яна:

Рәхмәт әйткән моның өчен

Абыйсы аңа.

Мөмкин түгел шатланмаска:

Бит шундый рәхәт

Чын күңелдән эшләп алган

Беренче рәхмәт.

Тәрбияче -          Алсуның, абыйсы нинди малай икән? Ә сез шулай рәхмәт әйтә беләсезме?

-          Димәк, рәхмәт сүзе кешене бәхетле итәргә сәләтле икән.

2у. Ш Галиев. "Рәхмәт”.

- Рәхмәт өчен дә рәхмәт әйтеп була икән.

Йомгаклау.

-          укучылар,сәяхәтебез ахырына якынлашты. Әдәп - әхлак канатларыгызны алыгыз, кире бакчабызга кайтыйк. (Музыка уйный, укучылар салмак кына канатларын җилпиләр)

III.Рефлексия., бәяләү этабы.

-          Балалар, "Әдәплелек иленнән” нәрсәләр алып кайттыгыз? Нинди кеше әдәпле кеше була? Дәрестән үзегезгә нинди нәтиҗә ясадыгыз, иптәшләрегезгә нинди теләкләрегез бар?

-          Төркемнәрдә сөйләшеп алыгыз.

1 төркем.

Таза булыйк, матур булыйк, күркәм булыйк.

Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйлик.

2 төркем.

Рәнҗемәсен,боекмасын дисәң йөрәк,

Изге сүзләр – яхшы сүзләр – шатлык кирәк.

Балалар үз эшләренә бәя куя.

Тәрбияче: Монда өйрәнгән әдәпле сүзләрне иптәшләрегезгә дә өйрәтегез.

-          Ә хәзер без  үзебезгә исәнлек – саулык теләп “Әссәләмәгаләйкем” җырын бүләк итик.

Тәрбияче:-          Сез бик әдәпле балалар икәнсез! Үзегезне бары тик яхшы яктан гына күрсәттегез! Әдәплелек илендә андый балаларны бик яраталар. Шуның өчен мин сезгә "Әдәплеләр иленең хөрмәтле кунагы” дигән значок тапшырам. Әдәп кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә тырышыгыз, шундый мәкаль бар: "Әдәп, әдәпнең төбе – яхшы гадәт”. Кечкенәдән үзегезне яхшы гадәткә өйрәтсәгез сезне һәр җирдә хөрмәт итәрләр. Әдәп - әхлак канатларыгыз талмасын. Тормышыгызда бүгенге әхлак дәресендә алган белемнәрегез юл күрсәтүче йолдыз булып торсын. Әдәпле, бәхетле булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән күңел ачуның план - конспекты на тему: Экологик әкият. “Кояшка ярдәм итү”

Учить детей любить и беречь природу через сказки. Воспитывать в детях культуру поведения в природе....

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен “Сугыш кайтавазы” темасына проект / Проект для детей подготовительной к школе группы на тему "Эхо войны"

     Соңгы елларда патриотик тәрбиягә игътибар кими төште. Нәрсә соң ул патриотик  тәрбия?  “Патриот”  -- ул туып үскән җирен, Ватанын яратучы, хөрмәт итүче, аның ...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

Югалган хәрефләр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән күңел ачу кичәсе.

Балаларның  авазлар, хәрефләр  турындагы  белемнәрен  ныгыту. максатыннан үткәрелә....