"Ягез әле, әбиләр һәм оныклар!" - мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән күңел ачу кичәсе.
материал (подготовительная группа) на тему

"Ягез әле, әбиләр һәм оныклар!" - мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән  үткәрелгән күңел ачу кичәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yagez_le.docx23.37 КБ

Предварительный просмотр:

“Ягез әле, әбиләр һәм оныклар!” – мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән күңел ачу кичәсе.

Тәрбияче: Әбием! Нинди ягымлы, нинди җылы сүз! Аны әйтү белән күз алдыбызга мөлаем бер илаһи зат килеп баса. Яше сиксәнгә җитсә дә, илледә генә булса да, ул – безнең өчен изгелек чыганагы. Гомернең сикәлтәле еллары артта калды. Маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә кырау кунган. Күңелегезгә тормышның барлык хатирәләре сыйган. Ә киләчәккә ышаныч барыбер сүнмәгән. Тормыш авырлыклары да бу ышанычны сүндерә алмаган. Ак яулыклы татар әбисе!

1нче бала Мин бәйрәмнәр яратам

                       Бәйрәм булса күңелле.

                       Яңа күлмәктән генә

                       Йөрисең гел ул көнне. (Агелов А

2 нче бала.   Әни бәлеш пешерә-

                        Май чыжылдый табада.

                            Көлеп тора әти дә,

                          Күңелледер аңа да.(Галиева)

 

3нче бала.  Кунак килә ул көнне,

                        Инде кунак килсәме!

                        Күчтәнәчләр белән

                        Шып тутыра кесәне. (Сөмбелә)

 

  4 нче бала. Яки үзең барасың

                        Кунак булып берсенә.

                        Бәйрәмнәр күңеллерәк,

                         Кунакка йөрешсәләр

                        Кешеләр бер-берсенә. (Азалия)

 

5 нче бала. Нинди бәйрәм соң бүген?

                        Һәммәсе көлеп тора

                        Уйныйсы да, биисе,

                        Җырлыйсы килеп тора.(Гаянова)

Тәрбияче: Бүген безнең әлкәннәр көне бәйрәме!

      (Тәрбияче өлкәннәрне тәбрикли.)    

“Хәерле иртә” җыры.   

 

6нчы бала

Ул - әтинең Әнисе,

Апамның Дәү Әнисе,

Ул минемдә Дәү Әни,

Ул инде бик Дәү Әби. (Фирдүс)

                        Сезнең җылы сүзегез 

                        Минем өчен дәва,- ди.

                        Бабам: ”Карчык,”- ди.

                        Малайлар: ”Бал әби”,- ди.

                        Сәрби әби:”Яшьтәш”,- ди. (Самат)

 “Урак” биюе башкарыла.

7 нче бала. И, Сәхипямалкаем,

                        Син һаман да япь-яшь?- ди.

                        Әбиләргә- Ахирәт ул,

                        Бар авылга- авылдаш:

                        Бөтен авыл хәлен белде

                        Бервакытны авыргач. (Корбанова)

 

8 нче бала. Хәзер хезмәт ветераны

                         Лаеклы Пенсионер,

                         Ә кечкенә чакта менә

                         Булган ул да Пионер.

                         Минем әби

                        Сиңа кем була инда?

                         Соң үзең, уйла инде! (Лилиана)

 “Детский сад” җыры

Тәрбияче:

  - Бүген без” Ягез әле, әбиләр!” Конкурсы уздырбыз!

Катнашучылар белән танышып китик!

Тәрбияче: Әбиләргә беренче конкурсны тәкъдим итәбез. Ул ”Бала баласы балдан татлы”дип атала.

Хөрмәтле әбиләр, берничә минуттан соң сез оныгыгызның иркәләп әйтелгән исемен әйтергә тиеш. Бәлки алар берничәдер; исегегезгә төшерә торган арада сезнең өчен бию. (Бию) (Балалар  “Зонтиклар” биюен бииләр.

Әбиләрнең җаваплары тыңлана.

9 нчы бала.  

Кыстыбыйны да яратам

Бәлешне дә үз итәм

Әбием кебек пешекче

Бар микән бүтән җирдә

 (Сәмирә)

       

          10 нчы бала     Әбиемне көтеп алам,

               Авылда яши бит ул.  

               Ул килгән көн бәйрәм

               Аның белән рәхәт шул. (Инсаф)

                            

             11 нчы бала Гел елмаеп кына тора

                 Барыбызны да көйләп.

                 Кич утырганда, җыелып,

                 Көлдерә кызык сөйләп. (Алим)

                            12 нчы бала Әбекәм, син, кадерлем,

                             Тагын кайчан килерсең?

                             Җәй җиткәч, синең яныңа

                             Үзем барам, күрерсең. (Алсу)

Тәрбияче: Кадерле әбиләр һәм оныклар! Әйдәгез үзебезнең булганлыгыбызны, тапкырлыгыбызны мәкаль, табышмаклар өлкәсендә күрсәтик. Мин мәкальнең яртысын әйтәм, сез дәвам итәсез.

Әбиләр өчен:

1.Акылны кешедән сора..... (үзеңнекен тот)

2. Бакча ясалмый .... (алма булмый)

3. Гыйлемсез бер яши .... (гыйлемле мең яши)

4.Сөйдергән дә тел ... (биздергән дә тел)

5. Туры сүз .... ( таш ярыр)

Оныклар өчен:

1. Аз сөйлә .... (күп эшлә)

2. Олыласаң олыны ..... (олыларлар үзеңне)

3. Ата-ананы тыңлаган адәм булган, ... (тыңламаган - әрәм булган)

4. Халык әйтсә .... (хак әйтә)

5.Әйткән сүз ... (аткан ук)

 

13 нче бала. Һәр иртәне иркәләп

                          Дәү әнием уята.

                          Көләч йөзле әбиемне,

                          Курчагым да ярата.    

                          Курчагым белән без аңа,

                          Матур җырлар җырлыйбыз.

                          Уйнап аргач, дәү әнинең

                          Әкиятләрен тыңлыйбыз. (Ралинә)

 

                        

14 нче укучы. “Иң ягымлы кешем шул син,

                             Әбием, бердәнберем!

                             Өйрәт әле, мин дә белим

                             Әби булуның серен”.

                             Әби көлә:”Әби булу

                             Тора бары оныктан.

                             Мин бит әби булдым, кызым,

                             Нәкъ син туган минуттан”. (Камилә)

Әбиләрнең җаваплары тыңлана.

Тәрбияче: Өченче конкурсны башлап җибәрәбез. “Әби мәктәп баласы”дип атала ул. Әниләр һәм әтиләр балаларына дәрес әзерләргә булыша, кайчак сез дә булышасыздыр. Хәзер без сезнең белемегезне тикшерәбез.

- Йомык күз белән дә нәрсә күреп була? (төш)

- Америка акчасы. (доллар)

- Көн белән төн нәрсәбелән  бетә?(н хәрефе)

- Нәрсәне ак алтын, нәрсәне кара алтын дип атыйлар? (мамык, нефть)

- Нинди шәһәрдә аш пешереп була? (Казан.)

  - Нинди шәһәрдән аркан ишеп була?

Тәрбияче: Безнең әибләр белемнәре белән оныкларын гына түгел безне дә шаккаттыра. Бәйрәмебезне дәвам итәбез!

 15 нче укучы Әбием!Әбекәй!

  Син мине әрләмә,

       Пенсия акчаңа

  Шоколад җәлләмә. (Элина)

16 нче укучы Чәк-чәк белән торт Ясарга

Минем әби бик оста

Тәмле, татлы ризыкларны

17 нче укучы Бабаем да ярата (Саида)

Камыр тылсымга әйләнә

Минем әби кулында

Кәнфит-прәнник кирәк түгел

Гөбәдия барында (Рамис)

18 нче укучы Минем әбием бик уңган

Бар эшкә дә өлгерә.

Юа, җыя, тегә, бәйли,

Тәмле ашлар пешерә. (Аяз)

Кызлар башкаруында “Ромашка” биюе.

19 нчы бала

Мактаншмагыз , малайлар

Иң оста минем әби

Сумса, пилмән ,бавырсакны

Вәт пешерә билләһи (Адиль)

 20 нче бала

Ышаныгыз ,Без мәктәптә

Гел тырышып укырбыз

Кайгы-хәсрәтләр китерми

Таянычыгыз булырбыз.(Регина)

 

      Тәрбияче: Безнең әбиләр- алар безнең Ушинский, Сухомлинский, Макаренколар. Алар тәрбия ысулларын әле безгә өйрәнергә генә. Әбиләр үзләре белгән тәрбия ысулларын безнең белән дә уртаклашсыннар дигән теләк белән бу конкурсны уйлап таптык. ”Педагог әби” конкурсын башлыйбыз. (Һәр әби сорауларны укый, җавабын уйлый тора.) Әлфия белән Гөлфия сезгә җыр бүләк итә.

 

                                            Җыр: “Детский сад”

             21 нче бала Иртән торсам кояш чыгып

              Нурларын сипкән иде.

              Әбиемнең чәе кайнап

              Коймагы пешкән иде. (Данияр)

                               22 нче бала Без әбине яратабыз,

                               Ул да безне ярата.

                               Якты йөзе, йомшак сүзе-

                               Барысы безгә карата.(Оксана)

              23 нче бала

             Әби безгә ”тәмле ашлар-

              Һәммәсен пешерәм”,- ди.

              Балаларым, сез дигәндә 

              Барысына өлгерәм,- ди. (Г.Ислам)

24нче бала

Әби шулкадәр сагынган  

                                  Башлардан сыйпап ала

                                  Яныннан узып киткәндә

                                   Аркадан сөеп кала (Гаптелвалиева)

Әбиләргә сораулар.  

 Телевизордан кызык кино бара, сез ашарга пешердегез. Аш суына. Аны ничек кинодан аерып ашарга китерәсез?

Котырып уйнаган оныкны ничек йокларга яткырырга?

Кибеттә йөргәндә оныгыгыз үзенә ошаган уенчыкны сатып алырга куша. Сез нишлисез?

Оныгыгыз мәктәптән елап кайта. Сез нишлисез?

- Оныгыгызның көндәлегендә укытучыдан кисәтү. Нишлисез?

- Оныгыгызны тәрбиләүдәге тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз.

 

Тәрбияче: Әбиләребез әзерләнгәндә балалар шигырь сөйли.

                                   

                                     

25 нче бала.

Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,

Күңелләрдә булган саф хисләр,

Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр-

Безнең сезгә әйтер теләкләр. (Алсу)

 26 нче бала. Әлли, әлли, әллилә,    

                          И рәхәт дәү әнидә?

                          Алмагачлар астында,

                           Түр тәрәзә каршында,

                          Кошлар сайрап торганда,

                           Өчпочмак ашаганда... (Ясминә)

27 нче бала.

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр

Иң сөйкемле, Мәрхәмәтле

Алар безнең әбиләр. (Ранис)

Иң кадерле, иң хөрмәтле,

Булсын җирдә әбиләр

Әбиләрне кадерләсәк

Тыныч булыр ил-көннәр (Гүзәл)

(Әбиләрнең җаваплары тыңлана.) 

“Чәй эчәбез бергәләп” җыры башкарыла һәм оныклар үзләренең кулдан ясалган бүләкләрен әбиләренә бүләк итәләр.

Тәрбияче:  Шуның белән бәйремебез ахырына якынлашты.Барлык катнашучыларга да зур рәхмәт!

Кадерле әбиләребез! Сезне чын күңелдән өлкәннәр көне б/н тәбрик итәбез! Гаилә бәхете, балалар, оныклар куанычы телибез!

Сезнең тормыш юлы матур тарих,

Күпләр өчен үрнәк булырлык,

Рәхмәт, дибез, сезгә чын күңелдән,

Сезнең гомер – безнең горурлык!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән күңел ачуның план - конспекты на тему: Экологик әкият. “Кояшка ярдәм итү”

Учить детей любить и беречь природу через сказки. Воспитывать в детях культуру поведения в природе....

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен “Сугыш кайтавазы” темасына проект / Проект для детей подготовительной к школе группы на тему "Эхо войны"

     Соңгы елларда патриотик тәрбиягә игътибар кими төште. Нәрсә соң ул патриотик  тәрбия?  “Патриот”  -- ул туып үскән җирен, Ватанын яратучы, хөрмәт итүче, аның ...

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа! Мәктәпкә әзерлек “а” төркеме балалары белән үткәрелгән бәйрәм иртәсе программасы

Максат: 1.Хатын-кызларга ихтирам, аларны хөрмәт итүне тәрбияләү. 2.Балаларның тел байлыгын, сөйләм культурасы үстерү.3.Халкыбызның гореф- гадәтләренә, үткәненә кызыксыну уяту....

Тема : “Саф һавада язгы күзәтүләр” (Кечкенәләр төркеме балалары белән үткәрелгән эшчәнлек)

Татарстан Республикасы Әтнә районымәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе“ Олы Әтнә балалар бакчасы”     Тема : “Саф һавада язгы күзәтүләр&rdquo...