Балаларны милли рухта тәрбияләү өчен гаилә һәм балалар бакчасының бәйләнеше
статья

Консультация для родителей

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konsultatsiya.docx19.69 КБ

Предварительный просмотр:

Балаларны милли рухта тәрбияләү өчен гаилә һәм балалар бакчасының бәйләнеше

 

 

Милләтеңне, телеңне, динеңне сатсаң,

Бездән калыр бары таш исем.

Тарихлардан төшеп калмыйк, дисәң,

Бу дөньяда шундый итеп яшә -

Башка милләт сиңа хөрмәт белән

Бу – татар бит, диеп баш исен.

Флёра Тарханова

Татар халкы авыр, катлаулы, тарихи юл үзган. Әмма гасыр дәвамында аның күңелендә үзен милләт буларак саклап калу, мәдәниятен үстерү теләге сакланып килгән, нәтиҗәдә үзгәртеп кору еллары башлангач та, ул игътисади проблемаларны түгел, ә милли яшәеш мәсьәләсен алга куя. Үзенең телен, мәдә-ниятен югалткан халыкның киләчәге юк. Яшәргә теләге булган һәркем үз килә-чәге хакында уйлана. Ә безнең киләчәгебез ул – безнең балаларыбыз.

Соңгы елларда балалар быкчаларында татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәтүгә һәм милли бәйрәмнәрне үткәрүгә игътибар арта бара. Аларны халыкчанрак, җанлырак итүгә, яңартып, тергезеп, көнкүрешебезгә кай-таруга омтылыш көчәя.

Тәрбия һәр халыкта аның туган теле белән бергә барлыкка килгән. Күп га-сырлар буе ул кешелекне дәвам иттерү чарасы буларак, табигый ихтыяҗ булып яшәп килгән. Яшь буын өлкәннәр белән аралашкан, тормышта кирәкле күнек-мәләргә, кешеләр арасында үз-үзен тотарга, аралашырга өйрәнгән, халыкның гореф гадәтләрен, йолаларын өлкән буын ярдәме белән үзләштергән.

Бала үзен кеше итеп тойсын өчен, аңарда милли горурлык, туган телгә мә-хәббәт хисе тәрбияләргә кирәк. Шуның өчен дә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәм-нәрен өйрәтү мөһим чараларның берсе булып тора. Ана телендә тәрбияләнгән бала гына үз милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгъүнәсендә ихтирамлы була. Йола һәм гореф-гадәтләрнең алыштыргысыз тәрбияви чара булуын да истән чыгармыйк.

Балаларда милли мәдәният турында бербөтен күзаллау булдыру – туган те-леңне белү һәм шул телдә аралашу, халык авыз иҗатын белү, аларны өйрәнү, туган телдә китаплар уку, музыка тыңлау, халкыбызның символикалары белән танышу, халыкка хас әдәп кагыйдәләрен, туган як табигатен белү...

Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли го-рурлыгы, милли хисләр культурасын тәрбияләргә, формалаштырырга ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар. Бәйрәмнәр халык тормышының, культурасының аерылгысыз бер элементы да булып торалар.

Тел өйрәтү белән беррәттән, балаларны татар халкының тормышы, көнкү-реше, милли йолалары, тарихы, үткәнне һәм хәзергесе белән таныштырырга да кирәк. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу-танышулар шушы көннәрдә була. Үзебезнең бала-лар бакчасында без “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Сабан туй” һ.б. бәйрәмнәр үткәрәбез. Балалар бу бәйрәмнәргә әзерләнгәндә халык авыз иҗаты җәүһәрләреннән файдаланалар (мәкальләр, табышмаклар, сына-мышлар,җырлар, уеннар, әкиятләр һ.б.)

Мондый бәйрәмнәр ата-бабаларыбызның йолаларын балаларыбыз хәтерлә-ренә сеңдерү максытыннан оештырыла. Бу чараларны үткәргәндә балалары та-рафыннан зур эш башкарыла. Шулар аркылы бүгенге көн баласында милли тра-дицияләргә мәхәббәт тәрбияләнә.

Үткәннәребезгә күз салсак, татар халкы гомер-гомергә эшчән, әдәпле, ку-накчыл, ачык йөзле, миһербанлы булган. Матур гореф-гадәтләр, милли бәйрәм-нәр, күп төрле йолалар хезмәт кешесенә дәрт өстәгән. Без балаларны милли рухта тәрбияләп, үзебезнең бәхетле киләчәгебезне хәзерлибез, чөнки милли рухта акыл һәм гүзәллек, зәвык һәм әхлак, хезмәт һәм физик тәрбия.

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Чулпан”балалар бакчасының 2013-2014 нче уку елына укыту–тәрбия планы

“Чулпан”балалар бакчасының 2013-2014 нче уку елына укыту–тәрбия планы...

“Балаларны милли мәдәни рухта тәрбияләү”

Балаларны балалар бакчасыннан, гаиләдән үк милләтенә, милләтенең гореф- гадәтенә карата хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү зур урын алып тора....

Балаларҙы милли рухта тәрбиәләйек

Консультация для воспитателей, работающих в башкирских группах. В статье  описываются конкретные формы работ по нравственно - патриотическому воспитанию дошкольников, даются рекомендации по орган...

Халык фольклоры - кечкенә яшьтәге балаларны балалар бакчасына нәтиҗәле ияләштерү юлы.

Балаларны балалар бакчасына ичләштерүдә татар халык иҗаты әсәрләренең роле. Аларны теге яисә бу ситуациядә ничек кулланып булуы....

Мөндеш балалар бакчасында сабыйлар милли рухта тәрбияләнә

Безнең Мөндеш балалар бакчасында кечкенә генә милли почмак-музей эшләп килә. Анда халкыбызның борынгы көнкүреш әйберләреннән: бала бишеге, читек, чүәк, татар түбәтәе, чигүле калфаклар, самовар, кулган...

Зурлар торкемендэ балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләү.

Зурлар торкемендэ балаларны милли-мэдэни рухта тэрбиялэу....