Тема: «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерү. Икенче кече яшьтәгеләр төркеме.
материал (младшая группа)

Хафизова Эндже Хамитовна

Максат: Балаларны сәхнәләштерү эшчәнлегенә җәлеп итү, аларның эмоциональлеген үстерү

Тәрбия бурычы: әкият геройлары  белән кызыксыну тәрбияләү, күмәк хезмәткә омтылыш уяту

Үстерү бурычы: Балаларның игътибарын,  хәтерен үстерү; танып белү активлыкларын формалаштыру, аваз ияртемнәрен (һау-һау, мияу-мияу, чи-чи) кабатлау юлы белән авазларны дөрес итеп әйтүгә күнектерү.

Белем бирү бурычы:  әкият белән таныштыруны дәвам итү, әкиятне тәрбияче белән бергә сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын активлаштыру

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше

Интеграль белем бирү өлкәләре:  танып-белү үсеше, социаль – аралашу үсеше, нәфис- нәфасәти үсеш.

Методик алымнар: Әңгәмә, сорау-җавап, сәхнәләштерү, үсендерү, мактау.

Җиһазлар: түбәтәй, яулык, алъяпкыч, шалкан башлыгы, эт, песи, тычкан ярымбитлекләре.

Сүзлек эше: һау-һау, мияу-мияу, чи-чи .

Алдан үткәрелгән эш:  “Шалкан” әкиятен уку,  мульфильмын карау,  әкият геройлары турында әңгәмә,  иллюстрацияләр карау, табышмаклар чишү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shalkan.docx26.86 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерү

Икенче кече яшьтәгеләр төркеме.

Максат: Балаларны сәхнәләштерү эшчәнлегенә җәлеп итү, аларның эмоциональлеген үстерү

Тәрбия бурычы: әкият геройлары  белән кызыксыну тәрбияләү, күмәк хезмәткә омтылыш уяту

Үстерү бурычы: Балаларның игътибарын,  хәтерен үстерү; танып белү активлыкларын формалаштыру, аваз ияртемнәрен (һау-һау, мияу-мияу, чи-чи) кабатлау юлы белән авазларны дөрес итеп әйтүгә күнектерү.

Белем бирү бурычы:  әкият белән таныштыруны дәвам итү, әкиятне тәрбияче белән бергә сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын активлаштыру

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше

Интеграль белем бирү өлкәләре:  танып-белү үсеше, социаль – аралашу үсеше, нәфис- нәфасәти үсеш.

Методик алымнар: Әңгәмә, сорау-җавап, сәхнәләштерү, үсендерү, мактау.

Җиһазлар: түбәтәй, яулык, алъяпкыч, шалкан башлыгы, эт, песи, тычкан ярымбитлекләре.

Сүзлек эше: һау-һау, мияу-мияу, чи-чи .

Алдан үткәрелгән эш:  “Шалкан” әкиятен уку,  мульфильмын карау,  әкият геройлары турында әңгәмә,  иллюстрацияләр карау, табышмаклар чишү.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Кереш өлеш: балаларны әкиятләр белән кызыксындыру

2.Төп өлеш:

- “Шалкан” әкияте персонажлары сурәтләнгән шакмаклар;

 - балаларга рольләрне бүлеп  бирү;  

- әкиятне сәхнәләштерү

3. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, бүген безгә кунаклар килгән. Әйдәгез,         матур итеп исәнләшик әле кунаклар белән.

Балалар. Исәнмесез!

Тәрбияче. Утырыгыз, балалар. (урындыкларга утыралар) Балалар, әйтегез әле, ә сез әкиятләр яратасызмы?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче . Ә без сезнен белән нинди әкиятләр өйрәндек әле? Балалар. Калач, чуар тавык, шалкан...

Тәрбияче.  Балалар, карагыз әле, өстәлдә әкиятләр персонажлары сурәтләнгән йомшак шакмаклар тора.Карап алыйк әле.

Балалар. Бабай, әби, кыз, эт, песи, тычкан. Әйтә баралар, шакмакларны дөрес тәртиптә тезәләр.

Тәрбияче. Әйе,  дөрес, балалар.

Тәрбияче. Балалар, нинди әкият килеп чыкты, димәк?

Балалар. “Шалкан” әкияте

Тәрбияче. Әйдәгез әле, бергәләп искә төшерик. Балалар, шалканны кем утырткан? Бабайга кемнәр булышкан?Бөтенесен дә беләсез икән балалар. Ә сезнең үзегезнең әкият уйныйсыгыз киләме сон?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Алайса, әйдәгез киттек әкият күрсәтергә.   Менә без әкият бакчасына килеп тә җиттек.  (Сандыктан киемнәр чыгара) Менә бу нәрсә икән балалар?

Балалар.  Шалкан.

Тәрбияче. Безнең Кәрим шалкан булыр (кидерә)

Тәрбияче. Менә бу түбәтәй кемнеке?

Балалар. Бабайныкы.

Тәрбияче. Әйдә, Рамазан, ки түбәтәйне,син бабай булырсың..

Тәрбияче. Бу киемнәр кемнеке икән?

Балалар. Әбинеке

Тәрбияче. Әйдә әле, Ясминә , син әби булырсың.

Тәрбияче.  Бу матур ободок кемгә?

Балалар. Кызга

Тәрбиче.Безнең Рамина кыз була.

Тәрбияче. Минем сандыгым тылсымлы бит балалар. Карагыз эле, монда эт битлеге бар икән!

Тәрбияче. Безнең З.Эмиль эт була.  Әйтегез әле, эт ничек өрә?

Балалар. Һау-һау!

Тәрбияче:Песи битлеге дә бар монда!

Тәрбияче. Әйдәгез Г.Эмиль  песи була. Ә песи ничек кычкыра, балалар?

Балалар. Мияу- мияу!

Тәрбияче. Менә тычкан битлеге дә бар монда.

Тәрбияче. Сәминәбез тычкан булыр. Ягез әле тычкан ничек чиный?

Балалар. Чи-чи

Тәрбияче. Менә барыбыз да битлекләрне кидек. Әйдәгез, башлыйбыз әкиятне.

Тәрбияче. Бабай шалкан утырткан. (Бабай Шалканны уртага алып килеп урындыкка утырта)  Шалкан зур булып үсеп чыккан. (Торып баса, урындыкны читкә алып куябыз) Бабай шалканны алмакчы булган. (Бабай ух-ух дия-дия шалкан янына килә)

Бабай. Ооо, шалкан зууур үскән, матууур  шалкан.

Тәрбияче.  Бабай шалканны тарта-тарта икән, тартып чыгара алмаган. (Хәрәкәтләр) Бабай әбине чакырган.

Бабай. Әби, кил монда!

Әби. Хәзер киләм!(Әби килә)

Тәрбияче. Әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар икән- тартып чыгара алмаганнар. Әби кызын чакырган.

Әби. Кызым, кил монда!

Кыз. Киләм әби, киләм!  Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар икән- тартып чыгара алмаганнар. Кыз этләрне чакырган.

Кыз. Маэмай, кил монда!

Эт.  Һау-һау!

Тәрбияче. Маэмай – кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар икән- тартып чыгара алмаганнар. Маэмай песине чакырган.

Эт.  Һау-һау! Песи, кил монда, ярдәм ит!

Песи. Мияу!

Тәрбияче. Песи – маэмайга, маэмай – кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар икән- тартып чыгара алмаганнар. Песи ярдәмгә  тычканны чакырган.

Тычкан. Чи-чи!

Тәрбияче. Тычкан – песигә, песи – маэмайга, эт – кызга, кыз - әбигә, әби -бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар икән- тартып  та чыгарганнар!  

Тәрбияче. Әйтегез әле, шалкан нинди булып үскән?

Балалар. Зуууур. (Куллары белән күрсәтәләр)

Тәрбияче. Ә шалкан нинди төстә?

Балалар.  Сары

Тәрбияче. Шалкан нинди формада булган?

Балалар.  Түгәрәк.

Тәрбияче. Балалар, сезгә әкияттә уйнау ошадымы?

Балалар .Әйе

Тәрбияче. Сездә мина бүген бик ошадыгыз,балалар. Менә күрәсезме,балалар, бабайның күпме ярдәмчеләре булган. Алар шуңа күрә шалканны тартып чыгара алганнар. Димәк һәрвакыт бер-берегезгә ярдәм итәргә кирәк. Рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Яшелчәләр” (Икенче кече яшьтәгеләр төркеме өчен оештырылган әшчәнлек)

    (Икенче кече яшьтәгеләр төркеме  өчен оештырылган әшчәнлек)...

“Туган телдә сөйләшәбез” беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3яшь)

quot;Туган телдә сөйләшәбез" беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3 яшь) Авторлар Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинова, И.Җ. Хәбибуллина...

Тема:“Чебиләр” физкультура эшчәнлеге. Икенче кече яшьтәгеләр төркеме

Максат: тигезлек саклап билгеле бер мәйданда тәрбияче артыннан бер-бер артлы тезелеп йөрү,сибелеп йөгерү; билгеле юнәлештә тар сукмак буйлап алга таба бару,гәүдәне төз тотып туры атлап барырга өйрәтү...

« Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә» темасына әти –әниләр җыелышы конспекты. (икенче кечкенәләр төркеме өчен)

Икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балаларның ата-аналар җыелышы Ата-аналар җыелышында катнашучылар: ата-аналар, балалар,  тәрбияче.Тема. Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә.Мак...