Хәтирәләр эзеннән
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Балаларны бакчада урнашкан кече музей экспонатлары белән таныштыруга юнәлдерелгән конспект. Балалар элекке заманнарда кулланылган йорт кирәк -яракларын белмиләр.Әби - бабалар көндәлек тормышта файдаланган җиһазлар аларда зур кызыксыну уята.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл htirlr_ezennn._konspekt.docx111.64 КБ

Предварительный просмотр:

F:\фон для презентации.jpg

Татарстан Республикасы  Түбән Кама муниципаль районы

муниципаль үзидарә мәктәпкәчә   белем бирү учреждениесы

 “83 нче санлы гомуми үстерешле балалар бакчасы”

“Хәтирәләр эзеннән”

(зурлар  төркеме балалары белән музейда үткәрелгән

шөгыль конспекты)

                                                                              Төзеде:

                                                 рус һәм татар

                                                           телләре тәрбиячесе

                                                 Сәламова Л.Ә.

Түбән Кама шәһәре

Максат:

1) Балалар бакчасы музеенда урын алган,  әби-бабаларыбыздан сакланып калган көнкүреш әйберләре белән таныштыру;

2) Балаларның сөйләм телен үстерү;

3) Татар халкының үткәненә кызыксыну уяту,хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау:аяк киемнәре:читек,чигелгән сөлгеләр,кашагалар,карават япмалары,сандык,бишек,бәләк,каба,самавыр.

 Барышы:

-Хәерле көн,балалар!  Бүген без сезнең белән бакчадагы кече музейга сәяхәткә барабыз.Сәяхәткә чыкканчы кагыйдәләрне искә төшерик әле:

  -кычкырып сөйләшергә ярамый;

  - экспонатларга кул белән кагылырга ярамый,бары тик күз белән карарга гына ярый.

- Сез әзерме,балалар? Әзер булсагыз, юл алыйк. Балалар, музей дигәч сезнең күз алдыгызга нәрсә килеп баса?

- Элеккеге әйберләр, хәзер кулланмый торган предметлар.

-Әйе, бик дөрес.Музей ул безнең элеккеге әби-бабайларның борынгы көнкүреш әйберләре, җиһазлары.Музейда алар бик озак еллар саклана.Безнең музейдагы җиһазларны сезнең кебек балаларның әти – әниләре һәм бакчабызда эшләүче апалар  алып килгән. Аларны әби- бабаларыбыз көндәлек тормышта кулланган.

-Балалар, бу нәрсә икән,кайсыгыз әйтә?

      -Сандык.

-Әйе,бу сандык.Аны  безнең музейга Татарстанның Балтач районы  Алан авылыннан 1994елда Шарапова Миңсылу Ахтямовна алып килгән безнең балалар бакчасына.Зәңгәр төстәге, агачтан эшләнгән, калайдан төрле бизәкләр белән  бизәлгән сандык. Ә сандыкта татар халкы гомер- гомергәкиемнәрен,ә кызлар бирнә әйберләрен саклаган.

 -Ә монысы –кырлы бәләк.  1994 елда Камаева Резидә Зиннуровна әбисенең бәләген Алабуга районы Коек авылыннан алып килгән.  Агачтан эшләнгән, кабыргалы калын бәләк  кер үтүкләү өчен кулланылган.Элек хәзерге кебек үтүкләр булмаган.Ә безнең әбиләр бик пөхтә булганнар,чисталыкны яратканнар.

  - Балалар, берәрегезнең бу әйберне күргәне юкмы?

  - Минем карт әбидә бар бу.Исемен белмим.Карт әби сарык йонын шунда куеп тарта,җеп ясый.

  - Ә исеме аның – каба.Бик дөрес, Ясмин. Каба ярдәмендә йоннан җеп эрләгәннәр безнең әбиләр.Ә әрләнгән җеп белән нәрсә эшләп була,балалар?

 - Җылы оекбашлар,бияләйләр бәйләргә мөмкин.

 - Сарык йоныннан бәйләнгән оекбаш – бияләйләр бик җылы. Салкын кышлар да куркытмыйхәтта. Безнең элекке әби – бабаларыбыз бик акыллы да булган, алар күбрәк табигый материалдан эшләнгән киемнәр кигәннәр. Читекләр  күннән,күлмәк - җитеннән тегелгән булган. Ә киез итекләрне нәрсәдән ясаганнар?

 - Сарык йоныннан.

 - Бик дөрес, балалар. Сарык йонын эшкәртеп җылы йомшак киез итекләр басканнар. Киез итекләрне бүгенге көндә беә дә бик яратып киябез.Кемнең киез итекләре бар?

 -Минем, минем.

 -Сезнең аякларыгыз зәмһәрир суыкларда да өшемидер.

 - Балалар,  ә бу - самавыр.

 -Кем әйтер икән, ни өчен кулланылган ул?

 - Су кайнату өчен.

 -Әйе, самавырдан ясалган чәй бик тәмле булган.Татар халкы бик кунакчыл халык.Йомышка кергән кешене дә чәй эчермичә чыгармаганнар. Бу  җиздән ясалган борынгы самавыр. Күз алдына китерегез әле,балалар,бу самавырдан күпме кеше чәй эчкән!?

 - Бу аяк киеменең исеме – читек.Икенче төрле әйтсәк - чигелгән итек.

 Бизәкле күн читекләр, туфлиләрне җирле халык кына түгел, бүтән төбәктәгеләр дә яратып кигән.Аларны төсле йомшак күн сафьяннан, бераз катырак булган юфьтән, кайвакыт кәҗә тиресеннән теккәннәр.

Күнне төрле төсләргә манып, аннары, бизәк төшергәндә, трафаретка салып кискәннәр.Күн кисәкләреннән ясалган бизәкләрне мозаика тәртибендә урнаштырып, ефәк, кайвакыт алтын һәм көмеш җепләр белән тоташтырып теккәннәр.

Кара төстәге читекләрне ирләр кигәннәр. Хатын –кызларның читекләре бизәкле булган. Аларны татар кызлары бәйрәмнәрдә кигәннәр.

 -Татар халкы кул эшләренә бик оста булган. Кызлар кич утырганда,аулак өйләрдә сөлгеләр, карават япмалары мендәр тышлары,кулъяулыклар  чиккәннәр. Төрле төсләр белән чигелгән бу әйберләрдә күпме хатын –кызның күңел җылысы саклана. Балалар,сандыкта сегә кадәр балалар бакчасыннан чыгын киткән балаларның кулъяулыклары саклана. Менә монысына елы да төшерелгән. Кызлар Сабан туе батырына, беренче яки соңгы килгән җайдакка аталап сөлге чигә торган булганнар:

Сөртенсәң-сөлге кирәк,

Көрәшсәң-сөлге кирәк,

Батырларга сабантуйда

Бирелгән сөлге бүләк.

 -Сабан туенда була торган - ат чабышын оештырып алыйк. Менә агач атларыбыз сезне көтеп тора. Ике командага бүленеп,рәхәтләнеп уйнап,ял итик. Тиздән халкыбызның яраткан бәйрәме –Сабан туе җитә.

- Безнең Эльвинаның әбисе  үзе чиккән сөлгене музейга бүләк итеп җибәргән. Чын күңелдән рәхмәт әйтеп,бүләкне кабул итеп алабыз. Музейга тагын килегез, балалар.Әти – әниләрегезне дә алып килегез.Сезне тагын көтеп калабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Йомры икмәк эзеннән"

Конспект занятия по ФЭМП в средней группе...