применение фольклора на занятиях по обучению татарскому языку
план-конспект по развитию речи по теме

Применение фольклора в обучений детей татарскому языку очень эффективна. Играя, дети быстрее запоминают слова, предложения.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема.  Уйнавын уйна, эшеңне дә уйла.

Максат: балалар фольклорына кызыксыну уятуны дәвам итү;   сөйләм телен  үстерү һәм баету өстендә эшләү; балаларда татар теленә мәхәббәт, бер-берсенә ихтирам тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эш: шигырьләр, мәкальләр, эндәшләр өйрәнү; җырлы уеннар, бармак уеннары уйнау; әкиятләр тыңлау.

                      Күңел ачу кичәсе барышы.

   Әкрен генә татар халык көе яңгырый. Шигырь юллары укыла.

А. Б.            Һәркемгә дә иң газиз тел – ана теле,

                    Анда гына сабый чакның раушан гөле –

                    Кышкы кичтә әбиләрнең әкиятләре

                    Әниләрнең бәллү җыры, бәллү көе.

  (Балалар кереп, тезелешеп басалар)

А. Б.  Балалар, бүген безнең кичәбезгә кунак апалар килгәннәр. Алар белән исәнләшик .

Б-р.   Исәнмесез апалар, хәерле көн.

А. Б.  Балалар, без бүген дәү әнигә кунакка барыйк әле. Ул безне сагынып көтеп тора торгандыр инде. Балалар, сезнең кунакка бар- ганыгыз бармы? Кунакка барганда нәрсәләр алып баралар икән соң?

Б-р.  Күчтәнәчләр, бүләкләр.

А. Б.  Ә без дәү әнигә чиккән сөлге алып барыйк әле, ул бүләккә бик сөенер. Сез дә үзегезнең дәү әнигә дип ясаган сөлгеләрегезне алыгыз. Иң яхшы бүләк – үз кулың белән ясаган бүләк бит ул. Әйдәгез, балалар, бүләкләребезне алып юлга чыгыйк инде. Дәү әниебез ерак тормый, җәяүләп кенә барыйк.

               (татар халык көе уйнала, баралар)  

А. Б.   Әйдәгез әле, туктап уйнап алыйк. Мин мәкаль башлыйм, кемгә яулыкны бирәм, шул тәмамлый.

      1. Кем эшләми – шул ашамый.

      2. Уйнавын уйна, эшеңне дә уйла.

      3. Уен-көлке – яшьлек күрке.

      4. Эш сөйгәнне – ил сөяр.

      5. Эш беткәч, уйнарга ярый.

      6. Уйна да көл – укы да бел.

А. Б.  Булдырдыгыз, балалар! Сез бик зирәк, акыллылар икәнсез. Әйдәгез юлыбызны дәвам итәбез. Тышта ничек рәхәт, җылы. Кояш көлеп карый, шундый күңелле.

Бала.  Дуслар! Карагыз әле, карагыз, кояш болытлар арасына кереп югалды. Әйдәгез, кояшны чыкырыйк, ансыз безгә бик күңелсез!

А. Б. Чыннан да, балалар, әйдәгез кояшны бергәләп чакырыйк.

Б-р.     Кояш чык, чык, чык!          

            Синең җылың бик тансык.

            Чыксаң без сөенербез,

             Майлы ботка бирербез.

             Майлы ботка казанда

             Тәти кашык базарда.

            Тәти кашык саф алтын

            Кирәкми безгә салкын.

Бала.  Ура! Кояш чыкты! Әйдәгез уйныйбыз.

А. Б.    Гамьсез бала чагыгыз,

            Уйнагыз да көлегез.

            Төштә могҗизалар күреп,

             Хыялланып үсегез.

Бала.        Уен бит ул – очар канат,

                  Күңелләрне җилкетә,

                  Очырта Айга, Марска,

                  Хыялларда җилдертә.

Бала.        Уеннар өйрәтә безне

                  Дөрес итеп яшәргә.

                  Әдәп һәм түзем белән

                  Тормыш юлын үтәргә.

А. Б.   Төрле-төрле уеннарны

           Бик ярата балалар.

           Уеннарда тәрбияләнеп

           Үсәләр шулай алар.

Бала.   Ә мин бармак уены беләм.

         Баш бармак – ботка пешерик ди,    

         Имән бармак – ярма юк ди,

           Урта бармак – бурычка алыйк ди,

           Атсыз бармак – аны кайчан түләрбез ди,

           Чәнти бармак – ашыйк та качыйк!

           Мин кечкенә – күрмәсләр ди.

А. Б. Булдырдың, Рената, рәхмәт сиңа. Балалар, дәү әниебез йортына килеп җиткәнебезне сизми дә калганбыз бит. Әйдәгез, дәү әнине чакырыйк.

Б-р.  Дәү әни! Дәү әни!

Дәү әни (чыга) Исәнмесез, балакайларым, килеп җиттегезме? Мин сезне көттем, барыгызны да сагындым.

А. Б. Без дә, дәү әни, сине бик сагындык, бүләкләр алып килдек сиңа.Балалар үзләре бик матур сөлгеләр чиктеләр.

           (бүләкләрен бирәләр)

Дәү әни.  Рәхмәт сезгә, балалар, бүләкләрегез өчен. Мине зурлаган өчен ходай үзегезне зурласын.Бик  арымадыгызмы юлда?  

Бала.  Юк, без бит уйнап килдек, сизмәдек тә.

А. Б.  Балалар, әйдәгез дәү әнигә “Яшел яулык” уенын уйнап күрсәтик. Санамыш ярдәмендә яулык тотучыны сайлыйк.

                    Уен “Яшел яулык”

Дәү әни. Булдырдыгыз, балалар! Бигрәк күңелле итеп уйнадыгыз.

А. Б.   Балалар, карагыз әле, дәү әнинең бакчасында шалкан никадәр зур булып үскән!

Дәү әни.   Әйе шул, балалар. Моны без бабагыз белән икәү генә тартып чыгара алмабыз инде. Безгә ярдәмгә килерсезме, балакайла-рым?

А. Б.  Әлбәттә, дәү әни, борчылма, без аны хәзер тартып чыгарабыз.

               “Шалкан” әкияте

А. Б.  Шалкан чәчкән безнең бабай, майның нәкъ унбишендә,

           Уңыш алырга уйлаган, ул көннәрнең берсендә.

Бабай: Нихәл итим, көчем җитми, әллә картлык килгәнме,

              Әллә инде шалканым соң, өлгереп җитмәгәнме?

              Чыкмады шул шалканым, актарсаң да балчыкны,

              Чыгарырбыз бәлки икәү, чакырыйм әле карчыкны.

              Карчык, карчык кил әле,тот шушыннан аркамны,

              Икәү тартыйк шалканны.

Әби:   Каты тотсам аркаңны, авырттырыр билемне.

Бабай: Карчык, хәйлә тапмале, тот аркамны кил инде.

Әби:    Җыелышка барасым бар, кайткач сыер савасым бар,

             Тартсам тартырмын ярар, синеңчә булыр һаман.

А. Б.  Әй тарталар, тарталар, шабыр тиргә баталар.

Бабай: Юк шул карчык көч җитми, бигрәк хәлсез булдыкмы,

              Әллә шалкан бик ныкмы, чакырыйм әле оныкны.

              Онык, онык кил әле, безнең хәлне күр әле.

Онык: Әй тала, тала, тала, нигә тала йөрәгем,      

             Курчагымнан аералар, шуңа  яна йөрәгем.

Әби: Тот шушыннан аркамны, өчәү тартыйк шалканны.

А. Б.  Әй тарталар, тарталар, шабыр тигә баталар.

Онык: Бәлки Акбай булышыр, сөяк бирсәң тырышыр.

             Акбай, Акбай кил әле, безнең хәлне күр әле.

Акбай: Ничә ел өй саклыймын, отпуска да бирмисез,

              Инде яшем дә шактый, пенсия түләмисез.

              Китәрмен, бер көн качып, калырсыз авыз ачып.

              Тартырмын, бер сарык суйсаң, алга майлы ит куйсаң.

Бабай: Ярар инде, суярбыз, алдыңа ук куярбыз,

              Булма бу кадәр усал, көчеңне күрсәт, давай.  

              Тот шушыннан оныкны, дүртәү тартыйк шалканны.

А. Б.  Әй тарталар, тарталар, шабыр тиргә баталар.

Акбай: Әллә килсен микән песи, барыбер тотмый күсе,

              Тамак тук, өсте бөтен, йоклый ул көне-төне.

Песи: Нигә шулкадәр шаулыйсыз, йокларга ирек бирмисез?

           Мин тавышта йоклый алмыйм, әллә инде белмисез?

Акбай: Тот шушыннан аркамны, бишәү тартыйк шалканны.

А. Б. Әй тарталар, тараталар, шабыр тиргә баталар.

          Бик нык булды шул шалкан, чыгарып булмый һаман.

Песи: Сарай, идән астында, яши таныш тычканым,

            Әллә әйтеп карыйм микән, шушы тычкан дуска мин?

            Тычкан, тычкан, кил әле?

Тычкан: Хәлегез бик мөшкелме, миңа ялыныч төштеме?

                Минем өчен шалкан тарту – ярты минутлык уен.

                Тычкан халкы арасында мин – беренче чемпион!

А. Б.  Әй тарталар, тарталар, шабыр тиргә баталар.

Бергә: Өзелде шунда шалкан, ниһаять чыкты шалкан!

   Җырлыйлар:     Әй, бабабыз бик уңган,

                                 Үстергән шундый шалкан!

                                 Без әбигә булыштык та

                                 Шул шалканны тартыштык.

Дәү әни.  Булдырдыгыз, балалар, ниһаять шалканны тартып чыгардык бит. Икенче килүегезгә мин шалканнан бик тәмле итеп ботка пеше-    рермен. Ә бүген сезгә үземнең бакчада үскән алмаларымны күчтәнәч-кә биреп җибәрим әле.

А. Б.  Рәхмәт сиңа дәү әни, исән-сау яшә, без әле тагын килербез. Сау бул, дәү әни.

Б-р. Сау бул дәү әни, исән яшә.

                Татар халык көе уйный, кайталар.

А. Б. Менә без үзебезнең бакчабызга кайтып та җиттек. Балалар, бүгенге сәяхәтебез сезгә ошадымы?

Бала. Шундый рәхәт булды, апа, тагын барырбыз әле?!

Бала.    Без сәяхәттә булдык

              Дәү әнидә кунакта.

              Рәхәтләнеп уйнадык,

              Шатланып күңел ачтык.

А. Б.  Миңа да бик ошады, бик күңелле ял итеп кайттык без. Рәхмәт сезгә.                                              


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по обучению татарскому языку в старшей группе Тема: “Тылсымлы кыш.”

Хочу вашему вниманию представить конспект, интегрированное занятие по обучению татарскому с элементами фольклора, нетрадиционного рисования.  В конспекте использованы такие методические приемы: вхожде...

Комплексное занятие по обучению татарскому языку "ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ӘКИЯТЛӘРЕ ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ "

Конспект комплексного занятия по татарскому языку для русскоязычных детей 6 - 7 лет....

Конспект итогового занятия по обучению татарскому языку в старшей группе. Тема:"Бар матур бакча".

конспект итогового занятия по обучению татарскому языку для русскоязычных детей составлен по пройденной теме: "Овощи". проекта "Уйный-уйный усэбез" для старшей группы. На этом занятии можно увидить зн...

Конспект занятия по обучению татарскому языку для детей средней группы Тема: “ Безнең кунаклар

Цель: Развитие татарской речи детей, используя слова и словосочетания из повседневной жизни в разных ситуациях.  Задачи: 1. Формировать у детей первоначальные умения и навыки практическ...

"Путешествие в Казань " - конспект занятия по обучению татарскому языку в подготовительной группе

 Здесь представлен конспект занятия  по обучению детей татарскому языку  в подготовительной группе с применением УМК И НРК....

Создание игровой интерактивной среды на занятиях по обучению татарскому языку

Примененик ИКТ в нашей работе стало очень актуально. Предлагаю Вашему вниманию план-схему разработки видеороликов к музыкально-хороводным играм по УМК "Говорим по-татарски". Сами видеоролики...

Открытое занятие по обучению татарскому языку для русскоязычных детей 6-7лет в подготовительной к школе группе на тем «Эбинен туган кене» по проекту «Без хәзер инде зурлар – мәктәпкә илтә юллар»

Открытое занятие по  обучению татарскому языку для русскоязычных детей 6-7летв подготовительной к школе группе на тем «Эбинен туган кене»по проекту «Без хәзер инде зурлар ...