Габдулла Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте.
материал по развитию речи по теме

Бу чыгышында тәрбияче Г.Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте турында бәян итә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g.tukay_doklad.docx24.35 КБ

Предварительный просмотр:

                                                               Аерылып китсәм дә синнән

                                                               Гомеремнең таңында мин,

                                                                  И Казан арты! Сиңа кайттым

                                                                     сөеп тагын да мин.

                                                                                                            (Г.Тукай)

2011нче ел - Татарстаныбызда Г.Тукай елы дип игълан ителде. Еллар үткән саен, Тукай иҗатының кадере арта гына.

Сөекле шагыйребез Г.Тукай калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз.Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Г.Тукайның кайсы гына әсәрен алсаң да, анда әхлак, тәрбия, туган телгә, туган якка, аның мәһабәт, гүзәл табигатенә мәхәббәт тәрбияләү максаты куелган.

Туган авыл, туган якның табигать күренешләре, Ватан төшенчәсе шагыйрь иҗатында кызыл җеп булып сызылып бара. Аның иҗатында пейзаж зур урын алып тора.Туган як табигатенең тасвирланышы сабый шәхесен формалаштыруда ныклы роль уйный. Г.Тукай әсәрләре аша балалар табигать һәм кешенең бербөтен, аерылгысыз булуы, кеше һәм табигать гармониясе турында мәгълүмат алалар. Аның әсәрләрендә татар авылларының табигате, йола һәм бәйрәмнәре, кануннары, ел фасылларының төп үзенчәлекләре ачык чагылыш таба.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү эшендә мин Г.Тукай әсәрләренә еш мөрәҗәгать итәм. Табигать ул – Ватан, туган як, туган туфрак.Тукай тасвирлаган табигать күренешләре яшь буында туган якка ихтирам хисе уята, күзәтүчәнлек тәрбияли, табигать күренешләре аша бай мәгълүмат бирә.

Мәсәлән,  “Бала белән Күбәләк” әсәре. Бу әсәр аша шагыйрь кешелекле, шәфкатьле булырга, кешеләрне рәнҗетмәскә чакыра, табигатькә сакчыл караш тәрбияли.

Г.Тукайның “Туган авыл” шигырен дә  балалар бик теләп, яратып өйрәнәләр.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным – тәнем белән.

Бу шигырендә Г.Тукай беренче тапкыр аяк баскан туфракның газизлеген ачкан, туган якның кадерен белергә өйрәткән, туган табигатьнең гүзәллегенә күзләрне ачкан.

“Эш беткәч уйнарга ярый”   шигыре иң элек кирәкле эшне эшләргә,  аннан соң гына уйнарга яравын аңлата. Ә “Су анасы” әкияте нинди зур әһәмияткә ия. Бу әсәре аша ул балаларга кечкенәдән бик кирәкле булган сыйфат – кеше әйберсенә тияргә ярамаганлыкны шулкадәр оста итеп аңлата, төшендерә алган.

Тукай әсәрләрен безнең халык кына түгел, бәлки башка милләт вәкилләре дә яратып укый. Сөекле шагыйребез сүзләренә җырлана торган җырлар  халкыбыз күңеленең түрендә урын алган. Аның “Туган тел” җыры халкыбыз җанының гимны булып әверелде. Җырны ишеткәч, тыңлагач балаларда туган телгә, туган илгә, әти-әнигә карата кызыксыну, ярату хисләре уяна.  

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтү безнең балалар бакчасында традициягә әйләнде.Балалар белән аның әкиятләрен бик теләп өйрәнәбез, сәхнәгә куябыз. Минем максатым – шагыйребезнең әкиятләре һәм җыр – бию аша кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, шулай ук туган табигатебезгә олы ихтирам тәрбияләү, ялганламаска, җәнлекләрне, табигатьне яратырга өйрәтү, аларны рәнҗетергә ярамавын сабыйлар күңеленә сеңдерү.

Г.Тукайның “Кошларга”, “Бичара куян”, “Гали белән Кәҗә”, “Бу кайчак туган?”, “Бала белән Күбәләк”, Җир йокысы”, “Шүрәле”, “Су анасы” әсәрләренең һәрберсендә шагыйрь табигать күренешләрен яратып тасвирлый, балаларны табигатькә якынайта, аңа сак караш тәрбияли. Балаларга экологик тәрбия бирү эшендә бу әсәрләр зур файда бирә. Гомумән, балалар Г.Тукай әсәрләрен бик яратып тыңлыйлар, теләп өйрәнәләр. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ТӘРБИЯВИ АСЫЛЫ

для воспитателей и воспитателей по обучению татарскому языку...

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Г. Тукая....

"Балалар тәрбияләүдә Тукай әсәрләренең әһәмияте" темасына эссе

В детском саду   знакомство с творчеством  великого татарского поэта Габдуллы Тукая начинается со сказок, с его стихотворений о временах года, о животных.  Произведения Тукая играю...