"Уйнап, җырлап үсәбез". Непосредственная образовательная деятельность по развитию связной речи через поэзию у детей дошкольного возраста.
методическая разработка по развитию речи (младшая группа) по теме

Шарипова Гузалия Газизовна

Во время этой деятельности дети побывают в гостях у кошки, у зайца, поиграют с ними в разные игры. Они узнают очень многое об этих животных, в том числе, и о том, что кошка - домашнее животное, а заяц - дикое животное.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kmo_uynap_zhyrlap_usebez.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениесе 58 нче “Шаян нәниләр” гомумүстерешле балалар бакчасы

“Уйнап, җырлап үсәбез”

“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда татар халык уеннары һәм шигырьләр аша сөйләм телен үстерү” темасына 58 нче балалар бакчасы җирлегендә үткәрелгән методик куст берләшмәсендә

2 нче кечкенәләр төркемендә сөйләм теле үстерү (аралашу) буенча турыдан туры белем бирү эшчәнлеге конспекты

                                                                             Тәрбиячеләр: Шарипова Г. Г.

Курбанбаева Л.В.

 

                                                        2012

“Уйнап, җырлап үсәбез”

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда уеннар һәм шигырьләр аша бәйләнешле сөйләм үстерү” темасына уткәрелгән методик куст берләшмәсендә

2 нче кечкенәләр төркемендә сөйләм теле үстерү (аралашу) буенча

турыдан туры белем бирү эшчәнлеге конспекты

Бурычлар:  Балаларга йорт һәм кыргый хайваннарның кайда яшәүләре турында башлангыч төшенчә бирү; танып белү һәм аралашу мөмкинлекләрен үстерү.

 

Максат:   Татар халык уеннары  һәм шигырьләр аша балаларда сөйләмне активлаштыру; сүзлек составын яңа сүзләр белән баету; тәрбиячене тыңлый белергә, сүзләрне дөрес итеп әйтергә өйрәтү; диалогик сөйләм күнекмәләре формалаштыру. Бер – берсенә карата уңай мөнәсәбәтләр тәрбияләү.

       

Җиһазлау:  Өй макеты, урман күренеше, уенчык песи, төсле йомгак, көйләр язылган компакт диск.

Алдан эшләнгән эшлэр: Балалар белән хайваннар турында шигырьләр, татар халык уеннары өйрәнү.

Сүзлек: сөт, кишер.

Балалар тәрбияче белән залга керәләр

Залда бер якта песи өе, икенче якта урман күренеше.

Тәрбияче Менә йөри торгач, кая килеп чыктык. Монда кунак апалар җыелган икән, кунаклар белән исәнләшик әле, балалар. Исәнмесез!

Балалар. Исәнмесез!

Тәрбияче. Балалар, без урамга йөрергә чыккач, миңа бер әби очрады, ул миңа бер матур йомгак бирде. Йомгак кая тәгәрәп китсә, шунда юлыгыз уңар, диде. Әйдәгез, тәгәрәтеп карыйк әле, кая барып җитәр икән бу йомгак.

                                 Йомгагым, син түгәрәк,  

                                 Юл күрсәтеп тәгәрә.  (Йомгакны тәгәрәтә)

                       

            Йомгак песи өе янына тәгәрәп килә, өй янында песи йоклап ята.

Тәрбияче. Балалар, күрегез әле, йомгагыбыз бер өй янына тәгәрәде. Анда кем яши икән?

Балалар. Песи

Тәрбияче. Балалар, песи кайда яши?

Балалар. Өйдә.( Кабатлаулар)

Тәрбияче. Әйе, дөрес әйтәсез, балалар, песи өйдә яши. Тс-с-с, балалар, песи йоклый бугай, тс-с-с.( Балалар кабатлыйлар)

Әйдәгез, песи янында тычканнар булып әкерен генә йөрик.

                                Уен “Песи тора посып...”

                                   Песи тора посып,

                                   Ике күзен йомып,

                                   Йомгач, песи күралмый

                                   Арттан куып тоталмый. Мияу!

Тәрбияче. Тычканнар, качыгыз, песи уянды, (Балалар качалар). Песи беребезне дә тота алмады, менә нинди уңганнар бит сез. Балалар, песине тыңлыйм әле, ул нидер әйтергә тели. (Колагына куеп тынлый) Минем ашыйсым килә, ди песи. Ул нәрсә ярата әле?

Балалар. Сөт ярата

Тәрбияче. Әйе, балалар дөрес әйтәсез, песи сөт эчә.(Кабатлаулар). Сөт бирик эле үзенә. (Сөт биргәндә бергәләп шигырь сөйлиләр)             

                                   Песикәем, песием,

                                   Бигрәк матур песием

                                   Сөт эчәрсең дә йокларсың,

                                   Син кайгырма, песием.

Тәрбияче. Песи ашар да йоклар.Ә без аның белән саубуллашыйк та,  юлыбызны дәвам итик. Саубул, песи. Йомгагыбызны тәгәрәтик әле,

                                   Йомгагым, син түгәрәк,

                                   Юл күрсәтеп тәгәрә.

             

Йомгак урман буена тәгәрәп китә.

Тәрбияче. Балалар, йомгак урман буена ук тәгәрәде, артыннан барыйк әле, ниләр бар икән анда? Агач тәбендә нидер кыймылды        й бугай.

Куян чыга

Тәрбияче. Балалар, бу кем?

Балалар. Куян.

Куян. Әйе, балалар, мин – куян.

Тәрбияче. Куян кайда яши?

Балалар. Урманда

Куян. Монысы да дөрес, балалар, мин урманда яшим.

Тәрбияче. Куянга шигыреңне сөйләп күрсәт әле, Рината.

Бала шигырь сөйли.

Куян. Булдырдың, рәхмәт, бигрәк матур сөйләдең. Сез миңа бик нык ошадыгыз, шуның өчен сезгә бер уен бүләк итәм.

Куян  белән уен.

Куян. Бигрәк уңган балалар икән сез. Рәхмәт.

Тәрбияче. Безнең дә сиңа күчтәнәчебез бар, Куян дус. Куян нәрсә ашый әле, балалар? Нәрсә ярата ул?

Балалар. Кишер. (Кабатлаулар)

Тәрбияче. Менә, куян, кабул итеп ал: синең яраткан ризыгың – кишер.

Куян. Бик зур рәхмәт, балалар.

Тәрбияче. Ой – ой – ой, безнең йомгагыбыз тагын сикерә башлады. Безгә китәргә кирәк, Куян дус. Саубуллашыйк, балалар,. Саубул, Куян.

Балалар. Саубул, Куян.

Тәрбияче.                               Йомгагым, син түгәрәк,

                                                  Юл күрсәтеп тәгәрә!

Йомгак аланлыкка тәгәри.

Тәрбияче. Менә нинди матур аланлыкка алып килде безне йомгак. Бу аланлыкта нәрсәләр үсә, балалар?

Балалар. Җиләкләр.

Тәрбияче. Җиләкләрне җыеп алабызмы балалар? (Әйе!) Әйдәгез әле, җиләкләрне җырлый – җырлый җыябыз.

“Җиләктә” түгәрәк уены.

Тәрбияче. Менә, тырыша торгач, чиләгебез дә тулды. Бу җиләкләр белән бакчабызга кайткач, чәй эчәрбез.

Балалар, без бүген сезнең белән бик күп нәрсәләр турында белдек. Әйтегез әле миңа – песи кайда яши?

Балалар. Өйдә яши.

Тәрбияче. Бик дөрес, балалар, песи өйдә яши. Ә куян кайда яши соң?

Балалар. Урманда.

Тәрбияче. Дөрес әйтәсез, балалар. Куян урманда яши. Булдырдыгыз, бик зур рәхмәт сезгә. Хәзер инде йомгакны тәгәрәтсәк тә була, бу юлы кая тәгәрәп китәр икән?

                                        Йомгагым, син түгәрәк,

                                         Юл күрсәтеп тәгәрә!

Күрегез, йомгагыбыз бакча ягына тәгәрәде, Әйдәгез, без дә анардан калышмыйк, балалар, Кунак апалар белән сабуллашырга онытмыйк. Саубулыгыз, кунаклар, рәхмәт сезгә!

Китәләр.

                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект непосредственной образовательной деятельности по развитию связной речи в старшей группе для детей с ОНР (пересказ русской народной сказки “Три медведя” с опорой на серию сюжетных картинок).

Цель: 1. Способствовать овладению детьми лексикой, передающей эмоциональное состояние (грустный, радостный, веселый, смешной, сердитый, забавный, испуганный).2. Закрепление образования названий детены...

Конспект непосредственной образовательной деятельности по развитию связной речи в старшей группе для детей с ОНР

Обучение связному, последовательному изложению событий по серии сюжетных картин в старшей логопедической  группе...

Конспект непосредственной образовательной деятельности по развитию связной речи детей старшего дошкольного возраста. Тема "Составление рассказа на тему: "Зима".

Развитие связной речи детей является одной из основных задач. Так как от этого зависит, как ребенок будет учиться в школе.Необходимо совершенствовать грамматический строй речи и навыки предложно-падеж...

Конспект непосредственной образовательной деятельности по развитию связной речи детей в подготовительной к школе группе. Пересказ рассказа В. Бианки "Купание медвежат".

В данном материале представлен подробный конспект непосредственный образовательной деятельности по развитию связной речи детей старшего дошкольного возраста....

КОНСПЕКТ НЕПОСРЕДСТВЕННО ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ ПО РАЗВИТИЮ СВЯЗНОЙ РЕЧИ ДЕТЕЙ СТАРШЕГО ДОШКОЛЬНОГО ВОЗРАСТА ПО ТЕМЕ «В ГОСТЯХ У СКАЗКИ»

Сказка входит в жизнь ребенка с самого раннего возраста, сопровождает на протяжении всего дошкольного детства и остается с ним на всю жизнь. Со сказки начинается его знакомство с миром литературы, с м...